План воспитательной работы
материал (2 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

План воспитательной работы для 2 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_vospitatelnoy_raboty.doc211 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МББУ “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе”

ТӘРБИЯ ЭШЕ БУЕНЧА

П Р О Г Р А М М А

Тема:

“Гомумкешелек сыйфатлары  тәрбияләү.”

                                                                                                                                                                                                                                   

                 

Аңлатма язуы

          Җәмгыятьне үзгәртеп кору чорында укыту- тәрбия эшен заманча оештыру өчен барлык мәктәп коллективлары зур көч куя. Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләр, хәтта өлкәннәрнең дә үз-үзләрен тотышларындагы, дөньяга карашындагы, кешеләр белән аралашудагы”гариплекләр” һәммәбезне дә борчый, уйланырга, эзләнергә мәжбүр итә.

Мәктәп һәрвакыт буыннарның рухи мәдәниятен үзара бәйләүче тәрбия учагы булды.

 “Тәртип”  сүзенең берничә төрле мәгънәсе бар. Берәүләр тәртип төшенчәсеннән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлый. Икенчеләр тәртип  дип инде кешедә тәрбияләнгән, барлыкка килгән гадәтләр җыелмасын атый, өченчеләре исә тәртип ул – бары тик тыңлаучанлыктан гына гыйбарәт дип карый. Бу аерым фикерләрнең барысы да беркадәр дөреслеккә туры килә, ләкин педагогның, ата-ананың дөрес эш алып баруы өчен тәртип төшенчәсен тагын да ачыграк , төгәлрәк аңлау кирәк.

Тәрбия - ул куелган максатка тәңгәл килә торган үзара бәйләнгән тәрбия чаралары системасы.

Тәрбияви максат: төрле очракларда аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү; үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре тәрбияләү.

     “Укучыларда гомумкешелек сыйфатлары  тәрбияләү” дигән программа нигезендә мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны тәрбияләүне түбәндәге эшләр аша тормышка ашырырга мөмкин:

-мәктәпкүләм бәйрәмнәрдә катгашу;

-әкиятләр уку,тәрбияви якларын ачыклау;

-мәкальләр өйрәнү һәм мәгънәләрен аңлату;

-табигать кочагына, китапханәләргә, музейга экскурсия ясау;

әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре аша;

-табышмаклар аша фикерләү сәләтен үстерү;

-класстан тыш эшләрдә: әкиятләр сәхнәләштерү, курчак театры кую, концертларда катнашу; һ.б.ярдәмендә.

-физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар аша,

-әти-әниләр җыелышлары.

 

Теләсә нинди шартларда үзен дөрес тота белүче, җәмгыять өчен иң файдалы булган юлны сайлый белүче һәм шул юлны бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, ахырына кадәр илтеп җиткерергә үзендә көч һәм ныклык таба алучы һәм шуңа сәләтле кешене генә тәртипле кеше дип атарга була.

Тәртипле шәхес ул уңай йогынтыларның бөтен  җыелмасы белән генә тәрбияләнергә мөмкин. Уен, күңел ачу һәм ял вакытын ничек үткәрү дә бу мәсьәләдә мөһим урын тота. Менә шушы йогынтылар барысы бердәм тәэсир иткәндә дөрес тәрбия булырга, бары тик шуның нәтиҗәсендә генә тәрбия җимешләрен татырга мөмкин.

Кешелек үзенең тарихи яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең , һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре бар.

Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат.

                                                                                                                         

Кайбер гадәтләр, йолалар, иң борынгы чорларда ук барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калганнар. Алар бигрәк тә кешенең табигатькә мөнәсәбәтендә, әдәплелек кагыйдәләрендә, яшәү рәвешендә ачык чагыла.

Халык педагогикасының асыл өлешен тәшкил иткән халык авыз иҗаты (әкиятләр, тизәйткечләр, табышмаклар, уеннар, мәкальләр һ.б.) аша  балаларда гомумкешелек сыйфатлары, дуслык, татулык тәрбияләү бурычы тора.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.Түбәндәге татар халык мәкальләре бу фикерне тагын да ачыграк чагылдыра: Сукыр тавыкка бар да бодай”,”Надан белән бәхәсләшү –үзе наданлык билгесе.”,”Наданның белгәне-белмим” һ.б. Андый кеше башкаларга бер файда да китерми, китерә дә алмый. Кешене барыннан да элек зирәклеге өчен хөрмәтлиләр.

Халык педагогикасы мирасының әһәмияте, кыйммәте ир балалардан да, кыз балалардан да бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә.

Тәртип ниндидер аерым “дисциплиналар” чаралар ярдәмендә барлыкка килми, бәлки тәрбиянең бөтен системасы; тормышның барлык шартлары, балага ярдәм итә торган барлык йогынтылар белән барлыкка килә.

Шулай итеп , без тәртип төшенчәсеннән барлык тәрбия эшенең киң мәгънәдәге гомуми нәтиҗәсен аңлыйбыз.

Мин  беренче класска кергән укучыларымны тәрбияләү өчен түбәндәге пограмманы төзедем.

Программа 4 ел укытуга исәпләнгән.Программаның максаты :әхлаклы, хезмәт сөючән, намуслы, кешелекле, туган ягын сөюче, олыларга ихтирамлы, сәләтле укучылар тәрбияләү.

Программа 4ел эчендә укучыларны тәрбияләүдә түбәндәге нәтиҗәне бирер дип уйлыйм:

  1. Мин – укучы. Ә укучы  -  мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзен әдәпле, итагатьле һәм укучылар өчен булган кагыйдәләрне төгәл үтәүче;

  1. Классташлары белән дус һәм ягымлы аралаша белүче;

  1. Сәнгатьне яратучы, мәктәп һәм авыл күләмендә үткәрелгән  концертларда актив катнашып үзенең сәләтен күрсәтә белүче;

  1. Үзен, классташларын, әти-әнисен яратучы, укытучыларны хөрмәт итүче, кайгыртып, ярдәмләшеп яши белүче;

  1.  Сәламәт һәм хезмәт сөюче укучылар итеп тәрбияләү.

Бурычлары: “Гомумкешелек сыйфатларына нигезләнгән, белем баскычларында укыту стандартын үзләштергән, уңышларга ирешүче,югары әхлаклы шәхес формалаштыру”.

Перспектив  планлаштыру.

1 класс

Тема: Укучыларда әдәплелек сыйфатлары һәм аралашу культурасы тәрбияләү.

Максат:

Укучыларны үз-үзеңне тәрбияле тоту , кешеләр белән культуралы аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, тел байлыгын арттыру.

1.Класс сәгатьләре.

2.”Әниләр көне”,”Уңыш бәйрәме”,Чыршы бәйрәме”, “әлифба белән хушлашу”,”8нче Март”бәйрәмнәре үткәрү

3.”Батыр әтәч” әкиятен сәхнәләштерү.

4.”Сертотмас үрдәк”,”Чын иптәш”,”Тырыш балалар” әкиятләрен өйрәтү.

5.Табышмаклар, мәкальләр өйрәтү.

6. “Олимпийский наш привет!” – сәламәтлек театры өйрәнү, чыгыш ясау.  

2 класс

Тема:Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Максат: Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү,фикерләү сәләтен үстерү.

1.Класс сәгатьләре.

2.Уеннар:”Күңелле стартлар”, ”Джунгли чакыруы” үткәрү

3. Көзге һәм язгы кросста катнашу.

4. Спорт, бию түгәрәкләренә тарту.

5. Чаңгыда йөрү, тауда шуу.

6. “Әти ,әни һәм мин спортчы гаиләсе”-ярыш үткәрү.

7. “Беренче билге бәйрәме” үткәрү.

3 класс

Тема:Укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү,сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү.

Максат:Укучыларны сәнгатькә тарту,әхлаклы, сәләтле буын итеп тәрбияләү,сәхнә культурасына өйрәтү.

1.Класс сәгатьләре. ”Мәдәният йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”.һ.б.

2.”Яшь математик”-КВН.

3.Сәнгатьле шигырь сөйләүче бәйгесе.

4.”Җырлыйк әле”- уен.

5.Курчак театры күрсәтү:”Кәҗә белән сарык”

6.”Балкыш” фестивалендә катнашу.

4 класс

Тема:Хезмәт, физик һәм зәвык тәрбиясе.

Максат:Балаларны хезмәт сөюче, матурлыкны күрә белүче һәм әхлаклы итеп тәрбияләү.

Класс сәгатьләре.

Хезмәт дәресләрендә ясаган уенчыклар һәм башка кул эшләреннән кул эшләре күргәзмәсе оештыру.

Класста чисталык буенча эшне дәвам итү.

 Әкиятләр өйрәнеп, сәхнәләштереп балалар бакчасында ,мәтәп укучыларына һәм әти-әнтләргә күрсәтү.

Мәктәптә, сәхнәдә, урамда, кунакка барганда үз-үзеңне карау,киенү кагыйдәләренә өйрәтү.

“Хезмәт кешене бизи.”-экскурсияләр үткәрү.

Башваткычлар, ребуслар чишү.

Тематик планлаштыру

 

1нче класс

 

ТЕМА:”Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү.”

МАКСАТ:

Укучыларны үз-үзеңне тәрбияле тоту , кешеләр белән культуралы аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, тел байлыгын арттыру.

Уку елына бурычлар :

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары, яхшы гадәтләр, кешеләр арасында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен дәресләрдә, дәрестән тыш вакытларда, гаиләдә тәрбияләү; махсус күнегүләр, әкиятләр, мәкальләр аша ныгыту, тискәре сыйфатларны бетерү.

Класс җитәкчесенең төп бурычлары:

     Класс коллективы тудыру, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып тәрбия эшен оештыру.

Балаларның үсешен күзәтү, һәр шәхеснең формалашуы өчен тиешле шартлар тудыру, укучыларның сәләтләрен ачу.

     Укучыларның  уку сыйфатын күтәрү, 100%өлгереш бирү.

Өйрәтергә:

1.”Сертотмас үрдәк”, ”Чын иптәш”, ”Тырыш балалар”, ”Эшкә өндәү” һ.б.әкиятләр, татар халык мәкальләре.

2.”Батыр әтәч“ әкиятен сәхнәләштереп кую.

Ел дәвамында класс җитәкчесе эшенең циклограммасы.

       1) Укучыларның туклануын оештыру.

       2) Укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

       3) Класс бүлмәсендә кизү торуны тәртипкә салу.

       4) Дәрес калдырган укучыларны сәбәбен ачыклау.

       5) План буенча класста эшне оештыру.

       6) Ата –аналар комитеты белән эшләү.

       7) Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү.

       8) Ел башында һәм азагында укучыларның шәхси уңышлар портфеле белән эшләү.  

Тематик планлаштыру

 

2нче класс

 

ТЕМА: Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

МАКСАТ: 

      Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү,фикерләү сәләтен үстерү.

Уку елына бурычлар :        

  1. Укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
  2. Заралы гадәтләрне булдырмау.
  3. Укучының физик тәрбия һәм спорт турында күзаллавын киңәйтү.
  4. Балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштыру.
  5. Ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдыру.

Класс җитәкчесенең төп бурычлары:

     Класс коллективы тудыру, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып тәрбия эшен оештыру.

Балаларның үсешен күзәтү, һәр шәхеснең формалашуы өчен тиешле шартлар тудыру,укуыларның сәләтләрен ачу.

     Укучыларның  уку сыйфатын күтәрү,100%өлгереш бирү.

Өйрәтергә:

1.  Спорт түгәрәкләренә тарту, көзге һәм язгы кроссларда катнашу, чаңгыда йөрү,тауда шуу һ.б.

2      Әкиятләр сәхнәләштереп кую.

Ел дәвамында класс җитәкчесе эшенең циклограммасы.

       1) Укучыларның туклануын оештыру.

       2) Укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

       3) Класс бүлмәсендә кизү торуны тәртипкә салу.

       4) Дәрес калдырган укучыларны сәбәбен ачыклау.

       5) План буенча класста эшне оештыру.

       6) Ата –аналар комитеты белән эшләү.

       7) Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү.

       8)  Ел башында һәм азагында укучыларның шәхси уңышлар портфеле белән эшләү.  

СЕНТЯБРЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • Белем бәйрәме.

Танып-белү эшчәнлеге

“Минем класс” иҗади проект.

Көзге экскурсия.

Хокук тәрбиясе

“Көндәлек режим нәрсә ул?” әңгәмә

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

  “Туган илебез- Россия”.

 Дәүләт символларын кабатлау.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

Саф һавада хәрәкәтле уеннар.

Әхлак тәрбиясе

“Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” – кл.сәгате

“Дуслашырга өйрәнәбез” практик уен.

“Өлкәннәр белән сөйләшергә өйрәнәбез” әңгәмә-уен

Экологик тәрбия

Мәктәп территориясендә экологик өмә

Эстетик тәрбия

“Көз” рәсемнәр күргәзмәсе, “Үзебезнең куллар белән” иҗади эшләр күргәзмәсе

Хезмәт тәрбиясе

Мәктәп бакчасында эш.

Кабинетта гөлләр тәрбияләү.

Аерым шәхес белән эш

Авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

  Физкультура укытучысы ярдәме белән укучыларның физик сәламәтлеге диагностикасын үткәрү.

3

Ата-аналар белән эш

 “Белем бәйрәменә” килү. “Гаилә альбомын” тутыру.

 “Укуга кызыксыну тәрбияләүдә гаиләнең роле”  - ата-аналар комитеты утырышы.

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Бердәм, дус класс коллективы туплау.

Укучыларның үзара мөгамәләсен өйрәнү.

План нигезендә укыту-тәрбия эшен алып бару.

ОКТЯБРЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 1 октябрь-Өлкәннәр көне
  • 5 октябрь- Укытучылар көне
  • 15 октябрь-Хәтер көне
  • Үзидарә көне

Танып-белү эшчәнлеге

“Минем яраткан шигырем” шигырьләр уку

Конкурс “Әнием турында шигырь”.

Шәхси уңышлар портфелен тулыландыру.

Хокук тәрбиясе

Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча кинофильм карау

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

Карлыгач кагыйдәләрен өйрәнү.

“Әби, бабайга күчтәнәч” акциясе.

“Илебездә ниләр бар?” телевидение һәм газета битләреннән яңалыклар б/н танышу

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

“Шәхси гигиена кагыйдәләре” әңгәмә,

 саф һавада уеннар

Әхлак тәрбиясе

“Өлкәннәргә ярдәм” диспут. “Минем гаиләмдә” иншалар язу. “Ышанычлы дус нинди була?” кл.сәгате. Анкета “Син үпкәчелме? “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” кл.сәгате

Экологик тәрбия

 “Кызыл китап” битләрендә.

Эстетик тәрбия

“Беренче билге бәйрәме” өчен яңа биюләр, җырлар өйрәнү.

Хезмәт тәрбиясе

Кабинетта гөлләр тәрбияләү. Класс бүлмәсен җыештыру.

Аерым шәхес белән эш

Матур язу күнекмәләрен үстерү буенча индивидуаль эш

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

Сәләтле балалар белән эшләү графигын төзү.

“Гомуми мәктәп чараларын оештыруда сыйныф җитәкчесенең роле” дигән темага сыйныф җитәкчеләренең методик берләш-мә утырышы. “1нче чиректә укучыларның өлгереше һәм йөреше” темасына фән укытучылары белән әңгәмә.

3

Ата-аналар белән эш

“Бергәләп укыйбыз” темасына лекторий дәрес.

“Гаилә альбомын” тутыру.  

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Укучыларның танып-белү процессын активлаштыру, укуга мотивацияләрен күтәрү. 1чирек нәтиҗәләрен кертеп, мониторинг төзү

НОЯБРЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне
  • 6/11 -  Конституция көне  
  • 18/11 -  Халыкара тәмәке тартуга каршы көрәш көне
  • 23/11 – Класс җитәкчесе көне

Танып-белү эшчәнлеге

“Зеленая математика” конкурсында катнашу.

“Беренче билге бәйрәме” уздыру.

Хокук тәрбиясе

20 ноябрь – Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн.

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

“Пожар вакытында эвакуация” өйрәнү

“Минем Ватаным” .

“Карлыгач” балалар оешмасына кабул ителү.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

 “Күңелле стартлар”. Медицина хезмәткәрләре белән очрашу.

Әхлак тәрбиясе

Әниләр көнендә концерт номерлары белән чыгыш ясау, әниләргә бүләкләр ясау.

Экологик тәрбия

“Күчмә кошлар” - әңгәмә

Эстетик тәрбия

Рәсем конкурсы “Сәламәт яшәү рәвеше”

“Минем яраткан класс җитәкчем” иншалар һәм рәсемнәр конкурсы.

Хезмәт тәрбиясе

Кабинетта гөлләр тәрбияләү. Класс бүлмәсен җыештыру.

Аерым шәхес белән эш

Т.Ариана белән әдәплелек турында әңгәмә.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

Педагогик киңәшмә утырышы. “Кыен”балаларның гаиләләре белән эшләү.-  Сыйныф җитәкчеләре өчен семинар.  “Укучыларның асоциаль тәртибен кисәтү” темасына сыйныф

җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы.

3

Ата-аналар белән эш

Ата-аналарны РТның №71 законы белән таныштыру.

Ата-аналар җыелышы “ 1 чирек нәтиҗәләре б/н таныштыру”

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Укучыларның сәламәтлек паспортларын тутыру.

 Каникул көннәрендә укучыларның ялын оештыру, сыйныфның өлгереш һәм йөреш отчетын тапшыру. Каникулдан соң 1нче көнен оештырып җибәрү. Укучыларның ашханәдә туклануын күзәтү.

ДЕКАБРЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 1/12 – Бөтен дөнья СПИДка каршы көрәш  көне
  • 3/12 –  Халыкара инвалидлар көне
  • 10/12- Халыкара кеше хокуклары көне
  • 12/12 – РФ конституциясе көне

Танып-белү эшчәнлеге

Рус теле һәм математикадан контроль эшләр.

Хокук тәрбиясе

“Халыкара кеше хокукларын яклау көне” кл.сәгате. “Минем хакым бар”  кл.сәгате.

“Петардаларның зыяны” темасына әңгәмә

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

Инвалидлар көненә “Шәфкатьлелек ярминкәсе”. “Коррупциягә каршы көрәш көне” кл.сәгате

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

“Грипп профилактикасы” әңгәмә.

Чана, чаңгыда шуу.

Әхлак тәрбиясе

“Мәрхәмәтлелек әлифбасы” кл.сәгате

Экологик тәрбия

“Кыш көне хайваннар” әңгәмә.

“Кышкы табигать” рәсемнәр күргәзмәсе.

Эстетик тәрбия

“Үрнәк дәфтәрләр” күргәзмәсе.

“Яңа ел” темасына рәсемнәр конкурсы, концерт номерлары әзерләү. “Яңа ел әкияте” уен-тамаша.

Хезмәт тәрбиясе

Кабинетта гөлләр тәрбияләү.

Класс бүлмәсен җыештыру.

“Китап докторы” операциясе

Аерым шәхес белән эш

Г.Илдар белән тыйнаклык турында әңгәмә.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

“1нче яртыеллыкта укыту-тәрбия эшенә” отчет бирү.

3

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар җыелышы уздыру, 2 чирек нәтиҗәләре.

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Педагогик осталыкны үстерү максаты белән үзара дәресләргә һәм тәрбия чараларына кереп утыру, тәҗрибә уртаклашу.

Укучыларның белемнәре буенча мониторинг тутыру.

ГЫЙНВАР

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 24/01-24/02 Ватанны саклаучылар айлыгы

Танып-белү эшчәнлеге

Математикадан ЗТК биремнәрен эшләү. “Сабантуй” газетасын уку

Хокук тәрбиясе

Укучылар өчен кагыйдәләрне кабатлау

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

“Ватан геройлары көне” кл.сәгате

“Батырлык дәресе” кл.сәгате

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

Чаңгы ярышы.

Шашка ярышы.

Әхлак тәрбиясе

“Безнең яхшы эшләребез” - презентация

Экологик тәрбия

Кышлаучы кошларга җимлек ясау.

“Экологик һәлакәт” темасына кл.сәгате.

Эстетик тәрбия

Милли киемнәр, кул эшләре күргәзмәсе.

Хезмәт тәрбиясе

Кабинетта гөлләр тәрбияләү.

Класс бүлмәсен җыештыру.

“Китап докторы” операциясе

Аерым шәхес белән эш

Авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

Педагогик осталыкны үстерү максаты белән үзара дәресләргә һәм тәрбия чараларына керү, Сингапур структураларын өйрәнү, куллану, тәҗрибә уртаклашу.

Укучыларның сәламәтлек паспортын тутыру.

3

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар өчен ачык дәрес уздыру.

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Каникул көннәрендә укучыларның ялын оештыру, сыйныфның өлгереш һәм йөреш отчетын тапшыру. Каникулдан соң 1нче көнен оештырып җибәрү, сыйныф журналын тулыландыру.

ФЕВРАЛЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 15/02 – М.Җәлил туган көн
  • 15/02 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне
  • 21/02 – Халыкара туган тел көне
  • 23/02 – Ватанны саклаучылар көне

Танып-белү эшчәнлеге

Олимпиада – Сочи 2014.

Хокук тәрбиясе

Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне  тоту кагыйдәләре.

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

 “Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне” сәяси әңгәмә.

Сугыш чоры җырларына конкурс. “Әтием – хәрби хезмәттә” иншалар конкурсы.

“Батырлык дәресе”, “Аҗаган” хәрби уенын карау.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

 “Күңелле стартлар”

Әхлак тәрбиясе

Сугыш ветераннары белән очрашу. “Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау”

Экологик тәрбия

“Ел фасыллары” төрле шагыйрьләр иҗатында

Эстетик тәрбия

Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсем конкурсы

Хезмәт тәрбиясе

Әтиләргә, бабайларга, абыйларга котлау открыткасы ясау.

Аерым шәхес белән эш

“Гаиләдә миңа тапшырылган эш” дигән темага рәсем ясату

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

Педагогик осталыкны үстерү максаты белән үзара дәресләргә һәм тәрбия чараларына керү, тәҗрибә уртаклашу.

3

Ата-аналар белән эш

 “Әгәр балага салкын тисә” дигән темага табиб консультациясе. Ата-аналар комитеты утырышы

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Укучыларның өлгерешен, йөрешен тикшереп тору. Укучыларның көндәлекләрен тикшерү.

Тәрбиялелек дәрәҗәсен билгеләү, мониторинг тутыру

МАРТ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 8/03 – Халыкара хатын-кызлар көне
  • 21/03 – Нәүрүз бәйрәме
  • 22/03 – Бөтен дөнья су көне
  • 27/03 - Халыкара театр көне

Танып-белү эшчәнлеге

Балалар өчен нәшер ителүче газета-журналларга күзәтү

Хокук тәрбиясе

Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

Бөек Ватан сугышы ветераннары – кемнәр алар?

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

«Уеннар иле»нә сәяхәт.

“Күңелле стартлар”

Хәрәкәтле уеннар

Әхлак тәрбиясе

“Акыл кадере әдәп белән” кл.сәгате “Әниемә багышлыйм” рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе.

Экологик тәрбия

 “Сыерчык оясы” акциясе

Эстетик тәрбия

“Әкиятләр көне”- Халыкара театр көненә багышланган кичә. “Яз килә” рәсемнәр күргәзмәсе.

Хезмәт тәрбиясе

Кабинетта гөлләр тәрбияләү.

Класс бүлмәсен җыештыру.

“Китап докторы” операциясе

Аерым шәхес белән эш

Чирегенә бары тик бер “3”ле, яки “4” ле билгесе чыгарга торган укучылар белән эш.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

“Ата-аналар белән эшләүнең яңа формалары”- сыйныф

җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы. “Уен- җитди эш” темасына иҗади уеннар панорамасы.

3

Ата-аналар белән эш

“Бәйрәм белән әнием!” – Бәйрәм кичәсе Мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы.

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

“Иң яхшы башлангыч класс кабинеты” конкурсында катнашу.

Язгы каникулны үткәрү планын төзү һәм  оештыру. Укучыларның өлгерешен, йөрешен тикшереп тору, отчетын тапшыру. Укучыларның көндәлекләрен тикшерү.

АПРЕЛЬ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 1/04 – Көлке көне,

           бөтендөнья кошлар көне

  • 2/04– Халыкара балалар китабы көне
  • 12/04-Бөтендөнья космонавтика көне
  • 20/04-  Фән көне    
  • 22/04- Бөтендөнья җир көне
  • 26/04- Г.Тукай туган көн.              

Танып-белү эшчәнлеге

 “Балалар китабы” атналыгы

Хокук тәрбиясе

“Юлда игътибарлы бул!” – уен

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

“Алар Ватан өчен көрәштеләр!”- Батырлык дәресе. “Бөек Ватан сугышы корбаннарын онытма!” – Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат иткән көнгә багыш-ланган искә алу кичәсе. “Йолдызларга очыйк!”–рәсемнәр күргәзмәсе.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

“Сәламәтлек көне”

“Барыбыз да биибез!”-  бию кичәсе

Динамик паузалар.

Әхлак тәрбиясе

“Мәдәниятле кеше – хөрмәтле кеше” класс сәгате. “Якын дустым” иншалар бәйгесе

Экологик тәрбия

“Канатлы дусларыбыз” рәсемнәр бәйгесе

“Безнең җиребез” экологик өмә

Эстетик тәрбия

“Яраткан китабым” – иллюстрац. бәйгесе.

Хезмәт тәрбиясе

Өмәдә катнашу. “Гөлләр” атналыгы.

Аерым шәхес белән эш

“Язгы ташкын” әңгәмә. “Аралаша белү серләре” – тренинг. Укучылар коллективы-ның психологик климатын бәяләү максатында тест үткәрү.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

Түгәрәк җитәкчеләренең иҗади отчетлары.

3

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар өчен “Аралашу сәгате”. Ата-аналар комитеты утырышында мәктәптә гигиена таләпләре үтәлешен, балаларның ашханәдә туклануын тикшерү. “Янгыннан саклан!”- Янгын сүндерүчеләр белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен дәрес-практикум

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

“Аралашу сәгате”нә нәтиҗәләр ясау.

Сыйныфның тәрбиялелек картасын тутыру.

Укучыларның көндәлекләрен тикшерү.

МАЙ

Эшчәнлек төре

Чаралар

1

Сыйныф коллективы белән эш

Гомуми мәктәп чараларында катнашу

  • 1/05-  Яз һәм хезмәт бәйрәме
  • 9/05 – Җиңү бәйрәме
  • 15/05 – Гаилә көне
  • 18/05 – Халыкара музейлар көне
  • 25/05 – Соңгы кыңгырау бәйрәме

Танып-белү эшчәнлеге

Китапханәгә сәяхәт.

“Яшел аптека” бәйгесе

Хокук тәрбиясе

Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау.

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлелек хисләре тәрбияләү

“Җиңү бәйрәме белән!”– бәйрәм концерты “Шәфкатьлелек” операциясе.  

“Җиңү салюты” рәсемнәр бәйгесе.

“Хәрби дан” атналыгында катнашу.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге

 “Хәзинә” уены

Әхлак тәрбиясе

“Гаилә бәйрәме”, “Ак халатлы апалар” –Шәфкатъ туташлары белән очрашу.

Экологик тәрбия

“Кеше һәм табигать” кл.сәгате

Табигатькә экскурсия

Эстетик тәрбия

Балалар Сабантуе уздыру.

Хезмәт тәрбиясе

“Мәктәбебезне чиста тотыйк!” - хезмәт десанты. “Мәктәбебезне гөлгә күмик”!” акциясе. Мәктәп бакчасында эш.

Аерым шәхес белән эш

Мәктәп яны лагерына укучылар туплау. Җәйге каникулга китәр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.

2

Педагоглар белән үзара эшчәнлек

“Соңгы кыңгырау бәйрәмен” үткәрү.

Сыйныф җитәкчеләренең утырышында сыйныфның еллык тәрбия эшенә анализ ясау. Җәйге каникулны үткәрү планын төзү. Укучыларның өлгерешен, йөрешен тикшереп тору, отчетын тапшыру. Укучыларның көндәлекләрен тикшерү

3

Ата-аналар белән эш

“Үрнәк гаиләләр” – әңгәмә. “Гаиләдә баланың җәйге ялын һәм хезмәтен ничек оештырырга?” лекторий.

Еллык йомгаклау ата-аналар җыелышы.

4

Сыйныф җитәкчесенең көндәлек шәхси эше

Мәктәп яны лагерына йөрергә теләүче укучыларның төгәл исемлеген булдыру. Экскурсияләр үткәрү.  Сыйныфның өлгереш һәм йөреш отчетын тапшыру. Еллык контроль эшләренә анализ ясау.

Әдәбият.

1.Тәрбия  теориясе һәм методикасы. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов- Казан: Мәгариф,2006.-287 б.

2.Тәрбия газетасы №11(69) ноябрь, 2002 ел “Киңәш” гәзитенә кушымта.

3.Сәхипова.Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2005.-256 б.

4.Әхлак нигезе- матур гадәт.(Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү):Методик кулланма /К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. –Казан: Мәгариф,2004.- 383 б.

5.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия- мәңгелек  фәлсәфә:Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.-Казан: Мәгариф,2001. – 223 б.

6.Татар халык педагогикасы.Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллина Ә.Г., Сибгатуллин Р.Г. Алабуга,1997.

7.Шәрәфетдинов З,Т,,Абдуллина Р.С.,Хәбибуллина Л.К. Тәрбия сәгатьләре.Уку әсбабы./Л.К.Хәбибуллина редакциясендә.- Яр Чаллы.Ч.Г.П.И.,2004. – 120 б.

8.Әдәплелек дәресләре,1-3нче сыйныфлар: Укытучылар өчен кулланма./Л.И.Галиева, Л.В.Баязитова, Л.Х.Әхмәтҗанова, М.Л.Гайнетдинов, Р.А.Низамов.Р.А.Низамов редакциясендә.-Казан:Мәгариф,1995.- 207 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План воспитательной работы в 1 классе

План воспитательной работы для 1 класса, содержащий основные внутриклассные мероприятия их цели и задачи....

План воспитательной работы во 2-м классе

Интеграция образовательной, воспитывающей и развивающей деятельности....

План воспитательной работы в 3 классе

В плане воспитательной работы отражены общешкольные и внутриклассные мероприятия...

Воспитательная работа План воспитательной работы 3 класс

План воспитательной работы в 3 классе на  20011-2012 учебный год ...

Программа воспитательной деятельности и план воспитательной работы в 4 классе

Программа воспитательной деятельности составлена на 4 года, и в данном случае завершает реализащию.  Соответственно план воспитательной работы разработан для 4 класса....

План воспитательной работы по модулю "Работа с родителями"

План воспитательной работы по модулю "Работа с родителями". Работа с родителями или законными представителями школьников осуществляется для более эффективного достижения цели воспитания...

2.4)План воспитательной работы 1 класс. Работа по выявлению и развитию способн

2.4)План воспитательной работы 1 класс. Работа по выявлению и развитию способн...