Сыйныфтан тыш эшчәнлектә этнокультура компоненты яки милли белем бирү.
проект (1, 2, 3, 4 класс)

Мухаметшина Ирина Азватовна

Баланың иҗади сәләтен үстерү милли культураның байлыгын, халкының тормыш итү рәвешен, тарихын, телен, әдәбиятын өйрәнү, эзләнү аша алып барыла. Ватанпәрвәрлек, башка милләт вәкилләренә карата толерантлык тәрбияләү бик мөһим. Өстәмә белем бирү системасында төп юнәлешләрнең берсе булып туган якны өйрәнү тора.

Россиянең хәзергесе, киләчәге турында баланы кече яшьән үк кайгыртырга өйрәтү -туган якны өйрәнүдән башланырга тиеш.Балага күзәтүләр, эзләнүләр үткәрү, экскурсияләргә барып кирәкле материал туплау, торган җирендә уңайлырак. Бу уңайдан Сухомлинскийның сүзләрен тәрҗемәсез әйтәсем килә:

«Любовь к Родине невозможна без любви к родному слову.  Только тот может постигнуть своим сердцем и разумом красоту, величие и могущество нашей многонациональной  Родины, кто дорожит родным словом».vБаланың иҗади сәләтен үстерү милли культураның байлыгын, халкының тормыш итү рәвешен, тарихын, телен, әдәбиятын өйрәнү, эзләнү аша алып барыла. Ватанпәрвәрлек, башка милләт вәкилләренә карата толерантлык тәрбияләү бик мөһим. Өстәмә белем бирү системасында төп юнәлешләрнең берсе булып туган якны өйрәнү тора.

Россиянең хәзергесе, киләчәге турында баланы кече яшьән үк кайгыртырга өйрәтү -туган якны өйрәнүдән башланырга тиеш.Балага күзәтүләр, эзләнүләр үткәрү, экскурсияләргә барып кирәкле материал туплау, торган җирендә уңайлырак. Бу уңайдан Сухомлинскийның сүзләрен тәрҗемәсез әйтәсем килә:

«Любовь к Родине невозможна без любви к родному слову.  Только тот может постигнуть своим сердцем и разумом красоту, величие и могущество нашей многонациональной  Родины, кто дорожит родным словом».

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБГБУ «Түбән Биш урта гомумибелем мәктәбе»нең башлангыч сыйныф укытучысы

Сыйныфтан тыш эшчәнлектә этнокультура компоненты яки милли белем бирү.

Мәктәп – искиткеч дөнья.  Анда һәр бала укый, үсә,тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе,үз юнәлеше. Ул балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән тарта торган аерым бер серле дөнья.

Кызганычка каршы, рәхимсезлек, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый. Әлеге проблемаларның чишү юлының берсе  балаларның дәрестән соң вакытын дөрес итеп оештыру тора. Дәрестән тыш эшләр - исеменнән үк күренгәнчә - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлешнең бер алымы.

Дәрестән тыш эшләр гомумдидактик принципларга нигезләнеп оештырылырга тиеш: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, балаларның  мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек.

Шулай ук дәрестән тыш эшләр ирекле - ихтыяри булырга тиеш. Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрү дә укучы балалар теләп башкарырга  һәм үткәрелгән чараның, эшнең файдасы булырга тиеш.

Дәрестән тыш эшләрнең дәресләр белән тыгыз бәйләнештә  булуын  онытмаска кирәк. Чаралар укучыларның дәрестә алган белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр, ныгыталар. Ә укытучы алдында укучыны җәлеп итү бурычы тора. Дәрестән тыш эшләрнең  тематикасы, юнәлешләре, төрләре бик күп. Мәктәпләрдә түгәрәкләр, атналыклары, татар халкының  бай гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗатына, шагыйрь, язучы, галим, якташ язучылар иҗатына, эшчәнлегенә, туган якны өйрәнүгә, һәм башка  бик күп темаларга кичәләр, конференцияләр, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар оештырылырга мөмкин. Әлеге эш алымнарын кулланганда һәр укучының яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып аларның сәламәтлегенә һәм зәвыгына дөрес юнәлеш бирүне дә онытмаска кирәк.

Татар телендә заманча белем бирүче мәктәпләрнең төп бурычы - Туган ягыңа, туфрагыңа һәм халкыңа карата хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту, шуларны нигезендә балаларны тәрбияләү ул. Өстәмә белем бирү системасында халкыбызның йолаларын, традицияләрен саклауны этнокультура компонентын кертү юлы белән тормышка ашыруның куп төрле юллары бар.

Баланың иҗади сәләтен үстерү милли культураның байлыгын, халкының тормыш итү рәвешен, тарихын, телен, әдәбиятын өйрәнү, эзләнү аша алып барыла. Ватанпәрвәрлек, башка милләт вәкилләренә карата толерантлык тәрбияләү бик мөһим. Өстәмә белем бирү системасында төп юнәлешләрнең берсе булып туган якны өйрәнү тора.

Россиянең хәзергесе, киләчәге турында баланы кече яшьән үк кайгыртырга өйрәтү -туган якны өйрәнүдән башланырга тиеш.Балага күзәтүләр, эзләнүләр үткәрү, экскурсияләргә барып кирәкле материал туплау, торган җирендә уңайлырак. Бу уңайдан Сухомлинскийның сүзләрен тәрҗемәсез әйтәсем килә:

«Любовь к Родине невозможна без любви к родному слову.  Только тот может постигнуть своим сердцем и разумом красоту, величие и могущество нашей многонациональной  Родины, кто дорожит родным словом».

Башлангыч мәктәптә туган якны өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бирелгән.Максат, бурычы дөрес куеп ныклы системага салынган. Программаның көтелгән нәтиҗәсе бар.”2010-2015енче елларда “Зәй гражданины тәрбияләү” программасы буенча эзлекле эш алып барылды.Хәзер дә укучыларымның  кызыксынуларын искә алып милли культураны үстерү юнәлешендә эшлим. Программаның төрле юнәлешләре бар.

Туган якны өйрәнүнең төп максаты:

туган төбәген яратучы, үткәнен белүче әхлаклы гражданин тәрбияләү.

Максатка ирешү юллары:

-туган як,ил  турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

-халкыбызның тарихын,культурасын,йолаларын өйрәнүгә кызыыксыну тәрбияләү

-туган илнең патриотларын тәрбияләү.

Программа түбәндәге бүлекләрдән тора:

I    Минем кече Ватаным

II   Халкымның йолалары,традицияләре

III   Төбәгемнең күренекле кешеләре

IV   Туган ягым табигатенең гүзәллеге

V   Мин һәм минем гаиләм.

Программа эчтәлеге

I . “Минем кече Ватаным”

бүлегендә җирлегебезгә кергән авыллар,урам атамалары тарихы, татар һәм керәшен халкының йола-бәйрәмнәре белән очрашулар, әңгәмәләр, чыгышлар аша таныштырам.

II  «Төбәгемнең күренекле кешеләре»

бүлегендә авылыбызның күренекле кешеләре белән танышуга юнәлтелгән.Укучыларыбыз мәктәбебездән чыккан әдипләрнең әсәрләре белән таныша,үзләре дә шигырьләр язып карыйлар,рәсемнәр ясыйлар.

III   «Халкымның йолалары,традицияләре»

Авыл клубы белән берлектә татар,керәшен фольклорын,уеннарын,биюләрен өйрәнәбез

IV бүлек   «Туган ягым табигатенең гүзәллеге»

бүлегендә табигать, дару үләннәре, хайваннар дөньясын өйрәнәбез.Туган якның табигатен саклау темасына язмалар әзерлибез.

V бүлек «Мин һәм минем гаиләм»

Балалар гаилә агачлары  төзиләр. Үз гаиләләре тарихын өйрәнәләр.

Бүгенге көндә милли традицияләрне, өлкән буын белән хәзерге буын арасындагы җепләрне саклап калу бик мөһим.  Үсеп килүче буынга халкыңны ярату, йолаларны хөрмәт итү кебек әхлак нормаларын сеңдерү кирәк «Татар кызы» проекты буенча күп еллар эшләп киләм. Укучыларым, ата-аналар  белән берлектә төрле материаллардан курчаклар ясый. Әбиләре үзләре уйнап үскән курчаклар турында сөйли. Буыннар  арасындагы бәйләнеш менә шулай барлыкка килә.Укучылар курчакларның милли киемнәренә игътибар итә, интернеттан өстәмә мәгълүмат алуга этәргеч була.

Туган ягыбызның тарихын, табигатен өйрәнү максатыннан авыл, мәктәп музейларына сәяхәт итәбез. Кап сугу станоклары балаларга аеруча кызыклы. Клуб белән берлектә үткәрелгән “Кап сугу” күренешендә чын-чынлап кап сугуны үз күзләре белән күрү гомерлеккә истә калырлык.Мондый чараларда укучылар, укытучылар, өлкәннәр, урта буын вәкилләре катнаша. Менә шулай итеп буыннар бәйләнеше килеп чыга. Авыл клубында оешырылган “Татар өе” почмагында еш булабыз. Китапханәчебез Лариса интернет челтәреннән кызыклы слайдлар әзерләп, музей экспонатлары турында сөйләгәч, хәтергә нык кереп кала.

“Аулак өй”,«Әбиемнең серле сандыгы» ,”Каз өмәсе”,Каурый өмәсе”,”Печәнгә төшү “,”Май чабу”,”Кыш озату” күренешләрен балалар аеруча яратып уйный. Аларны авыл халкы, әти-әниләр дә яратып карый. Сәхнә күренешен ясаганда музейдан, халыктан җыйган керосин лампалары, самоварлар, чигешле сөлгеләр, сугылган тукымалар, савыт-саба, кое, мич макеты куллану бик отышлы.Үз күзләре белән күргәнне алар исләрендә ныграк калдыралар.

Укучыларым тегәләр-чигәләр, рәсем ясыйлар, балчыктан, пластилиннан уенчыклар әвәлиләр. Район, республика, регионара ярышларда катнашып киләләр. Хайруллина Азалия “Кояшлы балачак” республика конкурсында катнашып “Илһам чишмәсе”номинациясендә дипломга лаек булды. Мирсаитова Гөлшат II республика әдәби конкурсы”Җиңү җырында” катнашып 1 урын дипломга һәм “Минем авылым “комплексына сәяхәткә ия булды. “Нәфис сүз “номинациясендә Габдулхакова Лиана, Валиахметова Рената региональ”Сөмбелә” фестиваль-конкурсында 2 урын яулады.     Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре.

Халык җырлары тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик, акыл үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Укучыларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Халык җырын башкарганда бер бала да уенда белем һәм яңа мәгълүмәт алам дип уйламый. Чынлыкта исә ул халкының үткәне, йолалары белән таныша.Укучыларымны җыр сүзләренең мәгънәсенә игътибар итәргә, хисләрне кул хәрәкәтләре белән бирү мөһим дип аңлатам.

Татар халкы моңын, көйләрен яңгыратып укучыларым җиңүләр белән кайта.5 ел рәттән муниципаль “Алтын башак” конкурсында Хайруллина А., Валиахметова Р. беренчелекне бирмиләр. Халиулин И., Ибраһимов Җ. алардан калышмый. Муниципаль турда”Без бергә” конкурсында Хайруллина А.,Кузнецов Максимнар соло буенча беренчелекне бирмәделәр.Түбән Камадагы зона ярышында алар 2 урынга лаек булды. Алар бернинди музыкаль мәктәпләргә йөрмәгән, ә гади авыл мәктәбендә милли рухта тәрбияләнгән укучылар.

Төбәгемнең чишмәләре тарихын өйрәнүгә багышланган эшләребез “Зәй офыклары” район газетасында басылып чыкты. Язмалары басылып чыккан укучыларга тагын да эзләнү эшләрен дәвам итәргә этәргеч булды. Клуб белән иңгә-иң куеп эшләү традициягә әверелеп бара. Мәктәптә өйрәнгәннәр сәхнәдә ныгытыла.Балалар үзләрен күрсәтергә, сәләтләрен ачарга, кыю, әхлаклы булырга өйрәнәләр. Авыл җирлегендә балалар аз булу сәбәпле авыл клубы белән мәктәпнең шулай киңәшләшеп эшләве балаларга да уңай йогынты ясый. Ата-аналар да канәгать. Югары әхлакый культуралы балалар тәрбиялик дисәк, ата-бабаларыбыз булдырган ярдәмчеллек, үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәтләү хисен үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез. Дәрестән тыш чараларда этнокультура компонентын кертү үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур мөмкинлекләр ача.Балалар нинди бәйрәм үткәрик дип тора.Чөнки аларга кызык та, файдалы да.

“Туган ягымның күренекле кешеләре”бүлеге буенча

мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнары- иртәләр һәм кичәләр. Мәктәбебезнең еш кунаклары Рабит Батулла, Нәҗибә Сафина укучыларга татар әдәбиятының серләрен ачып салалар. Батулла кекенә генә конкурслар үткәреп, балаларга китапларын бүләк итә.Укучылар да бүләксез калмый, үз сәләтләрен күрсәтә.. Кичәләрнең  укучыларга тәрбияви йогынтысы да, белем бирү һәм укучыларның сәләтен төрле яктан ачу   мөмкинлекләре дә зур.

.

Безнең дә Түбән Биш урта  гомуми белем бирү мәктәбендә дә балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлеш өстендә күп кырлы эшләр алып барыла.Мәктәпнең тәрбия темасы да милли тәрбиягә багышланган.Чөнки дәрестән тыш эшчәнлек федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС)мәҗбүри компоненты  булып тора. Дәрестән тыш эшләр - белем һәм тәрбия бирүнең аерылгысыз өлеше.

Мәктәп эрудицияле, компетентлы, фикер йөртүгә сәләтле, һәр яклап сәләтле, өлгергән шәхесләр  формалаштыруга бурычлы. Моны гамәлгә ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрү белән бергә сыйныфтан тыш эшләр дә зур ярдәм күрсәтә.

Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында бала файдалы ял итәргә,сәләтен ачарга тиеш.   Хәзергесе вакытта  җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап  үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли  рухлы  хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән,ә без аны заман балаларында да тәрбияләргә тиеш. Эшләгән эш тәҗрибәбезне башкалар белән уртаклашабыз. Яр Чаллыда үткәрелгән укытучылар  форумында ел да катнашабыз, чыгыш ясыйбыз,китапларда мәкаләләребезне бастырып киләбез. Авыл укучысы да шәһәр укучысыннан бер ягы белән дә калышмый. Аермасы шунда гына, шәһәрдә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күбрәк.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли- төбәк компоненты- әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләүнең нигезе

Милли - төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар   мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый -географик  мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту - тәрбия...

Әниемә бүләккә темасына дәрестән тыш эшчәнлектән шөгыль

Тема: Әниемә бүләккә Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында  чәчәкләрнең  ...

Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....

Проект: «Формирование образовательно – воспитательной среды на основе этнокультуры ненцев»

ВведениеТазовский район Ямало-Ненецкого автономного округа – историческая родина ненцев, отнесенных к числу малочисленных народов Крайнего Севера. В настоящее время 42,7 % населения, проживающих...