Тема: 8 Март - әниләр бәйрәме
классный час (2 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Тема: 8 Март – әниләр  бәйрәме.

Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

                2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon 8mart11111.zip10.57 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче бала: Авырыйм! Бер дә хәлем юк!

2 нче бала: Әйе шул, бөтен яфракларыбыз, чәчкәләребез шиңә башлады.

3нче бала: Ни эшләргә икән хәзер безгә?

4нче бала: Әйдәгез,  бергәләп Кояш апа янына барып карыйк. Бәлки, ул безгә берәр киңәшен бирер?!

Балалар озын юл буенча барган сыман, бергәләшеп бүлмәне әйләнәләр. Көй яңгырый. Балалар каршына кояш булып сары киемгә киенгән, сипкелләр төшергән, бит алмаларын кызарткан укучы чыга.

Кояш апа: Хуш киләсез, чәчәкләрем!

Балалар: Без, Кояш апа, урман наратларының зур сәламен, хайваннарның, кош – кортларның изге теләкләрен, бөтен урман дөньясының олы хөрмәтен Сезгә җиткерәбез!

Кояш апа: Рәхмәт, рәхмәт. Тик нишләптер йөзегез качкан, кәефегез дә бик шәп түгел, ахрысы! Берәр борчуыгыз бармы?

Балалар: Әйе шул, кинәт яфрак – чәчкәләребез шиңә башлады. Шуның сәбәбен белмибез. Кояш апа, безгә берәр киңәш бирче.

Кояш апа: Бер дә белмим шул,балакайларым. Мин һәр көн сезне нурларым белән җылытып, назлап  торам, сезнең тизрәк үсеп җитүегезне телим. Бәлки, сезгә Болыт абыегызның шифалы яңгырлары җитмидер?!

Балалар яңгыраган көй астында кабат бүлмәне әйләнәләр. Алар зәңгәрсу киемгә киенгән, битенә тамчылар төшергән елап утыручы Болыт абыйны күрәләр.

Болыт абый: Сезне миңа нинди юллар алып килде, чәчәкләр? Берәр йомыш белән килгәнсездер әле?! (кырыс тавыш белән).

Балалар: Борчыганга гафу ит инде, Болыт абый! Беләбез, синең эшең бик күп! Безгә су җитеп бетми, ахрысы, яфрак – чәчәкләребез авырый

Болыт абый: Сәбәп миндә түгел! Мин өстән барысын да күреп торам: сезгә, бәлки, әниләрегез үпкәләгәндер! Аларга сезнең матур сүзләр белән эндәшүегез, тәртипле, акыллы, тыңлаучан булуыгыз, ярдәмегез җитә микән?!

1 нче бала: Әйе шул, без гаепле. Әниләребездән гафу үтенеп, яратуыбыз турында зйтергә кирәк!

 Чәчәкләр булып киенгән балалар, әниләре янына йөгереп барып, аларны кочаклыйлар, матур сүзләрен, теләкләрен әйтәләр.

2 нче бала: Әйдәгез, без бергә әниләребезгә бүген бәйрәм оештырыйк.

3 нче бала: Бәйрәм булса, матур, күңелле булсын! Әниләребезне куандырыйк, биеп, җырлап, шигырь сөйләп күрсәтик!

Бию.

1 нче бала:

Килеп җитте 8нче Март!

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.

2 нче бала:

Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

Бергә:   8 Март белән!

 

Җыр: Әниләр бәйрәме

3 нче бала:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора. Әнием.

 

3 нче бала:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк әйдәле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр: Әниемә И. Хөснетдинов сүзләре һәм көе

4нче бала:

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең кулллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала

Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Җыр: Күгәрченнәр гөрләшәләр

Балалар:

Әниләр, Сезгә һәрвакыт яныбызда булганыгыз өчен зур рәхмәт! Әни җылысы – бөтен авырулардан дәва ул. Бүтән беркайчан да сезнең кәефегезне төшермәбез!

Кояш апа белән Болыт абый чыга.

 Кояш апа белән Болыт абый: Кадерле балалар, бүген - Әниләр көне! Кадерле чәчәкләр, әниләребезнең һәр көне бәйрәм кебек булуы – безнең кулда! Сез көн саен ярдәмчел, акыллы, сүз тыңлаучан булсагыз, дөньядагы иң кадерле,якын кешеләр - әниләребезнең йөзендә,һичшиксез, гел елмаю гына балкып торачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по окружающему миру по теме "Март. Лесные новости"

Конспект урока по окружающему миру в 1 классе по теме "Март. Лесные новости" ( УМК "Начальная школа XXI века")....

Тема: «Март-капельник. Апрель – большая вода».

Конспект урока окружающего мира с применением технологии сотрудничества....

Приложение к открытому уроку окружающего мира по теме "Март - капельник"

Приложение к открытому уроку окружающего мира по теме "Март - капельник". 1 класс. УМК "Начальная школа 21 век". Групповая работа, задания....

Конспект открытого урока окружающего мира по теме "Март - капельник".

Конспект открытого урока  окружающего мира в 1 классе по теме "Март - капельник". УМК Начальная школа 21 век....

Конспект урока по предмету "Мир природы и человека" для 3 класса школы 8 вида по теме "Март - первый весенний месяц".

Урок проводится в 3 классе коррекционной школы 8 вида.Цель урока:выявление признаков начала весны.Задачи:уточнить представления учащихся о характерных изменениях в природе в марте, познакомить с основ...

Конспект урока окружающего мира в 1 классе по теме "Март"

Конспект урока по окружающему миру в 1 классе. Тема: «Март »Цели:  расширение знаний обучающихся о первом месяце весны и его особенностях, формирование представлений об изменении...