Туган ягым чишмәләре
творческая работа учащихся (3 класс)
Гаҗәеп матур ул безнең туган як табигате! Шуның өстенә, шәһәребез искиткеч талантлы кешеләре белән дә горурлана. Талантлар төбәге икәнлегебезне раслау өчен язучылар Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саймә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмҗан, композиторлар Владимир Мироваев исемнәрен әйтеп үтү дә җитә.
Алабуга урманнары бернинди арттырусыз милли кыйммәткә ия. Алар кочагында бөек пейзаж остасы И.И Шишкинның таланты ачыла һәм ныгый. И.И.Шишкин үзенең рәсемнәрендә табигатьнең матурлыгын буяулар белән тасвирласа, ә шагыйрәләр табигатьне сүзләр белән сурәтлиләр .
Моннан нәкъ 185 ел элек Чулман буе табигате кочагына сыенып утырган Алабуга җирлегендә дөньяга аваз салган И.И.Шишкин, гомере буе Чулман буйларына, Татарстанның гүзәл почмакларына дан җырлаган. Табигать гүзәллегенә табынган иҗаты туган ягының иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып киндергә төшергән.
Предварительный просмотр:
«ТУГАН ЯГЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ
Гаҗәеп матур ул безнең туган як табигате! Шуның өстенә, шәһәребез искиткеч талантлы кешеләре белән дә горурлана. Талантлар төбәге икәнлегебезне раслау өчен язучылар Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саймә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмҗан, композиторлар Владимир Мироваев исемнәрен әйтеп үтү дә җитә.
Алабуга урманнары бернинди арттырусыз милли кыйммәткә ия. Алар кочагында бөек пейзаж остасы И.И Шишкинның таланты ачыла һәм ныгый. И.И.Шишкин үзенең рәсемнәрендә табигатьнең матурлыгын буяулар белән тасвирласа, ә шагыйрәләр табигатьне сүзләр белән сурәтлиләр .
Моннан нәкъ 185 ел элек Чулман буе табигате кочагына сыенып утырган Алабуга җирлегендә дөньяга аваз салган И.И.Шишкин, гомере буе Чулман буйларына, Татарстанның гүзәл почмакларына дан җырлаган. Табигать гүзәллегенә табынган иҗаты туган ягының иркен һәм киң кырларын, калын урманнарын яратып киндергә төшергән.
Ни өчен рәссам нарат белән чыршы агачларын яратып, киндергә төшергән? Минем уйлавымча, бу агачлар үскән җирдә якты, һава үзенә бер төрле ылыс исе белән тулган була. Шуңа күрә ял, дәвалау йортларын нарат урманнары эчендә төзиләр. Безнең төбәктә дә бар алар: “Ак ял итү йорты”, “Космос” санаториясе, балалар ял итү лагерьларе – барысы да нарат урманнары эчендә урнашкан. Аларның һавасыннан кеше сәламәтлеге өчен файдалы хуш ис килеп тора.
Балачагыннан ук башкалар аяк басарга өлгермәгән Чулман буе табигате, аның төз һәм калын наратлары буларак рәссам күңелендә тирән эз калдыра. Без аның “Арыш басуы” (1818), “Өч аю” рәсемнәрен күреп горурланабыз һәм ләззәтләнәбез.
Ә безнең якта нинди агачлар үсә? Һәм ул агачлар ничә ел яши? Кем әйтер икән?
Безнең якта төрле агачларны, куакларны күрергә мөмкин. Мәсәлән: каен-150 ел, чыршы-350 ел, имән-1000 ел, юкә- 800 ел, миләш- 80 ел яши ала икән.
Әйе , һәрбер агач табигатьтә үз урынын тота. Аларның барысы да кешегә файда китерә, матурлыгы белән күзне иркәли, шифасы белән сәламәтлекне ныгыта. Шуңа күрә агачларны сакларга, күпләп утыртырга кирәк.
Гөлзада апа Әхтәмованың бик күп шигырьләре белән таныштык, укыдык. Шуңа да карамастан, күңеле саф, чиста, үз халкын, туган җирен сөя белгән кеше генә бу әсәрләрне иҗат итә дип әйтәсем килә.
Чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы , үз юлы бар. Берише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан, ургылып чыга. Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, чишмә суыннан чәй куйганнар. “Суыбыз бик тәмле безнең” – дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар. Чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле.
- Ә нәрсә соң ул чишмә?
Чишмә! Нинди гади һәм шул ук вакытта сихри сүз. Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф, чиста чишмә килә. Чишмә – тереклек чыганагы, безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Су кешеләргә дә, кошларга да, хайваннарга да, үсемлекләргә дә кирәк. Борынгы бабаларыбыз да үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан. Һәр авылның иң хөрмәтле картлары чишмәләрне карап, барлап торганнар.Чөнки чишмәләр изге урын итеп саналган.
Безнең Алабуга шәһәре дә үзенең чишмәләре белән горурлана ала. Алар бездә бихисап: Городищенск чишмәсе, Подманастыркада урнашкан чишмә, Шишкин буаларындагы чишмә, “Нариман чишмәсе” , “ Изгеләр чишмәсе”, Көмеш сулы чишмә… Саф сулары белән челтерәп торалар. Шәһәр халкын һәм кунакларын үзләренең сихәтле сулары белән сыйлыйлар. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. Шәһәребездән читтә урнашкан бер чишмә турында сөйлисем килә. Бу – Изге Чишмә.
Изге Чишмә “Түбән Кама” тыюлыгында урнашкан. Әлеге чишмәнең суы сихәтле, сырхаулардан дәва бирүче, сәламәтләндерү чарасы буларак кулланыла. Ел саен монда 9 нчы августта, Изге Пантелеймон туган көндә, бәйрәм уздырыла. Бу чишмә И.И.Шишкинның “Алабуга янындагы Изге Чишмә” (1886) полотносыннан да билгеле. Чишмәне соңгы төзекләндерү эшләреннән соң, монда улак, юыну-коену өчен алачык, су керергә уңайлы булсын өчен махсус матур басма, баскычлар булдырылган. Һичшиксез, Изге Чишмә – Алабугабызның гүзәл урыны һәм горурлыгы, ә шәһәр халкының яраткан ял урыны.
Шәһәребездә чишмәләр күп, ләкин мине гел үзенә чакырып торган Шишкин буаларындагы чишмә бөтенесеннән дә кадерле. Ул татлы-тәмле суларын һичкайчан да кызганмый. Чишмә буе, стадион – җәй көне минем иң яраткан урыным ул. Дусларым белән шунда төрле уеннар уйныйбыз. Арыгач, чишмәгә барып битне юып, салкын суын эчеп хәл алабыз.
Безнең Алабуга каласында чишмәләргә карата игътибар зур. Шәһәребез җитәкчеләре һәм халкы табигатьне саклау һәм үстерү өстендә һәрдаим эшлиләр. Бик күп чишмәләр чистартылды, төзекләндерелде, чөнки чишмәләрне, инешләрне саклау, аларны тәртиптә тоту – элек-электән килгән саваплы эш. Бу турыда халык әйтемнәре дә сөйли: “Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыгар”, “Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, “Коены күмәргә ярамый”. Бу борынгылар сүзен һәрберебез дә истә тотсак иде. Чишмәләребезгә юл өзелмәсен, алар озын гомерле булсын һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде. Чишмәсе булса – халык бетми. Чишмәсе булса, халыкның иманы да була. Бар әле ул безнең чишмәләребез. Саф сулары белән челтерәп торалар. Без чишмәләребезгә изге итеп, хөрмәт белән карарга тиешбез.
Кешеләр чишмәнең суын эчеп, шифаланалар, теләкләр теләп, догалар укыйлар. Безнең дә шәһәребездәге чишмәләребез корымас, халкыбызның эчәр суы, табыныр иманы булсын диеп ышанып калабыз. Киләчәктә дә шуннан аермасын. Иманлы халык югалмый!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....
2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"
1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...
"Туган ягым" тексты.
Конспект урока на татарском языке для русскоязычных учащихся 2 класса четырёхлетней начальной школы....


