"Сөмбелә"бәйрәме.
методическая разработка (4 класс) по теме

Минигулова Светлана Шаехтимеровна

"Сөмбелә" бәйрәме сценариесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx24.33 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме.

 

   1 укучы:  Күңелләргә якты нур өләшеп,

  Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.                              

  Үз муллыгы белән көзләр килә,

  Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

  Табындагы икмәк, сый нигъмәтне

  Күреп ил картлары шатлана.

  Муллык белән җиргә килә көзләр,

  Көзге муллык кыла тантана.

   2 укучы:  Көз көннәре бик күңелле,

   Бик күп җимешләр пешә.

   Помидор, карбыз өлгерә,

                     Алмалар өзелеп төшә.

   1 укучы:   Арыш, бодайлар белән

    Колхоз амбары тула.

    Яхшы эшләгәч, уңыш күп                                

    Бар кеше дә бай була.

Алып баручы. Карагыз әле, нинди матур көзге көн, көзге бакча. Урман-кырларга матур көз килде. Матур җәй үтте. Яфраклар сары, кызыл, алтын-су төстә. Әйдәгез бергә җырлый-җырлый  бабайларга кунакка барабыз. Анда бүген Сөмбелә дә кунакка килә,  биербез, җырларбыз, бергә күңелле булыр!  Барабызмы, Фирүзә?

Барабыз, барабыз!

Алып баручы. Әйдәгез, бергә җырлый-җырлый  бабайларга кунакка барабыз.

 ( Җырлый –җырлый бабай яшәгән йортка  таба баралар)

(Җыр. Алда итәрбез әле!) 

                     Ал да итәрбез әле , гөл дә итәрбез әле!

                     Матур җырлар җырлый, җырлый

                     Бәйрәм итәрбез әле.

                                 Әйе шул, шулай шул,

                                 Бәйрәм итәрбез әле

1 укучы.(Тук, тук! Кычкырып дәшә.) Ба-ба-кай, ба-ба-кай!

               Синең оныкларың сине сагынып беттеләр.

( Балалар йорт янына киләләр, карыйлар. Бабай чыга)

2 укучы. Хәерле көн, Бабакай!

Бабай. Хәерле көн, балалар! Мин дә сезне сагынып көттем.

 (бакчага күрсәтеп)

Бакчада ямьле,

Бакчада хуш ис

Берсеннән берсе

Алмалар тәмле.

Көттем. Сезне бик көттем.

Сез килүгә эш бетте.

Әнә, теге зу-ур шалкан

Сезнең килүне көтте.

Шундый зур булып үсте.

Ә тартып чыгарырга

Минем көч инде бетте.

3 укучы. Бабакай! Әйдәгез әле бергә

Тартып  чыгарып карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)

Бабай. Балалар, шалкан чыкмый. Әбине ярдәмгә чакырабызмы?

Бергә. Әби! Әби! Кил әле,

             Безгә ярдәм ит әле.

(Әби чыга.)

Әби. Ник шаулашасыз? Нәрсә булды инде тагын? Әллә миннән башка шул шалканны тартып чыгара алмыйсызмы?

(Балаларны күреп ала.)

       Менә, менә  балалар булышырлар хәзер.

          Әйдәгез әле, тартыйк

            Һәм бергә ашап карыйк.

Бабай, әби: Бер, ике, бер, ике,

                       Шундый зур шалкан безнеке!

(Тарталар, тарталар, шалкан һаман чыкмый.)

Бабай :   Ай- яй, булмый ,карчык,

               Кызны чакырып чык.

    Әби: Кызым, әйдә кырга

             Шалкан йолкырга.

Бер, ике, өч,

Һич җитми көч.

   Кыз:   Бабай! Бабай! Бабакай!

              Кайда соң безнең Акбай?

                 Мин чакырыйм маэмайны,

                 Үзебезнең Акбайны.

                 Акбай, әйдә кырга,

                 Шалкан йолкырга.

   Барысы бергә: Бер, ике, өч, дүрт,

                             Бездә көчләр күп.

                              Бер, ике, өч

                              Һич җитми көч.

Бергә. Акбай! Акбай! Кил әле!

                Безгә син булыш әле.

( Өрә, өрә Акбай килеп чыга.)

              Нәрсә булды? Нишләдегез?

              Ник күптән килмәдегез?

              Шалкан зур түгел иде

              Сез шуны белмәдегез.

              Тиз генә тартып чыгарып,

              Ашап та булыр иде.

              Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

              Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар,тарталар, тик шалкан һаман чыкмый.)

(Шул вакыт, кычкырып Песи килеп чыга.)

Песи.( Кычкырып)   Мияу! Мияу! Ничек күп дуслар шулай?

              Булышмый булмас болай.

Бабай. Әйдәгез. Тартыйк бергә! 1,2, 3, ...

(1,2,3, дип санап тарталар, шалкан барыбер урыныннан кузгалмый.)

Әби.  (Аптырап)  Инде хәзер нишләргә?

( Тычкан килеп чыга.)

Тычкан. Ничек инде, нишләргә?

                Ә-ә-ә! Миннән башка булмыймы?

                Үзем кечкенә булсам да,

                 Көчем зур минем.

                 Әйдәгез тартыйк булмаса.

                 1, 2, 3.!

                 Миндә бик күп көч!

(Тарталар, Ниһаять, шалкан килеп чыга, барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый.)

Бабай.     Шалкан чыкты чыгуын,

                  Ә хәзер нишләтәбез?(барлык геройлар да бабай белән бакчада эскәмиядә утыралар)

Балалар. Шул шатлыктан җырлыйбыз.

 (Сары яфраклар җыры башкарыла.)

Җил көчәя җил исә

Яфракларны селкетә

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

Яфракларны бирмибез,

Кирәк булыр без дибез.

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

Качтым яфрак астына,

Карап алдым чак кына.

Яфраклар, яфраклар

Сары матур яфраклар.

(Музыка уйнап тора,  өйдән Сөмбелә чыга.)

Алып баручы. Күрегез балалар, Сөмбелә дә безнең бәйрәмгә килеп җитте.

(Кәрзинендә яшелчәләр, агач яфраклары сибә, сибә килеп керә.)

1 укучы. Исәнме, Көз, алтын көз,

                 Безне сагынып килдеңме?

                 Агачларга куакларга

                 Сары чуклар элдеңме?

Сөмбелә.

                 Саумы, якын дусларым,

                 Сезне сагынып килдем мин,

                 Сезгә матур көннәр дә

                         Уңыш та китердем мин.

                     Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

4 укучы:     Бу бакчада ни үсәме?

Бу – яшелчә бакчасы.

Үсә кыяр, помидорлар,

Кәбестәләр, суган, кишер,

Чөгендерләр - барчасы.

5 укучы        Безнең гаилә,

Кара ниләр үстергән!

Алар юктан үзе үсми

Никадәрле көч кергән.

6 укучы      Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән

Өем-өем өелгән.

7 укучы     Алмалары ал төсле

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

8 укучы      Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

9 укучы          Көз көнендә урман,кырлар алтын була,

                        Яфраклар да сары,кызыл-ялкын була.

                         Игенченең хезмәтенә бүләк өчен.

                         Амбарларда өем-өем ашлык була.            

(Көз җыры.)

                    Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

                    Сөмбелә.  Кәрзинемдә кыярлар,

                                      Помидор һәм алмалар.

                     Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                             

                                      Кәрзинеңдә ниләр бар?

                 Сөмбелә.  Кәрзинемдә яңгырлар,

                                       Җылы, суык көннәр бар.

                        Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                         Кәрзинеңдә ниләр бар?

                       Сөмбелә.  Кәрзинемдә кызыл, матур

                                        Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)

Сөмбелә. Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күелле уеннар, табышмаклар алып

       

килдем.(Табышмаклар әйтә.) 

Сөмбелә.Җавапларны бик дөрес әйттегез, хәзер уеннар уйнап алыйк.

1. “ Кем күбрәк белә” уены.( Күзе бәйләнгән килеш кәрзиннән яшелчәләр ала һәм нинди яшелчә икәнен әйтә.)

2.”Кем күбрәк җыя, кем тизрәк җыя.” уены.(Күзне бәйләгән килеш кәрҗингә яшелчәләр җыярга.)

3.” Күрсәт әле үскәнем”уены.

Сөмбелә. Дусларым мин ардым, бераз ял итеп алыйм, ә хәзер сезне тыңлыйм.

 (  Бер укучы җырлый.)

“Көз җыры” (Җиләк җыям, как коям)

 (Бүре кемне тота, шуңа җәза бирелә)

1.Шигырь.

2.Җыр.

3.Бию.

Сөмбелә. Көзем бик моңсу булса д

Сөмбелә.Җавапларны бик дөрес әйттегез, хәзер уеннар уйнап алыйк.

1. “ Кем күбрәк белә” уены.( Күзе бәйләнгән килеш кәрзиннән яшелчәләр ала һәм нинди яшелчә икәнен әйтә.)

2.”Кем күбрәк җыя, кем тизрәк җыя.” уены.(Күзне бәйләгән килеш кәрҗингә яшелчәләр җыярга.)

3.” Күрсәт әле үскәнем”уены.

Сөмбелә. Дусларым мин ардым, бераз ял итеп алыйм, ә хәзер сезне тыңлыйм.

 (  Бер укучы җырлый.)

“Көз җыры” (Җиләк җыям, как коям)

 (Бүре кемне тота, шуңа җәза бирелә)

1.Шигырь.

2.Җыр.

3.Бию.

Сөмбелә. Көзем бик моңсу булса да

                 Сезнең белән күңелле

                 Башка балалар да көтә

                 Китми булмый билгеле.

                 Менә сезгә күчтәнәчем

                Сыйланырсыз утырып

                 Алмаларны алып килдем

                 Кәрзинемне тутырып.

Балалар бабайларда бик күңелле булса да без таралышабыз. (Сөмбелә геройлар белән бергә саубуллашып чыгып китә.) Саубулыгыз,  балалар!

Алып баручы. Ә хәзер, балалар бәйрәмебезне “Туган як” җыры белән бетерәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....