"Туган көн кичәсе"
материал по теме

Внеклассное мероприятие "Мой День рождения" для воспитанников коррекционной школы на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Туган көн кичәсе.39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1)Туган көн бәйрәмен иҗади формада үткәрү ысуллары белән таныштыру, коллективта бергәләп ял итү күнекмәләрен үстерү, яңа уеннар һәм җырлар өйрәтү.

2) Балаларда бәйрәм рухы булдыру өстендә эшләү.

Материал: Бүлмә бизәргә шарлар, тасма, туп, җырларга, биюләргә кирәкле язмалар, карточкалар.

Туган көне булган балалар:

  1. Гарипова Ләйсән - 04.12.85, укчы.
  2. Газизов Илнур - 03.11.98, чаян.
  3. Гәрәев Рузил – 26.12.2000, кәҗәмөгез.
  4. Шәмсиева Ләйсән – 06.12.98,укчы.
  5. Зарипова Рәзинә - 22.09.98, кыз.
  6. Афзалова Рәзинә - 17.02.98, сукояр.
  7. Галиева Виктория – 09.02.99, сукояр.

Кичә барышы: (талгын гына көй уйный).

Алып баручы: (сәхнә артыннан укый).

Балачакның гүзәл хәтирәсен

Көтеп алган Туган көндә,

Әкияттәгедәй бар теләкләр

Чынга ашкан бит бу көндә.

Алып баручы:

-Исәнмесез!-дип башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Куңелебез шундый шатлана.

-Хәерле кич, дуслар, Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр һәм кышкы суык көннәрдә дөньяга тәүге авазларын салган кызлар,егетләребезнең туган көннәрен билгеләп үтергә җыелдык.

А. б.“Нәни кеше дөньяга килгән мизгелдә күктә яңа йолдыз янар һәм гомере  буе һәркайда һәм һәркайчан аңа    дөрес юл күрсәтер”,- диелгән борынгы риваятьләрдә.

  1. Шундый бәхетле йолдызлар астында безнең Афзалова Рәзинә, Зарипова Рәзинә, Галиева Виктория, Гарипова Ләйсән, Газизов Илнур, Гәрәев Рузил, Шәмсиева Ләйсән дөньяга килгәннәр. ( Туган көннәре булган балалар, үзләре белән таныштырып, уң якка утыралар).

А. б.- Туган көн бәйрәме ризыгы итеп мин сезгә, балалар, коктейль тәкъдим итәм. Нәрсә соң ул коктейль? Кемнең эчкәне бар?

А. б. –Коктейль ул – төрле ризыкларны кушып, мәсәлән, мороженое, сок, җиләкне әйбәтләп болгаткач килеп чыга торган ризык. Ә безнең коктейль, төрле кызыклы сорауларны кушып, яхшылап болгаткач  килеп  чыгачак. Укучылар өстәленә түбәндәге сораулар язылган карточкалар куела.

1. – Кайсы әкияттә 4 тапкыр качып котылу тарихы язылган? (“Йомры икмәк”).

2. – Гел канәгатьсезлек белдереп торучы карчык һәм бер хокукы да булмаган ир кеше турында әкият.(“ Алтын балык”).

3.- Кайсы әкияттә кирпечтән салынган йортның камыштан яки балчыктан салынганга караганда ныграк икәне сурәтләнгән? (“Өч дуңгыз баласы” әкияте).

А.б. –Рәхмәт,балалар, җавапларыгыз дөрес. Коктейль бик тәмле булды.

А. б.- Ә хәзер икенче ризыгыбыз “Чүлмәктәге балык”ны әзерләү өчен 2 командадан берәр егет яки кызны чакырабыз. Балык әле тотылмаган да, эшкәртелмәгән дә. Эчке тавыш сезгә нәрсә әйтсә, шуныкүз алдына китереп үтәргә кирәк булачак.

( Талгын гына көй уйнатыла, чыккан ике бала хикәядә күрсәтелгән хәрәкәтләрне күрсәтеп баралар).

А.б. –Бу хәл җәй көне булды. Мин тавышланмыйча гына өйдән   чыктым, машинаны кабыздым һәм утырып киттем.Барам, барам, ә тирәюндә гүзәлеккә чумган дөнья. Киң итеп сулыш алып саф һаваны күкрәгемә тутырдым. Ах, тагы бер тапкыр! Шул вакыт мин тончыктым. Шулай ярыймы инде? Карасам – елга! Сөенечтән кул чәбәкләп куйдым. Яр буена килдем, суга кармак салдым һәм утырам...Карасам – кармак чиртә. Барып ябыштым кармакка. Тартам – тартам, кармак кына кәкрәя. Тагын тартып карыйм һәм ниһаять...чыкты. Хикмәт, мин нәрсә тоттым соң? Шатлыктан миңа нәрсә булса да барыбер иде инде. Иң мөһиме- ул табигатьтә булу.

- Рәхмәт сезгә, балыкчылар!

-Сез балык тоткан арада безнең кызларыбыз балыкны   эшкәртү эшенәдә керештеләр инде.

- Кызларыбызга балыкның төзелешен өйрәнергә тәкъдим итәбез.

(Балык рәсеме эленә).

  1. Менә бу сезгә пычак булыр (указка)
  2. Командалардан берәр бала чыга һәм чиратлашып балыкның берәр органын әйтәчәкләр, әгәр белмәсәгез, уйлап чыгарсагыз да була.(конкурс үткәрелә).
  3. Бигрәк тәмле булды бу чүлмәктәгебалык, бергәләп әзерләгәч.
  4. Кешеләр элек - электән үзләренең хисләрен сүзләр белән генә түгел, бию хәрәкәтләре белән дә белдергәннәр. Сезне шушы бәйрәм белән Виктория котлый.
  5. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләребезне безнең килгән кунакларыбызның да котлыйсыларыкиләдер, аларга сүз бирәбез.(директор, завуч, класс җитәкчеләре котлавы).

Дилфас.

Туган көнең, туган көнең

Күңелгә нур өстәсен

Синең һәрбер туар көнең

Сипсен бәхет көлтәсен.

Ш.Ләйсән

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы – хәсрәт

Ә йөзеңдә булсын куану.

А.Айгөл

Теләкләрнең телим изгеләрен

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

Килә торганнарын-нурлысын.

Ранис

Бәйрәмнәрдә бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

А.б. Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмебезнең матур хәтирәсе,

Күңелегезгә калсын уелып,

Тәбриклибез сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Җыр.

Илдар

Котлап синең Туган көнеңне

Алтын кояш сибә нурларын.

Кояш балкыган язгы иртәдәй

Якты булсын тормыш юлларың.

Илдар җырлый.

А.б. – Балалар, әйдәгез ярышып алабыз. “Кем тизрәк?” дип аталган уен уйныйбыз. Уенны аңлатып китәм. Билгеләнгән урынга кадәр кушаяклап сикереп барырга, кире килгәндә чабып килергә.

А.б. - Ә хәзер “Көнгерә кебек сикереп” дип аталган ярышта көч сынашып алыйк. Көнгерә кебек сикереп, тез арасына туп кыстырып барырга, тупны төшермәскә, кире килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә.

Уеннар.

А.б. – Туган көн ул- балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек,эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын!

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күкләр.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телиләр сезгә күпләр!

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнебез.

Шушының белән безнең Туган көн кичәбез тәмам. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....