План- конспект урока "Органайзер "Дуслык аланы""
план-конспект урока по технологии (4 класс)

Василова Эльмира Саматовна

План- конспект на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_baltach.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Пластик материалдан кул эшләнмәсе- органайзер «Дуслык аланы»

Максат: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе эшләү. Пластик шешәне кайда һәм ничек файдаланырга мөмкин икәнлеге белән  танышу.   Пластик шешәләр белән табигатьне пычратудан ничек сакланып булуы турында сөйләшү. Дуслар турында фикер алышу. Җәнлекләр турында сөйләшү.

Бурычлар:

 -укучыларны яңа мәгълүматны тыңлый белергә, үзара сөйләшүдә катнашырга, табигатьнең чисталын сакларга, ташландык материалдан кул эшләнмәләренең  серле дөньясын барлыкка китерә белергә өйрәтү.

-укучыларның матурлыкка соклану хисен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;  клей белән эшләү осталыгын ныгыту.

-укучыларда хезмәтне ярату, табигатькә игьтибар, дусларга хөрмәт, җәнлекләргә карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җайланма һәм материаллар:

Әзер кул эшләнмәсе- органайзер, граммпластинка, тукыма кисәге, төрле төстә һәм төрле үлчәмле пластик шешәләр, “Титан” клее, универсаль клей, бизәү өчен: төрле төстәге төймәләр, төрле төстәге атлас тасмалар, мамык диск, кара һәм кызыл маркерлар, өстәл өстенә куяр өчен һәр балага җәймә, кул сөртер өчен чүпрәк, презентация күрсәтү өчен ноутбук, проектор.

Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше.
  2.  Яңа тема һәм максатны аңлату.
  3. Яңа материалны аңлату. (Үзара сөйләшү).
  4. Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.
  5.  Физкультминутка.
  6. Инструктаж.
  7. Укучыларның мөстәкыйль эше.
  8. Дәрескә нәтиҗә ясау.

1. Оештыру өлеше.

Дәрескә әзерлекне, кирәкле инструментлар һәм материалларны тикшерү.

 -Исәнмесез укучылар!  Таныш булыйк, мин Василова Эльмира Саматовна, Әтнә районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең өстәмә белем бирү педагогы. Хәзер безнең “Ташландык материалдан кул эшләнмәсе” (“Поделки из бросовых материалов”) түгәрәге дәресе.  Без бүген группаларга бүленеп эшлибез. Һәр группада 4 укучы. Әйдәгез бер- беребезгә да карап елмаябыз да кулларга тотынып, түбәндәге сүзләрне кабатлыйбыз: “Исәнме, уң күршем, исәнме, сул күршем, без бүген  бергә эшлибез” Шушы күтәренке рухта без дәресне башлап җибәрик.

  1.  Яңа тема һәм максатны аңлату.  

 Тема:   Пластик материалдан кул эшләнмәсе- органайзер “Дуслык аланы”  

Максат: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе эшләү. Пластик шешәне кайда һәм ничек файдаланырга мөмкин икәнлеге белән  танышу. Пластик шешәләр белән табигатьне пычратудан ничек сакланып булуы турында сөйләшү.Дуслар турында фикер алышу. Җәнлекләр турында сөйләшү.

  1. Яңа материалны аңлату. (Үзара сөйләшү)

-Сез тәмле су, лимонад эчәргә яратасызмы?

-Тәмле лимонад нинди савытта саклана?

-Пластик шешәләр нинди төсләрдә була?

-Пластик шешәне кисәргә, ябыштырырга, буярга буламы?

-Пластик шешәне теләсә кая ташлап калдырсак ярыймы?

-Табигать дигәч, сезнең күз алдына нәрсә килә?
(
ике рәсем күрсәтелә, табигать күренеше)

-Табигатьне сакларга кирәк дибез. Аны ничек саклап була соң?

2017 ел- экология елы иде.

-Пластик шешә нәрсә һәм аны ничек файдаланып була?

-Пластик шешәдән нинди кул эшләнмәсе (поделки) ясап була икән? (Презентация)

 4. Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.

(Презентация)

Миңа кечкенәдән әбием, һәр әйберне үз урынына куярга кирәк, дип әйтә иде. Әбиемнең һәрвакыт шулай дип әйтүе мине һәр әйберне үз урынына куярга өйрәтте.

Әйберләрне бер урынга туплап кую ул органайзер дип атала. Органайзер инглиз сүзеннән алынган.

-Органайзер - «бергә туплау” (организовать) дигән мәгънәдә.

-Без үзебезнең түгәрәктә балалар белән пластик шешәдән төрле җәнлекләр  ясыйбыз. Бүгенге дәрестә мин шул җәнлекләрне бер урынга тупларга уйладым. Җәнлекләр агач тирәсенә җыелганнар. Әйдәгез, без бу органайзерны “Дуслык аланы” дип атыйк.

  •  Кем соң ул дус?
  1. Физкультминутка.

  1. Инструктаж.

Эшкә керешкәнче, сезнең белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

1.Эшне укытучы рөхсәт иткәч кенә башларга.

2.Клей белән сак эш итәргә. Капкачын ябарга онытмаска.

3.Эшләгән вакытта иптәшеңгә комачаулый торган кискен хәрәкәтләр ясамаска.

4.Эш өстәлендә һәрвакыт чисталык сакларга.

5.Эш вакытында травма алсагыз, укытучыга хәбәр итәргә.

 6.Эш урынын укытучы рөхсәтеннән башка калдырып китмәскә.

7. Укучыларның мөстәкыйль эше.

Технологик карта.

1.Органайзерның аслыгы булып хезмәт итә торган граммпластинканы тышлыйбыз: пластинкага “Титан” клее белән тукыма ябыштырабыз.

2.Пластик шешәдән ясаган җәнлек фигураларын атлас тасмалар, төймәләр, мамык диск, маркерлар ярдәмендә бизибез.

3.Бизәлгән пластик фигураларны аслыкка универсаль клей белән ябыштырабыз.

8.Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Бүгенге дәрестә минем максатым пластик материалларны чүплеккә ташлап табигатьне пычратмыйча, пластик шешәне файдаланып матур һәм практик яктан кулланырга файдалы булган кул эшләнмәсе эшләргә мөмкин икәнен сез укучыларга аңлату, сезне табигатьне сакларга, җәнлекләргә шәфкатьле булырга, дус булып яшәргә чакыру иде.

 -Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди мәгълүмат алдыгыз?

 -Әйдәгез, сезнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә ясыйбыз.

 -Әгәр сезнең бүген эшләгән эшләрегез сувенирлар кибетенә куелса, сез кайсы органайзерны сайлап алыр идегез һәм ни өчен? Сез аны кая куяр идегез?

 -Молодцы! Сезнең һәр берегез матур кул эшләнмәсе ясады.

 - Балалар, пластик материалдан төрле матур кул эшләнмәләре ясарга мөмкин икәнен онытмаска, табигатьне сакларга, җәнлекләрне кыерсытмаска, дус булып яшәргә мин сезне чакырып калам.

Балалар, мин  сезнең беләм танышуыма бик шат.

Рәхмәт дәрестә мине тыңлап утырганыгыз өчен. Шуның белән безнең дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

План-конспект уПлан-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.

План-конспект урока Математики 4 класс Единицы массы. Тонна. Центнер.Предметные задачи: 1. Организовать деятельность учащихся по планированию изучения темы: « Единицы массы. Тонна. Центнер»...

План - конспект урока музыки по теме: Конспекты уроков музыки в начальной школе

Здесь вы найдете конспекты уроков музыки в начальной школе!...

Конспект урока и презентация "Как учили школьников на Руси" план-конспект урока (окружающий мир, 3 класс) по теме

Урок-исследование предполагает постановку проблемы, составление плана и проведение исследования через наблюдение, работу с книгой, проведение "эксперимента", обращение к другим людям и использование м...