Тигезлэмэлэр чишу
план-конспект урока по алгебре (6 класс) на тему

Ахметханова Гульзида Камилевна

6  сыйныфта "Тигезлэмэлэр" темасын узганда Сингапур структурасын кулланып уздырган дэрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tigezlmlr_chishu.6_kl.docx20.76 КБ

Предварительный просмотр:

     

Дәрес барышы.

    I.Оештыру өлеше. 

    Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә тигезләмәләр чишүне өйрәнүне дәвам итәрбез. Тигезләмәләр дөньясы бик кызыклы дөнья. Без шул тигезләмәләр дөньясында белемнәребезне ныгытырбыз, яңа ачышлар ясарбыз. Дәрес ахырында эшебезгә бергәләп нәтиҗә ясарбыз. Кәефләрегез ничек, укучылар? Сезнең алдыгызда 3 карточка, хәзерге моментта шул карточкаларның кайсысы сезнең күңел халәтегезгә туры килә, шул карточканы миңа күтәреп күрсәтегез әле. Бик яхшы. Алайса эшне башлыйбыз. (Беренче карточка – битараф кәефне, икенче карточка – яхшы кәефне, өченче карточка – начар кәефне сурәтли)

    II.Актуальләштерү.

    1.Укытучы. Укучылар, өйгә эш буенча сораулар юкмы, кыенлыклар очрамады-мы? ( Телдән өйгә бирелгән № 1342 (ж-и), 1343 эшләре тикшерелә.Сораулар булса тактада аңлатып кителә)

   

2. Ә хәзер телдән исәпләп алырбыз. Гади генә аңлатмаларны гадиләштерә, гади тигезләмәләрне чишә беләсезме икән, тикшереп карыйк әле. Һәр ике төркемгә дә мин карточкалар бирәм.(ФЭН –ЭН-ПИК) Беренче укучы карточкаларны җилпәзә рәвешендә тотып тора. Икенче укучы бер карточканы ала һәм сорауны кычкырып укый, уйларга 5 секунд вакыт бирә, эченнән генә саный. Өченче укучы сорауга җавап бирә. Дүртенче укучы җавапны бәяли, мактый(кул чаба) яки аңа булыша. МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә укучылар рольләрне алышыналар. Укытучы кулында дашул ук карточкалар. Берәм – берәм карточкаларны ала һәм сорый. – 1 нче өстәл артында 3 нче номерлы сан астында утыручы укучы җавап бирсен әле. Шулай дәвам итә.

          1 нче төркем                                              2 нче төркем

   1. Аңлатмаларны гадиләштерергә.

а) 2х2 + 3х2 ; б) -2х + 3х;                            а)- 2х2 + 3х2 ; б) 4х + 3х;

в) 2х — 3х  г) -2х — 3х                              в) -4х — 3х  г) 2х — 3х.

   2. Тигезләмәләрне чишәргә.

а) (х — 7) (х + 4)= 0                         а) (х — 9) (х + 7)= 0                        

 б) (х + 4) = 0                                      б) (х + 10) = 0                                      

в) (х — 7) = 1                                     в)  (х — 8) = 3

г) 7х = 1  д) 7х = 0.                             г) 6х = 1  д) 21х = 0.

3. Мәсьәләне чишәргә.

Бер алмагачтан 12 кг алма,                                Бер түтәлдән 18кг чөгендер,

ә икенчесеннән 2 тапкыр ар-                            ә икенчесеннән 2 тапкыр ар-

тык алма җыеп алганнар һәм 3 кәр-           тык чөгендер җыеп алганнар һәм 3                

зингә бүлеп салганнар. Һәр кәрзингә   ящикка бүлеп салганнар. Һәр кәрзингә              

ничәшәр кг алма туры килгән?               ничә шәр кг чөгендер   туры килгән?

4. 20 минут сәгатьнең ничә                      15 минут сәгатьнең ничә өлешен      

тәшкил итә?                                                тәшкил итә?

Алдан эшенбетергән төркемгә бирем: дәреслектән №1330 нчы күнегүне эшләп җилкәдәш партнерлар белән РЕЛЛИ – РОБИН структурасын кулланып кыска җаваплар белән фикер алышалар.

 3. Укучылар, экранга карыйк әле.

а) тигезләмә ул ...

б) тигезләмәнең тамыры ул ...

в) тигезләмәнең (?) тамыры була?

г) Хатаны тап һәм төзәт:

5х — 8 = 4 — 8х,

5х — 8х = 4 + 8,

-3х = 12,

х = 12 (-3),

х = -36.

1 өстәлнең  А  хәрефе астында утыручы озынрак буйлы укучы җавап бирсен әле.  2 өстәлнең  Б  хәрефе астында утыручы кыскарак чәчле укучы җавап бирсен әле.   Шулай дәвам итә.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. (ФАЙНД ЗЕ ФИБ) Хәзер һәрберебез тигезләмә темасына 3 әр фикер язабыз. Фикерләрнең икесе чынбарлык, ә берсе уйдырма булырга тиеш.Язып бетергәч 1 нче номерлы укучы үзенең җөмләләрен укый. Төркем членнары бергә фикерләшеп уйдырманы табарга тиешләр. “Берләшегез,уйлагыз һәм хәл итегез, кайсы фикер уйдырма?” Төркем членннары уртак фикергә килгәч кенә карар кабул ителә. Фикер әйтелгәннән соң, җавап дөрес булса,уйлап чыгаручы төркем членнарын мактап кул чаба. Әгәр җавап дөрес булмаса, төркем членнары уйлап чыгаручыны мактап кул чабалар. Сәгать теле йөреше уңаена алышынабыз. Һәр төркем фикерләр арасыннан үзенә иң ошаган уйдырманы сайлап ала һәм укый.

   2. Дәреслек белән эш. Укучылар № 1316 нчы күнегүне дәфтәрләрдә башкаралар. Һәр төркемнән 1әр укучы такта янында эшли. Соңыннан дөреслек тикшерелә.

   IV. Физкультминутка.(МИКС – ФРИЗ-ГРУП). Укучылар көйгә хәрәкәтләнәләр, көй туктаганнан соң катып калалар.Укытучы сорау биргәннән соң укучылар саны җаваптагы сан кадәр булырлык итеп төркемнәргә берләшәләр. Мәсәлән: 4х=8,  -2х=-10 һ.б.

    V.Фикерләү сәләтен үстерүгә бирем.

-1,-2,-3,-4,-5,-6,-7,-8,-9,-10,1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 саннарыннан теләгәннәрен кертеп 3 әр тигезләмә төзеп язарга. Чзып бетергәннән соң җилкәдәш партнерлар кыска җаваплар ярдәмендә фикер алышалар. (РЕЛЛИ-РОБИН) 2 нче өстәлнең 3 нче номерлы укучысы үзенең төзегән тигезләмәсен укысын әле. 1 нче өстәлнең 2 нче номерлы укучысы билгесезнең кыйммәтен әйтеп карасын әле.һ.б.

    VI. Мөстәкыйль эш. 2 вариантта.

  1. -2х + 4 = 3х — 21 , 4х + 3 = -16,           1)-3 х + 2 = 5х — 15, 2х + 7 = -19,
  2. -4х + 7 = 5х + 1, 3х — 6 = -20.              2)-5х +8 =:х +2,   4х – 7 = -21

3)       4 (3 — 2х) + 24 = 2 (3 + 2х).                 3) 0,2 (5у — 2) = 0,3 (2у — 1)

Җаваплар парлап каршы як партнерлар ярдәмендә тикшерелә.

-Кемнәрнең кайсы эшләрендә хаталар китте? Хаталы эшләр тактада аңлатыла.

    VII. Йомгаклау.

1. Без бүген дәрестәнәрсәләр өйрәндек?

2. Өй эше бирү.№1342(к-м), 1341(в,е) 1345 (өстәмә)

 

 

 Максат: тигезлекнең ике ягында да билгесез булган тигезләмәләр чишү буенча укучыларның белемнәрен ныгытырга; укучыларның исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерергә; математика фәненә кызыксыну тәрбияләргә; мөстәкыйль эшләү, үзконтроль, иптәшеңнең җавабын тыңлау һәм бәяләү күнекмәләре булдырырга.

        

   

 Җиһазлау: карточкалар; таблица; проекционный аппарат, “Тигезләмәләр чишү” презентациясе.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конфликт хэм аны чишу юллары

Конфликт хэм аны чишу юллары...