Занятие.
план-конспект по математике по теме

Зурлар төркемендә математика занятиесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpk_zerlek_torkemend_matematika_zanyatiese.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ МАТЕМАТИКА ЗАНЯТИЕСЕ

Тема: Тапкырлар иленә сәяхәт.

Максат: шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геомет рик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айла рын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балалар ның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: чәчәкле алан, иген кыры, чишмә рәсемнәре; математик би ремнәр белән таблицалар, дәфтәрләр, карандашлар.

Занятие барышы:

Тәрбияче. Балалар, мин сезне сәяхәткә чакырам. Барырга телисезме? Без бүген туган ягыбыз табигатенең иң гүзәл урыннарында булырбыз, табигать кочагында төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр үтәрбез. Әйтегез әле, математика фәне нинди фән ул?

1 нче бала.    Кораблар йөртергә,һавада очарга,

               Бик күп  белергә кирәк

   Шуның өчен дуслар,

Математика фәне Безгә бик кирәк!

2 нче бала.    Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгәрәк. Математика кызыклы бик, Саныйк әле бергәләп.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез, балалар. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. (Балаларның игътибарын каршыда торган тактага һәм андагы нокталарга, цифрларга юнәлтә.) Монда нокталар куелган; һәр нокта турына 1 дән 9 га кадәр саннар язылган. Шушы нокталар ны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк. (Бер бала чыгып, барысы да күрерлек итеп, карандаш белән нокталарны тоташтыра.)

Тәрбияче, Балалар, без сезнең белән шушы корабка утырып, җырларда макталып җырланган ямьле ... елгасы буйлап сәяхәт итәрбез. Туган ягыбызның иң матур, иң ямьле урыннарына тукталып, ял итеп алырбыз. Тукталышларда биремнәр үтәрбез.

(Корабка капитан, капитан ярдәмчесе билгеләнә; аларга моряк күлмәге, кепка кидерелә.)

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, урыннарга утырыйк, сәяхәткә чыгып китәбез. Кузгалдык. Күңелле итеп, беренче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк әле:

— Без кайсы республикада яшибез? (Татарстанда.)

— Туган авылыбызның исеме ничек? (... авылы.)

— Хәзер елның кайсы вакыты? (....)

— Нинди ай? (....)

— Бер елда ничә ай? (12: январь ... декабрь.)

— Ничә ел фасылы бар? (Дүрт: яз, көз, кыш, җәй.)

— Бер атнада ничә көн? (7: дүшәмбе ... якшәмбе.)

— Бүген атнаның ничәнче көне? (....)

— 7 нче көннең исеме? (Якшәмбе.)

— Без кайсы төркем балалары? (Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

— Мәктәпкә барырга ничә ай калды?

Менә, балалар, беренче тукталышка килеп тә җиттек.

Балалар алдында пәрдә белән капланган такта, тактага чәчәкләргә күмелгән алан рәсеме беркетелгән. Өстә «Күңелле санау» дип язылган.

Тәрбияче. Балалар, нинди матур алан. Исеме дә язылган. (Бер бала укып күрсәтә.)

Биремнәр.

1. Без нинди санау төрләрен беләбез?(Бер бала уңайга — 1 дән 10 га кадәр, икенчесе кирегә — 10 нан 1 гә кадәр саныйлар.)

. 2. Дидактик уен: «Кайсы сан юк». Тактага түбәндәге бирем беркетелгән. Балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны атыйлар.

а)   7 □ 9

б)П 9 □

в) □ 5 Ц

г) 6 П 8

а) 8 саны.

б) 8 һәм 10 саннары.

в) 4 һәм 6 саннары.

г) 7 саны.

3. Саннарны чагыштыру.

5 >2

6 < 9

7 = 7

4. Рәсемдәге әйберләрне санау. (Рәсемдә каен, чыршы, имән агачлары үсә; керпе алма, гөмбә алып килә һ. б.)

Балалар санап әйтәләр:

— Ничә каен агачы үсә?

— Керпе ничә гөмбә алып килгән?

5. «Күңелле санау» уены.

1

7

17

8

10

11

16

6

2

12

18

15

3

9

5

4

13

19

20

14

(Балалар саннарны табып, рәттән санап баралар.)

Тәрбияче. Менә, балалар, без беренче тукталыштагы барлык биремнәр не үтәп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка кадәр ял итеп, җырлап барыйк, һәр кешегә үзе туган,яклар матур да, якың да,кадерле дә. һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе, җырлыйсы килә.Без дә үзе безнең туган ягыбыз турында җырлап алыйк әле.

Тактага бодай басуы, комбайннарның иген уруы сурәтләнгән рәсем эленгән. Тукталышның исеме «Тапкырлар» дип язылган. (Бер бала тукталыш исемен укый.)

Биремнәр үтәлә:

1. Мисаллар чишү.

Тәрбияче мисал әйтә: мәсәлән, 2+1. Балаларның өстәлендә конверт эчендә 1 дән 10 га кадәр саннар бар. Балалар аларны өстәлгә тезеп куялар. Тәрбияче мисалны әйткәч, балалар җавапны уйлап, тиешле цифрны күрсәтәләр.

1+2 5-2

2 + 2 9-4

3 + 1 8-1 6 + 3 4-3 5 + 5 10-2

4 + 3 7-3

2. Мәсьәлә чишү.

Ике бертөрле участокка «Нива» һәм «Дон» комбайннары иген ура. «Нива» комбайны игенне 5 сәгатьтә, ә «Дон» комбайны 2 сәгатькә тизрәк урып бетерә. «Дон» комбайны ничә сәгать эшләгән?

3. «Белсәң, тизрәк әйт» уены. Балалар саннар кергән мәкальләр әйтәләр: Бер елда ике яз булмый.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Бер көн артка калсаң, 5 көндә дә куып җитә алмассың. Булган мең төрле эш башкарган, Ялкау көнен бушка уздырган.

4. Табышмак әйтү. (Бер бала табышмак әйтә, җавабын башка балалар табалар.)

Бер чынаяк эчендә ике төрле сөт. (Йомырка.) Бер анада биш бала. (Кул белән бармаклар.) Бер төп борчак, унике кузак. (Ел, айлар.)

5. «Тугыз агай» мәзәге. (Бер бала сөйли.)

Тугыз агай, туган авылын ташлап, ерак җирләргә эш эзләп чыгып китә. Агыйдел елгасы аша чыккач, бер-берсен барламакчы булып, янәсе — бары сы да исән-саумы — санарга керешәләр. Берсе саный — сигез чыга; икенчесе саный — тагын сигез. Аптырагач, аякларыннан чабаталарын салалар да, алар ны тезеп куялар, саныйлар.

— Барысы да исән-сау икән! — дип сөенешәләр һәм юлларын дәвам итәләр.

— Агайлар ни өчен 8 гә генә санап чыгаралар? (һәрберсе үзен санамаган.)

6. Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.

1) Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга кушты. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык алды?

2) Ике йорттан балалар уйнарга чыкты. Беренче йорттан — Азат, Алсу, Марат; икенче йорттан Дамир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?

Тәрбияче. Менә, балалар, икенче тукталыштагы биремнәрне дә үтәп чыктык.

Юлыбызны дәвам итәбез. Җыр җырлана.

Тактага чишмә рәсеме төшерелгән рәсем беркетелгән, өскә «Зирәкләр» дип язылган. (Тукталыш исемен бер бала укый.)

Биремнәр:

1. Геометрик фигураларны дәфтәр бите өслегенә урнаштырыгыз, һәр бала дәфтәр бите ала, тәрбияче әйтүе буенча карандаш белән фигураларны урнаш тыра. Уртага — түгәрәк, өстә уң якта — овал, аста уң якта өчпочмак сызарга һ. б.

2. Беренче рәттәге балаларга: кубиклар белән (Никитин кубиклары) бизәк төзегез.

Икенче рәттәге балаларга: өлешләрдән бербөтен (квадрат яки өчпоч мак) төзегез.

Тәрбияче. Менә, балалар, туган ягыбыз буйлап сәяхәтебез төгәлләнде дә. Сәзгә сәяхәт ошадымы? Кайсы тукталыш аеручы ошады? Занятиегә йомгак ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация занятия по теме : "Автоматизация звуков р, р в предложениях". ( Экскурсия в оранжерею.Занятие с использованием оздоровительныз методик, музыкотерапии.Занятие в группе с ФФНР 1 класс.)

Представлен конспект занятия с использованием оздоровительных методик : релаксации, аурикулярного массажа, су-джок терапии, музыкотерапии ( музыка из балета П.И. Чайковского " Щелкунчик ". В ходе заня...

Занятие по внеурочной деятельности Кружок «ОТ РАЗВИТИЯ ИНТЕЛЛЕКТА К ПОЗНАНИЮ ИНФОРМАТИКИ» Тема занятия : Занятие - игра « Составь алгоритм».

Место занятия в рамках раздела программыЭто  занятие - повторения и закрепления знаний  в  1 разделе, который посвящён дальнейшему знакомству со способами описания действий и  проц...

Конспект занятия в 3 классе (2-вариант обучения). Тема занятия : «Развитие мелкой моторики». Коррекционно- развивающие занятие: Предметно-практические действия.

Конспект занятия  в 3 классе (2-вариант обучения).Тема занятия : «Развитие мелкой моторики».Коррекционно- развивающие занятие: Предметно-практические действия.Организационная фо...

Конспект открытого занятия Конспект открытого занятия 1 «Г» (дополнительно) класса с ЗПР Тема занятия «Игра на развития мышления младших школьников с ЗПР»

Коррекционная работа по развитию мышления младших школьников с ЗПР осуществляется с помощью игр. Используется разнообразные игры и упражнения направленные на развитие мышления...

Конспект внеклассного занятия для обучающихся с ОВЗ из цикла занятий «Славянская письменность, правда и вымысел» Занятие №1 «Как возникла письменность»

Тема происхождения русского народа продолжает оставаться малоизученной. Отсутствие ясных ответов делает проблему происхождения русского народа чрезмерно запутанной. Достижения современной этнологии и ...