Координаталар яссылыгы
презентация к уроку (алгебра, 6 класс) на тему

Татар телендә дәрес өчен презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл garifullina_r.r.koordinatalar_yassylygy_6_syynyf.ppsx457.57 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Координаталар яссылыгы Математика 6 класс Дәреснең темасы: Төзеде : югары квалифика ц ион категорияле математика, информатика һәм МКТ укытучысы Гарифуллина Раилә Рифкать кызы

Слайд 2

Максат: Бирелгән координаталары буенча нокталарны билгеләү; Координаталар яссылыгында билгеләнгән нокталарның координаталарын табарга өйрәтү. Дәрескә куелган бурычлар: Укучыларны координаталар яссылыгы белән таныштыру. Координаталар яссылыгында ориентлашырга өйрәтү. Телдән әйтелгән координаталарны кабул итәргә өйрәтү. Координаталар яссылыгында геометрик фигураларны төгәл һәм пөхтә башкарырга өйрәтү. Укучыларны иҗади эшләргә этәрү. Презента ц ия ярдәмендә укучыларның активлыгын арттыру. Математика фәненә мәхәббәт һәм кызыксынуны үстерү.

Слайд 3

Кинотеатрга баргач үз урыныңа утыру өчен ике координатаны төгәл белү шарт : рәт номерын һәм рәттәге урындык номерын .

Слайд 4

Географик координаталар системасы Параллел ь ләр- киңлекләр, меридианнар- озынлыклар Безнең эрага кадәр 100 ел элек Борынгы грек галиме Гиппарх җир шары картасын параллель ләр һәм меридианнар ярдәмендә күрсәтүне, ягъ ни җир өстендәге ноктаның торышын ике сан белән билгеләүне, бүгенге көндә безгә бик таныш булган географик координаталарны : киңлек һәм озынлык кертүне һәм аларны саннар ярдәмендә билгеләүне тәкъ дим иткән . Безнең эраның II гасырында борынгы грек астрономы Клавдий Птолемей географик координата лар сыйфатында киңлек һәм озынлыкны кулланган.

Слайд 5

Рене Декарт (1596-1650) француз философы, математик. Декартның максаты математик законнарга нигезләнеп табигать не тасвирлау була. Декарт 1637 нче елда «Геометрия» китабында координаталарны ничек кулланырга икәнлеген тасвирлап бирә, шуңа күрә турыпочмаклы координаталар системасын еш кына Декарт исеме белән йөртәләр.

Слайд 6

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 Координаталар башлангычы Абс циссалар к үчәре Ординаталар күчәре м M ноктасының координаталары нинди ? ( х ; у )- ? ( 5 ; 2 ) КООРДИНАТАЛАР СИСТЕМАСЫ Абсцисса Ордината

Слайд 7

4 -2 2 - 2 2 A 0 y x C G B E F D H Нокталарның координаталарын языгыз. Абсциссасын һәм ординатасын әйтегез. A (1; 3); B (0; 2); C (1; -3); D (0; -4); E (5; 0); F (-1; -5); G (-5; 1); H (-6; 0).

Слайд 8

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 № 1379 . ( Күнегүдәге сорауларга җавап бирегез ) А В С F D E Q Иг ъ тибар белән рәсемгә карагыз һәм нәтиҗә ясагыз. Кайда урнашканлыгына карап ноктаның координаталары турында нинди фикергә килергә мөмкин ?

Слайд 9

y x 0 1 А(5; 2) 1 5 Абсциссасы бер үк булган нокталар А ноктасы белән үзара ничек урнашыр ? 2 Ординаталары бер үк булганнары ?

Слайд 10

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 А E F D В С № 1380. Координаталар яссылыгында нинди нокталарның абс ц иссалары 4 кә тигез ? Ординатасы -1 булган нокталар кайда урнашкан ?

Слайд 11

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 А B C D E № 1381. Җавап: Әйе, бу нокталар бер туры өстендә яталар. М ноктасы да бу турыда ятар. М

Слайд 12

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 A C B Бирем: Координаталар яссылыгында А(-2;2), В(6;4) һәм С(4;-5) нокталарын билгеләгез. Аларны эзлекле рәвештә тоташтырып АВС өчпочмагын төзегез.

Слайд 13

y x -7 -6 -5 -4 -3 -2 -1 0 1 2 3 4 5 6 7 5 4 3 2 1 -1 -2 -3 -4 -5 А B C D № 1378. ( 2 ; 4 ) ( - 4 ; 3 ) ( - 2 ; - 3 ) ( 4 ; - 4 )

Слайд 14

y x Игъ тибар белән карагыз һәм бирелгән нокталарның координаталарын билгеләгез: A B C D H G F E O 0 -2 2 4 -2 2 4 A (2; 4); B (4; 2); C (3; 0); D (3; -3); E (-5; 4); F (-3; 0); G (-4; -2); H (-2; -4). Математик диктант 1. Үз-үзеңне тикшер : 2. D (3;-3) ноктасының абсциссасын һәм ординатасын табыгыз : абсцисса: 3 ордината: -3

Слайд 15

1 вариант. (3; 3); (0; 3); (-3; 2); (-5;2); (-7;4); (-8;3); (-7;1); (-8;-1); (-7;-2); (-5;0); (-1;-2); (0;-4); (2;-4); (3;-2); (5;-2); (7;0); (5;2); (3;3); (2;4); (-3;4); (-4;2); күзе(5;0). 2 вариант. (3; 0); (1; 2); (-1;2); (3;5); (1;7); (-3;6); (-5;7); (-3;4); (-6;3); (-3;3); (-5;2); (-5;-2); (-2;-3); (-4;-4); (1;-4); (3;-3); (6;1); (3;0); күзе (-1;5). Иҗади бирем: Нокталарны координаталар яссылыгында билгеләгез һәм фигураны төзегез I -вариант II -вариант

Слайд 16

Өй эше: § 45 укырга № 1402; 1404 Иҗади бирем: Б е рәр төрле кош-корт яки йорт хайваны фигурасын уйлап сызарга һәм сызымдагы нокталарның коорди- наталарын билгеле бер эзлеклелектә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Координаталар турысы ярдәмендә кушу"

Разработка открытого урока....