Урок по математике "Уравнение" 2 класс
методическая разработка по математике (2,4 класс) по теме

Халикова Дания Юнусовна

Это урок по математике на татарском языке по теме "Уравнение" для 2 и 4 класса. К уроку прекреплена презентация об Универсиаде в Казане. Кратко на татарском.

 

2 нче сыйныфларга 2013,  4 нче сыйныфларга универсиада килеп чыкты. Сез бу турыда ниләр беләсез?

Универсиада кайда була? (Универсиада 2013нче елны башкалабыз Казан шәһәрендә булачак) .

Ничек уйлыйсыз, ни өчен универсиада дип атала икән ул? ( Универсиада төрле илләрдән килгән яшь студентлар арасындагы ярыш).

Иң кызыгы шунда, универсиадада 13 төрле спорт уены булачак, бу уеннарда 13 мең яшь спортчы катнашачак. (слайд 4)

Хәзерге вакытта Казанда универсиада авылы төзелә. (слайд 5) Универсиада узгач ул студентлар торагы булып калачак. Үскәч бәлки үзегез дә студентлар булырсыз. Сезгә дә шушы торакларда яшәргә насыйп булыр. Безнең үрләребез бик биек, ә без түбәндә торабыз. Шул үрләрне яулар өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәк? (Тырышып укырга).

Алайса бүген бик тырышып эшлик әле. Без спортсменнар булыйк. (Дәрес планы баскыч итеп ясалган, аңа кесәләр куелган, эшләрне шул кесәләрдән алалар, вакытка эшлиләр) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika__2-4_klass.docx30.05 КБ
Файл prezentaciya_2_kl.pptx1020.76 КБ
Office presentation icon prezentaciya_4_kl.ppt1.4 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан – спорт иле.

Математика  2-4нче сыйныфлар

Тема: Тигезләмә.

Максат: 1. Билгесез кушылучыны табу кагыйдәсенә бәйләп тигезләмә чишәргә өйрәтү;

2. Исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, хәтердә калдыру сәләтен  үстерү;

3. Мөстәкыйльлелек, спортка мәхәббәт тәрбияләү;

Тип: аңлату дәресе

Материал: 2нче сыйныф өчен дәреслек 1кисәк, М.И.Моро, М.А.Бантова, 68-69 бит

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, презентация, кызыл шакмак, баскычлап ясалган дәрес планы (кесәләрендә минутка куелган биремнәр), медальләр.

Тема: Билгесез кушылучыны табу.

Максат: 1. Билгесез кушылучыны табу аша катлаулы тигзләмәләр чишү;

2. Исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, танып-белү активлыгын, логик фикерләүләрен, хәтердә калдыру сәләтен  үстерү;

3. Мөстәкыйльлелек, спортка мәхәббәт тәрбияләү;

Тип: аңлату дәресе

Материал: 4нче сыйныф өчен дәреслек 1кисәк, М.И.Моро, М.А.Бантова, 64 бит

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, презентация, алгоритм сүзе, баскычлап ясалган дәрес планы (кесәләрендә минутка куелган биремнәр), медальләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Укучыларның эшчәнлеккә кереп китүләре.

Хәерле көн укучылыр!

   Хәерле көн!

   Хәерле көн кояш!

 Хәерле көн илем!

 Хәерле көн сезгә!

 Хәерле көн безгә!

 Хәерле көн сиңа!

 Хәерле көн миңа!

-Рәхмәт. Һәрберегезнең көннәре хәерле булсын! Бүгенге дәрес тә хәерле булсын. Мин сезнең барыгызга да уңышлар телим.

-Без бүген дәрестә нәрсәләр эшлибез? (Смайликлар кую: белемнәрне кабатлау, яңа белемнәр алу, алган белемнәрне ныгыту)

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Укытучы белән эш. График диктант язу.

-Кызыл ноктадан башлап эшлибез.

1шакмак өскә, 2 шакмак уңга, 2 шакмак аска, 2 шакмак сулга 2 аска, 2 шакмак уңга;

1 буш шакмак калдырабыз

4 шакмак аска, 2 шакмак уңга, 4 шакмак өскә, 2 шакмак сулга;

Бу санның янына киләбез, уртасыннан 1 буш шакмак калдырабыз

2 шакмак уңга 2өскә, 4 шакмак аска;

1 буш шакмак калдырабыз

2 шакмак уңга, 2 шакмак аска 2 сулга, 2 шакмак уңга, 2 шакмак аска 2 сулга.

Нинди саннар килеп чыкты. 2013. (слайд 1 дә чыга)

  1. Мөстәкыйль эш.

Бу саннарны кулланып мөмкин булган бер һәм икеурынлы саннарны языгыз. Бер-берегезнең эшләрен карагыз.

  1. Мөстәкыйль эш.

Карточкалар белән эш. Мисалларны исәпләү. (слайд 1дә чыга)

200*4=                    4800:100=

270:3=                     301*2=

15*10=                    80*60=

6650-650=               999+1=

70+65=                    31*3=

8090-8040=

  1. Укытучы белән эш.

Тикшерү (слайд 2)

800     а                       48        у

90       и                       602      и

150     р                       480      с

6000   а                       1000    д

135     е                       93        в

50       н

Кечкенәдән үсә бару тәртибендә языйк, нинди сүз килеп чыкты?

Универсиада. (слайд 3)

  1. Әңгәмә.

2 нче сыйныфларга 2013,  4 нче сыйныфларга универсиада килеп чыкты. Сез бу турыда ниләр беләсез?

Универсиада кайда була? (Универсиада 2013нче елны башкалабыз Казан шәһәрендә булачак) .

Ничек уйлыйсыз, ни өчен универсиада дип атала икән ул? ( Универсиада төрле илләрдән килгән яшь студентлар арасындагы ярыш).

Иң кызыгы шунда, универсиадада 13 төрле спорт уены булачак, бу уеннарда 13 мең яшь спортчы катнашачак. (слайд 4)

Хәзерге вакытта Казанда универсиада авылы төзелә. (слайд 5) Универсиада узгач ул студентлар торагы булып калачак. Үскәч бәлки үзегез дә студентлар булырсыз. Сезгә дә шушы торакларда яшәргә насыйп булыр. Безнең үрләребез бик биек, ә без түбәндә торабыз. Шул үрләрне яулар өчен безгә нәрсәләр эшләргә кирәк? (Тырышып укырга).

Алайса бүген бик тырышып эшлик әле. Без спортсменнар булыйк. (Дәрес планы баскыч итеп ясалган, аңа кесәләр куелган, эшләрне шул кесәләрдән алалар, вакытка эшлиләр) Боларның исемнәрен әйт. (слайд 6)

     2 сыйныфка     3+5                                4 сыйныфка       3+5                                                                            

                               6-3                                                            6-3

                               3<9                                                           3<9

                              10>6                                                         10>6

                              2+8=10                                                     2+8=10

                              20-5=15                                                    20-5=15

                                                                                                Х+35=70

                                                                                                Х+15=68:2

( санлы аңлатмалар, тигезсезлекләр, тигезлекләр)

  1. Уку мәсьәләсен кую.  Яңа белем ачу.

  1. Мөстәкыйль эш.

Карточкалар белән эш. Үзегезгә таныш булган мисалларны чишегез, таныш түгел яки без өйрәнмәгән мисалларны калдырып торыгыз.

19-9=                       13-0=  

9+8=                        13+0=

6+7=                        9+4=

Х+4=10                   13-1=

14-1=                       7+5=

10+2=                      3+Х=8

  1. Бер - берегезнең эшен тикшерегез.

  1. Өстәмә эш. (алдан бетергәннәргә)

№5, 69 бит (2 баганасы)

  1. Укытучы белән эш.

Әйдәгез  слайдка (сызыктан соң)  карыйк әле. Без эшләмәгән тигезләмәләрне табыгыз.

Х+15=68:2

-Нәрсә бу? (тигезләмә)

-Ни өчен тигезләмә? (билгесез саны бар)

-Бу тигезләмәдә берәр үзгәлек юкмы? Гади тигезләмәгә ошаганмы?

-Игътибар белән карагыз,  кайсыдыр өлешендә берәр нәрсә эшләтә алмыйбыз? (68:2=34)

Х+15=68:2  - бу катлаулы тигезләмә.

Икенче юлга гади тигезләмәне язып куябыз.

Х+15=34

Димәк, бу катлаулы тигезләмәне гади тигезләмәгә үзгәртеп була икән. Чишеп бетерәбез.  Билгесез кушылучыны ничек табабыз? (суммадан билгеле кушылучыны алып)

Х=34-15

Х=19

Дөреслеген тикшерәбез.

19+15=68:2

34=34

  1. Физкультминутка.

Музыкага спортсменнарның җылыну хәрәкәтләрен ясау.

  1. Яңа белем ачу.  

     1) Укытучы белән эш.

-Ни өчен кайбер мисалларны чишә алмадыгыз? (таныш түгел)

Нинди үзгәлеге бар? (сан урынына хәреф куелган)

Х+4=10  - бу тигезләмә

Бу латин алфавитының кечкенә хәрефе

(икс) х, ул күп тигезләмәләрдә шулай бирелә. Алдагы дәресләрдә билгесез санны шакмак белән билгеләгән идек, х урынына шакмак кую.  Нәрсә билгесез? (кушылучы билгесез)

Билгесез кушылучыны табу өчен нишлибез? (суммадан билгеле кушылучы-ны алабыз)

Тигезләмәне болай чишәбез

Х+4=10

Х=10-4

Х=6

Дөреслеген болай тикшерәбез

Х урынына килеп чыккан санны куябыз.

6+4=10

10=10

  1. Мөстәкыйль эш.

Тигезләмәләрне тактада үрнәк буенча  чишәләр,  дәфтәрләргә язалар.

Х+5=6

Х+6=12

Х+3=9

  1. Өстәмә эш

9+Х=14

Х+7=10

  1. Укытучы белән эш.

Мәсьәләне тигезләмә белән чишү.

Безнең мәктәптән йөгерешкә берничә кыз һәм 8 малай катнашты. Барысы 14 укучы булса, йөгерешкә ничә кыз барган?

Мәсьәләдә кызлар турында нәрсә әйтелгән? (алар билгесез)

Билгесез санны Х белән куябыз?

Малайлар турында нәрсә диелгән? (алар 8)

Барысы ничә укучы? (14)

Х      8      14    барысы дигәч 14 алдына = куябыз. Барысын ниди гамәл белән табабыз? +

Тигезләмәне ничек итеп төзербез?

План төзибез. (слайд 7)

  1. Билгесез санны Х белән күрсәтәбез.
  2. Билгесез санны табабыз
  3. Дөреслеген тикшерәбез.

Х+8=14 чишәбез

Х=14-8

Х=6    дөреслеген тикшерәбез

6+8=14

14=14

  1. Өстәмә эш.

Язып куй

  1.  9 һәм 6 саннарының суммасы бу саннарның аермасыннан зуррак;
  2.  30 һәм 1 саннарының аермасы 20 һәм 9 саннарының суммасына тигез;

  1. Мөстәкыйль эш.

Парлап эшләү. Тигезләмәләр бирелә. Тигезләмәне алгоритм  буенча чишәбез. –Нәрсә ул алгоритм?(билгеле бер тәртиптә эшләү-аңлатып үтү)

(слайд 7)

Алгоритм буенча эшләү.

  1. Катлаулы тигезләмәне гади тигезләмәгә әйләндерәбез.
  2. Гади тигезләмәне чишәбез.
  3. Дөреслеген тикшерәбез.

Бер-берегезгә тигезләмәләрнең ничек чишелүен аңлатасыз, дәфтәрләргә язасыз. 24+Х=96:3

Х+78=25*4

Карточкаларны алыштырып эшләргә.

  1. Өстәмә эш.(алдан бетергәннәргә)

№310, 64 бит

  1. Беренчел ныгыту.

1)Укытучы белән эш.

Бирелгән мәсьәләне тигезләмә төзеп чишәрбез. Тигезләмәдә нәрсә булырга тиеш? (билгесез сан) Билгесез санны ничек билгелибез? (х)

Универсиада авылында бик күп йортлар төзелә.  Без ике йортка тукталып үтәбез.

Беренче йорт зур бүлмәле берничә һәм  кечкенә бүлмәле 70 фатирдан тора. Икенчесенә зур бүлмәләр эшләмичә, кечкенә бүлмәлеләрне 3 тапкырга күбрәк ясаганнар. Беренче йортта ничә фатир? Бу йортларда ничәшәр фатир?

(рәсемен ясап анализлыйбыз)

Мәсьәләдә беренче йорт турында нәрсә әйтелгән? (зур  һәм кечкенә  бүлмәле фатирлар бар)

Зур бүлмәле ничә фатир? (билгесез)

Аны ничек билгелибез? (х)

Кечкенә бүлмәле ничә фатир? (70)

Беренче йортта барысы ничә фатир? (х+70)

Икенче йортта кечкенә бүлмәле ничә фатир? (3 тапкыр күп)

Тигезләмәне ничек төзибез? Х+70=70*3

-Бу нинди тигезләмә? (катлаулы)

-Катлаулы тигезләмәләрне план буенча чишәбез.

-Без сезнең белән мәсьәләләрне дә катлаулы тигезләмәләр белән чишә алабыз икән.

  1. Мөстәкыйль эш.

Мәсьәләне бер укучы тактада эшли, калганнары дәфтәрдә.

     5)  Өстәмә эш.

Исәплә һәм дөреслеген тикшер

324544+175737

840103-62524

  1. Өстәмә эш.

Тигезләмә төзеп чиш.

Билгесез санның  һәм 390 санының суммасы  70 белән 6 санының тапкырчыгышына тигез. Бу санны тап.

  1. Белемнәрне системага кертү, кабатлау.

Мини ЕГЭ

А1.   48 ул –

1)  4 дистә 8 берәмлек    

2)  8 дистә 4 берәмлек

3)  40 дистә 8 берәмлек

4)   80 дистә 4 берәмлек

А2.   Җавабы 13 чыккан мисалны тап

1)  4+8      

2)  5+9      

3)  6+7      

4)  6+6

А3.  1сәгать=...минут

1)  100        

2)  1        

3)  10    

4)  60

А4. Бу тигезләмә

1)   а+4      

2)   8+7    

3)   Х+5=14

4)  16-9

А5.  Х+3=9 тигезләмәсендә  Х ничәгә тигез

1)  9          

2)  6        

3)  4

4)  5

   7. Белемнәрне системага кертү, кабатлау.

Мини ЕГЭ

А1.  800000:1000=

1)  80        

2)  800      

3)  8000

4)  8

А2.  1км=...м

1)  100

2)  1000

3)  500

4)   10000

А3. 24668 һәм 24675 саннары арасында кайсы сан булмый?

1)  24669    

2)  24671  

3)  24663  

4)  24673

А4. Тигезләмәдә билгесез кушылучыны ничек табабыз?

1)  Суммага санны кушып    

2)  Суммадан санны алып    

3)  Эзләп

4)   Бар санны язып куябыз

А5. Х+64=92 тигезләмәсендә Х ничәгә тигез

1)   28

2)   30

3)   10

4)   25

  1. Эшчәнлекне бәяләү

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Нинди  яңа сүз өйрәндегез? Сүзлеккә нинди яңа сүз язып куярбыз? (алгоритм)

-Нәрсәне аңлата инде ул? (билгеле бер тәртиптә эшләү)

-Бар эшкә дә өлгердекме? (өлгермәсәк)

-Ни өчен өлгермәдек икән?

-Сезгә  эшләргә нәрсә авыр, нәрсә җиңел булды?

-Икенче дәресләргә нәрсәне истә тотып эшләргә кирәк булыр?

-Спортсменнарга да тизлек өстендә эшләргә, фикер йөртергә, кыю, җитез булырга кирәк, бу сыйфатларны үзебездә  һәрвакыт ныгытып торырга кирәк.

-Бер-берегезгә нинди билгеләр куяр идегез?

-4нче сыйныфлар, иптәшегезнең эшен мәкальләр белән бәяләп карагыз әле.

  1. Өй эше.

№3, 69 бит аерманы тап, 2 шәр тигезләмә төзеп карарга. Киләсе дәресне шул тигезләмәләрне чишүдән һәм тигезләмәне төзү үзлекләреннән башларбыз.

  1. Өй эше.

№316, 64 бит тигезлек дөрес булсын өчен җәяләр куярга, карточкалар – катлаулы тигезләмәне чишеп килергә.

Х+69=304*3


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

2013

Слайд 4

Спортның җәйге һәм кышкы төрләре

Слайд 6

3 + 5 6 - 3 3 < 9 10 > 6 2 + 8 = 10 20 – 5 = 15

Слайд 8

Билгесез санны Х белән күрсәтәбез. Билгесез санны табабыз. Дөреслеген тикшерәбез. План буенча эшлибез


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

200 · 4 = 4800 : 100 = 270 : 3 = 301 · 2 = 15 · 10 = 80 · 60 = 6650 – 650 = 999 + 1 = 70 + 65 = 31 · 3 = 8090 – 8040 =

Слайд 3

800 а 48 У 90 и 602 и 150 р 480 с 6000 а 1000 д 135 е 93 в 50 н

Слайд 4

У н и в е р с и а д а

Слайд 5

Спортның җәйге һәм кышкы төрләре

Слайд 7

3 + 5 6 - 3 3 < 9 10 > 6 2 + 8 = 10 20 – 5 = 15 Х + 35 = 70 Х + 15 = 68 : 2

Слайд 9

Алгоритм буенча эшләү . 1 . Катлаулы тигезләмәне гади тигезләмәгә әйләнде-рәбез. 2 . Гади тигезләмәне чишә-без. 3. Дөреслеген тикшерәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики 1 класс. Тема "Литр". Тип урока - урок- проблема

данный урок составлен с помощью  технологии деятельностного метода с элементами проблемного обучения. Урок 84. Математика. 1 класс.Тема: Литр.Тип урока:  урок – проблема.Структура:1....

Презентация к разработке урока по математике 1 класс Конспект урока по математике1 класс по программе "Школа 2100", авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым.

Презентация к уроку по математике 1 класс по программе "Школа 2100" , авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым....

План-конспект открытого урока по музыке по системе развивающего обучения Л.В. Занкова (Г.С. Ригина, 2012г. Учебник: Музыка. 2 класс) 25.10.2013г Урок № 7 2 класс Тема: «Сказочные образы в музыке Эдварда Грига».Учитель музыки Зайцева Т.Г.Межгорье Башкирия

План-конспектоткрытого урока по музыке по системе развивающего обучения Л.В. Занкова (Г.С. Ригина, 2012г. Учебник: Музыка. 2 класс) 25.10.2013гУрок № 72 классТема: «Сказочные образы в музыке Эдварда Г...

Урок математики 2 класс, урок русского языка 2 класс.

Урок математики по теме :"Четные и нечетные числа", " Выражения со скобками"Русския язык " Правописание буквосочетаний ЧК, ЧН.".....

Реализация исследовательского подхода на уроках окружающего мира в начальных классах 9(на примере урока "Насекомые" 1 класс. УМК "Школа России)

На примере урока "Насекомые" 1 класс. УМК "Школа России показан прием реализации исследовательского подхода....

Интегрированный урок с презентацией по русскому языку и литературному чтению во 2 классе.Тема: Пословицы и поговорки"Закрепление изученного в 1 классе.Составила урок учитель начальных классов МОУ сош №9 г.Надыма Кульбашева Ольга Николаевна.

Интегрированный урок по русскому языку и литературному чтению рекомендуется проводить во 2 классе в начале учебного года.Цель урока: формирование ключевых компетенций у учащихся.На уроке закрепляются ...