Эшләпәле гөмбәләр
план-конспект урока по биологии (6 класс) по теме

Фасхутдинова Наиля Асгатовна

Укучыларда биология фәне белән кызыксыну уяту максатыннан дәресләрне кызыклырак, мавыктыргычрак итеп, заманча технологияләр, дидактик уеннар,   тестлар, компьютер  кулланып үткәрергә тырышам.  Укучылар эшчәнлегеннең форма, ысул һәм алымнарын төрлеләндерү – мөһим педагогик шартларның берсе. Дәрес барышында укучылар иҗади фикер йөртәләр, акыл хезмәтенә өйрәнәләр, үз фикерләрен белдерә алалар.

Мин дәрес-лекция, дәрес-ярыш, дәрес-сәяхәт, уен-дәрес һ.б.ш. формалардан нәтиҗәле файдаланырга тырышам. Белем бирүдә аларның һәрберсенең үз урыны бар.

Теманың эчтәлегенә, класстагы балаларның яшенә, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсенә, алдагы дәресләрдә нинди материал үзләштереләчәгенә карап, дәресне оештыруның билгеле бер формасына өстәнлек бирелә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx27.13 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларда биология фәне белән кызыксыну уяту максатыннан дәресләрне кызыклырак, мавыктыргычрак итеп, заманча технологияләр, дидактик уеннар,   тестлар, компьютер  кулланып үткәрергә тырышам.  Укучылар эшчәнлегеннең форма, ысул һәм алымнарын төрлеләндерү – мөһим педагогик шартларның берсе. Дәрес барышында укучылар иҗади фикер йөртәләр, акыл хезмәтенә өйрәнәләр, үз фикерләрен белдерә алалар.

Мин дәрес-лекция, дәрес-ярыш, дәрес-сәяхәт, уен-дәрес һ.б.ш. формалардан нәтиҗәле файдаланырга тырышам. Белем бирүдә аларның һәрберсенең үз урыны бар.

Теманың эчтәлегенә, класстагы балаларның яшенә, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсенә, алдагы дәресләрдә нинди материал үзләштереләчәгенә карап, дәресне оештыруның билгеле бер формасына өстәнлек бирелә.

Дәрес темасы :      Эшләпәле  гөмбәләр.                                                                           ( дәрес-сәяхәт)

Максат:                                                                                                                          -Укучыларны эшләпәле гөмбәләрнең күптөрлелеге, төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру; гөмбә җыю тарихын өйрәнү;                                                                                                                                                                                              -Гөмбәләрнең кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмиятен ачыклау; Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;                                                                                    -Мультимедия чаралары белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

Җиһазлар:  Электрон белем ресурслары, презентация, ашарга яраклы һәм  агулы гөмбәләрнең муляжы.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру . Исәнмесез укучылар.  Дәресебезне табышмакка җавап эзләүдән башлыйк әле.

Г  белән  Ә  сакта тора

Бу исемнең як-ягында.

Шундый гаҗәп үсемлек

Күрмисең бер яфрагын да (гөмбә)

2. Актуальләштерү.                                                                                            

Укытучы:                                                                                                                                                             Эшләпәле гөмбәләр патшалыгына сәяхәтебезне башлыйбыз.  Безнең юлыбыз бик озын булачак һәм без табигать тарафыннан эшләнгән күп кенә гаҗәеп могҗизалар белән танышачакбыз.                                                                                                                         Безнең беренче тукталышыбыз  “Тарихи”  тукталыш дип атала.

1 нче укучы.    “Микология”- гөмбәләр турындагы фән- күп еллар элек барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр   IV – гасырда  ук Аристотель гөмбәләр турында язган, ә аның шәкерте Теофраст  шампиньон, трюфель, кәҗә гөмбәсенең үзлекләрен өйрәнгән. Гиппократ б.э.к V гасырда    азык буларак кулланыла торган гөмбәләрнең исемлеген төзегән, ә  б.э.  I гасырында гөмбәләрне  агулы һәм ашарга яраклылырга бүлгәннәр.

Россиядәге кебек бер генә илдә дә гөмбә промысле булмаган. Гөмбә сезоны  җитү белән  авыллардагы бар халык гөмбә җыярга керешкән. Соңыннан  тозланган, киптерелгән  яңа җыелган гөмбәләр төялгән олаулар  шәһәрләргә юл алган.  Хаттә  Кострома губернасында Судислав  шәһәрен “Гөмбәләр  башкаласы” дип атаганнар.

Шулай да гөмбә куллануга  халык төрлечә караган. Мәсәлән, татарлар һәм якутлар гөмбәне гел дә кулланмаганнар.

Көнбатыш Европада аны “ярлылар ите” дип атаганнар. Англиядә һәм Франциядә  махсус өйрәтелгән этләр белән генә җыелган гөмбәне кулланганнар.

Хәзерге вакытта гөмбәгә нинди караш соң?  Кайбер илләрдә ашарга яраклы дип саналган гөмбәләрне икенчеләрендә агулы дип исәплиләр .Мәсәлән, Италиядә майлы гөмбә ашарга яраксыз дип исәпләнсә, Швецариядә хаттә ак гөмбәне дә агулыга кертәләр.

Укытучы.  Икенче тукталышыбыз  “Биологик “ дип атала. Эшләпәле гөмбәләрнең үзенчәлекле билгеләре белән танышып үтәрбез.

2нче укучы.  Гөмбә эшләпәсенең аскы ягына карап  аларны көпшәле һәм җәймәле гөмбәләргә бүлеп йөртәләр. Көпшәле гөмбәләргә  ак гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, ә җәймәле гөмбәләргә гөрәҗдә,җирән гөмбә, кызыл гөмбә, әтәч гөмбәсе керә.    Барлык гөмбәләрне дә 3 группага: 1) ашарга яраклы, 2) шартлы ашарга яраклы, 3)агулы гөмбәләргә бүлеп йәртәләр.

Гөмбәләр парады башлана. Алдан әзерләнгән укчылар гөмбәләр  турында сөйлиләр.

. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/878f822e-79d4-4f76-984e-079faf842f80/%5BBI6ZD_15-01%5D_%5BIL_06%5D.html 

 (ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр)

http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/dc6be3c8-58b1-45a9-8b23-2178e8ada386/79217/?interface=pupil&class=48&subject=29

http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/9f7bd01f-0a01-022a-01bf-4c57d11a4bd7/%5BBIO6_08-53%5D_%5BIM_01%5D.SWF

(Чебен гөмбәсе)

 Укытучы.  Агулы гөмбәләрнең барысының да төп билгесе – ачык  кызыл төстә булулары. Зәһәр гөмбә  ак гөмбәгә охшый, әмма аның төбенең югары өлеше  кара яки кара-сары төстәге челтәр кебек бизәк белән капланган, ә йомшак өлеше исә сындырган урыннан кызарып чыга. Ялган әтәч гөмбәсенең эшләпәсе сынган урыннан ак сыекча бүленеп чыга. Ашарга яраклы баллы гөмбәләрнең төпләрендә элпәле боҗра бар, ә ялган баллы гөмбәләрдә андый элпә юк һәм эшләпә астындагы җәймәләр яшькелт була.

Ял итеп алу.     ( Гөмбәләр турында табышмаклар әйтешү.Викторина сорауларына җаваплар.)

  1. Утырабыз урманда,

Соры эшләпә киеп

Пешерә дә , кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(гөмбә)

2.Кайсы композитор гөмбә җыярга бик яраткан ?(П.И.Чайковский)

3.Әсәрләрендә гөмбә темасы чагылдырылган рәссамнарны беләсезме?(И.И.Шишкин “Мухамор”, И .Хруцкой “ Натюрморт с грибами”)

4.Гөмбәләрне өйрәнә торган фән. (Микология).

5.Көнбатыш Европа илләрендә гөмбәне ничек дип атаганнар? (ярлылар өчен ит).

6. Кайсы гөмбәне  французлар  Россиядән шешәгә салып ?  (җирән гөмбә)

Экологик “ тукталыш.

3 нче укучы.   Әгәр сиңа таныш булмаган гөмбә очраса, син аны алма; агулы гөмбә булса да син аңа тимә, ул башка хайваннар , җәнлекләр өчен кирәкле. Мәсәлән: чебен гөмбәсе белән пошилар суалчан авыруыннан дәваланалар, кышкы йокыга талыр алдыннан аю да шул гөмбә белән туклана. Гөмбәләр агачлар белән симбиоз яшәп алар өчен бик күп файда китерәләр. Алар шулай ук урман санитарлары да, агач калдыкларын таркатуда булышлык итәләр.

Гөмбә ферментлары –йорт җиһазлары җитештергәндә киң кулланыла. Агачтан ясалган әйберләрнең өслеген эшкәртәләр һәм  аңа буягыч матдәләр яхшы сеңә. Ферментлар белән эшкәртелгән үзагач  йомшара, карандаш ясау өчен менә дигән чималга әйләнә.

Шулай ук гөмбәләр матурлык өчен дә бик кирәк.

Гөмбә җыйган вакытта яшьрәк гөмбәләрне җыярга кирәк. Чөнки карт гөмбәдәге  гөмбә клетчаткалары ( фургинин матдәсе)  авыр үзләштерелә. “Кортлы гөмбәдән курыкма, карт гөмбәдән курык” дип юкка гына әйтмиләр шул.

Ашарга яраклы  гөмбәләр дә начар экологик шартларда агулы булырга мөмкин, чөнки алар үзләренә  төрле агулы газларны, матдәләрне  туплыйлар. Промышленность предприятиеләре, химик комбинатлар, автотрасса яннарында гөмбәләрдә  бик күп концентрациядә кургаш,терекөмеш, кадмий матдәләре туплана һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч ясый.

Укытучы. “Медицина» тукталышы.

Гөмбәләрне  юкка гына “Үсемлек ите” дип атамыйлардыр. Тикшерүләрдән күренгәнчә 1 кг ак гөмбәдә  аксымнар  1 кг иттәгегә караганда 2 тапкырга күбрәк. Аларда шулай ук витаминнар да бик куп(А,Р,Д,В). Гөмбэдэ пурин матдэсе бар, шуна курә аны ашказаны- әчәк авыруы белән чирләүчеләргә куллану яхшы. 17 гасырда ук инде гөмбәләне медицинада кулланганнар.( тән өлешендә, яман ешләр барлыкка килгәндә). Чебен гөмбәсе төнәтмәсен  ревматизм һәм радикулит, нерв  системасын дәвалау өчен кулланганнар.

Гөмбә җыя беләсеңме ?. Гөмбә белән агуланганда беренче ярдәм.

(әңгәмә үткәрү) Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү

 Агулануның беренче билгеләре  - күңел болгану, косасы килү, ашказаны тирәсендә авырту барлыкка килү, баш әйләнү, эч йомшарып туалетка еш йөри башлау белән кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз!!! Гөмбә ашап агуланган кешенең гомере үз вакытында ашыгыч ярдәм һәм стационарда комплекслы терапия куллануга бәйле.

 Табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү сыйфатында ашказанын һәм эчәклекне юдырыгыз. Моның өчен җылы суга чәй содасы яки сыек кына итеп ясалган марганцовка эремәсе салырга һәм авыруга тиз генә эчерергә (1,5-2 литр чамасы) һәм тел өстенә басып ясалма костырырга кирәк. Эчәклекне чистарту өчен кастор мае яки инглиз тозы (сернокислая магнезия) эчереп клизма ясау, аннан соң авыруга 2-5 сәдәф активлаштырылган күмер бирү зарур.

 Организмның суга ихтыяҗын киметү өчен, авыруга бераз тоз салынган салкын су, каты салкын чәй, кофе яки сөт бирегез. Спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый, чөнки алкоголь гөмбә агуының канга сеңүенә булыша.

 Табиб килгәнче авыруны караватка яткырыгыз, эченә һәм аякларына грелка куегыз. Калган гөмбәләрне тикшерү өчен табибка бирегез. Шушы ук гөмбәләрне ашаган, әмма үзен яхшы хис иткән башкалар да профилактик чаралар үтү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Укытучы. Менә безнең сәяхәтебез тәмамланып килә.  Бүгенге дәресне йомгаклап  сезнең белән  укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучыларның фикерләрен , тәкъдимнәрен  әйтәләр)

-Әгәрдә гөмбәне танымасың, яки шикләнсәң син аны алма, аны синнән соң килгән гөмбәче алыр.

-Кайдан , нинди гөмбә эзләргә кирәклеген алдан бел.

-Беркемгә дә кирәксез гөмбә урманда юк.

-Бер гөмбәне өзсәң, якын тирәне күзәт, анда да гөмбә булырга мөмкин

-Карт гөмбә , шул ук агулы гөмбә.

-Гөмбәне кояш чыккач та җый.