Туган телем-иркә гөлем.
классный час (4 класс)

Салаватуллина Гульнур Загидовна

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem-irk_golem.docx24.33 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем-иркә гөлем.  4нче сыйныф

1 нче алып баручы. Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

2 а.б. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

1 а. б.: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык.

Бүген – Туган тел көне. 

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Хәзер мин сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырып үтәргә телим.

Шулай итеп, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

                                         Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

(С. Әхмәтҗанова.)


2 нче а.б. Без-татарлар, туган телебез- татар теле

1 нче бала :  Без татарлар

                      Без – татарлар!

                      Татар  исемен  без

                      Горур йөртә торган халык.

                      Без -  татарлар.

                      Шулай диеп белә

                           Безне бөтен дөнья илләре.

                      Без – татарлар!

                      Батыр  халык дигән

                      Зур даныбыз әле сүнмәде.

                      Без – татарлар!

                      Шушы исем белән

                      Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   “ Ак каен” җыры ( З. Ярмәки сүзләре  , халык көе) башкарыла.

Укытучы  : Туган тел. һәркем   өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле , бернәрсә белән дә  алыштырылмый торган “әни” , “әти” , “әби” , “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген бер әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз , Милләтебез сәнгать ияләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз , рухланабыз.

2 нче бала : Н. Исәнбәт “ Өч матур сүз”.

1 нче бала :  Дөньяда иң–иң матур ил –

                      Ул минем туган илем.

                     Дөньяда иң–иң матур тел –

                     Ул минем туган телем

                    “ Балам”, - диеп туган телдә

                     Эндәшә миңа әткәм.

                   “ Әнкәем”, - дип әниемә

                    Мин туган телдә дәшәм.

     2 нче бала : Туган телемдә сөйләшеп

                     Яшим мин туган илдә.

                   “ Туган ил” дигән сүзне дә

                     Әйтәм мин туган телдә.

                     Иң изге хисләремне мин

                     Туган телдә аңлатам.

                    Шуңа күрә туган телне

                    Хөрмәтлим мин, яратам.

1 нчы бала :  Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”

                  Чатнашып сөйләшәм

                  Үз ана телемдә.

                  Оялмыйм , курыкмыйм , -

                  Мин бит үз илемдә!

                  Башымда – чигүле ,

                  Каюлы түбәтәй.

                  Догалар укырга

                  Өйрәтә дәү әтәй.

                  Тәүфыйклы булырга

                  Кирәген  беләм мин.

                   Чын  татар  малае

                   Йөрәгем белән мин!

2 нче бала :  Рафис Корбанов “ Туган  ил”

     “ Әткәм” , “ әнкәм”  сүзе белән

Ачылган телем минем!

Син бирдең миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

Ата- бабамнар үткәнен

Белдем мин синең аша.

Башка телләрең эченә

Кердем мин  синең аша.

1 нче бала : Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”

 Татар теле – туган телем

Гасырларны кичкән тел ул ,

Давылларда өзелмичә ,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан  калган  тел ул.

Байлыгына , муллыгына

Сокландыра  алган тел ул .

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле ,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

          Татар халык биюе.

Укытучы :  Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.

    Җыр “ Кояш гомере”.

Укытучы  :  Укучылар , бүген  без  сезне  җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән танышырбыз

 Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”

Русларда да бар казлар

Татарда  да бар казлар.

Рус казлары : га- га- га , ди

Татар казы : кыйгак  , ди.

 

Русларда да бар үрдәк,

Татарда  да бар үрдәк.

Русныкылар : кря – кря , ди ,

Татарныкы : бак – бак , ди.

Русларда да бар әтәч,

Татарда  да бар әтәч.

Русларныкы : кукареку!

Татарныкы : кикрикүк!

Русларда да бар маэмай ,

Татарда  да бар маэмай.

Рустагысы : гав , гав , ди.

Татарныкы :  һау , һау , ди.

Гав ,гавларга юлыксам мин ,

Русча гына эндәшәм.

һау, һауларны күргән чакта ,

Гел татарча сөйләшәм.

Укытучы : Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

 Укучылар  туган тел  һәм сүз турында  мәкальләр сөйлиләр.

  • Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.
  • Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.
  • Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.
  • Телләр белгән – илләр белгән.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Әдип башы – тел.
  • Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.
  • Миндә авыз бар диеп,

          Бертуктаусыз сөйләшмә.

       Җыр Г. Афзал “ Туган җиреңнән китмә”.

Укытучы : һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы , көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһеңлелеге өчен барыбызга да армый– талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Татар халкының танылган шагыйрҗләренен әсәләрен яратып тыңлыйбыз,шигырҗләрен яттан өйрәнәбез.

Укучыбызның Габдулла Тукайга багышлап язган шигыре:

                             

                            Тукайга багышлап.

Хуш исләргә апрель ае,

Күмеп килә  дөньяны.

Шушы айда Тукаебыз туган,

Шуңа күрә зурлыйбыз аны.

Тукай көнен билгелиләр,

Бөтен татар ил белән.

Тукай яши күңелләрдә,

Үлмәс җыры “туган тел”белән.

Сөйде илен, туган телен,

Сөйде татарның халкын.

Иҗат итте халык өчен,

 Йөрәгендә сүнмәс ут-ялкын.

Арабыздан иртә китсәң дә,

Горурланабыз синең белән.

Һәр сабыйның теле ачыла,

Үлмәс җырың  “туган тел” белән.

Алсу гөлләр, хуш ис белән,

Бөтен галәм ямьгә төрелде.

Шушы язлар Тукай белән,

Җиңү язын безгә китерде.

Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

     

     




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуаль викторина "Газиз туган телем"

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрен берләштергән класстан тыш чара. Командаларга бүлешеп көч сынашу бик күңелле. Тизлек, җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләнә....

“Ирекле ит,туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби ярыш эшкәртмәсе.Безнең татар телебез табышмакларга,мәкаль,әйтемнәргә бик бай. Татар халкы борын-борыннан җырга-моңга, уен-көлкегә бай.Туган тел ул  халыкның ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)

Тема: “Туган телем – иркә гөлем” (КВН)...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Дөньяда иң - иң матур тел ул минем туган телем.

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгы...