туган көн бәйрәме
методическая разработка (4 класс) на тему
Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котларга, аларга матур-матур теләкләр әйтергә, җырларга, биергә, күңел ачарга җыелдык.
Котлы булсын балалар туган көнегез,
Кояш кебек балкысын йөзләрегез.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 76 КБ |
Предварительный просмотр:
Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»
“Туган көн бәйрәме”
2012 год
А. б.: Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котларга, аларга матур-матур теләкләр әйтергә, җырларга, биергә, күңел ачарга җыелдык.
Котлы булсын балалар туган көнегез,
Кояш кебек балкысын йөзләрегез.
Кайгы хәсрәт күрми шатлык белән,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Һәр яңа таң сезнең өчен,
Елмаеп атса иде.
Һәр яңа көн туган саен,
Шатлыклар артса иде.
Җыр: “Туган көн “. (6гр)
Җыелдык без менә,
Бергә бүген дә.
Утырыбыз синең,
Туган көнеңдә.
Кушымта: Туган көннән дә шәп,
Бәйрәм юк икән.
Нигә без дә буген
Тумадык икән?
Бүген итик әле ,
Туган көн булгач.
Безгә дә күңелле,
Син көлеп торгач.
Киләсе елда да,
Бәйрәм итәрбез.
Без түземле халык,
Бер ел көтәрбез.
А.б.: Ә хәзер туган көнен билгеләп үтүчеләрне бирегә чакырабыз. Көз аенда туучы балалар безнең бик күп. Безнең аларга кечкенә генә сюрпризыбыз да бар.
(Балалар барысы бергә)
Happy birthday to you,
Happy birthday to you,
Happy birthday, dear classmates
Happy birthday to you.
Илнур (буратина)- өстендә шәмнәр булган пирог белән керә һәм туган көннәре булган балалар янына килә. Балалар барысы бергә шәмнәргә өрәләр. Пирогны алып куялар)
( Клоуннар керә. Клёпа белән Ириска)
Клепа: Әй балалар! Барыгызгада күп сәлам! Сез безне көттегезме әллә юкма? Балалар: Көттек. (барысы бергә) Ириска: Ой, нинди күп балалар! Клепа: Әйдәгез, танышыйк әле! Мин Клёпа булам! Ириска: Ә мин – Ириска! Клепа: Балалар, сез бутамагыз яме, Сосиска түгел Ириска! Әйдәгез балалар спорлашабыз. Мин сезнең исемнәрегезне әйтәм. Ириска: Әмма белә алмыйсың.
Клепа: Барыбер беләм! Әйдәгез болай итәбез. Сез миңа урыныгыздан барыгыз бергә үзегезнең исемнәрегезне әйтәсез. Ә мин сезнең кем атлы икәнегезне әйтәм. (Исемнәрне бутап әйтә). Ириска: Клепа, син һәрвакыттагыча бутап бетердең. Клепа: Барысында түгел бит. Мин бит Рәзиләне, Фәнилне, Камиләне , Славаны, һәм Җәвидне дөрес әйттем. Ириска: Ә менә әйтеп бир әле, син. Аларның бүген нинди бәйрәмнәре?
Клепа: О! Бу бик җиңел! Ватанны саклаучылар көне яки Яңа ел? Шулай бит балалар? Ириска: Менә белмәдең бит.
А.Б.: Балалар нинди бәйрәм бүген?
Балалар:Туган көн бәйрәме.
Клепа: Ура! Варенье көне! Мин варенье бик яратам. Ә сез яратасызма? Әйдәгез белик әле кемнең күпме варенье яратканын. Ириска: Ә ничек без аны беләбез?
Клепа: Бик җиңел. Хәзер минем янга 7 бала чыга, алар берсе артыннан берсе нинди варенье яратканнарын әйтеп чыгалар. Кем белмичә туктап кала шул уеннан чыга. Ә кем варенье исемнәрен күп әйтә шул җиңүче була. Ириска: Әфәрин балалар бик күп варенье исемнәрен беләсез икән. Клёпа: Балалар сездә бик күңелле икән, сезнең янда калыйк әле.
Балалар: Калыгыз!
А.Б.: Ә хәзер безнең 2 төркем балалары варенье яратучыларны котлап “Буги-Вуги” дигән бию биеп китәрләр.
А.Б.: Айгөл, Адил, Айнур башкаруында шигыръ
Айгөл: Бүген сезнең туган көнегез,
Елга бер килә торган.
Изге теләкләрне тыңлап,
Елмая, көлә торган.
Адил: Яшәп гомерләрнең иң гүзәл мизгеле
Ул нәрсә дисәгез? Туган көн билгеле.
Хөрмәт иткән чакта иң якын дусларың.
Сезгә бүләк булсын бу котлау сүзләрем.
Узсын гомерегез, шатлыкта, бәхеттә,
Якыннарыгыз белән куаныч, рәхәттә.
Айнур: Туган көн гомер бәйрәме,
Туган көн изге көн ул.
Сәламәт булыгыз, кайгы күрмәгез,
Барчабыздан теләк шул.
А.Б.: Хәзер балалар бер уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Бәхетле капчык” дип атала. Мин капчыкка берничә конфет салам, ә сез капчыкны капшап карап анда ничә конфет барлыгын әйтәсез. Кем белә конфетлар шуңа була.
Әфәрин балалар!
Ә хәзер 6 төркем балалары башкаруында
Җыр: “Кашыклар”
1.Алтын кашык кыйммәтле,
Көмеш кашык зиннәтле.
Алтын кашык тәмле итә,
Табындагы нигъмәтне.
2.Агач кашык матур кашык.
Гөл чәчәге төсле ул.
Шулай булмый ничек булсын,
Бабайларның төсе ул.
3.Шакы-шыкы, шакылдат,
Тыкы-тыкы, тыкылдат.
Тыпырдап бер биик әле,
Кашыкларны шакылдат.
4.Тукта-тукта туктагыз,
Җимкрелмәсен тупсагыз.
Инде кашыкларда арды,
Зинһар өчен туктагыз.
5.Биетергә гармун бар,
Ул булмаса, кашык бар.
Биючеләр исән калды,
Нишләгәндер кашыклар.
А.Б.: Әйдәгез залда утыручы балалар белән дә уйнап китик әле. Уен “Сорау-җавап” дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шуларга җавап биререгә тиеш буласыз. Дөрес җавапка приз конфет бирелә.
Киттек:
1) Карлсонның яраткан даруы? (варенье)
2) Уенчыклы баллы әйбер? (киндер-сюрприз)
3) Винни-пухның яраткан ризыгы? (бал)
4) Тылсымчы вертолётта сезгә ничә эскимо алып килә? (500)
5) Кем ярдәмендә шалканны тартып чыгаралар. (тычкан)
6) Алтын балыктан бик күп нәрсә сораганнан соң әби нәрсә янында басып кала. (ярык тагарак)
7) Чуар тавык әби белән бабайга нинди күкәй китергән. (алтын күкәй)
8) “Казлар-аккошлар” әкиятендә Иванушканы кемнәр алып китә һәм кемгә алып барып бирәләр.( казлар-аккошлар Иванушканы убырлы карчыкка алып барып бирәләр).
А.Б.: Әфәрин балалар! Әйдәгез дөрес җавап биргән балаларны да котлап китик. 6 төркем балалары башкаруында “Буратино” биюе.
Уен: “Иптәшеңне ашат”
(уенга ике бала кирәк була. Алар шушы бутылкалардан берсен берсе ашатырга тиеш булалар. Кайсысы тизрәк ашатып бетерә шул бала җиңүче була.)
А.Б.: Слава, Наташа, Ильнар, Саша башкаруында шигыръ.
Слава:
Желаем счастья,радости,успеха,
Большой любви и много смеха,
Удачь,здоровья,много силы,
Чтоб бодрость сердце веселила,
Чтоб грусти ты совсем не знал!
Наташа:
И чтоб друзей не забывал!
Желаю радости всегда
И настроения бодрого,
Не знать печали никогда
И в жизни всегодоброго.
Илнар:
Никогда не унывать,
Не видеть огорчения,
И дни с улыбкой начинать,
Как в этот День Рождения!
Саша:
Желаю счастья целый ворох,
Улыбок радостных букет,
Друзей надёжных и весёлых,
Счастливой жизни целый век.
Уен: “Кыстыргычларны җый”.
(Залга ике пар уенчы чыга, шуларның берәрсендә кыстыргычлар кыстырылган. Икенчеләре шул кыстыргычларны тиз генә җыярга тиеш)
Җыр: “Люси” (6 төркем)
Пропала собака,
Живущая на нашем дворе.
Она отзывалась на кличку
«Люси» на дворе.
И каждый готов был,
Свой завтрак отдать
И я ей котлеты носил! Люси о-о-о-о Люси.
Родители плачут
Пропал аппетит у детей.
Висят объявленья
Найдите собаку скорей
А может она на дороге лежит
Попав под колёса такси! Люси о-о-о-о Люси.
Прошёл целый месяц
Но ищут её всё равно
Вдруг что-то случилась
И все посмотрели в окно
Люси там шагала и 8 щенят
Счастливые дети несли! Люси о-о-о-о Люси.
Әйдәгез «Люси» табылган хөрмәткә туган көнен билгеләп үтүче балалар белән беруен уйнап китәбез.
Уен : “Ә хәзер биибез” (бу уен туган көннәре булган хезмәткәрләр белән уйнала)
Уенга 3 кеше чыга алар урындыкка утыралар, нинди булсада көй куела. Урындыкта утыручыларның берсе шул көйгә вальс, икенчесе татарча, өченчесе марий биюен биергә тиеш була. Аңладыгызма? Башладык.
А.Б.: Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмебезнең матур хәтирәсе,
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбызда бергә җыелып.
Бәбәйләр биюе: Вячеславв, Гузәл, Илнур.
Фәнил: Бүген минем туган көн,
Бәйрәм була торган көн.
Дус-ишләрем, туганнарым,
Бүләк бирә торган көн.
Җәвит: Бүген минем туган көн
Бәйрәм була торган көн
Улым бер яшькә үсте дип
Әнием сөенгән көн
А.Б.: Балалар, менә безгә кунакка туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котларга гном да килгән. Исәнме гном.
Гном: Исәнмесез балалар һәм кунаклар! Мин сезне чын күңелемнән көтеп алган бәйрәмегез, Туган көнегез белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, укуыгызда зур уңышлар. Әти-әниләрегезне, тәрбияче, укытучы апаларыгызны тыңлавыгызны телим. Балалар туган көн бүләксез булмый, бездә сезгә бүләкләр алып килдек. Мин бүген үзем генә килмәдем, дусларымны алып килдем. Алар сезне котлап китәрләр. Менә кем кемне котлыйсын язып алып килгән кәгазем бар, шуннан укып әйтә алмассыз микән.
А.Б.: Кая әле гном карыйм әле кем кемне котларга килгән икән.
Усманов Марсельны, Хакимов Радилне, Гараев Нуршатны, Гарипзянов Илназны, Зиганшин Ильясны котлар өчен сүзне интернатыбызның директоры Валиев Ленар Хамбаловичка бирәбез. Рәхим итегез!
Гаврилов Вячиславны, Ибрагимов Дамирны, Мустафин Раянны, Шарафутдинов Ильназны, Архипов Русланны котлар өчен сүзне уку эшләре буенча директор урынбасары Хабибрахманова Мөслимә Рустамовнага бирәбез. Рәхим итегез!.
Платонова Натальяны, Шайхелисламова Камиляне, Нуриев Фәнилне, Зарипов Алмазны, Мухамадиев Исламны котлар өчен сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шамсутдинов Илшат Гарапшевичка безнең бирелә. Рәхим итегез!
Сабитов Рифатны, Фазуллин Фаннүрне, Сибгатуллин Салаватны, Хасанов Хәмзәне, Мустафина Рәзиләне котлар өчен сүзне интернат мәктәбебезнең административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Валиев Илгиз Извиловичка бирәбез. Рәхим итегез!
Зарипов Айзатны, Шарафиева Алинәне, Газизов Амальне, Мингазова Чулпанны, Нуйкин Робертны котлар өчен сүзне баш бугалтер Сингатуллина Ләйлә Мансуровнага бирәбез. Рәхим итегез!
Бурханов Җәвитне, Алексеев Александорны, Сафин Ирекне, Петров Артёмны, Саляхов Фәритне котлар өчен сүзне безгә тәмле ашлар пешерүче өлкән поварыбыз Лотфуллина Гөлнара Робертовнага бирәбез. Рәхим итегез!
А.Б.: Матур котлауларыгыз өчен, сезнең барыгызгада бик зур рәхмәт.
Балалар Верка Сердючка да шалтыратып балаларны мин дә җырым белән котлап китәм дигән иде. Ә менә үзедә күренә.
(Верка Сердючка җырлап бии, балаларны да биетә)
А.Б.: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Безнең көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләребез дә бар. Аларга да безнең кечкенә бүләгебез, открыткаларыбыз бар. Хәзер шуларны тапшырып китәбез.
Валиев Ленар Хамбалович
Ахметзянова Хәмдия Шайнуровна
Газизова Руфия Зиннатулловна
Галиева Райхана Адгамовна
Галиева Рамзия Илгизаровна
Галиуллина Наиля Радифовна
Заривзяновна Гулсария Габдульфаритовна
Каюмова Лимана Анатольевна
Латыпова Фарида Каримовна
Хасанова Лилия Мансуровна
Файзрахманов Динар Ринатович
Шакирова Гулюза Зиннуровна
Шаяхметова Резеда Гильмулловна
Ә хәзер хезмәткәрләребезне тагын бер котлап, аларның һәркайсына нык сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар,гаиләлеләргә гаилә бәхете, ә яшьләргә үз тиңнәрен табуларын теләп калабыз. Сезне котлап Рамил белән Рәзилә “Яшьлек” биюен биеп китәрләр.
Җыр: “Детство” ( 6 төркем)
Детство, детство ты куда бежишь,
Детство, детство ты куда спишишь.
Не наигрался ещё я с тобой,
Детство, детство ты куда постой.
Припев: А я хочу, а я хочу опять.
По крышам бегать голубей гонять.
Дразнить Наташку дёргать за косу,
На самакате мчатся по двору.
Старушки из коса на нас глядять,
Не узнают вчерашних забияк.
А мы с Наташкой по двору идём,
И нет нам дело больше не о чём.
Детство, детство ты куда ушло,
Где уютный уголок нашло.
Детство милого мне не догнать,
Остаётся с грустью вспоминать.
А.Б.: Менә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмебез сезгә ошагандыр дип уйлыйбыз. Балаларыбыз туа торсын, бәйрәмнәребез була торсын. Ихтибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....
Туган илебез символлары
Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне
Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән " Тел - рухи дөнья көзгесе" кичәсенең презентациясе...
Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"
Классный час о родной деревне на татарском языке....
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....


