Тире. Тире гигиенасы. Тирене карап – чистартып тору. Өс-баш һәм аяк киеме гигиенасы. Тире авырулары
план-конспект урока по биологии (6 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

8 нче класста биологиядән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kl_-kozha.docx27.92 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ- Теләче районы Фатих  Хөсни  исемендәге

Олы  Мәтәскә гомумбелем урта мәктәбе

Тема: 

Тире. Тире гигиенасы. Тирене карап – чистартып тору.

 Өс-баш һәм аяк киеме гигиенасы. Тире авырулары.    

8  класс

 

                                                              Укытучы: Шарипова И.В.

6 март, 2014 ел

8 нче класста биологиядән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Тире. Тире гигиенасы. Тирене карап – чистартып тору. Өс-баш һәм аяк киеме гигиенасы. Тире авырулары.

Максат. Организмда бара торган процессларның үзара бәйләнешен күрсәтү; тире төзелеше һәм функцияләре белән бәйле тире авыруларының килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау; тире ясалгыларына (чәч, тырнаклар) һәм киемгә  булган гигена таләпләрен өйрәнү; үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү;

Бурычлар: 

 Өйрәтүче (образовательные):

  1. Яңа анатомо-физиологик һәм гигиеник терминнарны формалаштыру.
  2. Тире төзелеше һәм функциясен туры китерү

  Үстерелешле (Развивающие):                

                        1. Чагыштыру һәм сурәтләү нәтиҗәсендә өйрәнелә торган материалның   төп мәгълүмәтен билгеләү.

                         2. Төрле информация чыганакларыннан алынган мәгълүматләрне анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.

  Тәрбияви:     1. Төркемләп эшләү процессында  шәхеснең аралашу, үзара дисциплина, коммуникатив сыйфатларын булдыру һәм үстерү.

   Җиһаз: мультимедийный проектр, дәрескә презентация, А4 битләре, фломастерлар, брошюралар, информацион битләр, һәр өстәлгә биремнәр, укучыларның иҗади эшләре.

Дәрес тибы: презентацияне чишү

Методлар: өйрәнеп танып-белү, күреп танып- белү, өлешчә эзләнүле, логик фикерләү, синтез-анализ, әңгәмә

Дәрес барышы:

  1.  Оештыру өлеше, эмоциональ әзерлек:

 Укытучы:

 -Хәерле көн, укучылар! Дәрескә барыгыз да әзерме! Үзегезнең эш өстәлләрегезне тикшерегез.   Сезнең барыгызны да дәрестә  күрүем белән мин бик шатмын.  Бүгенге безнең уртак эшебез файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм. Әйдәгез, бер-беребезне елмаеп сәламлик тә, иҗади эзләнүләр дәресен башлап җибәрик.    

   2.  Актуализация.

 Разминка. Укытучы:

-  Бер акыл иясеннән сораганнар, ди. “Кеше өчен бу тормышта иң кыйммәтлесе һәм әһәмиятлесе нәрсә: байлыкмы әллә данмы?” Акыл иясе уйлап торган да әйткән: “Байлык та, дан да кешене бәхетле итә алмый. Сәламәт хәерче бай корольдән бәхетлерәк”. (Слайд 2)

   Сораулар буенча әңгәмә.        Структура  СИНГЛ РАУНД РОБИН

  • Акыл иясе ни өчен   алай дип әйткән?
  • Кеше өчен тормышта иң әһәмиятлесе нәрсә?
  • Сезнеңчә сәламәт булу – нәрсә ул? (Слайд 3)

Укытучы  йомгаклый

 - Сәламәт булу бик мөһим. Бары тик сәламәт кеше генә тормыш ямен тиешенчә аңлый ала. Бары тик сәламәт кешенең генә барлык орган һәм органнар системасы яраклашып эшли. Димәк, сәламәтлек төшенчәсе күпкырлы.

3. Яңа дәрес темасын аңлату.

Укытучы:

   -  Бүгенге дәрестә без  сәламәтлекнең тире белән бәйләнешлесен карарбыз. Беренче карашка кеше сәламәтме түгелме икәнен  нинди критерийлар белән ачыклап була?  Билгеле инде  тән тиресенең торышы белән. Элек-электән шундый әйтем килгән “Тире - организмның көзгесе”. (слайд 4)     Врач- дерматологлар әйтә килә, “бернинди дә тире авырулары юк, бары тик организмның гомуми авырулары гына бар, һәм ул авырулар тиредә чагылыш таба”. Сәламәт кешенең тән тиресе матур һәм чиста. Чөнки чиста тире генә үз функциясен  тулысынча үти ала. Аны дөрес тәрбия итсәң генә, төрле авыруларга каршы торырга мөмкин.

   (слайд 5)   Портреттагы йөзнең төсенә игътибар итегез. Ул нәфис алсу төстә, үтә күренмәле кебек. Бу сәламәтлек билгесе. Ә хәзер икенче портретка карагыз: (слайд 6)    ул беренчесенә капма- каршы, тиренең төсе үзгәргән, җыерчыкланган, нәфислеген югалткан. Кулларыгызга карагыз әле – нинди яшь һәм матур тире, ә әби-бабайларыгызның куллары нинди?  Укучыларның җавабы. (җыерчыклы, каралган, картайган. Бу озак еллар авыр хезмәт нәтиҗәсендә шундый хәлгә килгән)

       Укытучы:     

  • Ә хәзер без беренче дәрестәге проблеманы искә төшерик әле. (слайд 3)           

                          Матур, күркәм,

                          Яшь, сәламәт

                          Булу аның теләге.

                          Ул шулай ук безнең тәннең

                          Ышанычлы терәге.

                         Аннан башка мөмкин түгел яшәргә,

                         Димәк, дуслар, кирәк аны сакларга!

 Ни өчен сакларга кирәк?  Сез турыдан – туры тән тиресе белән бәйле профессия кешеләре ( врач- дермотолог, врач – косметолог,  парикмахер, маникюр һәм педикюр буенча мастер, декоратив косметикалар буенча консультат, өс-киемнәре буенча белгеч, тату һәм персинглар буенча белгеч һ.б.). Бер атна эчендә   “Сәламәтлек”  журналы өчен,  тирене ничек саклау турындагы киңәшләрегезне  биргән мәкалә (статья) языгыз.   (Слайд 7- 8)

  Укытучы. 

     -   Сүзне сезгә бирик. (Беренче төркем чыгыш ясый: врач-дерматолог, врач – косметолог, парикмахер, декоратив косметикалар буенча консультат).

  • Чыгыш ясау өчен сүз икенче төркемгә бирелә. ( маникюр һәм педикюр буенча мастер, өс-киемнәре буенча белгеч, тату һәм персинглар буенча белгеч )

4. Ныгыту. Иҗади мәсьәлә чишү (кейс метод).

Укытучы. Димәк, безнең бер- беребезгә матур булып куренәсе килә һәм бу һәрберезнең теләге. Ә бу теләкне тормышка ашыру төрле юллар белән була. Мин сезгә бер ике ситуация тәкъдим итәм. Мондый хәл белән һәрберебез очрашырга мөмкин. 5 минут эчендә бу проблеманы төркемнәрдә хәл итегез һәм берничә чыгу юлын курсәтегез.

 Структура ФИНК- РАЙТ-РАУНД РОБИН

Һәрбер  укучыга сценарий язылган битләр өләшенелә.

(слайд 9)           1 группа – пирсинг.

       Маша башка шәһәргә күчү сәбәпле, яна мәктәптә укый башлады. Яңа иптәшләренең игътибарын җәлеп итү өчен нәрсә белән булса да аерылып торасы килде. Һәм ул күрше өй подвалында урнашкан салонга китте. Каникулдан сон ул бөтенләй икенче кыяфәт белән килде. Кашына, ирененә, теленә матур алкалар куйдырган иде. Йөзендә авыртулар тойса да, ул үзен  “текә”, модалы, заманча кыз итеп санады. Берничә көннән соң Машаның кашы  ялкынсынып авырта башлады,  сөйләме аңлашылмады. Иптәшләре кабат- кабат сорарга мәҗбүр булдылар, хаттә  көлделәр дә.

         Ничек уйлыйсыз, Маша нинди хата җибәрде? Сез аңа нинди киңәш бирер идегез? ( Подвалдагы салонга барырга кирәкми, санитария-гигиена таләпләре утәлмәгән; тышкы кыяфәт белән генә тугел, ә укуда, спортта узеңне курсәтеп була)

(слайд 10)          2 группа – чәч буяу.  

       8 нче класс укучысы Наташа  “Ранетки” сериалын караганнан соң, шундагы кызларның берсенә ошатып чәчен ачык кызыл төскә буятты. Икенче көнне кызны директор чакырып алды һәм, әгәр чәчен кире буятмаса, мәктәпкә кертмәячәген әйтте.  Кәефе кырылган һәм борчылган Наташа чәчен кире үз төсенә кертте. Бераздан ул чәчләре сынганын, начар таралганын, һәм коелганын сизде.

           Наташаның чәчләре белән нәрсә булган? Сез аңа нинди киңәш бирер идегез һәм бу ситуациядә нишләр идегез? (Ачык төскә кертә торган буяу составынды меланинны утерә торган порошок бар – аммиак, чәч структурасы бозыла. Чәчен тәрбияләргә, махсус табигый маскалар белән дәваларга, витаминнар эчәргә кирәк)

 Нәтиҗә (укучылар).

        - Димәк, бугенге дәрескә нәтиҗә ясап, тире һәм аның ясалгылары бозылуның куп сәбәпләрен белдек һәм аларны булдырмый калу ысулларын өйрәндек. Һәм шундый карарга килдек – без үзебезнең тиребезне һәрвакыт карап торырга, тәрбияләргә, сакларга тиешбез.

Рефлексия.

    Без бүген нәрсәләр турында белдек?  Үзебез өчен нинди файдалы киңәшләр алдык? Икенче дәрес тагы да кызыклырак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  5.      Укытучының йомгаклау сүзе: 

 -   Бугенге алган белемнәребез безгә контроль  эшләр, ГИА, ЕГЭ биргәндә  генә тугел, ә көндәлек тормышта да файдалы булыр дип ышанып калам. Кайбер уйланылмаган һәм белмәгән экспериментлар – чәч, тырнак буяу, персинг – тату ясау, уңайсыз һәм начар материалдан булган киемнәр кию   сәламәтлеккә генә түгел, безнең тормышка да куркыныч ясарга мөмкин.  Йомгаклап шуны әйтәсем килә: тән тирегез чиста, кигән киемегез пөхтә һәм уңайлы булсын. Ходай биргән бәхет – сәламәтлекне саклагыз.

       Чыршыдай биек булыгыз

       Нараттай төз булыгыз,

       Зиректәй алсу булыгыз

       Кояштай сылу булыгыз

       Имәндәй таза булыгыз!

 Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз! Бүгенге дәресегез өчен рәхмәт, укучылар.

 6. Өй эше: П. 40, тән тирегезгә тест үткәреп, тире тибын билгеләгез һәм аны тәрбияләү  программасын төзегез. (слайд 11)

       Кушымта.    

1 группа – пирсинг.

       Маша башка шәһәргә күчү сәбәпле, яна мәктәптә укый башлады. Яңа иптәшләренең игътибарын җәлеп итү өчен нәрсә белән булса да аерылып торасы килде. Һәм ул күрше өй подвалында урнашкан салонга китте. Каникулдан сон ул бөтенләй икенче кыяфәт белән килде. Кашына, ирененә, теленә матур алкалар куйдырган иде. Йөзендә авыртулар тойса да, ул үзен  “текә”, модалы, заманча кыз итеп санады. Берничә көннән соң Машаның кашы  ялкынсынып авырта башлады,  сөйләме аңлашылмады. Иптәшләре кабат- кабат сорарга мәҗбүр булдылар, хаттә  көлделәр дә.

         Ничек уйлыйсыз, Маша нинди хата җибәрде? Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?  

       2 группа – чәч буяу.  

       8 нче класс укучысы Наташа  “Ранетки” сериалын караганнан соң, шундагы кызларның берсенә ошатып чәчен ачык кызыл төскә буятты. Икенче көнне кызны директор чакырып алды һәм, әгәр чәчен кире буятмаса, мәктәпкә кертмәячәген әйтте.  Кәефе кырылган һәм борчылган Наташа чәчен кире үз төсенә кертте. Бераздан ул чәчләре сынганын, начар таралганын, һәм коелганын сизде.

           Наташаның чәчләре белән нәрсә булган? Сез аңа нинди киңәш бирер идегез һәм бу ситуациядә нишләр идегез.

“Мин үзем дә булдырам”

“Мин иптәшемә ярдәм итә алам”

“Мин иптәшемнән ярдәм көтәм”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока татарского языка "Светофор тора сакта" ,8 класс с презентацией

Развернутый конспект урока татарского языка "Светофор тора сакта" ,для русскоязычной группы, 8 класса.  На  уроке применяется  сингапурская  методика .Задания в форме  ГИА:...

Урок русского языка в 11 классе по теме "Тире в неполном предложении. Соединительное тире. Интонационное тире. "

Конспект содержит как теоретические сведения по данной теме, так и практические задания, среди которых анализ стихотворения М.Цветаевой....

Сандугачлар китә тора...

Рөстәм Яхин иҗатына презентация...

Рабочая программа к элективному курсу Е.А.Зининой «Основы поэтики. Тория и практика анализа художественного текста» для учащихся 3 ступени.

Цель курса — научить учащихся чувствовать нюансы художественного текста, подходить к прочтению литературного произведения не с дилетантским требованием занимательности сюжета, а с ожиданием встречи с ...

Ашкайнату органнары гигиенасы. Ашказаны – эчәк инфекцияләрен кисәтү.

"Ашкайнату органнары гигиенасы". Урок повторение по теме"Органы пищеварения" .                 ...

«СВЯЩЕННЫЕ КНИГИ РЕЛИГИЙ МИРА: БИБЛИЯ, КОРАН, ТОРА.»

Разработка урока создает условия для развития умения учеников  делать логические заключения, сравнения.- Формировать представление об основных священных книгах религий мира, их содержа...