Ябыкорлыклылар.
план-конспект урока по биологии (6 класс) на тему

Галиуллина Альфия Вадутовна

Урок для 6 класса по биологии. Повторение и закрепление темы "Покрытосеменные".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Урок закрепление для 6 класса18.32 КБ

Предварительный просмотр:

Ябыкорлыклылар

Исәнмесез, укучылар! Тышта яз. Шуна күрә без сезнең белән бүгенге дәресебездә язын  чәчәк атучы үсемлекләр белән танышырбыз.  Башта искә төшереп китик әле, үсемлекләргә нинди билгеләр хас икәнен. Тест сорауларына җавап бирәбез.

  1. Актуалләштерү. Тест.
  2. Нинди тамыр системаларын беләсез?

А) өстәмә тамыр; б) чук тамыр; в) ян тамыр; г) төп тамыр.

  1. Тамырнын үткәрүче зонасы нинди эш башкара, аның төзелеше?

А) су һәм туклыклы матдәләр суыру;

Б) су һәм минераль матдәләрне үткәрү;

В) бүленү;

Г) тамырны саклау.

  1. Чәчәк нинди органнардан тора?

А) яфрак, бөре, сабак;

Б) чәчәк тирәлеге, таҗ яфракчыклары, серкәчләр;

В) өстәмә тамыр, ян тамыр, төп тамыр;

Г) кәсә яфракчыклары, җимешлек, сабакчык.

  1. Яфрак сеңерчәләнү төрләре?

А) челтәрсыман

Б) чуксыман;

В) дугасыман;

Г) параллель;

Д)генератив бөре.

2. Яңа тема.

Урамга карыйбыз икән без үсемлекләр күрәбез. Иртә яздан кар ачылу белән беренче умырзаялар күренә, урманда ландышлар чыга, “алмагачлар чәчәк ата майның 15ләрендә”- дип җырлыйбыз, ә аңынчы шомырт чәчәк ата, һәм ниһаят җәй! Сабантуйлары... болынга печәнгә төшәбез, урманда мәтрүшкә җыябыз... беренче сентяберьгә чәчәкләр күтәреп киләбез, укытучылар көне. Карагыз әле, безнең тормышта чәчәкләр бик күп урын алып тора икән бит!

Бакчага карагыз әле, сез анда чәчәкле нинди үсемлекләрне күрәсез?

Чәчәк үсемлеккә нигә кирәк? Аннан ни барлыкка килә?

Ә аның эчендә ни була?

-Чәчәк атучы үсемлекләрне ЯБЫКОРЛЫКЛЫЛАР дип йөртәләр. Алар ачыкорлыклылардан барлыкка килгән. Бүгенге көндә 250меңнән артык төре билгеле, һәм алар бөтен җирдә дә таралган, чөнки бөтен төрле яшәү билгеләре бар: агач, куак, үләннәр. Төзелеше югары, иң катлаулы дип була. Тамыр системасы чук һәм үзәк була.

Сабакта үткәргеч тукыма яхшы үсеш алган.

Яфрак- төрле формада, төрле размерда, гади дә була ала, катлаулы да.

Чәчәкне серкәләндерүдә бөҗәкләрдә, хайваннарда, кошлар да катнаша. Җил ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләр чәчәкне яфрак чыкканчы чыгара. Үзеннән серкәләнү дә күренә.

Чәчәк эчендә җимеш барлыкка килә. Ә аның эчендә орлыклар, димәк алар ябык. Орлык, җимешләр таратуда кошлар, хайваннар, кешеләр катнаша, җил очырта, су агызып тарата.

Алда санап кителгән билгеләр аларның киң таралуына китерә.

-Яз дидек. Яз булгач, әйдәгез әле язын иң беренче чәчәк атып безне сөендерүче үсемлекләре белән якыннан танышып китик әле. (Укучылар чыгышы)

1. Адонис үсемлеге.

2. Нәүрүз гөл

3. Йокы үләне

4. Ландыш.

- Бүгенге көндә үсемлекләр составы кими бара. Көннән-көн кеше эшчәнлеге табигый бергәлекләрне үзгәртә: урманнарны кисә, болыннарда печән чаба, малларны көтүгә иртә яздан чыгара, төрле җирдә көтү көтә, үсемлекләрне җыя... Һәм шушы эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, алда без сезнең б-н танышып киткән үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән. Россиянең, Татарстанның үз Кызыл китабы бар. Без дә укучылар белән үзебезнең Саклау-баш, Өч-өйле авыллар өчен Кызыл китап төзи башладык.  Без бу китапка тагы берничә үсемлекне керттек.

5. Төнге миләүшә

6. Киң яфраклы кыңгырау

Миләүшә б-н кыңгырау болында, тау битләрендә үсә. Иртә яздан яңа гына күренә башлауга авыл халкы малын урамга, бигрәк тә Батыр тавына куа. Сыерлар тояклары б-н ныгып җитмәгән үләннәрне, һәм без әйтеп киткән үсемлекләрне таптый, тамырын корыта.

Миләүшә, кыңгырау болын экосистемасында очрый. Безнең авыл территориясендә сулык экосистемасы бар. Сүзне укучыларга бирәбез. Алар безне су буендагы сирәк очраучы үсемлекләр б-н таныштыралар.

  1. Ак төнбоек
  2. Себер ирисе

Сезнең саклау-Баш урманына барганыгыз бармы? Анда нигә барасыз? Ә сез беләсезме соң безнең урманда Росииянең Кызыл китабына кертелгән  һәм бик сирәк очраучы нык матур чәчәкле Венера башмакчыгы барлыгын?

  1. Венера башмакчыгы

Без алда санап киткән үсемлекләрнең чәчәкләре бик матур, кешеләр аларны шуның өчен өзә. Бу чәчәкләр табигаткә дә бик кирәк. Алар туклану чылбырында беренче буын булып торалар. Хәзер чәчәкле ябыкорлыклар белән туклану чылбыры төзибез.

3. Ныгыту.

-1. Мөстәкыйль эш.

        1.Туклану чылбыры төзү

        2. Кешеләрнең нинди гаебе  табигатьтә тигезсезлек китереп чыгара. Мисаллар китерегез.

- 2. Дөрес җавапларны сайлагыз.

        1.Ябыкорлыклыларның орлыклары җимеш б-н капланган.

        2. Ябыкорлыклылар – җирдәге иң борынгы үсемлекләр патшалыгы.

        3. Ябыкорлыклыларга интенсив матдәләр алмашы һәм фотосинтез нәтиҗәсендә бик тиз органик матдә туплау хас.

        4. Ябыкорлыклыларның төп билгесе – орлык булу.

        5. Бөтен ябыкорлыклыларда чәчәк һәм җимеш бар.

        6. Ябыкорлыклылар күпяруслы бергәлекләр хасил итә.

- 3. Авыр сораулар.

  • Ябыкорлыклылар җирдә бөҗәкләрдән соң барлыкка килгәннәр. Бөҗәкләр б-н чәчәкләр арасында нинди бәйләнеш бар?

Чәчәкле үсемлекләр җил ярдәмендә, су б-н, бөҗәкләр б-н серкәләнүгә ничек яраклашкан?

  • Чәчәкле үсемлекләр бөтен җирне биләп алган, бөтен төрле бергәлекләрдә очрыйлар. Ни өчен галимнәр бу үсемлекләрне сакларга кирәк ди?

Биологик төрлелекне саклау өчен нинди эшләр башкарыла?

4. ӨЙ ЭШЕ. Таблицаны тутырыгыз:

Ябыкорлыклыларның әһәмияте.

Табигаттә

Кеше тормышында

1

2

3

4

1

2

3

4