Сөмбелә бәйрәме
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Телевизордан диктор чыгышы
Нияз : Исәнмесез хөрмәтле дуслар! Туган җиребезгә көз килде.
Бүген, ягъни 16 октябрь җомга көн. 9 ТВ каналы тәкъдим итә. Программабызда:
1. Исәнбай урта мәктәбендәге уңыш бәйрәменнән репортаж.
2. Мәктәп тормышы, көнкүреш яңалыклары.
3. Бүгенге көн тенденцияләренә туры китереп эшләнелгән бүлекләр.
4. Яңалыклар, укучылар тормышы, шулай ук һава торышы буенча да мәгълүматлар биреләчәк.
Хөрмәтле дуслар, быел Исәнбай урта мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, җиләк-җимеше, тәмле салатлары, алмалары, кара миләшләре белән дан тотты. Гомуми мәгълүматларга караганда бу мәктәп укытучылары һәм укучылары алдынгылар рәтендә йөри. Бу яңалыкны ишетү белән безнең журналистыбыз шунда юл тотты.
Вәсил: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Ринас: Җиргә төшә сары, ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.
Вәсил: Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.
Ринас: Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Вәсил: Хәерле көн якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!
ҖЫР: 7 сыйныф.
Гүзәл: (оператор белән бергә) Мин Гүзәл Мухъянова хәзерге квакытта Исәнбай урта мәктәбенең нәкъ уңыш бәйрәме кичәсенә туры килдем. Күргәнегезчә, монда бары да шат, күңелле ял итә беләләр, матур итеп өстәлләр әзерләгәннәр. Мин беренче соравымны бу мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Латыпова Энҗе Флүсовнага бирәм:
- Исәнмесез, әйтегез әле, бу мәктәптә балаларның шундый бердәм, бер коллектив булып эшләүләренә ничек ирештегез?
- ...
- Эш вактында, гомумән уку дәверендә ял, бәйрәм вакытларын ничек уздырасыз?
- ...
- Бәлкем, әйтер теләкләрегез дә бардыр?
- ...
Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.
Ә хәзер 9 ТВ каналында реклама. 11 кл.
Гүзәл: Исәнбай урта мәктәбеннән репортажыбызны дәвам итеп, бәйрәмгә килгән укучылар белән әңгәмә корып алабыз. Менә минем каршымда 11 нче сыйныфның уку алдынгысы Ләйлә Хисмәтуллина. Әйтегез әле Ләйлә, сезнең класс бәйрәмгә нинди уңышлар белән килде?
......
Мәктәбегездә бәйрәмнәр ничек уза һәм һәр булачак бәйрәмнән сез нәрсә көтәсез?
......
Рәхмәт сезгә, укуыгызда уңышлар телим, ЕГЭларны уңышлы тапшырыгыз.
Казаннан монда кадәр килеп 10 нчы сыйныф укучыларының да бәйрәмгә нинди уңышлар, нинди тәэсирләр белән килүен белеп китмәү ярамас. 10 нчы сыйныфлар сез кайда? Кәефләрегез ничек кызлар, егетләр? Ранис, сезнең класс укучылары нинди уңышлар белән каршылый бу бәйрәмне?
Гүзәл: Монда барлык укучылар бәйрәм рухы белән залда көтеп утыралар. Бәйрәмегез күңелле үтсен, укучылар
Кулына ипи тоткан Сөмбелә керә.
Сөмбелә: Әй, син, күктә балкучы кояш! Син җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып, мин – Сөмбеләне бәйрәмгә чакырдың.
Әй син, бөдрә яңгыр болыты! Син җир өстен иңләп-буйлап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп мине бәйрәмгә чакырдың.
Әй син, җир ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне җәеп мине бәйрәмгә чакырдың.
Исәнмесез дуслар, исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җеп алынган, шуңа бөтен кеше бәйрәм итә. Чыннан да минем кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәрле кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Сөенеп, горурланып алам мин аны кулыма. Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Мин сезнең дә табыннарыгызның муллыгын күреп торам (күргәзмәгә куелган яшелчәләргә игътибар итеп).
Ринас: Рәхим ит, Сөмбелә. Түрдән уз! Сөмбеләне котлап, 8 класс укучыларының җырын тыңлап китик әле. Укучылар сезгә көзге уңыштан “Минем күңелле гаиләм” дигән күргәзмә эшләргә кушылган иде. Һәр класс укучылары үзләре ясаган күргәзмәләре белән таныштырып китсеннәр әле. Барыбыз бергәләп урыннар билгеләрбез.
11 класс
10 класс
8 класс
7 класс
Укучылар әйтегез әле кайсы классның гаилә членнары матуррак килеп чыккан.
Вәсил: Безнең күп кенә укучыларыбыз җәйге рәхәтлекне, ялны колхоз басуларында, амбарларда тапканнар . Җәйге хезмәт чирегенә йомгак ясалды. Иң күп хезмәт куючы булып ___ сыйныф укучысы __________________ табылды. Ул бүгенге кичәнең патшасы итеп билгеләнә һәм аңа таҗ кидерелә. Уңганнар хөрмәтенә җыр яңгырый.
ҖЫР 10 класс
Нияз: 9 ТВ каналында реклама. (7 класс) Башка каналга күчмәгез.
Нияз: Игътибар! 9 ТВ каналында “Табылдыклар өстәле” хәбәр итә. Исәнмесез, хәерле көн, дуслар! Сентябрь һәм октябрь айларында табылдыклар өстәленә шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирәк-яраклар табылды. Мисал өчен, 12 сентябрь көнне мәктәпнең 2 этажыннан 1 сыңар 38нче размерлы кроссовка табылды. Кроссовканың күренеше: акка зәңгәр буй полоса тегелгән, башы әз генә купкан, ярты шнурлы, үкчәсе таушалган, кыйгаеп уң якка карап тора – сул аяк киеме. Югалткан укучы тиз арада хәбәр итүегез яки килеп алуыгыз сорала.
Әйберләр югалу бигрәк тә октябрьнең беренче атнасында күп булды. 1 этажда, ашханәгә таба борылышта зәңгәр ручка башы табылды; бераз чәйнәлгән, вак кына теш эзләре калган, таушалган, әмма кулланырлык хәлдә. Шул ук көнне химия һәм биология кабинетында 2нче рәтнең 3нче парта астында алма күчәре табылды. Күчәренә караганда эре сортлы, бик тәмлегә охшаган. Әле хәзергә күчәрдәге төшләр бары дә исән. Алма яратучы иптәшләр, агач утырту сезоны тәмамланганчы соңга калмыйча килеп алуыгыз сорала.
Шулай ук, табылдыклар өстәле күп кенә класслардан: биология-химия, математика, физика китапларын табып алында. Бу китаплар буенча мөрәҗәгать итүегез сорала. 11 класс укучысы исеменә бирелгән физика китабы югалу сәбәпле, бу китапны гамәлдән чыккан дип исәпләргә.
Хәбәрләшү өчен телефоннарыбыз:
3-50-04
Тулы адресыбыз: Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе “Йолдызлар” исемендәге табылдыклар өстәле.
9 ТВ каналында реклама.(8 класс)
Безнең белән калыгыз
Нияз: Сентябрь һәм октябрь айлары шулай ук котлауларга да бай булды. “Сәлам юллыйм” тапшыруына күп кенә хатлар һәм котлаулар килде. Көз айларында туган көннәрен билгеләп үткән һәм үтәчәк укытучылар:
Укучылар:
Сезне гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сез муллык, байлык чорында дөньяга килгәнсез. Шуңа күрә йөзегездә һәрвакыт елмаю, бәхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын телибез Сезне котлап 9 класс укучылары җыр башкара
Вәсил: әйдәгез әле бераз уйнап алыйк.
1) Һәр класстан 1 кыз, 1 малай чакырыла. Кызлар җеп белән асып алманы тотып торалар, ә малайлар кул белән тотмыйча ашыйлар.
2) Шулай ук һәр класстан 1 кыз 1 малайны чакырабыз. Күзләре бәйләнә, кызлар чиләк тотып тора. Бәйләнгән күз белән кем күбрәк бәрәңге җыя.
Ринас: Күп кенә мәгълүматларга караганда, көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары, тоташ яңгырлары, мул уңышы белән күңелләрдә уелып кала. ә менә көз ае безгә нинди киемнәр тәкъдим итә соң? әйдәгез әле ИСШ фабрикасы тәкъдим иткән моданы карап алыйк.
(Мода күрсәтү, яклау).
Рамил:Эфирда 9 ТВ каналы. Һава торышы.
Хәерле кич дуслар! Исәнмесез. Синоптиклар хәбәр итүенчә октябрь аенда һава торышы үзгәрүчән булачак. Иртән яңгыр яуса, кичкә кар, я булмаса киресенчә. Районыбыз Әгерҗедә көндез +20 градус, төнлә -5, 13 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Мәктәбебез урнашкан Исәнбай авылында температура +14-15 гр.кадәр җылылык, җил вакытында, ягъни укучылар мәктәпкә барганда һәм кайтканда гына исәчәк. Көчле яңгырлар явуы ихтимал. Ленин урамыннан читтә яшәүчеләр озын кунычлы резин итекләрегезне барлап куегыз, озакламый кирәк булулары ихтимал.
Җәмәгать! Сезгә иң кирәкле, иң кирәкле һәм дә ки иң җылы булган сезонлы фирменный киемнәребезне тәкъдим итәбез. (2 укучы куртка һәм балыкчы итеге киеп музыкага йөриләр). Бу гади генә итек түгел. Бу итек иң яхшылардан санала, бер җирең дә суга тими, йөргән вакытта үзенә күрә бер җиңеллек биреп тора.
Авылдагы өйләрнең күбесендә бар, йөреп карар өчен алып тора аласыз. Әгерҗе базарында чикләнмәгән күләмдә сатыла. Бәясе килешү буенча. Белешмәләр өчен телефон: 2 -24-80. тулы адрес: Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамында урнашкан базар
Үзегезне начар хис итсәгез, врачка барып йөрмәгез, барыбер файдасы тимәс. Чөгендере, бәрәңгесе бетмәгән кешеләр борчылмагыз, ноябрьдә алырсыз. Тулы мәгълүматларны сезгә Исәнбай мәктәбе прогноз-диагностика үзәге хәбәр иттте. Сәламәт булыгыз. Киләсе очрашулрга кадәр. Тапшыруны алып барды Рамил Саликов. Рекламадан соң программабыз дәвам итә. РЕКЛАМА 10 КЛАСС
11 класс җыр
Уеннар:
- Өстәлләр конкурсы
- “Урындыклы” уены
- “Яшелчәне таны” уены
Вәсил: Җир ул безнең газиз әнкәбез,
Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
Онытмыйк без җирнең әмерен,
Ул чакыра безне: “Белегез! – дип
Җир кадерен, икмәк кадерен”.
Ринас: Калды язгы борчулар шөкер,
Кыенлыклар әле һаман искә төшәр.
Әле яңгыр коеп үтте, әле эссе,
Гел хәвефтә торган төсле кырлар өсте.
Тирләп пештек, тик уңышның мулын көттек,
Шатландырды япь-яшь бөртек, алтын бөртек.
Вәсил: Хөрмәтле дуслар, уңыш бәйрәменә әзерләнгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау былыгыз, сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп, мул уңыш үстерергә язсын. Сезгә сәламәтлек, тыныч торыш телибез.
Ринас: Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын,
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
Бәйрәм мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын.
Хәерле юллар, хәерле юллар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сөмбелә бәйрәме.
уңыш бәйрәме...
Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....
Сөмбелә бәйрәме
Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...
Сөмбелә бәйрәме
Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....



