Внеклассное мероприятие на татарском языке по математике "Математик парк" для учащихся 5 класса
план-конспект урока по алгебре (5 класс) на тему

Ахатова Ляля Анасовна

Классташ тыш чара. "математик парк"та төрле конкурслар. 5 нче сыйныф укучылары өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematik_park.docx52.7 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Математик парк

Максат: балаларны математика фәне белән кызыксындыру, аларда фикерләү тизлеген, зирәклекне, уйлап табучанлыкны арттыру, коллективта бер-береңә ярдәмчеллек, ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы.

-Исәнмесез,укучылар! Бүген без сезнең белән паркка ял итәргә барырбыз. Парк гади генә тугел. Паркның исеме “Математика”.  Исеменнән күренгәнчә-бу гади генә парк түгел.  “Математика” паркында без арифметик атракционнарда, тирда булырбыз, һәм башка күп кенә уеннар уйнарбыз.

(укучылар ике командага алдан бүленгән. Өй эше бирелгән)

-Паркка керер өчен без билетлар сатып алырбыз.  Билет алыр өчен кая барабыз?

-Кассага.

-Бик дөрес , укучылар. Сез минем кулдан әзерләнгән билетны сайлап аласыз һәм сорауга җавап бирәсез. Дөрес итем җавап бирсәгез билет сезнеке.

(укучылар укытучы кулыннан битлетларны тартып алалар)

Билетлардагы сораулар “Касса”:

  1. 1 йомырка 5 мин пешә. 4 йомырка ничә мин пешә?(5 мин)
  2. Өстәл өстенең 4 почмагы бар. 1 почмагын кисеп ташлады. Ничә почмагы калды? (5 почмагы)
  3. 1 кг мамык авырмы, яки 1 кг конфет авырмы? (тигез)
  4. Нинди санга 8 не кушкач 13 килеп чыга? (5кә)
  5. Ребусны чиш: img5 (сумма).
  6. Иң кечкенә икеурынлы сан
  7. Ребусны чиш: img3 (Точка).
  8. 3 сыерның ничә мөгезе бар? (6)
  9. Квартетта ничә музыкант? (4)
  10. 20 яше тулган кызга 4 ел элек ничә яшь булган? (16)
  11. Ребусны чиш: img4 (Минус).

  1. Диңгездә нинди таш юк? (коры)

-Барыбыз да билетлы. Хәзер атракционнарга киттек.

1атракцион. “Шаян паровоз”.

-Сезгә паровозның вагонында ничә кеше утырган шуны санап чыгарырга кирәк. Моның өчен сезгә карточкада бирем бирелә. Сез дөрес итеп тиз генә чишәсез дә жюригә тапшырасыз.

(201∙21-3159)-(525+8664:76)=323

2 аттракцион «Тир».

-Укучылар, сезгә паркта ошыймы?

-Алайса дәвам итәбез!

-Бу аттракционда максатка ирешер өчен һәр командага 5 мөмкинлек бирелә.

Сезгә тиз генә сораулар бирелә, сез тиз генә җавап биергә тиешсез.Сорауларның 5 сенә дөрес итеп җавап бирсәгез 5 очко була.

1 командага сораулар:

  1. 7 Х 8 = ? ( 56 )
  2. 5 шәм яна. 2 шәмне сүндерделәр. Ничә шәм калды? ( 2)
  3. Нинди санга бүләргә ярамый? (на 0)
  4. Ничщ айда 30 көн? (11, кроме февраля)
  5. Фигура, 3 ягы 3 түбәсе бар. (треугольник)
  6. Ач карынга ничә йомырка ашап була?

2 командага сораулар:

  1. Кайчан тәүлек кскарак: кышмы җәйме?? (бертөрле)
  2. 9х6=?(54)
  3. Кулларда 10 бармак. 5 кулда ничә бармак? (50)
  4.  Нинди савыттан ашамыйлар? (буш)
  5. Барлык цифрларны тапкырлагач ничщ була? (0)
  6. Тоннада ничә цетнер? (10)

3 аттракцион «Күзәтү тәгәрмәче».

-Укучылар, калган фәннәрдәге кебек, математика фәненә нигез салган, ачышлар ясаган шәхесләр бар. Сез кайберләренең портретларын бкабинетта да күрә аласыз.

Мин сезгә бүген Августин Мёбиус турында сөйләрмен. Аның туган елларын без слайдта күрәбез. Аның иң зур эше “Мебиус бите”- дип атала. (лист Мебиуса).Шуның белән без танышып китәрбез.

Лист Мёбиуса (Мебиус бите)  «Математических неожиданностей» санына керә. Хәзер без сезнең белән шул битне ясарбыз.

Аны ясавы бик җиңел. Кәгазь лентаны боҗра итеп тоташтырабаз. Тик тоташтырганчы бер почмакны 360 градуска борып алабыз.  Аннан уртасыннан кисәбез.

-Кайсы команда дөрес һәм матур итеп эәли очко ала.

4 аттракцион «Арифметик табышмаклар».

1 командага:

1.Утыра, ди, дүрт мәче,

Һәр мәче алдында - өч мәче,

Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,

Барысы ничә мәче булган?

2 командага:

Очкан өч карга,

Кунганнар талга,

Өчәү кунса, бер тал артып кала,

Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.

Ничә карга, ничә тал?-

Җавабын үзең табып ал.

5 аттракцион :  “Кара тартма”.

1 командага. Кара тартмада нәрсә?

1.(9 очко.) Грек уйлап табучысы Дедал һәм аның бертуганының улы, бик талантлы егет турында риваять яши. Әлеге егет дөньядагы беренче пычкыны, чүлмәк ясау түгәрәген һәм бу тартмадагы әйберне уйлап таба. Әлеге ачышлары өчен аңа гомере белән җавап бирергә туры килә, чөнки көнче абыйсы биек шәһәр ныгытмасыннан этеп төшерә.

2.(8 очко) Әлеге бик борынгы әйбер җирдә 2000 ел яткан.

3.(7 очко) Археологлар Помпей хәрабәләреннән бронзадан ясалган әлеге предметларны бик күп табалар. Безнең илдә беренче тапкыр ул Түбән Новгород шәһәрендә казу эшләре вакытында табыла.

4.(6 очко) Ул шулкадәр камил була ки, күп еллар буена аның конструкциясе үзгәртелмәгән.

5. (5 очко) Борынгы Грециядә бу предметны куллана белү зур дәрәҗә саналган, ә аны кулланып мәсьәләләр чишә белү җәмгыятьтә бөек акыл иясе булуны белдерә.

6. (4 очко) Әлеге предмет архитектурада һәм төзелештә алыштыргысыз.

7. (3 очко) Салкын һәм ялтыравыклы, аякларын бөкләп бәрхет тартмада ята.

8. (2 очко) Ул бер сызымнан икенчесенә үлчәмнәрне күчерү һәм тигез почмаклар төзү өчен кирәк.

9. (1 очко) Әйләнеп чыкса, түгәрәк сыза.

Җавап: циркуль.

2 нче командага. Кара тартмада нәрсә ?

1.(9 очко) Бу әйбер мең еллар элек уйлап чыгарылган. Төгәл генә кем уйлап тапканы билгеле түгел. Иң беренче аларны клепсидралар дип атаганнар.

2.(8 очко) Бу әйбер һәркемдә дә бар диярлек.

3.(7 очко) Ул еллар үтү белән камилләшә барган, кечерәйгән. Аңа үзгәрешләр кергән.

4.(6 очко) ХХ гасыр башында патша сараен бу әйбер белән атаклы фамилия иясе тәэмин иткән. Әлеге эшмәкәрлекне аның оныгы дәвам итә.

5.(5 очко) Рус телендә бу предмет күплек санда гына кулланыла.

6.(4 очко) Тизлеккә мәсьәләләр чишкәндә кулланыла.

7.(3 очко) Аның белән су, ком, кояш, электрон сүзләре янәшә килергә мөмкин.

8.(2 очко) Аягы юк-йөри,авызы юк-сөйли.

9.(1 очко) Келт-келт итә,

Бер урында гомер итә.

Җавап: сәгать.

6 аттракцион: “Карусель”

Биремнәр:

  1. Саннар кергән мәкальләрне искә төшерергә.

    2.Саннар кергән җыр, шигырьләрне искә төшерергә.

    3.саннар кергән әкиятләрне искә төшерегә.

 -Молодцы укучылар! Без сезнең белән күңелле генә ял иттек. жюри нәтиҗәләр чыгарыр.

-Бүгенге уен сезгә ошадымы?

-Нәтиҗәләр чыгарыла. Җиңүчеләр билгеләнә.

-Барыгызга да рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр!


Таблица для жюри.

Команда

Аттракцион

Аттракцион

Аттракцион

Аттракцион

Аттракцион

Аттракцион

Итог

Дөрес җаваплар:

К Аттракциону «Веселый паровоз»

(201∙21-3159)-(525+8664:76)=323

К Аттракциону «Арифметик табышмаклар»

Ответ: 1-ая задача- дүрт мәче булган алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.

               2-ая задача- 3 кара 2 тал



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Уен-дәрес внеклассное мероприятие на татарском языке

Книга с самого детства были  моими лучшими друзьями...

Конспект внеклассного мероприятия по английскому языку “Забавный английский”, для учащихся 5 классов.

       Предлагаемые виды конкурсов помогают проверить знания , умения и навыки учащихся.в игровой форме.  Конкурсы составлены так , чтобы дать учащимся возмо...

внеклассное мероприятие на татарском языке "Туган тел"

внеклассное мероприятие на татарском языке для русскоязычных групп...

Внеклассное мероприятие по русскому языку в 5, 6, 7 классе Сценарий КВН для учащихся средних классов "Подумай и ответь"

КВН - одна из наиболее популярных и полезных форм работы. Во время игры любой учащийся может раскрыться, он не боится неудач. У учащихся формируется чувство коллективизма, развиваются умения  быстро о...