Әти-әни -минем пар канатым.
классный час (2 класс) на тему

Класстан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti-ni_minem_par.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Апас районы Сара Садыйкова исемендәге Тутай төп

               гомуми белем бирү мәктәбе

Әти-әни – минем пар канатым

               

               (Ачык тәрбия сәгате)

                      Бадртдинова Г Ф

                         

                      2013 нче уку елы.

Тема. Әти-әни –минем пар канатым.

Максат: әти-әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе, кадер-хөрмәт, ярату, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;

Җиһазлау: плакат: “Әти-әни- минем пар канатым”, мәкальләр язылган плакат, гаилә елы символы, магнитофон, кассета.

             

                          Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Тагын бер кат “Хәерле көн”, балалар һәм дәресебезгә кергән укытучылар.

(“Әссәләмегаләйкем” җыры.)

-Бүген бездә “Әти-әни-минем пар канатым” дигән тәрбия сәгате.

(“Пар канатым” дигән җырны җырлау.)

-Укучылар, сез кемнәр турында җырладыгыз әлеге җырыгызда?

-Әти-әниләребез безнең кадерлеләребез, алар безнең пар канатыбыз. Сез бик бәхетле балалар, чөнки сезнең яныгызда пар канатыгыз бар. Илебездә бит никадәр ятим (әти-әнисез) балалар бар. Балалар, без барыбыз да ата-аналарыбызга хөрмәт күрсәтергә тиешбез.

-Укучылар, 2008 нче ел Татарстанда һәм Россиядә нинди ел дип игълан ителде?

-Әйе. 2008 ел Гаилә елы дип игълан ителде. ( Гаилә елының символы күрсәтелә.)

-Бу рәсемдә (символда) кемнәр, нәрсәләр сурәтләнгән? Рәсемнең

төп эчтәлеге нәрсәне аңлата?

-Әйе. Халкыбызның тирән мәгънәле бер әйтеме бар: “Ир-егет үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, ир бала тәрбияләп үстерергә тиеш.” Әлеге рәсемдә тулы, матур, киләчәге өметле гаилә сурәтләнгән.

                      Гаиләм минем-якты оя,

                      Күңелгә җылы бирә.

                      Әти-әни, туганнарым

                      Һәрчак ярдәмгә килә.

-Балалар, әти-әни авырып киткәндә аларга ярдәм итегез, аларны рәнҗетмәгез. Ата-ана чакырган вакытта йөгереп килегез, аларның йомышларын җиренә җиткереп үтәгез. Кая да булса чыгып киткәндә әти-әниегездән рөхсәт сорап китегез.

2. Нәрсә ул гаилә?

 (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  Гаилә ул-бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай-гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап, борчылып яшиләр.

 Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

                  Әти, әни! Сездән башка тагын

                  Кем бар шундый бала бәгырьле!

                  Кояш җиргә берәү булган кебек,

                  Сез дә безгә шулай кадерле.

  1. Әти-әниләр турында мәкальләр.

(Укып мәгънәләрен аңлатырга.)

-Анаңдай ана булмас.

-Суга бата башлагач, бабай да: “Әнием!” дип кычкырган.

-Аталар сүзе-акылның үзе.

-Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган.

-Өйнең яме ана белән.

-Әткәй-шикәр, әнкәй-бал.

Балалар, әти-әниләр турында мәкаль һәм әйтемнәр бик күп. Һәр

мәкальгә күргәнегезчә, тирән мәгънә салынган.

  1. “Ромашка”уены.

 ( Һәр укучы ромашка таҗыннан сорау укый.)

-Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

-Син әти-әниеңә нинди матур сүзләр белән эндәшәсең?

-Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

-Әти-әниеңә “2 ле” алуыңны кайчан, ничек әйтәсең?

-Чатлыкка (почмак) ни өчен бастыралар? Синең басканың бармы?

-Күңелеңә ошаган әйберне әниеңә ничек алдыртасың?

5. Әнием-күз нурым.

Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз-әни. “Әни” дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән атлап киткәнбез. Әни ул 6 яшьтә дә әни, 60 та да әни. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәве дә шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

 

  1. Әтием-горурлыгым.

 Гаиләдә иң зур, баш кеше-әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул-өйнең терәге, таянычы.

  1. Гаилә альбомнары.

 (Укучылар үзләренең гаилә альбомнары белән таныштыралар.)

Ф. Яруллинның “Бай кеше” шигыре.

              Мин бай кеше

              Күп малайлар

              Карый миңа көнләшеп.

              Юмарт булсам да аны мин

              Бирә алмыйм өләшеп.

              Очыйм дисәм, оча алам

              Канатларым пар минем.

              Байлыгым шул-әтием дә

              Әнием дә бар мием.

  1. Йомгаклау.

 -Укучылар бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез. Олы тормыш юлына аяк баскач та, безгә әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык-куанычларыбыз булса да, без әти-әниләребез янына ашыгабыз. Без әти-әниләребезгә гомер буе бурычлы.

                          Әни турында.

       “ Иң якын кешем”.

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең,

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

                       Әти турында

  “Әти бик кирәк кеше”.

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти-иң кирәк кеше!   

 

2007-2008 нче уку елы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока"Лазанье по канату в три приема" 4 класс

конспект урока по гимнастике для 4 класса на тему : "Лазанье по канату в три приема"...

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Конспект урока по физической культуре для 1 класса "Лазание по канату"

Конспект урока по физической культуре для 1 класса по гимнастике "Лазание по канату", с использованием элементов деятельностного метода...

Әти - әни пар канатым! (гаилә бәйрәме)

Бу бәйрәм кичәсендә берничә гаилә үзләренең балалары белән ярышалар.Алар үзлшрен төрле яклап күрсәтәләр һәм һәр гаиләнең татулыгы күренә....

"Әти-әни-минем пар канатым" -гаилә бәйрәме.

                        Гаилә-һәр кешенең таяныр ноктасы!Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра.Ул- уртак бәхет. ...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...