Экологический вечер "Родники родной деревни"
методическая разработка (4 класс) по теме

Экологик кичә: “Авылым чишмәләре”.

Максат:   1)   табигатьтәге  сулыкларның  әһәмияте белән таныштыру;

                  2) су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү;

                 3) үз авылыбыздагы чишмәләрнең тарихына хөрмәт, алар белән горурлану хисе тәрбияләү;

 

Җиһазлау:  магнитофон, магнитофон  язмасы,презентация, мәкаль, әйтемнәр язылган плакат, Урта Әлки авылы картасы.

 

Катнашалар:   1-4 сыйныф укучылары.

 

Үткәрү  урыны:  башлангыч сыйныф  кабинеты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eklogik_kiche.docx23.03 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик кичә: “Авылым чишмәләре”.

Максат:   1)   табигатьтәге  сулыкларның  әһәмияте белән таныштыру;

                  2) су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү;

                 3) үз авылыбыздагы чишмәләрнең тарихына хөрмәт, алар белән горурлану хисе тәрбияләү;

Җиһазлау:  магнитофон, магнитофон  язмасы,презентация, мәкаль, әйтемнәр язылган плакат, Урта Әлки авылы картасы.

Катнашалар:   1-3 сыйныф укучылары.

Үткәрү  урыны:  география  кабинеты.

Укытучы.  Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый ул үзендә. Чулпы чылтыравы да, көбә чыңы да бар ул тавышлар арасында. Олы елга, минем сөекле халкым кебек, моңнарын тын гына, сабыр гына туган ил буйлап тарата  - дип яза Фатих Әмирхан.

Укучылар, әйдәгез  авылдашыбыз Нәсыйх  Таҗиевның Кизләү чишмәсенә багышланган шигырен тыңлап үтик әле.

1 укучы.Ят җирләрне үз итим диеп,

              Дәрьялар  гизгәнем бар

              Туган җирдә  тик бер генә

               Саф  сулы кизләвем бар.

                                          Челтер – челтер  чишмә ага-

                                          Яшь кызлар җыры кебек

                                          Суга төшкән киленнәрнең

                                          Чулпылар  чыңы кебек.

              Яуга киткән  якташларның

              Ул булган  телләрендә,

              Туган җир, дип ут эченә

              Ыргылган көннәрендә.

                                             Йөз чишмәне бер җыр иткән

                                             Кизләүнең  суы салкын;

                                             Аерылганчы алай түгел ,

                                             Чыгып киткәч бик якын.

             Туган  җирнең  Кизләвеннән

             Дәрьялар да тар сыман

            Чишмәләрнең  челтерәвендә

             Татар  моңы  бар сыман.

 (Магнитофон  язмасында су аккан  тавыш  тыңлана.)

Укытучы.    Укучылар, хәзер мин сезгә берничә сорау бирәм, кем  тизрәк җавап бирер.                                            

1.Авыл территориясе буйлап  ничә елга ага?( Ике).

2.Аларның исемнәре  нинди? (  Зирек  һәм Кизләү).

3. Авыл тирәсендә ничә чишмә бар?  (Өч).

4.Аларның  исемнәре нинди? ( Кизләү, Зирек, Наилә чишмәләре)

Укытучы. Укучылар, ә нәрсә соң ул чишмә? Бу сорауга җавапны  тыңлап үтик әле.

2 укучы. 

Чишмә - җир астыннан бәреп чыга торган су ул. Урманда, басуларда, болыннарда  йөреп сусагач,  чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың.

  “ Челтер – челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт  туган җирен исенә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чакта ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур – матур исемнәр биргән...

Туган як чишмәсе магнит кебек, ераклардан үзенә тарта,” – дип яза Касыйм Тәхау.

Укытучы. Һәркем  үзе яшәгән урынның тарихы белән кызыксынадыр. Берсеннән – берсе серле, кызыклы исемнәр каян килеп чыккан соң, кем кушкан аларны? Шушы сорауга җавап эзләп, без дә авылыбыз чишмәләре, күлләре, елгалары тарихына күз салыйк әле.

3 укучы.                            Зирек   чишмәсе.

Һидиятулла бабайның иптәше Гафифә карчык сөйләве буенча авыл башында Зирек урманы булган. Анда төрле җиләк – җимешләр дә, гөмбәләр дә үскән. Авыл халкы олы юлның аръягына хәтле җир җиләге җыя торган булган. Соңрак ул зирекләрне кисеп, төпләп, сөрү җире ясаганнар. Шуннан соң Сәет бабайлар өе артында тау астында саф, сап- салкын сулы чишмә янында 1 карама калган. Ул караманы авыл халкы изге карама дип табына торган булган. Ул карама янында хайваннар, кошлар чалып, догалар укып, ярлыларны җыеп ашата торган булганнар. Ул чишмәгә Зирек урманы хөрмәтенә Зирек чишмәсе дип исем биргәннәр. Кешеләр чишмәдән су ташыганнар. Бу елларда шул вакытларның истәлеге булып, каяндыр шул Зирек елгасы янында бер Зирек агачы үсеп чыккан. Ул хәзер дә Мөгәллимә апалар янында үсеп утыра.

                                                     4 укучы.                        “ Наилә” чишмәсе.

Урта Әлкидә  сәер генә характерлы бер гаилә яшәде. Камилә апа, аның улы Рафик, кызы Наиләне әле күп кешеләр хәтерли. Алар өйләренә кеше кергәнне яратмыйлар, кеше артыннан ишек тоткаларын сөртеп кала торган булалар. Суга аеруча таләпчән, чиләкне идәнгә утыртмыйлар, утын пүләненә куялар. Керләрен таяк башына элеп барып күлдә генә юалар, суны да кеше алган җирдән түгел, әз генә булса да өстәнрәк менеп казып алалар. Бу гомер буена кышын да, җәен дә шулай дәвам итә. Авылга колонка кереп, бөтен авыл халкы өенә су керткәндә, алар өйгә су кертми, чишмә юлын ташламый.  Таң атканчы, кеше кузгалганчы Наилә апа чишмәдән су алып китә иде. Терлекләр өчен колонкадан алырга туры килгәндә дә озак итеп агызып торгач кына алалар иде.

    Наилә чишмәсенең урыны хәзер билгеле түгел, күп итеп ләм  басып китте, вак тал басты. Наилә апа 1999 елның 16 ноябрендә серле рәвештә дөньядан китте.

5 укучы.                      Кизләү чишмәсе.

Кизләү  чишмәсе изге чишмәләрдән санала. Әбиләр сөйләве буенча бер изге кызның ике каш арасыннан ага дип сөйлиләр. Аның суы  ком арасыннан чыга   - йомшак, чиста, шифалы. Изге урын булганга , чишмә янында чисталыкны сакламаган, күңеле чиста булмаган кешеләрне чишмәнең изге суы тота торган булган . Шуңа күрә әбиләр чишмә янында догалар укый торган булганннар. Хәзерге  буын әбиләре дә  дога укыганда   Кизләү чишмәсенең хәер ризалыгы өчен дип дога кылалар.

6 укучы.                           Шәрәп бабай елгасы.

Урта Әлки авылы элек бик зур мәйданны биләп торган. Ул хәзерге Бадыйгин Илшатлар яши торган урамның ындыр артларыннан, кизләү тау башларыннан тагын бер урам сузылган булган. Әле хәзер дә тау башында баз чокырлары саклана. Тау башында ук гаиләсе белән Шәрәп бабай яшәгән. Ул беркайчан да төп кизләү суын эчмәгән, ә аның сулъяк кушылдыгы, кечкенә яр арасыннан агучы чишмәнең суын яраткан. Шунда ул чокыр казып су җыйган. Бу суның төбе комлы булмаганга ул әкрен тонган. Шәрәп бабай шул чокырдан су ташый торган булган. Ул урын хәзер дә саклана. Шәрәп бабай яшәгән ярны вак тал басып китте.

7 укучы.                      Хәйрулла бабай  күле

Хәйрулла бабай Хасият абыйның дәү әтисе. Ул Мөкәтдисә  исемле оныгы белән урманга утынга бара. Ул вакытта урманнан агач кисәргә ярамаган. Бары тик коры ботаклар гына җыярга яраган. Хәйрулла бабай зур агачның корыган ботагын сындырып төшерер өчен ыргак ыргытып, ботакка асылына. Ботак кисәк сынып китеп, бабай каты итеп зур агач төбенә егыла һәм шунда җан бирә.

  Хәйрулла бабай хөрмәтенә бу урынны Хәйрулла күле дип йөртә башлыйлар.

Ул Биктимер урманы бетеп, урман юлы белән Биктимер посадкасы кисешкән урында урнашкан. Аның суы күп түгел.

8  укучы.                                Моталлап күле

Биктимер урманы янында чип-чиста сулы күлне Моталлап күле дип йөртәләр.Урман буена Моталлап бабай күчеп утырган һәм шунда яши башлаган. Тик аңа ияреп башка халыклар күчеп утырмаган, авыл ясалмаган. Моталлап бабай урман янында бәреп чыккан чишмәне халык җыеп бер ай буена казыткан. Ул чишмә матур күлгә әйләнгән. Моталлап бабай үлгәч, аны шушы күл янына күмгәннәр  дип фараз ителә. Хәзерге вакытта да бу күл исән-сау, тик бераз саеккан һәм анда балык үрчетеп җибәрделәр. Балыклар анда күпләп үрчи. Һәр елны ике пар үрдәк бала чыгара. Каяндыр ялгыз челән килеп ияләште. Моңаеп, күл буенда Моталлап бабайны юксынып йөри сыман...                                      

 Авыл халкы иртә-кич күл буена ял итәргә, балык тотарга җыела. Көтүчеләр көндез көтү туплыйлар.Терлекләрне эчереп, ял иттерәләр. Күлнең төбе ләмле, коенырга ярамый, суы тиз болгана. Анда сөлекләр һәм вак кара еланнар да күп.

                                       

1 укучы.  Чишмәләр, газиз чишмәләр! Сезнең тавышыгызны ишетү  миңа әллә никадәр куаныч бирә. Аларның һәрберсенең үз моңы, үз җыры бар. Бер чишмә таштан ташка сикергәләп ала, икенчесе агачлар арасыннан тавышсыз – тынсыз гына юл яра, өченчесе үзенең моңсу җырын җырлап ага. Бер салган юллары буйлап тәгәриләр, үткән елларны саныйлар, күңелне күтәрәләр, кайгыны уртаклашалар, кешегә хезмәт итәләр.

 Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән.

Укытучы. Әйдәгез әле укучылар, әниләребезнең яшь чакларын искә төшереп җырлар җырлап үтик.

“ Бормалы су”,  “ Җидегән  чишмә”  җырлары башкарыла.

  . 2 укучы.  Су – безгә тереклек өчен, яшәү өчен кирәк. Су эчү һәм юыну өчен генә кирәкми. Сусыз иген дә үсми, заводлар да эшли алмый. Бер тонна кирпеч әзерләү өчен ике тонна су, ә бер тонна металл кою өчен 300 тонна су кирәк. Авыл хуҗалыгына су бигрәк тә күп кирәк: бер тонна бодай үстерү өчен – 1500 тонна, бер тонна мамык үстерү өчен – 10000 тонна су таләп ителә.

Кешегә, хайваннарга һәм үсемлекләргә табигый чиста су кирәк. Ләкин хәзер чишмәләрне, елгаларны завод, фабрикалар һәм кешеләр пычрата. Анда яшәгән җан ияләре , балыклар үлә; яр буендагы үсемлекләр корый. Без мондый елгаларда, күлләрдә су коена алмыйбыз. Елга төбендә консерв банкалары, пыяла ватыклары, тимер кисәкләре ята. Ә кайвакытта без үзебез дә суны саклап тота белмибез. Никадәр су әрәмгә китә!

                                                     

( Плакаттан мәкаль, әйтемнәр уку).

1.Кул пычранса су белән юарсың,

   Су пычранса ни белән юарсың.

2.Су күрмичә интеккәнеңне  онытма.

3.Агар суның кадере юк.

4.Җирегез  күпме? – дип сорама

   Суыгыз  күпме ?  - дип сора.

5.Урман белән су  -  табигать күрке.

6.Кечкенә чишмәләрдән  зур елгалар була.

                                                         

7.Тирәннән чыккан су  - тәмлерәк.

8.Су тутырып чишмә ясап булмый.

                                                     

9.Су бар җирдә тормыш бар.

10.Салкын суның кадере кое кипкәч беленә.

Укытучы. Әйе, авылларыбыз матур булсын өчен күп көч куярга. Авыл тирәләрен чүп –чардан  чистартып агачлар утыртырга. Аларны сакларга кирәк. Шуңа күрә укучылар табигатькә, чишмәләргә, елгаларга карата мәрхәмәтле булыйк!

 Чишмәләр бөтен тереклеккә дан җырлый.  Тешләрне камаштырырлык салкын  һәм саф  сулы чишмәләрне  барыбыз да саклыйк, кадерләп тотыйк. Алар киләчәк буынны да мул суы, татлылыгы балән шатландырсын !

 Кичәбезне  якташыбыз  Нәби Дәүли язган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

                                                   

                                                             

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлый, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

                                               Шушы якта безнең хезмәт калсын

                                               Мирас булып килер яшьләргә.

                                               Шушы яктан, шушы туфрактан без,

                                               Шул туфракта язсын  яшәргә.

Болын гына  түгел, карурманлы,

Инеш кенә түгел, елгалы...

Әлки  ягы кемгә  - ничек, белмим

Минем өчен – Улдыр иң данлы!

 Шуның  белән  “Шушы яктан – шушы туфрактан без” дигән әдәби -  музыкаль кичәбез  тәмам. Игътибарыгыз өчен зур  рәхмәт.

                                                   

Кулланылган   әдәбият:

  1. Ил Газиз  “Әллием - бәллием”  “Мәгариф” Казан – 1996 ел.
  2. Н.Дәүли  - шигырләр җыентыгы  “Татарстан китап нәшрияты”

          Казан – 1990 ел.

  1. Н. Таҗиев   “ Кизләү”
  2. “Мәгариф” журналы   - 1997 ел  №7.
  3. “Татар  халык  мәкальләре”  Казан  - 1992 ел.

       

                         

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

статья "Экологическое образование как ресурс развития личности, формирования нового мировоззрения и приоритетное направление национальной экологической политики"

Экологическое образование как ресурс развития личности, формирования нового мировоззрения и приоритетное направление национальной экологической политики           ...

Экологическая тропа-интерактивно-методическая форма экологической педагогики.

В условиях дефицита социально-ориентированных наглядных пособий и экскурсионных маршрутов по экологическому образованию идет  разработка новых интерактивных художественно-психологических методиче...

«Экологическое ассорти» СБОРНИК методических разработок внеклассных экологических мероприятий для учащихся 1-4 классов

Данные методические рекомендации направлены на оказание помощи педа­гогам дополнительного образования, педагогам-организа­торам, учителям экологии, биологии, воспитателям детс­кого сада, занимающихся ...

«РАЗВИТИЕ ЭКОЛОГИЧЕСКОЙ КУЛЬТУРЫ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ КАК СРЕДСТВО ФОРМИРОВАНИЯ ЭКОЛОГИЧЕСКИХ КОМПЕТЕНТНОСТЕЙ».

В статье представлены тезисы педагогического проекта "РАЗВИТИЕ ЭКОЛОГИЧЕСКОЙ КУЛЬТУРЫ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ КАК СРЕДСТВО ФОРМИРОВАНИЯ ЭКОЛОГИЧЕСКИХ КОМПЕТЕНТНОСТЕЙ»....

Экологическая игра - путешествие на экологическом поезде для 4 класса

Игра – путешествие на экологическом поезде для 4  классаКарачурина Елена Марсовна – учитель МБОУ «Кунашакская СОШ»Цель игры – познакомить с экологической ситуацией н...

Конспект занятия кружка "Юный эколог".Экологический марафон"Планета Земля - наш общий дом", посвященный общероссийским дням защиты от экологической опасности.

Занятие проводится  с целью привлечения внимания обучающихся к проблемам охраны окружающей природы.В ходе занятия обучающиеся реализуют социально-значимый проект.Детям предлагается совершить путе...