Самоанализ урока
статья на тему

Симакова Гульнур Илдусовна

самоанализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoanaliz.docx21.95 КБ

Предварительный просмотр:

   Дәреснең темасы: “Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу”

Максатлар: Өчурынлы саннарны баганалап кушу һәм алуны ныгыту, тиз исәпләү күнекмәләрен формалаштыру. Логик фикерләүләрен үстерү;

Ватанпәрвәрлек,  бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү

  Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен төп педагогик мәсьәлә булып универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудырырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә  универсаль уку гамәлләрен формалаштыру элементларын да кертергә тырыштым :

Шәхси УУГ.

  • Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү(группалы эш), укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
  •  әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, үзбәя кую сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү;
  • Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру

Регулятив УУГ.

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;
  • укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
  •  укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
  •  Проблемалы ситуациядән чыгып, биремнәр уйлау
  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Танып-белү УУГ

  •  төркемнәргә аеру
  • Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү
  • укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;
  •  предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели алу;

Коммуникатив УУГ.

  • үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
  •  дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
  •  үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерү;
  •  укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  •  хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проектор, интерактив такта, слайдлар,

Эш формалары: Группалы.  Әлеге алым укучыларга хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра, лидер һәм эшне башкаручы рольләрендә булып карарга мөмкинлек бирә (ШәхсиУУГ). Балалар бер-берсенә уңышларын, кимчелекләрен әйтергә өйрәнәләр, төрле рольләрдә үз-үзләрен сынап карыйлар( Коммуникатив УУГ).

Дәреснең этабының  тибы: белемнәрне ныгыту (урок обработки умений и рефлексии)

Формасы:  уен “Универсиада йолдызларын җыю”

  Бүгенге көндә Универсиада Республикабызда көнүзәк мәсьәлә булганлыктан, мин шушы форманы сайладым, ягъни тормыш белән бәйләнеш булдырдым.

Предметара бәйләнеш: физкультура, спорт, тормыш, әйләнә – тирә дөнья белән бәйләргә тырыштым.

   Дәресемне Федераль Дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп, информацион-коммуникатив технологияләр кулланып төзедем.

 Дәрес фрагментын күрсәтү өчен мин түбәндәге этапларны алдым: мотивацион этап, уку мәсьәләсен кую, уку мәсәләсен чишү (проблеманы чишү, ныгыту), рефлексив бәяләү. Дәрес дәвамында укучыларның акыл һәм практик эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә булды. Төрле формадагы  27  мисал һәм 2 мәсьәлә чишелде. Балалар булган белемнәренә таянып, яңа исәпләү алымын китереп чыгаралар (мәсәлән, кушуны, алуны өйрәнәбез, ә йолдызчыклар алар өчен катлаулы, логик фикер йөртүне таләп итә.). Эшкә карап, тиешле биремне үзләре формалаштырырга омтылыш бирәм. Шулай ук балалар өчен кызыклы интерактив дидактик уен алынды. Беренчедән, телдән исәпләүне ныгытса, икенчедән, бала үзенең эшенә нәтиҗәне шул минутта ук белә ала. Мондый уеннар балаларның кызыксынучанлыгын арттыра, эмоциональлек өсти. Гомумән, дәрес үткәрү өчен интерактив тактаның мөмкинлекләре чиксез: анда язарга да, сызымнар сызарга да, анимацион дидактик уеннар уйнарга һәм башка бик күп төрле эш төрләрен формалаштырырга мөмкин.

      Математик телдә сөйләшүне формалаштыру, кагыйдәләрне кабатлау максатыннан да мисаллар алынды. (2 нче континенттагы герләр белән ).

      4 нче сыйныфта мониторинг, 9, 11 нче сыйныфларда ГИА һәм ЕГЭ га әзерләнү максатын күздә тотып, белемнәрне бәяләү өчен тест формасын сайлауны уңышлы дип уйладым.

   Дәреснең этаплары үзара тыгыз бәйләнгән иде, эш төрләре чиратлаштырылды.

   Рефлексив бәяләү этабында, группаларда эшләгәнгә күрә,  мин лидерларның бәяләүләре җитә дип санадым, чөнки бу очракта алар бер-берсенең күпме һәм ничек эшләгәннәрен күрә. Башка очракларда үзбәяне һәр укучы үзенә үзе дә бирә, парларда да бәялибез, менә мондый ысулын да кулланабыз (күрсәтәм самоанализны).

   Дәрес укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Фрагментка бирелгән вакыт нәтиҗәле файдаланылды, планлаштырылган материал үтәлде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 класс. Урок. Обучение грамоте. + Самоанализ урока.

Урок по теме: Звуки [д], [д\']. Буквы Д,д. Закрепление изученного. (Планета знаний)....

Конспект урока по литературному чтению в 1 классе. Тема: Е. Пермяк "Самое страшное" и самоанализ урока.

Этот урок чтения по произведению Е.Пермяка «Самое страшное» взят мною для 1 класса не случайно, так как этот урок позволит сформировать морально – этические качества ребенка, которые являются ва...

Конспект урока- исследования на тему "Заглавная буква в именах, фамилиях, отчествах". Самоанализ урока.

Данная работа содержит конспект урока- исследования по русскому языку на тему "Правописание имён собственных. Заглавная буква в именах, фамилиях, отчествах", самоанализ данного урока и презентацию к у...

Технологическая карта урока по английскому языку 2 класс по теме "Спорт и спортивные игры" по УМК М.З.Биболетовой. Самоанализ урока.

Урок построен в соответствии с ФГОС, с использованием информационно-коммуникативных технологий.Так как в нашей стране идёт активная подготовка к олимпиаде в Сочи, весь урок направлен на это событие. В...

урок математики (информационная карта и самоанализ урока)

Данный урок – это один из двадцати трех запланированных на год по решению задач (не только на движение). На предыдущих уроках рассматривался только один вид движения, а именно встречное движение. Проб...

Самоанализ урока технологии по курсу проектной деятельности.Тема урока: «Радужное складывание. Яблоко»

В самоанализе изложила цели, задачи, методы преподавания. Описала как формировались общеучебные проектные умения....

Самоанализ урока окружающего мира в 4 классе Тема урока: «Новое время – торжество Европы» (первый урок)

Самоанализ урока  окружающего мира в 4 классе на тему: "Новое время - торжество Европы". Учебник«Окружающий мир» Человек и человечество» А.А. Вахрушев...