Күзәнәк төзелеше
план-конспект урока по биологии (5 класс) на тему

Хабиров Газинур Анзяпович

Ачык дәрес планы ФГОС таләпләренә нигезләнгән һәм технологик карта төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuznk_tozeleshe.docx28.82 КБ

Предварительный просмотр:

Класс:5; укучылар саны:7; предмет: биология.

Кулланылган дәреслек һәм  уку әсбаплары:

1.Пасечник В.В. Биология.Бактерияләр.Гөмбәләр.Үсемлекләр.–М.: Просвещение, 2013.-160 с.

2.Дәреслеккә электрон кушымта.

Интернет челтәре ресурслары:

http://ebio.ru/

http://bio.1september.ru/urok/

www.km.ru/education

Кулланылган җиһаз:

Ноутбок белән видеопроектор, магнитлы  һәм кара такта, презентация “Күзәнәк төзелеше”, микроскоплар, микропрепаратлар.

Дәрес икенче буын ФГОС кагыйдәләре буенча төзелде, барлык УУГ язылган.

Дәреснең план - конспекты. Тема : “Күзәнәк төзелеше”.

Бүлек исеме: “Күзәнәк-организмнарның төзелеш һәм яшәеш нигезе”

Дәрес тибы:

Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту дәресе.

Дәреснең максаты:

-күзәнәк төзелеше турында күзаллауны булдыру;

-укучыларда мәгълүмат юллау, нәтиҗә ясау, үз фикерен әйтү һәм нигезләү күнекмәләре булдыру, образлы хәтер һәм логик фикерләүне үстерү;

-дәреслек белән мөстәкыйль эшләү кәнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, чыгыш ясаучыны актив тыңлый белүне , үзара һәм үзконтроль күнекмәләрен камилләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет:

  • Универсаль уку гамәлләрен(УУГ-УУД) үзләштерү(төрле мәгълүмәт чыганаклары, схемалар, рәсемнәр белән эшләү күнекмәләре булдыру),белем алуның нигезен төзегән төп күнекмәләрне булдыру;
  • Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыру, логик фикерләүне булдыру;
  • Алынган белемнәрне микроскоп, терминнар белән эшләгәндә куллана белү.

Предмет:

  • Микроскоп белән эшләү кагыйдәләрен үтәү;
  • Күзәнәк төзелеше һәм аның өлешләре турында төшенчәләрне формалаштыру.

Шәхси:

  • Барлык тереклекнең берлеге турында тулы күзаллауларны формалаштыру;
  • Дәрестә үз-үзеңне тоту сәнгатен тәрбияләү, биологияне өйрәнүгә кызыксынуны үстерү;
  • Теоретик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.

Регулятив УУГ:

  • Максат куя белү, практик мәсьәләләрне белем алуга юнәлтү;
  • Бирелгән эталлонга карата алга куелган бурычларга туры китереп  үзеңнең гамәлләрне планнаштыра һәм аларга төзәтмә кертә белү.

Коммуникатив УУГ:

  • Шәхси эшли белү;
  • Белем алуда күмәк хезмәттәшлек һәм аралаша белү сәләтен үстерү;
  • Үзара контроль, практик күнекмәләрне бергәләп башкару.

Танып белү:

  • Белем алуга максат куя белү;
  • Организмнарның төзелеше һәм килеп чыгышының берлеге турында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу;
  • Мәгълүматны табу, анализлау, бер формадан икенчесенә үзгәртү: текстны уку, биремне үтәү, сорауга җавап бирү;
  • Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Төп төшенчәләр:Күзәнәк, күзәнәк мембранасы, цитоплазма, генетик аппарат, төш, хромосомалар.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планнаштырылган нәтиҗәләр

1.Оештыру этабы

2 мин

1слайд

Дәрестә уңай атмосфера булдыру максатыннан укучылар белән елмаеп исәнләшә, хәлләрен сорый. (Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек?..)

Дәресне үткәрү кагыйдәләре, этаплары, үтү вакытлары белән таныштыра,

Дәреслекләрне, дәфтәрләрне, әсбапларны әзерлиләр.Тыңлыйлар, күзәтәләр, дәрес материалын кабул итәргә әзерләнәләр

Предмет:

Укучыларның дәресне кабул итәргә әзер

УУГ: Коммуникатив УУГ: классташлары һәм укытучы белән бергәләп эшләргә һәм аралашырга әзер.

ШәхсиУУГ:

Белем алуга,  уңай караш.

2.Укучыларның белемен актуальләштерү

3 мин компьютер

2 слайд

Укучылар бүген дәрестә сезнең тарафтан активлык, җитезлек һәм төгәллек сорала. Сораулар:

1.Матур кирпеч йорт төзү өчен нәрсә кирәк?

2.Җөмлә төзү өчен нәрсә кирәк?

3.Сүзләр нәрсәдән төзелгән?

4.Ә үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр нинди кечкенә кисәкчекләрдән төзелгән икән?

5.Нинди приборлар ярдәмендә аларның төзелешен өйрәнергә була?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

1.Кирпичләр йорт төзү өчен кирәк.

2.Җөмлә сүзләрдән тора.

3.Сүзләр иҗекләрдән һәм хәрефләрдән төзелә.

4.Күзәнәкләрдән тора.

5.Зурайткыч приборлар: лупа, микроскоп.

Белем алу УУГ:

Белемнәр системасында ориентлашу

Коммуникатив УУГ:

Укучы белән укытучы арасында хезмәттәшлек

3.Өйрәнелгән материалны тикшерү

10 мин комп. 3-10сл.

Алдан үтелгәнне фронталь тикшерү

Яңа теманы үткәнче алдагы дәрестә өйрәнгән белемнәрне искә төшереп китик.Алар безгә яңа тема үткәндә кирәк булачак.

Бирелгән кроссвордны чишеп андагы яшеренгән сүзне табыйк әле:

Сораулар:

1.Күзгә күренми торган предметларны зурайтып карау приборы.

2.Иң гади зурайту приборы.

3.Яктылыкны юнәлтү өчен кирәк.

4.Күзәтү көпшәсен  күтәрү, төшерү өчен хезмәт итә.

5.Тубусның(көпшәнең) аскы өлешендә урнашкан линза.

6.Тубусны, предмет өстәлен тотып тору өчен хезмәт итә.

Микроскоп

Лупа

Зеркало

Винт

Объектив

Штатив.

.... КЛЕТКА сүзе сезгә танышмы? Татарчасы- күзәнәк.

“Зурайткыч приборлар” темасындагы төшенчәләрне өйрәнергә

Белем алу УУГ:

Белемнәр системасында ориентлашу: объектларны анализларга

4.Укучыларның белемнәрен актуальләштерү 8мин. 11-14 сл.

Шулай итеп без сезнең белән күзәнәк турында сөйләшербез. Беренче тапкыр күзәнәкне инглиз галиме Роберт Гук 1665нче елда күзәткән. Ул бөке имәнене кабыгының юка гына кисемен микроскоп аша карый һәм кечкенә генә кисәкчекләр күрә һәм аларны “күзәнәк” дип  атап йөртә башлыйлар. Соңрак галимнәр үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, бактерияләр тәненең күзәнәкләрдән торганын ачыклыйлар. Алар, организмда нинди вазифа башкаруга карап, төрле формада һәм размерда булалар. Безгә аларны өйрәнергә кирәк булачак. Шулай итеп укучылар без дәресне нәрсәгә багышлыйбыз дип уйлыйсыз? Әйе, күзәнәк төзелеше турында. Дәреснең темасын ничек итеп атарбыз:”Күзәнәк төзелеше”.Теманы эш дәфтәренә язып куябыз. Дәреснең максаты ничек булыр дип уйлыйсыз?

Көтелгән җаваплар:

Күзәнәк;

Күзәнәк төзелеше;

Күзәнәк төзелешен өйрәнү.

Күзәнәк турындагы белемнәр үсеше тарихын өйрәнү

Белем алу УУГ:

Белемнәр системасында ориентлашу.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру

5.Изучение нового материала

 15мин 15-18сл.

Укучылар! Безнең планетада яшәүче тереклек бик күп төрле. Вируслардан кала аларның барысы да күзәнәкчел төзелешле. Үсемлек, хайван, гөмбәләрнең тәне күзәнәкләрдән төзелгән. Күзәнәк- тереклекнең иң кечкенә берәмлеге, барлык терек организмнарның төп төзелеш һәм  үсеш берәмлеге. Һәр күзәнәкнең 3 төп өлеше бар: тышча, цитоплазма һәм төш. (Дәфтәргә язып куябыз)

Таблицаны тутырыгыз: Күзәнәкнең төп өлешләре: Күзәнәк мембранасы, тышча, цитоплазма, төш, вакуольләр.Дәреслек белән эш. (Характеристикасын язарга:...)

Микроскоп аша суган кабыгы ярысын карарга, рәсемен ясарга һәм төп өлешләрен язып куярга.

Төркемнәрдә кәгазьдән модель ясарга…

Барлык күзәнәкләр дә – тере. Алар сулый, тукланалар, үсәләр, бүленәләр. Шулай итеп бөтен организм үсә.

Көтелгән җаваплар:

-күзәнәк мембранасы (ярым үткәрүчәнлеге күзәнәкнең состав бөтенлеген саклый, матдәләр алмашын көйли);

-тышча (тышкы скелет(целюлоза), форманы саклый, үткәрүчәнлек);

-цитоплазма(ярымсыек матдә, күзәнәк структураларын берләштерә);

-төш (кечкенә тыгыз тәнчек, хромосомалар- нәселдәнлек информациясен саклый, тереклек эшчәнлеген көйли; төшчек)

-вакуольләр (күзәнәк согы, туклыклы матдәләр, пигментлар).

Күзәнәк һәм аның өлешләре турында төшенчәләр формалаштыру

Белем алу УУГ:

Тема төшенчәләрен ачыклау, күзәнәкнең һәр өлешенең әһәмиятлелеген синтезлау.

Коммуникатив УУГ:

Таблица элементларын текст ярдәмендә төзү, күзәнәк элементларын төсле кәгазь ярдәмендә төзү, төркемдә һәм парлашып эшләү,  башкаларны тыңлау, аңлау.

6.Физкультминут

2 мин. 19 слайд

Күнегүләрне басып кул, арка мускуллары өчен эшлиләр. Күзләргә гимнастика.

Физкультминут

15 мин. мөстәкыйль эштән соң сколиозны кисәтү, кул бармакларында, күздәге арыганлыкны бетерү өчен

Күнегүләрне арыганлыкны бетерү өчен үткәрергә

Коммуникатив УУГ:

Күнегүләрне арыганлыкны бергәләп бетерү өчен үткәрергә

7.Белемнәрне ныгыту.

 4 мин. 20-23 слайд

Яңа материалны ныгыту өчен сораулар:

Микроскоп аша карап суган кабыгы ярысының төп өлешләрен табарга һәм тактада кәгазь моделен төзергә.

Әйдәгез, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек, материалны ничек аңлавыгыз турында белү өчен  “Кайсы фикерләр дөрес?” икәнлеген раслап “+” яки”-“ куярга.

1.Күзәнәк- тере организм төзелешенең төп берәмлеге

2.Тышча, цитоплазма, төш- күзәнәкнең төп өлешләре.

3.Лупа- иң көчле зурайту приборы

4.Тере күзәнәкләр тукланалар гына

5.Күзәнәкләрнең барысы да бер формада һәм размерда

6.кеше организмы күзәнәкләрдән тора.

8.Рефлекция

Укучылар! Әйтегез әле, без сезнең белән бүген нәрсәләр өйрәндек? Сезнең өчен яңалык булдымы?

Яхшы, хәзер һәркем үзенең эшчәнлеген бәяләп китсен әле. Үзегезгә туры килгән төсләрне сайлап алыгыз. Рефлекция (светофор):

Яшел- дәрес яхшы үтте, миңа барысы да аңлашыла;

Сары-  кайбер биремнәр авыр булды;

Кызыл- биремнәр авыр булды, күбесен аңламадым.

- Күзәнәк төзелешен, аның төп өлешләрен, микроскоп белән эшләргә, күзәнәк моделен ясарга, кроссворд чишәргә...

9.Өй эше бирү.

1 мин. 24 слайд

Өй эшен аңлатып бирү.П.7.,34-40 битләр, күзәнәк моделен пластилиннан ясап килергә.

Укытучы аңлатканын тыңлыйлар, өй эшен язып куялар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....