Суүсемнәренең күптөрлелеге
план-конспект занятия по биологии по теме

Гильфанов  Фидус Нарфисович

Суүсемнәр -  табигатьтә  һәм  кеше  тормышында  зур  әһәмияткә  ия

булган  тереклек  ияләре, чөнки  күзәнәкләрендә  төрле  органик  матдәләр

туплана.Алар  сулыкларны  кислород  белән  баеталар, эволюцияне  аңлатып

бирүдә  зур  роль  уйныйлар.Суүсемнәр  башка  тереклек  ияләренә азык  булып

торалар. Шуңа  күрә  сулыкларны  пычратмаска,суүсемнәрне  сакларга  кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fitontsidlar_beznen_tormyshta.docx17.58 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Фитонцидлар  безнең  тормышта.

Фидус  Гыйльфанов. Актаныш  районы  Яңа  Әлем  төп  мәктәбенең биология

укытучысы.

Фитонцид  төшенчәсе  дәресләрдә ,дәрестән тыш  чараларда  киң  кулланылыш  таба  бара.

Белгәнебезчә,әлеге  термин  дәреслекләрдә  тулысынча яктыртылмый,укучыларга

җиткерәсе  мәгълүматлар  аз  диярлек.

Журнал  укучыларыбыз  игътибарына   фитонцидлар  турында  үземнең  эш

тәҗрибәмнән  кайбер  материалларны  тәкъдим  итәм.

1.Әйләнә- тирәбездә  фитонцидлар.

       Фитонцидлар  әйләнә-тирәбезне чолгап  алган.Димәк, фитонцидлар урманда, бакчада,

басуда,үзебез  яши  торган  бүлмәдә  дә  бар.

Фитонцид- грекчадан  “фитон”- үсемлек, латинчадан “цидо”- үтерү  дигәнне аңлата.

Фитонцидлар-  микроорганизмнарга  тәэсир итүче очучан  биологик  актив  матдәләр.

XX  гасырның  30  елларында  Россия биологы  В.П.Токинның  фитонцидлар  турында

тәгълиматы  чыга.

        Кеше  сәламәтлеге өчен урмандагы  агачлар  махсус  матдәләр- фитонцидлар  бүлеп

чыгаралар.Бу  матдәләр  авыру  тудыручы  бактерияләрне,микроорганизмнарны  юкка  

чыгаралар. Барысы  500  үсемлек  фитонцид  үзлеге  белән  характерлана.

Алар  арасында – имән, артыш, нарат, чыршы, шомырт, миләш, юкә, усак,тал  бар.

Мәсәлән, 1  гектар  артыш  урманы  җәй  буена  30  кг, карагай  2  кг, нарат  5  кг  фитон-

цид  бүлеп  чыгара. Үсемлекләрнең  фитонцид  активлыгы  һава  торышына  һәм  ел

фасылларына  бәйле.Кайбер  фитонцидлар  микробларны  үтерә, ә  икенчеләре  исә

үсемлекләрнең  үсешен  һәм үрчүен  тоткарлый.Шомыртның  һәм  суганның  очучан

фитонцидлары  Бөек  Ватан  сугышы  елларында  сугышчыларның  үлекле  яраларын

дәвалау  өчен  дә  кулланылган.

2.Фитонцидларның  бактерияләргә  тәэсире.

а.Суган  һәм  сарымсакның  фитонцидлары  дифтерия  таякчыкларын  үтерергә  сәләтле.

б.Пихта  фитонцидлары  стафилококк, стрептококк,бума  ютәл таякчыкларына үтергеч

тәэсир  ясый.

ә. Эвкалипт  агачының  фитонцидлары  грипп  вирусларына  да  көчле  тәэсир  итә.

г. Дизентерия  таякчыкларына   виноград, бөрлегән, кара  карлыган, керән, торма  соклары

үтергеч  тәэсир ясыйлар.

3.Фитонцидларның  гөмбәчекләргә  тәэсире.

Соңгы  вакытта  гөмбәчек  авырулары  киң  таралды.Микроскопик  гөмбәчекләр  кешенең

тиресендә,чәчендә, тырнагында,сөягендә,эчке  органнарында,үзәк  нерв  системасында

зарарланулар  китереп  чыгара.Үсемлекләрдәге ( настурция, шалфей, тмин) эфир майлары

гөмбәчек  авыруларына  каршы  көрәштә  мөһим  чара  булып  тора.

4.Фитонцидларның  беркүзәнәкле   микроорганизмнарга  тәэсире.

Дизентерия  амебасына  каршы  көрәштә  шомырт,каен, тирәк,имән  агачларының

фитонцидлары  зур  әһәмияткә  ия.Инфузория  башмакчык   һәм  лямблиягә  балан, кара

карлыган,мүк  җиләге  соклары  үтергеч  тәэсир ясый.

5.Фитонцидларның  кимерүчеләргә  һәм  чебеннәргә  тәэсире.

Чия-дәфнә  һәм  шомыртның  яфраклары, бөреләре  бүлеп  чыгарган  фитонцидлар

күселәргә  бик   нык  тәэсир  итә.Бакчачылар  җиләк-җимеш  агачларының   кәүсүсен

аю  баланы  агачының  кайрысы  белән  төрәләр.Аю  баланы  агачының  фитонцидлары

кимерүчеләрне  куркыта.

           Бүлмәдәге чебеннәргә  шомырт,чия-дәфнә,ирга  агачларының  фитонцидлары

актив  тәэсир  итәләр.

6.Үсемлек  корткычларына  каршы  көрәштә  фитонидларның  роле.

Үсемлек  корткычларына  каршы  көрәштә  түбәндәге  үсемлекләрнең  фитонцид  үзлеге

зур   әһәмияткә  ия: әче  кызыл  борыч,әче  әрем,суган  кабыгы, меңъяфрак, сарымсак,

канлут,помидор  яфраклары.

Өрәңгенең  һәм  кара  тирәкнең  фитонцидлары  алмагачның  һәм  грушаның  үсешен,

өлгерүен  тизләтә,салкынга  чыдамлылыгын   арттыра.

Помидорның  орлыклары  утыртыр  алдыннан  кара  пасленның  фитонцидлары  белән

эшкәртелсә, аның  җимешләрендә  кара  черек  авыруы  булмый.

Шикәр  чөгендеренең  һәм  борчакның   фитонцидлары  тутык  авыруына,кисәү  гөмбәсенә

каршы  көрәштә  югары  нәтиҗә  бирә.

7.Бүлмә  үсемлекләренең  фитонцидлары.

Бүлмәдәге  һаваның  чисталыгын  саклауда  гөлләр  зур  әһәмияткә ия.Мәсәлән, йонлач

хлорофитум   24  сәг  эчендә  һаваны  88%  ка  чистарта.Шуңа  күрә  дә  хлорофитумны

космик  корабльләрдә  һаваның   чисталыгын  саклау  өчен  кулланалар.

Бигрәк  тә  микробларга  каршы  көрәшүдә  фикус, бегония, яран  әһәмиятле.Аларның

фитонцидлары   стрептококк   бактерияләренә  үтергеч   тәэсир  ясый.

Хризантема,циперус,малочай,монстера  фитонцидлары  бүлмәдәге  чебеннәрне, озынбо-

рыннарны   үтерә.

Бүлмә  шартларында  үстерелгән   араукария,кипарис   фитонцидлары  кешенең  сулыш  

һәм   нерв  системасына  уңай  йогынты  ясый.

          Алоэ  һәм  каланхоэ-  йорт  “докторлары”  дип  аталучы  үсемлекләр.Аларның  согы

составындагы  фитонцидлар  бактерияләрне  һәм  микробларны  юкка  чыгаралар.

Компьютер  белән  янәшә  драцена  һәм  хөрмә  пальмасын  утырталар.Чөнки  бу  үсемлек-

ләр  ксилолны  йоталар. Шулай  ук  кактуслар  да  зарарлы  нурланышны  йотарга  

сәләтле.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фазыл Шәех поэзиясенең тематик төрлелеге. Фәнни-тикшерү эше.

Бу фәнни-тикшерү эше якташыбыз, Алабуга халкының горурлыгы булган Фазыл Шәех иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып башкарылды....

"Терек табигатьнең күптөрлелеге. Патшалыклар." презентация 5 кл ФГОС

Презентация на татарском языке для урока биологии 5 класс по ФГОС. УМК  В.В.Пасечник....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге

Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика...