Классный час для учащихся 2 класса "Татулыкка ни җитә"
классный час (2 класс) по теме

Шафикова Гашия Габдулфаритовна

Балаларда бер-берсенә  ихтирамлылык һәм хөрмәт, бер-берсенең уй-фикерләре белән хисаплаша, уңай якларын саный, җитешсезлекләрен аңлый, хаталарын кичерә белү сыйфатларын  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatulykka_ni_zhit.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Татулыкка ни җитә?

Максат: Балаларда бер-берсенә  ихтирамлылык һәм хөрмәт, бер-берсенең уй-фикерләре белән хисаплаша, уңай якларын саный, җитешсезлекләрен аңлый, хаталарын кичерә белү сыйфатларын  тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр язылган плакат,укучылар өчен: дәфтәр, ручка.

Дәрес барышы:                                            

 I.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

    Сугыш турында сөйләү. Укучылар үзләренең әби-бабалары турында сөйлиләр.

 II. Уку мәсьәләсен кую.

    (Укытучы укый) Мәктәп укучылары белән һәр очрашудан зур канәгатьләнү алып, күтәренке, шат күңел белән кайта торган сугыш һәм хезмәт ветераны Рәҗәп агайның бүген кәефе кырылган иде. Атна буе хәзерләнгән иде ветеран бу очрашуга. Башта балаларның аңа бирәсе сорауларын китертте. Алар- җиде сорау иде.

     Очрашуга барырга өч көн кала,(парикмахерскийга )чәчтарашка барып,чәчләрен төзәттереп кайтты.Балалар каршысына басып сөйләгәндә киячәк зәңгәр пиджәгенең төймәләрен тикшереп чыкты, аның түшенә тагылган дистәдән артык орден-медальләрен берәм-берәм тотып карады, янәсе, кигәндә төшеп калмаслармы?.

    Менә шулай хәзерләнде укучылар белән очрашуга карт ветеран. Кем белә, бәлки бу очрашуның соңгысы булып куюы бар, ярты млн.нан артык кеше яшәгән бу шәһәрдә аның яшендәгеләр кул бармаклары белән санарлык кына калган иде.

-Нәрсә, карт, сөмсерең бик коелган, әллә йөрәк шаяртып җибәрдеме?-дип каршы алды Рәҗәпне, карчыгы Наҗия әби,-төсең агарып киткәндәй булган.

-Йөрәк ул урынында дип җавап кайтарды, нидер әйтеп бетермичә.

Рәҗәп агай, ашыкмыйча гына өс-башын алыштырып, залдагы диванга килеп утырды да:

-Нервы лар беткән, карчык, көч-хәл белән генә үземне түздердем,-диде.

-Ачыграк итеп сөйлә әле,-диде Наҗия әби,- әллә тыңларга теләмәделәрме?

-Тыңлавын тыңлыйлар алар, тик бер-берсенә карата сабыр түгелләр, юктан гына да кызып китәләр дә сугышыр чиккә җитәләр, көзге әтәчләр кебек инде. Җитми сыйныфта, җитми...

Рәҗәп бабай сөйләп бетерергә өлгермәде, ишек шакыдылар...

Аны Наҗия әби барып ачты.

- Сиңа, карт, мәктәптән укучылар килгән...

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

-Ничек уйлыйсыз: Рәҗәп бабайның кәефе нилектән кырылган?

(Укучылар,аның сөйләгәнен тыңлап та бетермичә,бер-берсен бүлдерә- бүлдерә сораулар бирә башладылар,шунлыктан шау-шу, тавыш-гауга киткән, сыйныф җитәкчесе дә аларны тынычландыра алмаган һ.б. )

- Укучылар кабаттан Рәҗәп бабаларына ни өчен килгәннәр дип уйлыйсыз?

- Рәҗәп бабай:”Җитми-җитми”,-дип Наҗия әбигә нәрсә турында әйтергә теләде икән?

- Укучыларның бер-берсенә карата ихтирамлылык һәм хөрмәт җитми.

-Бу нилектән килеп чыга?

-Сыйныфта татулык, дуслык булмаудан.

-Димәк, бүгенге сөйләшү нәрсә турында булачак?

-Татулык турында.

-Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсәләсен чишү.

1 нче бирем(төркемнәрдә тикшерү).

-Нәрсә ул татулык?

Җаваплар:

-Тату булу: дусларча килешеп, карышмыйча эш итү.Тату гаилә.Тату күршеләр. Тату балалар...

-Татулыкның нигезендә нәрсә ята?

Җаваплар:

-Бер-береңне аңлау, бер-береңә юл кую, уңай якларны санау, җитешсезлекләрне, хаталарны кичерә белү.

-Нинди мисаллар китерә аласыз?

2 нче бирем(төркемнәрдә тикшерү).

-Татулык турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

 Җаваплар:

Матурлык бәйрәмдә, татулык көн дә кирәк.

Тату аш тәмле булыр.Татулыкта бәрәкәт һ.б.

Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле. Авыр эшне күмәк кул җиңә.

-Үзегез белгән кешеләр арасында тату яшәгән кемнәрне күрсәтә аласыз?

3 нче бирем(мөстәкыйль эш)

Үзеңдә татулык сыйфатлары булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

                                                     Көтелгән план үрнәге.

Нинди дә булса эшкә керешкәнче, аны үтәргә, иң башта үз-үзеңне ышандырырга.

Эшең уңышсыз килеп чыкса иң элек гаепне үзеңнән эзләргә.

Һәр кешедән, элек уңай якларын  таба белергә өйрәнергә.

Үзеңдә түземлелек, сабырлык сыйфатларын тәрбияләргә.

Кешенең ялгышларын, хаталарын кичерә, гафу итә белергә өйрәнергә.

IV.   Рефлексия.

-Бүген дәрестә нәрсә турында сүз барды? Нәрсә белдегез? Дәрес файдалы булдымы?

  V. Өйгә  эш бирү.

“Татулыкка ни җитә?” дигән темага инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка классного час для учащихся начальной школы «Юн и в старости тот, кто смолоду здоровье бережет!"

Цель:         дать представление о том, как нужно заботиться о своём здоровье.Задачи: дать ученикам представление о здоровом образе жизни;помочь учащимся задума...

Разработка личностно-ориентированного классного часа для учащихся начальной школы "Кто мы есть?"

Разработка личностно-ориентированного классного часа для учащихся начальных классов "Кто мы есть?"Цели  классного часа: •    формировать у учащихся представление о характере; •...

Классный час для учащихся 2 – 4 классов.Я здоровье берегу – сам себе я помогу.

Тема: "Я здоровье берегу - сам себе я помогу"Цели: Перевод знаний в повседневные жизненные навыки, профилактика вредных привычек;привитие этических норм и навыков здорового образа жизни.Оборудование: ...

Классный час для учащихся 1-х классов "Культура поведения в школе"

Классный час "Культура поведения в школе" предназначен для учащихся 1-х классов. Основной целью данного классного часа является  формирование  навыков культуры поведения первоклассников...

Классный час для учащихся начальных классов «Семь цветов радуги или личность-коллектив...»

Очень важно, в каком коллективе учатся дети, общаются, живут. Важно потому, что от этого зависит, каким будет каждый из них.Каждый коллектив, как и любой человек, имеет свой характер. Цель класс...

Классный час для учащихся 4 класса "Основные сражения и события Отечественной войны 1812 года"

1812 год - это  было великое испытание для нашего народа и одна из самых славных страниц российской истории. Многое может забыться или потерять блеск за это время. Но память о  битвах и геро...

СИСТЕМА ВОСПИТАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ КЛАССНОГО РУКОВОДИТЕЛЯ С УЧАЩИМИСЯ НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЫ

Данная система воспитательной работы позволит классному руководителю комплексно подойти к построению всей воспитательной работы в классе....