"Кошар классы" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по биологии (7 класс) на тему

Вагизова Фарида Гибадулловна

7нче  сыйныфта "Кошар классы" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty.docx25.93 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы Зирекле лицее укытучысы Вәгыйзова Ф.Г.

  • Фән: биология, яңа тема өйрәнү дәресе.
  • Тема: Кошлар классы.
  • Дәрес дәвамлылыгы: 20 минут.  
  • Класс: 7
  • Технологияләр: компьютер, проектор, презентация.
  • Җиһаз: карточкалар, эш битләре, кош карачкысы, лаборатор эш өчен материал.

Дәреснең максаты: Укучыларны кошлар классына хас булган билгеләр белән таныштыру, хәрәкәт үзенчәлегенә бәйле булган үзенчәлекләрне ачыклау.

Дәреснең бурычлары:

1.Белем бирүдә.

- Кошларның очуга һәм яшәү тирәлегенә бәйле рәвештә тән төзелеше үзгәреше үзенчәлекләре белән таныштыру

- Укчыларга иҗади эшләү өчен шартлар тудыру

2.Коррекцион-үстерешле (коррекционно развивающие)

- Бу төр тереклек ияләренә генә хас булган билгеләрне аера белү күнекмәләрен үстерү;

- Төркемнәрдә, парлап эшли белү, укытучы белән бергәләп эшли белү күнекмәләрен артыру;        

3. Тәрбияви бурычлар:

- Табигать өлеше булган кошлар га карата рәхим –шәфкатьлелек хисләрен ныгыту.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез! Хәерле көн укучылар!.. Я, ничек кәефләр? Мин - Вәгыйзова Фәридә Гибадулловна булам. Бүгенге дәресне без бергәләп үткәрербез. Сез каршы түгелме?  Шулай икән әйдәгез эшебезне башлыйк.....

Дәрес барышында без эш битләрендә эшләрбез.

- Укучылар, искә төшереп узыйк әле: нинди теманы өйрәндек? (Сөйрәлүчеләр классы)

- Аларга хас нинди билгеләрне белдек? (салкын канлы, 4 отрядка бүленә һ.б.)

-Молодцы, рәхмәт...  Дуслар, ә сез уеннар уйнарга яратасызмы? Яратсагыз мин дә сезгә бер уен әзерләдем. Уйнап алабызмы? Уен “Бу кем, бу нәрсә?” –дип аталыр. Миннән - сорау , ә сездән  - җаваплар.

1. 1. Кыйммәтле койрык. Куркуыныч туганда, котылыр өчен кәлтәләр үзләренең койрыкларын ташлап калдыралар. Бу күренеш ничек дип атала?
Җавап: Регенерация.

Маскировка. Яшел үлән өстендә ул – яшел, корыган, саргайган үләндә – саргылт. Агачта булганда кайры яки яфрак, чәчәк төсенә керә. Бу кем?
Җавап:  Бу - хамелеон. Төс алмашу аның саклану чарасы.

Рекордлар. Бу иң зур, көчле, ерткыч кәлтәләр. Озынлыклары  3-4 метрга, авырлыгы  – 365 кг. га җитә. Яңа Гвинея, Комодо утрауларында яшиләр.
Җавап: Комод драконы яки варан.

            Иң-иң.  Дөньядагы иң зур елан.

            Җавап: Анаконда, аның озынлыгы - 11 метров.

Ышанычлы сакчы. Бу дөньядагы, тәнендә иң оригиналь саклану чаралары булган тереклек иясе. Тәне саклагыч тәңкәләрдән генә түгел, ә шул тәңкәләргә тоташып үскән умыртка баганасы, кабыргалары, оча сөягге булуы белән аерылып тора.

             Җавап:  Ташбака.

Күрмәү, ишетмәү – комачауламый... . Еланнар начар күрә, начар ишетә. Алар ничек үз корбаннарын табалар соң?
Җаап: Күп еланнарның махсус сизү органнары – термолокаторлары – җылылык дулкыннарын тоючы рецепторлары бар.

Борынгылар авазы. Якынча менә бу тереклек ияләрен хәзерге сөйрәлүчеләрнең ата-бабасы диеп саныйлар. Исемнәрен тәрҗемә итсәң – “коточкыч кәлтә” диеп укыла.

        Җавап:   Бу - динозаврлар.

          Тәмле әбәт. Сөйрәлүчеләрнең бу вәкилләре авызларында  60тан алып 100гә кадәр теш йөртәләр. Ә тешләренең зурлыгы 3 см.дан 5 см.га кадәр

             Җавап:   крокодил

           Еланнар соравы. Аның исеме койрыгындагы шалтыравык тәңкәләре булуга карап бирелгән. 

            Җавап:шалтыравык елан ( гремучая змея)

  • Молодцы, булдырдыгыз. Һәм менә сезгә бүләк. РӘСЕМ. Ә ни өчен бу рәсем?(җаваплпр тыңлана)

- Бик дөрес. Без бүгеннән Кошлар классы турында өйрәнә башларбыз. Ә сез кошлар турында ниләр беләсез икән, әйдәгез тикшереп карыйк әле...

2.  Безгә хәзер эшләр өчен ике төркем кирәгер. .....

 Берничә минут вакыт аралыгында менә шушы битләрдә  кошлар турында нәрсә белүебезне матур итеп язарга, ясарга һәм аннары аудиторияне бу мәгълүмат белән таныштырырга кирәк булыр. Ягез, башладык....

3 минут дәвамында ясыйлар. Аннары һәр ике төркем бер-берсенә каршы чыгып, үз эшләренең нәтиҗәсе турында сөйлиләр.

3.  Молодцы, булдырдыгыз, сез кошлар турында бик күп беләсез икән. Күрегез әле, сезне тыңларга диеп,  бер кош монда  кунакка да килгән.

Әйдәгез бергәләшеп аның белән танышыйк.

  • Гәүдәсе нинди өлешләрдән тора? (баш, канатлар, койрык, күкрәк-корсак, тәпиләр)
  • Баш өлешендә  ниләр бар? (күз, томшык, колак тишеме)

Бу мәгълүматны эш битләренә теркәп куйыйк әле... Эшегезне бәяләгез...

Кошларның тәне каурый белән капланган дидек...

 Хәзер лаборатор эш эшләрбез...

4. Лаборатор эшкә иструктаж һәр өстәлгә куелган.

1. Кош каурыйлары җыелмасын карагыз (119 рәсемне файдаланыгыз)

2. Каурый ничек төзелгән, нинди өлешләре бар, эш битендәге биремдә теркәгез?

3. Контур каурый һәм мамык каурый арасында нинди аерма бар.

4. Мамык һәм контур каурыйлардагы җилпәзәне

аерып карагыз,  җилпәзәдәге “ыргаклар”ны лупа ярдәмендә күрергә тырышыгыз.

Эшегезне бәяләгез...

Ә сез беләсезме...

Канатлар саны төрле кошларда төрлечә -  колибриларда ул - 1000 чамасы булса, акчарлакларда -  6000, ә аккошларда ул  — 25 000гә кадәр җитә ала..

5. Дусларым... минем монда карточкаларым тәртипсез рәвештә таралып ята, ярдәм итегез әле аларны билгеле бер тәртиптә таслап, җыеп  куярга.

  • Ни өчен шулай тасладыгыз, нинди билгеләрдән чыгып?

Яхшы, килешәм....

Нинди нәтиҗә ясыйбыз... (Кошлар  тышкы кыяфәтләре белән бер-берсеннән аерылалар, бу аларның яшәү рәвешенә,туклануына, яшәү тирәлегенә бәйле)

Бик дөрес... Молодцы, булдырдыгыз.

 Слайдка да карап алыйк әле...

СЛАЙД Ә хәзер бераз кошларга карап хозурланып алыйк әле. (  кошлар оча, ләкин канат кагышлары төрле)

6. Мин дә сезгә кошлар классының бер төрле бүленешен тәгъдим итәм нәрсә күрәсез  (слайдта ике кош һәм аларның оялары белән бибиләре). Ә менә бу кошлар бер берсеннән ничек аерыла?

 (ояда җитлегүче, йомыркада җитлегүче кошлар)

Бу мәгълүматны да эш битләренә теркәп куйыйк әле...

ТАБЫШМАК

Күрегез, күрче, дуслар...           Бу соң бу, ннди җанвар?

Канатлары – кошыкы,        Ә башы - кәлтәнеке,

Канатларда – тырнаклар, Томшыгы тулы тешләр

Аптырарлык бу хәлләр...

  • Бу тереклек иясе – күптән үлеп беткән АРХЕОПТЕРИКС. Аны сөйрәлүчеләр һәм кошлар арасындагы бәйләүче звено вәкиле дип атыйлар. Ул үзендә бу ике класс вәкилләренә дә хас билгеләрне туплаган. Бу турыда тулырак мәгүлүмат алу өчен китабыбызнаң 134 битенә сәяхәт ясыйк һәм эш битләрендәге  биремнәр безгә өй эше булып калыр.    

РЕФЛЕКСИЯ. Дуслар дәрестә кошлар турында сөйләштек. Алар күкләрне гизеп очарга сәләтле. Ә сезнең күңелегездә  нинди хисләр??? Кемнәр бу дәрестән кошлардай талпынып очардай хәерле хисләр тойган булса – хәрәкәт ярдәмендә күрсәтегез әле, ә кемдә тынычлык халәте алар урыннарында утырып калсыннар.

 Рәхмәт. Дәрес тәмам.