Фигыль. 2 класс
план-конспект урока (2 класс) на тему

Гимадиева Лилия Ильсуровна

Максаты:

1. Дидактик: Фигыль төшенчәсе өстендә эш. 2 сыйныфта  фигыль турында алган белемнәрне ныгыту.

2.Психологик: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерү.

3.Тәрбияви: Туган як табигатенең матурлыгын тоя һәм саклый белү теләге, үзеңдә матурлык тудырырга теләү омтылышы тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф. А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова; интерактив такта, карточкалар

Дәреснең тибы: яңа теманы үзләштерү.

Дәрес методлары: эвристик әңгәмә, күнегүләр, күзәтү, чагыштыру, анализ-синтез, иҗади эшчәнлек, рефлексия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_tatar_tele_3_syynyf.doc64.5 КБ
Файл tat.yaz_.achyk_dres.pptx1.68 МБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Фигыль.

Максаты: 

1. Дидактик: Фигыль төшенчәсе өстендә эш. 2 сыйныфта  фигыль турында алган белемнәрне ныгыту.

2.Психологик: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерү.

3.Тәрбияви: Туган як табигатенең матурлыгын тоя һәм саклый белү теләге, үзеңдә матурлык тудырырга теләү омтылышы тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф. А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова; интерактив такта, карточкалар

Дәреснең тибы: яңа теманы үзләштерү.

Дәрес методлары: эвристик әңгәмә, күнегүләр, күзәтү, чагыштыру, анализ-синтез, иҗади эшчәнлек, рефлексия.

Дәрес планы.

I. Оештыру – мотивлаштыру этабы.

1.Белемнәрне тигезләү.

а) Матур язу (табышмак).

б) Исем сүз төркемен кабатлау (лексик, грамматик, синтаксик)

2. Өй эшен тикшерү.

* иҗади эш

3. Уку мәсьәләсен кую.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Бирем 1.  Шигырь уку, фигыльләрне табу, сораулар кую.

Модельләштерү.

Кагыйдәне сөйләү. 

Бирем 2.  Физкультминутка.

“Яфраклар  җыры” җырлау һәм элементлары белән бию.

Бирем 3.  Дәреслек белән эш.

Бирем 4.  Төркемнәрдә иҗади эш.

III. Рефлексия

1. Дәрестә нәрсә өйрәндек?

2. Дәрескә үзбәя

3.Өй эше

1) 5 нче бит кагыйдәне ятлау

2) 3 нче күнегү, 5 нче бит        

3) фигыльләр кулланып кроссворд төзеп килү.

Дәрес: татар теле

Тема: Фигыль.

Максат: 

1. Дидактик: Фигыль төшенчәсе өстендә эш. 2 сыйныфта  фигыль турында алган белемнәрне ныгыту.

2.Психологик: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерү.

3.Тәрбияви: Туган як табигатенең матурлыгын тоя һәм саклый белү теләге, үзеңдә матурлык тудырырга теләү омтылышы тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф. А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова; интерактив такта, карточкалар

Дәрес тибы: яңа теманы үзләштерү.

Методлар: эвристик әңгәмә, күнегүләр, күзәтү, чагыштыру, анализ-синтез, иҗади эшчәнлек, рефлексия.

Дәрес барышы.

I. Оештыру – мотивлаштыру этабы. (1 слайд)

-Хәерле көн укучылар һәм кунаклар.

-Хәлләрегез ничек?

-Менә дигән!

-Русча: отлично!

-Инглизча: окей!

-Кәефләрнең яхшы булуын теләп дәресне башлыйбыз.

1.Белемнәрне тигезләү.

а) Матур язу. (2 слайд)

*Укучылар, табышмакны тыңлап китегез.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?( Көз көне)- төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз.

  • Матур итеп баш һәм юл Кк хәрефен язабыз. (3 слайд)

К   Кк   Ккк   Кккк –дәвам итегез ( хәрефкә хар-ка бирү)

-Үткән тема буенча белемнәребезне тигезләмичә, яңа темага күчә алмыйбыз.

*Көз көзнең  көзгә   көзне көздән  көздә

-Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

-Бу исемнәр. Ни өчен?

-Чөнки, бу сүзләр килеш белән төрләнгәннәр.

б) Исем сүз төркемен кабатлау (лексик, грамматик, синтаксик)        

*Бутап бирелгән килешләрне тиз генә тәртипкә сал.

көздә (нәрсәдә?), көз_ (нәрсә?),  көзнең (нәрсәнең?), көздә (нәрсәдә?)  , көздән (нәрсәдән?), көзгә (көзгә?), көзне (нәрсәне?), (4 слайд), (5 слайд)

 (Һәр төркемнән 1 укучы такта янында кушымчаларны билгели һәм сорауларын әйтә) 

ҮЗБӘЯ

  • Тактага карагыз әле.

*Җөмлә төзү. Сүзләр чәчелеп бирелгән (6 слайд)

- Бу сүзләр белән нәрсә эшләп була?

- Җөмлә төзеп була.

(1 укучы тактага яза)

Көз көне урманда сары яфраклар коела. (7 слайд)

-Исемнәрнең килеш кушымчаларын билгеләгез.

-Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләгез.

-Ия нинди килештә?

- Җөмләнең баш кисәкләреннән башка, тагын нинди җөмлә кисәген билгелибез?

-Иярчен кисәген. Табыгыз һәм билгеләгез.

-Сүз астына ничек сызабыз? Нинди сорау куябыз? Җөмләдә нәрсәне белдерә?

ҮЗБӘЯ

- “Исем темасы” буенча белемнәребез тигезләнде, димә яңа темага күчә алабыз.

2. Өй эшен тикшерү.

- Өйләрегезгә иҗади эш бирелгән иде. Үзегезне шагыйрь ролендә хис итеп карагыз.

-Тикшерәбез.

*I группа – III группа        (8 слайд)

Сары яфрак ...(коела),

Көннәр кышка ... (авыша).

Кошлар оя ... (калдырып),

Җылы якка ... (ашыга).

*Сүзлек сүзләр: ашыга, авыша, коела, калдырып.

*II группа – IV группа

Агачлар яфрак ... (коя),

Бакчалар бушап ... (кала).

Сулар боз булып ... (ката),

Кырлар йокыга ... (тала).        

*Сүзлек сүзләр: тала, кала, ката, коя.

-Тикшерәбез. (9 слайд)

- Бу эш җиңел булдымы? Әллә кыенмы?

3. Уку мәсьәләсен кую.

-Шагыйрь булу авыр икән.

-Әйе, шагыйрь булу авыр икән, чөнки сүзләрне дөрес, урынлы куллана белергә кирәк.

-Нинди сүзләр төшеп калган?

-Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Фигыль.

-Димәк бүгенге максатыбыз нинди?

-Бүген дәрестә без фигыль турында төшенчә алабыз.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

-Нәрсә ул фигыль? (10 слайд)

Бирем 1.

        Фигыль

Эш-хәрәкәтне             нишли?               ---------------                      

    хәлне                        нишләде?              ---------------

                                        нишләгән?

                                        нишләр?

                                       нишләячәк?

* Фигыль - эш-хәрәкәтне һәм хәлне белдерә, нишли? хәлне                        нишдәде?  нишләгән?нишләр?нишлиячәк?сорауларына җавап була: яза, язды, язган, язар, язачак.

Фигыль гадәттә җөмләдә хәбәр булып килә.                            

 (Бер-береңә сөйләү, капма-каршы сөйләү, үзеңә сөйләү) (9 слайд)

ҮЗБӘЯ

Бирем 2. Физкультминутка. (11 слайд)

“Яфраклар  җыры” җырлау һәм элементлары белән бию.

-Әзрәк ял итеп алабыз.

-бу физкультминуткадан кем күпме фигыль тапты? Афәрин. 

ҮЗБӘЯ

Бирем 3: Дәреслек белән эш.

* 4 нче бит 2 нче күнегү. Р.Миңнуллин шигыреннән өзек.

- биремне укытучы укый

-1 укучы укый

- биремне үтәү

*Булышам, юышам, ала, кыйный. (1 бала тактада яза) (12 слайд)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Нәтиҗә: кагыйдәне искә төшерү.

-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

ҮЗБӘЯ

Бирем 4: Төркемнәрдә иҗади эш. Һәр төркем ф-нең 1 соравын әйтә, нәрсә белдерүен кабатлыйлар. (13 слайд)

-Бирелгән сүзләргә фигыльләр өстәргә.

Җил (исә, сызгыра, уйлый, тешли) – 1 группа

Яфраклар (коела, сибелә, саргая, чәчелә, оча) – 2 группа

Кошлар (сайрый, оча, бала чыгара, җырлый) – 3 группа

Үләннәр (саргая, кибә, чери, шиңә) – 4 группа

Агачлар (үсә, яфрак яра, саргая, яфрак коя) – 5 группа

Нәтиҗә: Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? Бу нәрсә? (14 слайд)

ҮЗБӘЯ

III. Рефлексив  - анализ (15 слайд)

1.Кагыйдәне җыегыз. (16 слайд)

        Фигыль

Эш-хәрәкәтне             нишли?               ---------------                      

    хәлне                        нишләде?              ---------------

                                        нишләгән?

                                        нишләр?

                                       нишләячәк?

-Дәрестә нәрсә өйрәндек?

2. Дәрескә үзбәя.

3. Өй эше (17 слайд)

1) 5 нче бит кагыйдәне кабатларга.

2) 3 нче күнегү, 5 нче бит        

3) фигыльләр кулланып кроссворд төзеп килү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн !

Слайд 2

Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,- Бу кайчак була? Көз көне

Слайд 4

Көз, көзнең, көзгә, көзне,көздән,көздә

Слайд 5

Б.к- (нәрсә? _ )-көз _ И.к. (нәрсә нең ?) -көз нең Ю.к. (нәрсә гә ?) көз гә Т.к. (нәрсә не ?) көз не Ч.к. (нәрсә дән ?) көз дән Ур.-в.к. (нәрсә дә ?) көз дә

Слайд 6

яфраклар көне, Көз, сары, урманда, коела.

Слайд 7

Көз көне урманда сары яфраклар коела.

Слайд 8

Сары яфрак .... Көннәр кышка... Кошлар оя... Җылы якка.. Агачлар яфрак... Бакчалар бушап... Сулар боз булып... Кырлар йокыга...

Слайд 9

Сары яфрак коела Көннәр кышка авыша Кошлар оя калдырып Җылы якка ашыга. Агачлар яфрак коя Бакчалар бушап кала Сулар боз булып ката Кырлар йокыга тала

Слайд 10

ФИГЫЛ Ь ЭШ ХӘРӘКӘТНЕ ХӘЛНЕ НИШЛИ? НИШЛӘДЕ? НИШЛӘГӘН? НИШЛӘЯЧӘК? НИШЛӘР?

Слайд 12

Булышам , юышам , ала, кыйный

Слайд 13

Җил Яфраклар Кошлар Үләннәр

Слайд 14

Җил (исә, сызгыра, улый, тешли, чеметә) Яфраклар (коела, сибелә, саргая, чәчелә, оча) Кошлар (сайрый, оча, бала чыгара, җырлый) Үләннәр ( саргая, кибә, чери, шиңә)

Слайд 15

Нәрсә өйрәндек? Ничек өйрәндек? Ни өчен өйрәндек?

Слайд 16

Өй эше 5 нче бит кагыйдә 3 нче күнегү, 5 бит Фигыл ь ләр кулланып кроссворд төзергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль.

Тема. Боерык фигыль.Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                  ...

Боерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                   Укучыларның фикерләү акт...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....

Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс

Класс: 4 нче класс Тема: Фигыль Дәрес темасы: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстә...

Разработка урока татарского языка в 4 классе по теме "Фигыль.Кабатлау" для русскоязычных детей

Разработка урока татарского языка в 4 классе по теме "Фигыль.Кабатлау" для русскоязычных детей...