Котлы булсын Әниләр бәйрәме.
план-конспект на тему

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.

   Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары   тәрбияләүдә куллану..

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kotly_bulsyn_nilr_byrme.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Котлы булсын Әнием бәйрәме.

Максат:  Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.

               Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары                тәрбияләүдә куллану, өлкәннәргә ярдәм итү-шатлык икәненә инандыру.

Җиһазлау: шарлар, плакатлар, аудио һәм СД язмалар          плакат:        

                                                   

                                                     Кояш  булмаса- гөлләр чәчәк атмый,

                                                            мәхәббәтсез  бәхет  булмый,

                                                            хатын-кыз  юк  икән-

                                                            мәхәббәт  тә  юк,

                                                            ә  Анадан  башка-

                                                            шагыйрь  дә, батыр  да юк.

                                                                                                       М.Горький.

Кичә барышы:

Укытучы:

Ана-бөек исем, нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.   Х.Такташ

   Гаилә учагын тагын да нурландырып, дөньяга сабый туа. Ата-ана шатлыгының чиге юк. Шушы көннәрдән башлап, ямь өстенә ямь өстәп, бу йортта назлы бишек җыры ишетелә башлый. Аһ, нинди олы бәхет- ана булу! Ислам әдәбендә бер кыз бала үстерү ике ир бала үстерүдән дә өстенрәк санала. Чөнки хатын-кыз җәмгыятьтә сәламәт буыннар барлыкка килүгә зур өмет кертә. Сәламәт ана, сәламәт бала-сәламәт җәмгыятьнең нигезе ул. Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганлыклары өчен хатыннарның җәмгыть каршында ана буларак хаклары зур. Инде бер хәдискә мөрәҗәгать итик. Ата илә ана каршы килеп тә икесен дә берьюлы үтәү мөмкин булмаган вакытта, иң әүвәл ана хакын үтәргә кирәк диелгән. Чөнки баланы кан-яшь коеп дөньяга тудыра, сабый беренче тамчы сөтне ана күкрәгеннән суырып ала. Табигать тарафыннан бала тәрбияләү кебек иң нечкә чара да ана өстенә йөкләнгән. Нарасый дөньяга килгәч, тыныч үсүе белән әнисенә бурычлы. Шуңа бала тәрбияләү- иң изге эшләрнең берсе.  

 Укучылар:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны.

Тойгылары кояш кебек кайнар,

  • Эретерлек гранит -  кыяны?!

                  Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул әлбәттә, - чыганагы ,

Тормыш яме, әнкәй хатын-кыз.

Укытучы:

 Ана һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга  килгәч тә нарасыен йомшак  куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч- дәрт бирүче , гомер буена баласының кайгы- шатлыкларын  уртаклашып яшәүче газиз әниләр. Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбы!.

Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Укучылар:

                  Ана безне тудырган

Ана безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

        

  • Авырсаң янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, яклый.

  • Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

  • Нинди назлы, нинди эшчән

Синең  куллар, әнием!

Бөтендөнья бәйрәм итә

Сине зурлап әнием.

  • Аналарга бүген рәхмәт сүзен

Алыштырмас һичбер бүләк тә,

Авырмыйча, әни озак яшә,

Балаларың шушы теләктә.

  • Гел шулай нур сибеп,

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

        

                  ( “Әниемә” җыры  яңгырый)

  • Бәхет яусын безнең әңкәйләргә:

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

  • Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Укытучы:

                  Кадерле балалар!

                  Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

                   Әниләрне ташлап китмәгез.

                   Ташлап китеп картлык көннәрендә

                   Сез аларны ятим итмәгез.

                   Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

                   Бөтен мәрхәмәте – балага.

                   Аналарга дигән җан җылысы

                   Адашып йөрмәсен далада.

- Кадерле балалар! Әниләргә игътибарлы булыйк, үрнәк тәртибебез, тырышып укуыбыз, кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшик. Бер хәдистә болай диелгән: “Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны түләп бетерә алмассың.        

-Әниләребез! тамчы тама-тама боз тишә, ди халык мәкале. Без әниләр дә, һәр көнне җайлап кына, назлап кына балаларыбыз күңеленә изгелек, яхшылык тамчылары тамызсак, алар күзләрне һәм күңелләрне сөендерерлек гөл булып үсәр, үзебезгә алдагы гомеребездә ышанычлы терәк тә, горурлык та булыр.

 

  -Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйрәмебезне без бәйге-уен рәвешендә дәвам итәрбез.

( командаларга бүленү: “Гүзәллек” һәм “Шатлык” командалары. Командалар алга чыгып басалар. Бәйге турларында җиңгән командаларны укучылар җыр,шигырь,биюләр белән бүләкләячәкләр.)

I. Әниләр белән бераз әңгәмә:

-кадерле әниләребез! Сез балаларыгыз кебек чагында нинди идегез? Нинди эшләр башкардыгыз? Нинди уеннар уйнадыгыз? Ничек яшәдегез? Шул турыда сөйләгез әле.

-балаларыгызның шуклыклары сезнең балачак вакытыгызга охшаганмы?

-балачагыгызда булып истә калган иң кызыклы вакыйга?

-тормышыгыздагы иң бәхетле минутларыгыз кайчан булды?

-балачактагы иң зур хыялыгыз һәм ул тормышка аштымы?

-сезнең иң яраткан җырыгыз?

II. Бишек җырларын искә төшерү.

III. Алдагы бәйге шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләрнең шигырьләреннән өзекләр тәкъдим итәм. Сез шуларны дәвам итәрсез.

Шатлык “командасына                           “Гүзәллек” командасына.

1. Күгәрченнәр гөрләшәләр                          1. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан.              

    Язгы кояш нурында                              ..........................................................

     ......................................

                 2. Тәмле ашлар пешерә

2. И туган тел, и матур тел                         Матур гөлләр үстерә.

   Әткәм- әнкәмнең теле.                             ....................................

   .....................................

3. Өстәл өстен кат-кат сөртте                 3. Әбием күзлек кия

    Җәйде ап-ак җәймәне.                                  Чәчләренә чал кунган.

   ...................................                                  .......................................

4. Көннәр якты булсын өчен,                         4. Иртүк торып битен юган

    Йокы татлы булсын өчен                       Кем уяткан Ләйләне

    .......................................                          .........................................

5. Тау башына салынгандыр                          5. Бер кыз бала җыр чыгарган

        безнең авыл.                          Багышлап әнисенә

  ........................................                             ..................................

Җиңүчеләр хөрмәтенә әниләр турында җыр башкарыла.

IV.  Сорауларга җавап бирү:

Шатлык “командасына                           “Гүзәллек” командасына.

-Г.Тукай кайда туган?                               -Данлыклы Әлмәндәрне кем уйный?

“Кыйссаи Йосыфны кем язган?               -Тукайның балачак кушаматы ничек?

-Туфан Миңнуллинның хатыны кем?     -Ф.Мөхәммәтшин кем ул?

-ТНВ да яңалыклар программасын           -Күчтәнәч тапшыруын кемнәр алып бара?

 кемнәр алып бара?

  V. Экранда сорау:   “Шатлык “командасына :                          

- “Бала билгеләнгән вакытка кайтып җитмәде? Сез нишләрсез?”

                                     “Гүзәллек “командасына :                          

-  Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп

 - Улым! Нәрсә булды? – дип сорыйсыз.

 - Шамил кыйнады.

   Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез?

VI.  Табышмакларның җавапларын табу..

           

               Яратканга  да  ябышкан,

               Яратмаганга  да  ябышкан.       (Исем).

             

         

-бу ничек була?  Минем өч икмәгем бар.  Берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.              (ата-анасына, баласына, үзенә)

-ике әти, ике бала- үзләре өчәү генә.                   (бабай, ата, ул)

-бер өйдә торалар ике ана, ике кыз, әби оныгы белән.  Барысы ничә кеше?    (әби, ана,кыз)

-бер ата белән бер ананың баласы, ләкин аларның улы түгел              (кызы)

-бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?               (7 бала)

VII. Әниемнең куллары.

Әниләрнең кулы нинди була?

Ай янамы, йолдыз калкамы?

Ул кулларда язын-чәчәк исе,

Җәен икмәк, кышын кар тәме.

Уен: Балалар күзләре бәйләнгән килеш үз әниләренең кулларын танырга тиешләр.

VIII.  Мәкальләр:  мин мәкальне әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

-уңган хатын ул китерер,   ( изге хатын кыз китерер)

-хатын-алтын , кыз- (көмеш), карчык- (бакыр)

-улы бар улдан көлмәсен,  ( кызы бар кыздан көлмәсен)

-улың кемне сөйсә,( киленең шул булыр,) кызың кемне сөйсә, (киявең шул булыр)

-ана сөте белән кермәгән ( тана сөте белән кермәс)

-яктылык кояш янында, ( яхшылык ана янында)

-үз анасын зурлаган  (кеше  анасын хурламас)

-аталы-аналы-  (алтын канатлы)

-ата-ананы тыңлаган адәм булган, ( тыңламаган әрәм булган)

-ана ачуы - язгы кар: ( күп булса да тиз эри)

                         

Җиңүчеләр хөрмәтенә укучылар әниләр турында шигырьләр сөйлиләр:

  • Әни!

Әни җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергән ул,

Кызганмыйча бөтен гомерен.

  • Анам киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә.

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

“Әни” диеп аңа дәшәргә.

-уеннар , концерт номерлары дәвам итә.

 

IX. Матур сүзләр.

Уен:  Әниләр түгәрәккә басалар һәм бер-бер артлы балаларына әйтә торган матур сүзләрне әйтәләр.

X. Йомгаклау:

Укытучы:

Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар!

Якты таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

-кичәнең соңгы  өлеше чәй табыны янында дәвам итә.

,