туган көн
методическая разработка (4 класс) на тему

Самигуллина Альбина Харисовна

-Исәнмесез!-дип башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Куңелебез шундый шатлана.

-Хәерле көн . Сентябрь, Октябрь, Ноябрь айларында дөньяга тәүге авазларын салган кызлар,егетләребезнең туган көннәрен билгеләп үтергә җыелдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon.docx19.42 КБ

Предварительный просмотр:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья     Ново-Кинерская специальная (коррекционнаяая) общеобразовательная                          школа-интернат   VІІІ вида

Туган көн.

Самигуллина А.Х.

Максат: 

1) Туган көн бәйрәмен иҗади формада үткәрү ысуллары белән таныштыру, коллективта бергәләп ял итү күнекмәләрен үстерү, яңа уеннар һәм җырлар өйрәтү.

2) Балаларда бәйрәм рухы булдыру өстендә эшләү.

Материал: Бүлмә бизәргә шарлар, тасма, туп, җырларга, биюләргә кирәкле язмалар, карточкалар.

Туган көне булган балалар: Алексеев Саша, Асадуллин Йосыф, Бурханов Айдар, Рафикова Илүзә, Муллагалиева Айгуль, Сабитов Рифат, Платонова Наташа, Ибрагимов Дамир, Шайхеисламова Камиля, Нуриев Фаниль, Гаврилов Вячеслав, Гараев Нуршат, Мостафин Раян, Усманов Марсель, Архипов Руслан, Зиганшин Ильяс, Шарафутдинов Ильназ, Мухаммадиев Ислам, Гарипзянов Ильназ, Хакимов Радиль, Мостафина Разиля, Газизов Амаль, Шарафиева Алинә, Зарипов Айзат, Нуйкин Роберт, Петров Артём, Сафин Ирек, Мингазова Чулпан, Хасанов Хәмзә, Бурханов Җәвит.

Кичә барышы: (талгын гына көй уйный).

Алып баручы: (сәхнә артыннан укый).

Балачакның гүзәл хәтирәсен

Көтеп алган Туган көндә,

Әкияттәгедәй бар теләкләр

Чынга ашкан бит бу көндә.

Алып баручы:

-Исәнмесез!-дип башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Куңелебез шундый шатлана.

-Хәерле көн . Сентябрь, Октябрь, Ноябрь айларында дөньяга тәүге авазларын салган кызлар,егетләребезнең туган көннәрен билгеләп үтергә җыелдык.

А. б.“Нәни кеше дөньяга килгән мизгелдә күктә яңа йолдыз янар һәм гомере  буе һәркайда һәм һәркайчан аңа    дөрес юл күрсәтер”,- диелгән борынгы риваятьләрдә.

Шундый бәхетле йолдызлар астында безнең  түбәндәге балалар туган:

Алексеев Саша, Асадуллин Йосыф, Бурханов Айдар, Рафикова Илүзә, Муллагалиева Айгуль, Сабитов Рифат, Платонова Наташа, Ибрагимов Дамир, Шайхеисламова Камиля, Нуриев Фаниль, Гаврилов Вячеслав, Гараев Нуршат, Мостафин Раян, Усманов Марсель, Архипов Руслан, Зиганшин Ильяс, Шарафутдинов Ильназ, Мухаммадиев Ислам, Гарипзянов Ильназ, Хакимов Радиль, Мостафина Разиля, Газизов Амаль, Шарафиева Алинә, Зарипов Айзат, Нуйкин Роберт, Петров Артём, Сафин Ирек, Мингазова Чулпан, Хасанов Хәмзә, Бурханов Җәвит.

Шушы балаларны котлап Сенина Ландыш “ Туган көн” җыры башкара.

А. Б: Бүгенге бәйрәмдә үзләренең Туган көннәрен билгеләп үтүче өч команда ярыша. Аларның исеме – Сентябрь, Октябрь, Ноябрь.

Ярышыбызның жюри составы б.н дә таныштырып китәбез: __________________________________________________________________

Алар сезнең зирәклегегезне тапкырлыгыгызны бәяләп китәр

Беренче конкурсыбыз – “ Сәләмләү” дип атала. Уеннарны башлаганчы бер берегезне сәләмләп китәрсез.

2) Икенче конкурс исеме–“ Музыкаль каймак”, Һәр команда үзенең яраткан җырын башкара . Кем  дөрес итеп җырлый шул  бу конкурста җиңүче була

-   Асадуллин Рамиль башкаруында нәфис сүз “С днем рождения”

3) Киләсе конкурсыбызның исеме “Бүләк”дип атала. Сезнең алдыгызда альбом бите, төсле кәгазьләрһәм клей. Шулар ярдәмендә Котлау открыткасы ясыйсыз, матур теләкләр язасыз һәм бер берегезне котлыйсыз.

-    Командалар открытка ясаган вакытта залда утыручылар белән уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Кар яудыру”

-    Залыбызның түрендә татар халык биюе. Башкаралар алтынчы группа балалары. Каршы алыгыз.

4)4нче конкурста без сезнең сәхнәдә осталыгыгызны сынап карыйбыз. Мин сезгә хикәя укыйм сез шуны төрле хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтеп барырга тиеш буласыз. Һәр командадан өчәр кеше катнаша.

А.б. –Бу хәл җәй көне булды. Мин тавышланмыйча гына өйдән   чыктым, машинаны кабыздым һәм утырып киттем. Барам, барам, ә тирә-юндә гүзәлеккә чумган дөнья. Киң итеп сулыш алып саф һаваны күкрәгемә тутырдым. Ах, тагы бер тапкыр! Шул вакыт мин тончыктым. Шулай ярыймы инде? Карасам – елга! Сөенечтән кул чәбәкләп куйдым. Яр буена килдем, суга кармак салдым һәм утырам...Карасам – кармак чиртә. Барып ябыштым кармакка. Тартам – тартам, кармак кына кәкрәя. Тагын тартып карыйм һәм ниһаять...чыкты. Хикмәт, мин нәрсә тоттым соң? Шатлыктан миңа нәрсә булса да барыбер иде инде. Иң мөһиме- ул табигатьтә булу.

- Рәхмәт сезгә, балыкчылар!

П. Наташа башкаруында нәфис сүз. “Самый лучший день”

5)5нче конкурс “Иң оста биючеләр”. Яңгыраган көйгә дөрес һәм матур итеп биергә кирәк. Һәр командадан 3 әр бала катнаша.

- Ә хәзер зал белән “Кыш бабай” уены уйнап алабыз.

Туган көнебез белән котлап кунаклар да килде. Залда чегән биюе. Башкара : Бариев Адель һәм Файзрахманов Нияз

6)6нчы конкурсыбыз “Табышмаклар”. Мин сезгә табышмаклар укыйм сез шуларның җавапларын әйтерсез. Без шулай итеп командаларның зирәклеген тикшерәбез.

-  Безнең конкурслар шуның белән ахырына якынлашты. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада җыр башкарып китәбез.

- Сүз жюригә бирелә.

А.б. – Туган көн ул - балачак бәйрәме. Сабыйларга гына хас самимилек,эчкерсезлек һәрчак сезнең белән бергә булсын!

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күкләр.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телиләр сезгә күпләр!

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнебез.

Шушының белән безнең Туган көн кичәбез тәмам. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....