Чәчәк һәм аның төзелеше дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по биологии (6 класс)

  • Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.

Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сарман муниципаль районы МБГБУ “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең биология укытучысы Мубаракшина Лиюзә Сәгыйрь кызы

Тема: Чәчәк һәм аның төзелеше

Дәреснең максаты:

  • Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.
  • Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Көтелгән укыту нәтиҗәләре:

Предмет буенча:

логик фикерләү, нәтиҗә ясау, чагыштыру һәм бәяләү сәләтен үстерү, парлап эшләү процессында чәчәкләрне классификациясенә карап таный белү, чәчәкнең төп өлешләрен таный белү.

Предметара:

  • чәчәк төзелешенең үзенчәлекләрен өйрәнү;
  •  чәчәк төзелеше һәм функцияләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү;
  • укучыларда үсемлек төзелеше турында яңа белемнәр формалаштыру

Шәхси:

Яңа уку материалын өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыда үз-үзенә ышаныч булдыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм күптөрлелеген бәяләргә өйрәнү;

Дәрес тибы: яна белемнәр туплау дәресе

Җиһазлау: төсле пластилиннар, терминнар һәм формула язу өчен тамгалар язылган карточкалар, «Чәчәк төзелеше» таблицасы, чәчәк модельләре

Компьютер презентациясе;

Дәреслектәге текст;

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру

Укытучы. Исэнмесез, Бер-беребезгә карап  елмаеп алыйк әле. Безнен дәрес бик кызыклы да, шул ук вакытта күп белемнәргә бай булыр.

II. Актуальләштерү

         Укытучы. Дәресне башлыйбыз. Безнең бүгенге дәрес – «Биология» курсындагы иң матур дәресләрнең берсе. Ә дәреснең темасын билгеләү өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм. Табышмакларга җавап тапсагыз, сез дәреснең нәрсә турында барачагын әйтә алырсыз. (1 нче слайд)

          1. Сары төсле — бал кебек,
Ак чуклары — кар кебек.
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар, эч белеп. (Ромашка)
2. Кукрәгемә кадыйм – димә,
Сабакта очлы угым.
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулын.  (Роза)
3. Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүр мең егет.
  (Конбагыш)

        Я, әйтегез эле,  сүз нәрсә турында бара? (Чәчәкләр турында.)

         Әйе, укучылар, болар – чәчәкләр – дөнья яме. (2, 3 нче слайд) Безнең бүгенге дәреснең темасы – «Чәчәк, аның төзелеше. Чәчәкләрнең күптөрлелеге».

         Укучылар, без бүген дәрестә ниләр эшләрбез дип уйлыйсыз? (Чәчәк төзелешен өйрәнербез, аларның күптөрлелеге белән танышырбыз.) (5 нче слайд)

       Чәчәкләр безне гомер буе озата бара. Кеше тугач та, шатлыкта да, бәйрәмнәрдә дә чәчәк бүләк итәләр, искә алганда да аларсыз булмый. Елның теләсә кайсы вакытында алар күңелне күтәрә, шатлык өсти.

       III. Яңа тема өстендә эш

    Чәчәк төшенчәсе белән танышу, кагыйдәне әйтү:

         Чәчәк – орлыктан үрчү өчен хезмәт итә торган, үзгәргән кыскарган бәбәк. Чәчәк – чәчәк бөресеннән барлыкка килә. Анда серкәләнү, аталану, яралгы барлыкка килү, орлык һәм җимеш ясалу бара. (4 нче слайд)

      Балалар сезнең алдыгызда төсле пластилиннар ята. Әйдәгез әле төркем белән тиз генә узегезгә ошаган чәчәкне ясап алыйк.  (укучылар берсе таҗ яфрагын,  икенчесе кәсә яфранын., яфракларны һәм серкәләрне ясап, сабакка чәчәк җыялар, өскә күрсәтәләр).

      Хәзер әйдәгез пластилиннан ясалган чәчәкне 5 нче слайдтагы чәчәк белән чагыштырып карыйк эле, сез анда аерма күрәсезме? (укучыларның җавабы)

      Ә менә минем кулдагы чәчәкнең өлеше – җимешлек дип атала. (Укытучы пластилиннан ясалган чәчәккә җимешлек өсти)

        Безнең әйләнә-тирәбездәге үсемлекләрнең чәчәкләре бик  күп төрле, ләкин  аларның төзелешләре охшаш. Әйдәгез, чәчәк төзелешен тикшереп китик. (6 нчы слайд )

       Күпчелек үсемлекләрнең чәчәге нечкә сабакчыкта – чәчәк сабында утыра, аның киңәйгән өске өлеше чәчәк түшәге дип атала. Чәчәкнең төп өлеше – серкәчләр һәм җимешлек. Серкәч серкә җебеннән һәм серкәлектән тора, серкәлек эчендә серкәләр җитлегә. Җимешлек җимешлек авызчыгыннан, баганачыктан, җимшәннән тора. Җимешлектән җимеш өлгерә.

      Серкәчләр һәм җимешлек тирәсендә чәчәк тирәлеге урнашкан. Чәчәк тирәлеге 2 тип яфракчыклардан тора. Эчке яфракчыклар таҗ яфракчыклары дип атала. Алмада ул – ак, аксыл-алсу, тюльпанда – кызыл, сары, ал. Кайбер үсемлекләрнең таҗ яфракчыклары тоташып үсә, көпшә барлыкка китерә (әйтик, ландыш, тәмәке, бәрәңгедә). Тышкы яфракчыклар – кәсә яфракчыклары дип атала. Алар кәсәне барлыкка китерә.

      Укучылар сезнең алдыгызда чәчәкнең өлешләре язылган карточкалар бар, әйдәгез шуларны сез чәчәкне җыйган тәртиптә астан өскә таба тезик әле (6 нчы слайд) һәм аларның кырыена икенче баганага кыскача тамгаланышларын да куеп барыйк.

Җимешлек

Серкәч

Таҗ яфрагы

Кәсә яфрагы

Чәчәк түшәге

 Чәчәк сабы

7 нче слайдны кулланып без аның рус телендә кулланылышлары белән танышырбыз һәм сезнең өстәлләрдә словарь да бар. Бу төшенчәләрне ике телдә дә ятлап килү гадәттәгечә төп шарт булып кала.

          – Укучылар, сез чәчәкләр яратасызмы? Сезгә бигрәк тә нинди чәчәкләр ошый? (Укучылар җавабы)

  • Ә чәчәкләр ни өчен кирәк? (Укучылар җавабы)

Әгәр чәчәк тирәлеге кәсәдән һәм таҗдан торса, бу чәчәк тирәлеге ике катлы дип атала Алмагач, чия, кәбестә,

роза, шомырт, томат чәчәкләре – шундыйлардан. (8 нче слайд) Кайбер үсемлекләрдә, бигрәк тә 1 өлешлеләрдә, чәчәк тирәлеге бер катлы  таҗдан гына тора. Андый чәчәк тирәлеге гади чәчәк тирәлеге дип атала. Чәчәкләрнең шулай ук  аерчалы һәм тоташ (9 нчы слайд) төрләре дә була.

     Чәчәк тирәлегендә яфракчыклар ничек урнашуга карап, аның аша берничә симметрия яссылыгы үткәрергә, ягъни тигез өлешләргә бүләргә мөмкин. (10 нчы слайд) Берничә яссылык үткәреп булса, төзек чәчәк дип атала. Алмагач, чия, кәбестә, томат чәчәкләре – шундыйлар рәтендә. Әгәр чәчәк тирәлеге аша бер генә симметрия яссылыгы үткәреп булса, бу – төзек булмаган чәчәк дип атала. Мондыйга борчак, орхидея чәчәкләре керә. Бу чәчәкләр схематик түбәндәгечә тамгаланалар:

Төзек булмаган

*

Төзек чәчәк

         Күп кенә үсемлекнең чәчәкләрендә серкәчләр дә, җимешлекләр дә була. (11 нче слайд) Болар – ике җенесле чәчәкләр (алмагач, чия, карлыган). Кайбер үсемлекләрнең бер төрле чәчәкләрендә – җимешлек кенә, икенче төрле чәчәкләрдә серкәчләр генә була. Мондый чәчәкләр аерым җенесле дип атала. (12, 13, 14 нче слайдлар)

 

Ана чәчәк

 

Ата чәчәк

      Укучылар, ә хәзер теманы өйрәнүнең кире юнәлешендә кыскача тамгаланышларны тезеп чыгыгыз әле:

Төзек булмаган

*

Төзек чәчәк

 

Ана чәчәк

 

Ата чәчәк

К

Кәсә яфрагы

Т

Таҗ яфрагы

С

серкәч

Җ

җимешлек

        Сез язган эзлеклелектән берегез төзек ата чәчәк тамгаларын, икенчегез төзек ана, өченчегез төзек булмаган ана чәчәк, дүртенчегез төзек булмаган ата чәчәк тамгаларын алыгыз һәм килеп чыккан эзлеклелекне дәфтәрегезгә язып куегыз. Өстәлдәге модельләрне игътибар белән карыйк эле, сез аларда ничәшәр кәсә яфрагы. Таңҗ яфрагы, серкәчләр. Җимешлекләр күрәсез? ( Укучылар язган формулаларга туры китереп чәчәкләр бирелә, укучылар модельләрне анализлап үзләренең формулаларына тиешле тамгаланышлар кырыена саннар куеп чыгалар).

      Балалар, менә сезнең дәфтәрдәге кыскача тамгаланыш белән язылган язмалар чәчәк формулалары дип атала инде.(15 нче слайд)

      Хәзер 16, 17 нче слайдтагы чәчәк диаграммаларын укып чыгыйк әле (укучылар такта янына чыгып схемаларны укыйлар һәм формулаларны язалар.

        IV.  Физминут.  

       Укытучы.  Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз. Музыка астында хәрәкәтләнәбез.

Матур гөлләр карадык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.       

V. Яңа дәрес материалын ныгыту.

       Укытучы. Дәрестә өйрәнелгән материалны ничек үзләштерүегезне тикшереп карыйк. Безнең максат: Сул һәм уң яктагы турыпочмакларны дөрес итеп уклар белән тоташтыру.  (18 нче слайдлар). Парталарда биремле карточкалар бар. Сул яктагы турыпочмакларны уң яктагылары белән дөрес итеп уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.

        Ә хәзер дөреслеген тикшерү өчен кырыеңдагы иптәшең белән карточкаларны алмашабыз. (19, 20 нче слайдлар) Җавапларны бәяләү өчен, нормалар буенча билгеләр куйыйк. (21 нче слайд) Карточкаларга исемегезне, фамилиягезне языгыз, миңа тапшырабыз.

      Укучылар әйдәгез бу ребусларны чишеп алый әле (22 нче слайд).

      VI.   Өйгә эш бирү.

      – Алдагы дәрескә әзерләнү өчен өй эшен язып алыгыз. (23 нче слайд)

  1. Дәреслектән  п.11 укырга, кагыйдәләрне ятларга.
  2.  Чәчәкләр турында табышмаклар язып килергә.
  3.  “Иң-иң чәчәкләр” турында кызыклы фактлар әзерләргә.

      VII. Рефлексия.

       – Алдыгызда яткан смайликлар ярдәмендә дәрестәге үз эшчәнлегегезгә бәя бирегез. (24 нче слайд)

      Дәрестә катнашуыгыз, җавапларыгыз өчен рәхмәт!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....