Литературно- музыкальная композиция для 1 класса "День знаний"
материал (1 класс)

Материал содержит литературно- музыкальную композицию для выступления первоклассников на празднике 1 сентября . 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchklr_totyp_kulga.docx19.37 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

1 сентябрь – Белем бәйрәме

1.Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык олы юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

2.Мәктәптә бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да  көтеп алган

Кояшлы Белем көне.

3. Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез, - диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
- Әйбәт булыгыз,- диләр,
Хәерле юл телиләр.

4.Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем.

Шуңа күрә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем.

5.Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

6.Көзге урамнар буйлап

Килдек без горур атлап,

Сокланып калды күргәннәр

Көнчел бер караш ташлап.

7.Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

8.Мәктәп юлы-хезмәт юлы-

Киләчәккә илтә,

Котлы булсын уку елын

Башлаган бу иртә.

9. Мәктәп безне каршы алды

Ишекләрен киң ачып

Укытучы апалар да

“Хуш киләсез!” дип дәшеп

10. Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

11. Өйрәнербез без  мәктәптә,

Хәреф танып, саннар язарга.        

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Китапханәче:

   Җир йөзендә төрле-төрле

   Никадәрле китап бар.

   Бик калын да, бик олы да,

   Кечкенә дә китаплар.

   Әмма барлык китапларның

   Иң беренче баскычы,

   Күңелләргә тәүге булып

   Белемгә юл ачучы,

   Тирән серләр сараена

   Тәүге ачкыч бирүче,

   Беренче кат шул сарайга

   Безне алып керүче

   Тик бер китап. Аңа тиңдәш

   Нинди китап бар тагы?

   Беләмсез, ул нинди китап?

Б-р: Ул - Әлифба китабы!

Китапханәче: - Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату)

12.Бик күп нәрсә белермен мин,

Туган илем турында.

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

13. Хәрефләр дә өйрәнербез,

       Сүзләр төзеп уйнарбыз.

       Сагынып көткән мәктәптән без,

       Беркайчан да туймабыз.

14. Язарга да өйрәнербез

       Каләм тотып кулларга.

       Хәрефләрне тезәрбез без

       Тигез,  матур юлларга.

15. Аннан мисал-мәсьәләне

      Чишү юлын эзләрбез.

      Дәфтәрләрне, көндәлекне

     “Биш”ле белән бизәрбез.

16. Хыяллар безнең канатлы,

       Хыяллар шундый матур.

       Киләчәктә барыбыз да

       Булырбыз кыю, батыр!

17.      Киләчәктә туган илдә

Зур юллар саласы бар,

Укытучы апалардан

Күп белем аласы бар.

18. Өр-яңа портфелемне  мин  кат-кат алдым кулыма

Тотып карадым сулына, арыгачтын - уңына.

“Бишле”се юк – мәктәпкә мин  бишлесез барачакмын.

Борчылмагыз! “Бишле”ләрне укыгач  алачакмын!

19. Сезнең алда сүз бирәбез

      Бик тырышып укырга

      Бирегез тик безгә ачкыч

      Белемнәр сараена.

Завуч белем ачкычын тапшыра. Нәни дусларыбыз! Сезгә мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз.Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер.

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер

20. Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
Алдынгы булырга тырыш 
Бәбкәем берүк диде.

21. Ант бирәбез барыгызга

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

22. Дус, тату, матур яшәүнең

      Серенә төшенербез.

      Бик тырышып  укыганда

      Уңышка ирешербез.

23. Бу якты йорт безнең бәхет өчен,
    Бу китаплар безгә нур чәчсен!
    Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
    Иптәш булып безгә эндәшсен.

Җыр: “Звенит звонок”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная композиция "Вологда моя"

Стихи и песни о Вологде, вологодском крае...

Литературно-музыкальная композиция "Слава тебе Сталинград"

Материал предназначен для открытого мероприятия, проводимого 2 февраля в честь годовщины разгрома немецких войск под Сталинградом"...

Литературно-музыкальная композиция "Здравствуй, Золотая Осень!"

Непродолжительная костюмировання композиция, которую можно провести и на уроке чтения, и на уроке окружающего мира....

Литературно - музыкальная композиция "Солдаты Отечества"

Цели проведения мероприятия:1. Воспитание чувства патриотизма и любви к Родине.2. Формирование гражданской позиции учащихся.3. Пропаганда знаний по истории России и истории края....

Литературно-музыкальная композиция "Дневник Тани Савичевой"

Сценарий и презентация литературно-музыкальной композиции "Дневник Тани Савичевой" для учащихся начальной школы...

Литературно-музыкальная композиция «Война в творчестве поэтов» (защита проекта по литературному чтению «Праздник поэзии»)

Проектная деятельность младших школьников – это активная творческая деятельность учащихся, имеющая конкретную цель, определенную структуру, направленная на получение заранее прогнозируемого прод...