Сценарий праздника "Белем бэйрэме" .
материал по теме

Сафина Рамзия Шайхнуровна

Сценарий праздника "День знаний"  для малокомплектной начальной школы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

         Татарстан Республикасы  Тукай муниципаль районы

МБГБУ «Иске Абдул урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Мерәс авылы аерымланган бүлекчәсе

Белем бәйрәме

(әдәби-музыкаль композиция)

Беренче квалификацион категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Сафина Рәмзия Шәйхнур кызы

2012 ел.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Күңелле музыка яңгырый.

Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башланып китә.

Алып баручы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммәбезгә дә

Бүген бездә бәйрәм. Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме.

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә тазалык, озын гомер,эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың  башлап укырга килү көне-зур  бәйрәм.

Беренче сентябрь иртәcе кояшлы да ,болытлы да, яңгырлы да була.Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә  кояшлы булып иңә.Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Күрегез, ничек матур безнең балалар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә- бәйрәм! Безнең нәни дусларыбыз бүгеннән укучылар булалар. Алар мәктәптә дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрен ничек куярга, укырга-язарга өйрәнерләр.

Мәктәп юлы-хөрмәт юлы

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә!

Хәзер сузне укучыларга бирәбез. Рәхим итегез!  

1 нче укучы.

Сентябрь килде гөрләп,

Урамнар ямьләнделәр.

Сумка тотып балалар

Мәктәпкә юнәлделәр.

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

2 нче укучы

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң,

Гел гөрләп торачак.

«Беренче сентябрь» җыры башкарыла.(М.Мозаффаров,Н.Гайсин.)

3 нче укучы.

Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык ялкауланып,

Инештән су китердек.

Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә

Чүп утадык, сирәкләдек,

Килдек су сибәргә  дә.

4 нче укучы.

Сентябрь дә килеп җитте-

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә  дип үстердем мин

Өй тирәбездә гөлләр.

Мәктәпкә ашыктык без,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен.

«Бүген белем бәйрәме» җыры башкарыла. (З.Минһаҗева,М.Минһаҗев.)

5 нче укучы

Мәктәп- син бит төп йортыбыз,      Син бит өр-яңа булгансың,

Күңел сиңа тартыла.                         Тышларың да бизәлгән

Буген бөтен ил баласы.                     Эченә  керсәң---- исең китәр,          

Мәктәпләргә агыла                            Бар  нәрсә  дә үзгәргән.                                                                      

                                                                 

                                     

6 нчы  укучы

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучылар икән!

7 нче укучы

Укытучым - кояшым син

Нур сибуче күңелгә.

Син үлемсез,батыр булып

Урын алдың күңелдә.

8 нче укучы

Аллы-гөлле букет кулларымда

Остазыма бүләк итәргә.

Ә ул миңа мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

Алыгыз сез бүген  бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз  тагын  бик күп  еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

«Укытучыма» җыры башкарыла.Балалар укытучыларга,кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.

Алып баручы.

Әйе, балага көн саен яңа урләр яуларга, белем алырга укытучы ярдәмгә килә.Ул, бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны укучыларының күңеленә cеңдерергә тырыша.

     Хәзер сүзне быел укырга керүче балаларның булачак укытучыларына бирәбез.

Укытучы

Исәнмесез,минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче тапкыр мәктәпкә килдегез.Тырышып укыгыз, узара дус яшәгез.Мәктәп елларын гомергә хәтердә калырлык итеп үткәрегез.

Бу якты йорт- сезнең бәхет өчен

Бу китаплар сезгә  нур чәчсен.

Эчләрендә булган гүзәл сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

(Әлифба  китаплары  өләшә.)

1 нче класс укучылары сөйли:

9 нчы укучы

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә  диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Бакчада йөри идек.

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым-

Әлифбам бар кулымда.

10 нчы  укучы

Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

«Әлифба» җыры башкарыла.

11 нче укучы

Аннан мисал,  мәсьәләне                  Дус ,тату, матур яшәүнең

Чишү юлын эзләрбез.                        Серенә төшенербез,

Дәфтәрләрне, көндәлекне                 Бик тырышып укыганда

«5»ле белән бизәрбез.                       Уңышка ирешербез.

12 нче укучы

Безнең илгә  белемле һәм

Намуслы кеше  кирәк

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

Уку-безнең төп бурыч,

Тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем,

«5»ледә бит көчебез.

«Өйрәтәләр  мәктәпләрдә » җыры башкарыла.

Алып баручы.

Бүген безнең  Белем бәйрәмендә кунакта хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз, балалар бакчасы коллективы, колхоз  җитәкчеләре  катнашалар.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

(Укучыларны яңа уку елы белән колхоз рәисе, ата-аналар,балалар бакчасы мөдире, укытучылар котлый.)

Алып баручы.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән-Белем көненнән

Уку елын башларга.

Кыңгырау мәктәпкә чакыра. Әйдәгез, классларга рәхим итегез!

(Музыка яңгырый. Укучылар классларга керәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Гаилэ бэйрэме.

Внеклссная работа на тему "Знакомтесь - моя семья"...

Элифба бэйрэме

Праздник азбуки на татарском языке....

Чисталык бэйрэме

Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"...

8 Март - энилэр бэйрэме

Сценарий к празднику 8 Марта на татарском языке...

сценарий праздника "Шэжэре бэйрэме"

Данный праздник проводится с целью знакомства детей с традициями и обычаями наших предков, воспитания любви к семье,знакомства детей с традициями и обычаями наших предков, воспитания любви к семь...