самоанализ урока
план-конспект урока на тему

Билалова Гульфия Галимулловна

самоанализ урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл самоанализ урока19 КБ

Предварительный просмотр:

Мин  4 нче сыйныф укучылары белән  әйләнә-тирә дөньядан  “Сау-сәламәт булып үсәргә” дигән темага  дәресе уздырдым. Сыйныфта 8 укучы. Укучылар актив, уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.

Дәреснең максатлары:  

1. Белем бирү максаты – Укучыларга кеше өчен иң мөһиме сәламәтлек икәнен ачыклау, сәламәт булып үсү өчен кирәкле шартлар тудыру, кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле икәненә төшендерү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, сәламәт тормыш рәвеше алып бару теләге  булдыру.

Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку эшчәнлеген формалаштыруга ярдәм итә.

Дәрестә  проектор, ноутбук, интерактив такта,төркемнәрдә эшләү карточкалары, смайликлар, өстәмә яктырткыч, сәламәтлеккә багышлап укучылар чыгарган газета  тестлар, видеоязмалар кулланылды.

  1. Дәрес Перспектив башлангыч мәктәпнең  О.Н. Федотова, Г.В. Трафимова, С.А. Трафимов. А вторлыгындагы Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге буенча төзелде.

 

Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет нәтиҗәләрен күздә тотып төзедем.

Укучыларның сәламәтлеген үстерү, сәламәт булып үсү өчен   кирәкле кагыйдәләрне төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышлык итте.

Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:

- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.

- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Дәреснең тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрестә түбәндәге методлар кулланылды:

  1. Мәгълүмат туплау чыганагы буенча:
  • телдән (аңлату, укучылар белән әңгәмә);
  • күрсәтмә (иллюстрацияләр,  презентацияләр, видеофильмнан өзек  күрсәтү;
  • практик (карточкалар белән эш, тәҗрибә үткәрү).
  1. Уку эшчәнлеге буенча:
  • Проблемалы-эзләнүле  метод (укучылар алдына куелган проблемаларны чишү)
  • Дәрестә укучыларның танып-белү активлыгын арттыру, белем бирүнең сыйфатын үстерү өчен мәгълүмати, сәламәтлекне саклау технологоияләре куллану.
  •  үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан Сингапур структураларын кулландым 

Дәрес укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп,  сингапур структурасына нигезләнеп һәм төрле биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне бу  формада үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм фәнне өйрәнүне җиңеләйтә. Аларның фикерләү сәләтен  активлаштыра.

Биремнәр эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да: төсле кәгазьләр, шартлы билгеләр, видео материалның бирелүе – барысы да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә.  Дәрес этаплары бер-берсе  белән тыгыз бәйләнештә торалар.

Дәреснең мотивлаштыру этабында балаларны бер-берсен сәламләү белән башланды һәм дәрес эшчәнлегенә  уңай халәт булдырылды .  

   Актуальләштерү этабында танып белү уку эшчәнлеге аша укучылар сәламәт яшәү рәвеше  моделен төзү өчен әзерлек алып барылды, Укучылар Конэрс структурасы аша  үз фикерләрен дәлилләп, сорауларга уңышлы җавап бирделәр.

Яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын укучылар үзләре ачтылар,  проблемалы эзләнү методы тормышка ашырылды.  Укучылар сәламәт үсү кластерын төзү  максатыннан, мозговой штурмда катнашып, үз фикерләрен белдерделәр.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без яңа белемнәрне түзләштерү этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез. Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар, кирәкле өстәмәләр керттеләр һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясадылар. Үзбәя һәм үзара бәя үзләштерелгән һәм үзләштерергә тиешле күнекмәләрне билгеләргә ярдәм итте.

 Ныгыту этабына килгәндә,  укучылар төркемнәрдә биремнәр эшләп, яңа кирәкле төшенчәләрне генә аерып ала алдылар һәм кластерның өченче буынын ачыкладылар. Өстәл лампасы белән  үткәрелгән практи эш, видеофильмнан өзек карау  балаларда зур кызыксыну уятты, үз фикерләрен дәлилләп, нәтиҗәләр ясадылар, үзләштерелгән материал тест аша ныгытылды.  

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан вакытында музыкаль физкультминутка үткәрелде.  

Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга  ирештем, дәрес нәтиҗәле узды. Укучыларның югары темптагы эшчәнеге материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм иттеләр. Бүгенге материалны тормышта һәм алдагы дәресләрдә дә куллана алырлар, дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класс. Урок. Обучение грамоте. + Самоанализ урока.

Урок по теме: Звуки [д], [д\']. Буквы Д,д. Закрепление изученного. (Планета знаний)....

Конспект урока по литературному чтению в 1 классе. Тема: Е. Пермяк "Самое страшное" и самоанализ урока.

Этот урок чтения по произведению Е.Пермяка «Самое страшное» взят мною для 1 класса не случайно, так как этот урок позволит сформировать морально – этические качества ребенка, которые являются ва...

Конспект урока- исследования на тему "Заглавная буква в именах, фамилиях, отчествах". Самоанализ урока.

Данная работа содержит конспект урока- исследования по русскому языку на тему "Правописание имён собственных. Заглавная буква в именах, фамилиях, отчествах", самоанализ данного урока и презентацию к у...

Технологическая карта урока по английскому языку 2 класс по теме "Спорт и спортивные игры" по УМК М.З.Биболетовой. Самоанализ урока.

Урок построен в соответствии с ФГОС, с использованием информационно-коммуникативных технологий.Так как в нашей стране идёт активная подготовка к олимпиаде в Сочи, весь урок направлен на это событие. В...

урок математики (информационная карта и самоанализ урока)

Данный урок – это один из двадцати трех запланированных на год по решению задач (не только на движение). На предыдущих уроках рассматривался только один вид движения, а именно встречное движение. Проб...

Самоанализ урока технологии по курсу проектной деятельности.Тема урока: «Радужное складывание. Яблоко»

В самоанализе изложила цели, задачи, методы преподавания. Описала как формировались общеучебные проектные умения....

Самоанализ урока окружающего мира в 4 классе Тема урока: «Новое время – торжество Европы» (первый урок)

Самоанализ урока  окружающего мира в 4 классе на тему: "Новое время - торжество Европы". Учебник«Окружающий мир» Человек и человечество» А.А. Вахрушев...