Саннан вакланма табу.
план-конспект урока по алгебре (6 класс) по теме

6 нчы класс өчен "Саннан вакланма табу " темасы буенча дәрес эшкәртмәсе,

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx55.76 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Киров урта мәктәбе

 

Тема: Саннан вакланма табу.

(6 класс өчен математикадан дәрес эшкәртмәсе)

                                                                 Төзеде: математика укытучысы                                                                                                                                                                                                                        

                                                                 Якиева Гөлназ Нәсим кызы

2012-2013

Тема: Саннан вакланма табу.

1 нче слайд.

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.
  2. Актуальләштерү.
  3. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.
  4. Яңа дәрес материалын аңлату.
  5. Яңа дәрес материалын ныгыту.
  6. Физкультминут.
  7. Мөстәкыйль эш.
  8. Дәресне йомгаклау.
  9. Өй эше.

10.Рефлексия.

2 нче слайд.

Максат:

  • Саннан вакланма табуга карата мәсьәләләр чишүне карау.
  • Әлеге мәсьәләләрдән “саннан вакланма табу” кагыйдәсен чыгару.
  • Логик фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.

Математика фәненә карата кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа дәрес материалын аңлату;

Җиһазлау: компьютер, проектор, такта, мел, дид.материал һ.б.

Эш формасы: фронталь һәм мөстәкыйль.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  • Хәерле көн! Исәнмесез! Бүгенге дәрескә барыгыз да әзерме?

  1. Актуальләштерү

3 нче слайд.

  • Өй эшләрен тикшерү.

№478(г, ж, з);  

г) ;

ж) ;

з) =

№481.

35-(9.5ƭ - 2.5ƭ)=35-7ƭ;

ƭ = 0.5 булса,

35-7×0.5=31.5 км

ƭ = 3 булса,

35-7×3=14 км

ƭ = 5 булса,

35-7×5=0 км

Җавап: 31.5 км, 14 км, 0 км.

(өй эшләренең чишелеше проекторда була. Укучыла шуның буенча өй эшләрен тикшерәләр)

4 нче слайд.

Телдән исәпләү.

  • Исәпләргә:

  • Исәпләргә:            2,4*3;                  3,5*0, 2;             31*0,4.
  • Процентларны унарлы вакланма рәвешендә күрсәтегез:

          1%;  4%;  15%;  57%;  132%.

  1. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

Тема: Саннан вакланма табу.

(Тактада дәрес темасы һәм число язылып куела)

Максат:

  • Саннан вакланма табу кагыйдәсен аңлау;
  • Саннан вакланма табуга карата мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

(укучылар дәфтәрләренә дәрес темасын, числоны язып куялар)

  1. Яңа дәрес материалын аңлату

5 нче слайд.

 1 нче бирем .

Сәяхәтче 2 сәгатьтә 10 км юл үтә. Беренче сәгатьтә ул бу ераклыкның        ен уза. Сәяхәтче беренче сәгатьтә ничә км юл үткән? 

Чишү:

10 : 5  3 = 6 (км)

  • Мәсьәләне әлеге юл белән чишүне сез 5нче класстан ук таныш инде. Эйдәгез, башка төрле юлын да карыйк.

10 ×      = 6 (км)

Җавап: Сәяхәтче 6 км юл узган.

6 нче слайд.

 2 нче бирем

Мәктәп бакчасының сөрелгән җире 5 сотый. Шуның       енә бәрәңге утыртылган. Ничәт сотый җиргә бәрәңгеи утыртылган?

Чишү:

        =4

Җавап:4 а җиргә бәрәңге утыртканнар.

7 нче слайд.

Беренче мәсьәләдә без 10 ның       ен, ә икенчесендә 5 нең

        ен таптык.

Андый мәсьәләрне саннан вакланма табу мәсьәләләре   дип атыйлар һәм аларны тапкырлау ярдәмендә чишәләр.

Саннан вакланма табу өчен, санны шушы вакланмага тапкырларга кирәк.

  1. Яңа дәрес материалын ныгыту

8 нче слайд.

№ 496.

Яшелчә бакчасының мәйданы 0,04 га. Бакчаның 0,8енә кәбестә утыртылган . Ничә гектарга башка яшелчәләр утыртылган?

9 нче слайд.

3 нче бирем: 

Әтинең авылдан Актанышка кадәр 40 км барарга кирәк, ул юлның       ен үткән. Әтинең тагын ничә км барасы калган?(Камалова Гөлчәчәкнең мәсьәләсе)

10 нче слайд.

4 нче бирем:

Әни мәктәп ашханәсендә 100 укучыга ашарга пешерә. 2нче тәнәфестә укучыларның 55%ы ашарга керә. 2нче тәнәфестә ничә укучы ашарга керә?

(Әлеге мәсьәләләрнең чишелешләрен тактага язып эшлибез. 3, 4 биремнәрне  әти – әниләренең эш урыныннан чыгып, укучылар үзләре төзуде)

  1. Физкультминут.

11 нче слайд.

  1. Мөстәкыйль эш

12 нче слайд.

5 нче бирем. Мөстәкыйль эш. (парлап) 

Бакчада 30 җиләк – җимеш агачлары үсә. Шуларның 0,6 өлешен алмагачлар алып тора. Бакчада ничә алмагач бар? Башка төрле агач ничәү?

Парлап эшләү кагыйдәсе:

  • Мәсьәләне укыгыз.
  • Әлеге  мәсьәлә нинди төргә керә?
  • Иптәшегезгә саннан вакланма табу кагыйдәсен

    өйтегез.

  • Һәр укучы мәсьәләнең чишелешен мөстәкыйль яза .
  • Чишелешләрегезне чагыштырыгыз.
  • Хаталар китсә, төзәтегез.
  • Әгәр уртак фикергә килә алмасагыз, ярдәмгә укытучыны чакырыгыз.

13 нче слайд.

Чишү.

1) 30* 0,6 = 18 (д.) – алмагач бар..

2) 30 – 18 = 12 (д. ) – башка төрле агачлар.

Җавап:  18 алмагач, 12 башка төрле агач..

  1. Дәресне йомгаклау

14 нче слайд.

-  «Саннан вакланма табу»кагыйдәсен аңладыгызмы?

-  «Саннан вакланма табу»га карата мәсьәләләр чишүне аңладыгызмы?

-  Гади вакланмаларны тапкырлау исегезгә төштеме?

-  Процентларны унарлы вакланма рәвешендә күрсәтүне исегезгә төшердегезме?

  1. Өй эше

15 нче слайд.

П14 (1 өлешен) укырга, кагыйдәне ятларга.

№526, №534(а)-1подгр.

№%523, №533-2подгр.

№535 индив. бирем.

  1.  Рефлекция

- Мин яңа теманы яхшы үзләштердем.

- Мин аңлап бетерә алмадым, хаталарым

чыкты.

- Мин гел аңламадым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Демалыс бағының адам денсаулығын жақсартудағы және жергілікті жердегі табиғи процестерге әсері »

Научный проект ученицы 11 класс СОШ им.Т.Жарокова Жанибекского района ЗКО Коныровой Айман.Руководитель проекта-учитель биологии Закарина Гулия Сансызбаевна.Ссылка для закачки  -  http://depo...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Қазақстан табиғаты. Табиғи байлықтар. Жаңа тас ғасыры (неолит).

Табиғат байлықтарының түрлерімен, адамзаттың неолитте ойлап тапқан жаңалықтарымен таныстыру; Оқушыларды жаңашылдыққа баулу; Табиғат құндылықтарын сақтай білуге, еңбекқорлыққа тәрбиелеу....

Саннан вакланма табу

Теманы йомгаклауга КВН -дәрес...

Адамдардың табиғатсыз күні жоқ, Табиғаттың мұны айтуға тілі жоқ (экологиялық жинақ)

  Туған жеріміздің уылжыған табиғатын қорғау, оны қастерлеп, қадірлеу - әрбір адамның парызы. Жас жеткіншектерге экологиялық тәрбие беру – бүгінгі күннің өзекті мәселесі.   Эколо...