Белем бәйрәменә чыгыш
материал (1 класс)

Фатыхова Гулия Фоатовна

 Белем бәйрәмендә 1 нче сыйныф укучыларына  сөйләү өчен шигырьләр 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx20.86 КБ

Предварительный просмотр:

 Белем бәйрәменә 1 нче сыйныфлар чыгышы

     

  1.     Олы бәйрәм бүген бездә,

          Ул -  беренче сентябрь.

          Шатлык балкый йөзләрендә,

          Бүген син дә, мин дә бер.

   

2.Мәктәп сукмагына бастым бүген

Киләчәккә кемнәр әйдәде?

Дәште мине ин шатлыклы бәйрәм,

Олы бәйрәм, белем бәйрәме!

3. Алда мәктәп, кулда чәчкә

Ашыгабыз барчабыз.

Керер өчен киләчәккә

Мәктәп ишеген ачабыз

4. Чәчләремә кунган ак күбәләк

Шатлык очкыннары йөземдә,

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзем дә.

5.Өлкән дуслар шаярталар

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан,- диләр

Күренми бит башыгыз

6 укучы

Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем

Шуңа курә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем

7.Беренче сентябрь,

Беренче сыйныфка.

Әз генә шүрлим дә,

Күңелле, кызык та.

8. Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

9.Җырламыйча көн итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Без балалар җырламасак,

Мәктәптә бер ямь булмый.

Җыр “Бүген белем бәйрәме”

1.Ел саен козлэр җиткэч

Җилләр суынып киткәч

Без мәктәпкә барабыз

Һәм шуңа куанабыз.

Куш-та: Бүген белем бәйрәме

Кулда чәчәк бәйләме

Теләп безгә бишлеләр

Озата әти-әниләр.(2 тап.)

10. “5” кә генә уку өчен

   Көтеп алдык без көзне.

 Беренче сыйныфка килдек,

Мәктәп, каршы ал безне.

11.Без килгәч бүгеннән,

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң,

Гел гөрләп торачак.

12. Бик кызык икән мәктәптә

Урын күп йөгерергә.

Йокыдан тору бик читен,

Ничекләр өлгерергә?!


13.Мәктәпкә – белем иленә

Баруыбызга без шат.

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт.

14Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

15Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпли белер өчен бит

Кирәк саный белергә.

16 Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серенә төшенербез

 

17. Хәрефләр дә өйрәнербез

      Сүзләр төзеп укырбыз.

  Сагынып көткән мәктәптә без

   Бик күп дуслар табарбыз.

18.Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә,

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

       19.Гимназияга җыелдык

           Хәерле сәгатьләрдә.

         И мәктәбем, өйрәт безне

        Иң матур гадәтләргә.

      20. Мәктәп юлы-хөрмәт юлы,

           Киләчәккә илтә.

          Котлы булсын уку елын

         Башлаган бу иртә!

Җыр Өйрәтәләр мәктәпләрдә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырауда беренчеләр чыгышы

Чыгарылыш классын озату өчен кыска гына сценарий җибәрәм.Ошатсагыз файдаланыгыз....

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Чыгыш "Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары"

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү турында чыгыш...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...