Ачык дәрес . Гөмбәләрнең төзелеше
методическая разработка по биологии (5 класс)

Максат: Гөмбәләр патшалыгының үзенчәлекләрен ачу, гөмбәләр турында белемнәрне киңәйтү, аларның әһәмиятләрен ачыклау.

Технологияләр: критик фикер йөртү технологиясе,сәламәтлекне саклау технологияләре, проблемалы укыту технологиясе юнәлешләре, үстерешле укыту юнәлешләре, ИКТ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_5_kl.docx58.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгеләре. Гөмбә күзәнәге төзелеше.Гөмбәләрнең табигатьтә һәм кеше тормышындагы әһәмиятләре.

Класс: 5


Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу

Максат: Гөмбәләр патшалыгының үзенчәлекләрен ачу, гөмбәләр турында белемнәрне киңәйтү, аларның әһәмиятләрен ачыклау.

Технологияләр: критик фикер йөртү технологиясе,сәламәтлекне саклау технологияләре, проблемалы укыту технологиясе юнәлешләре, үстерешле укыту юнәлешләре, ИКТ.

Предмет  нәтиҗәләре:

  • мөстәкыйль  патшалык буларак гөмбәләрнең төзелеше, тереклек эшчәнлеге процессларын характерларга өйрәтү, гөмбәләр патшалыгын башка патшалыклар белән чагыштыру, аермалыкларын, охшашлыкларын ачу
  •  гөмбәләрнең туклану, үрчү процессы үзенчәлекләрен төшендерү;
  • Беркүзәнәкле, күпкүзәнәкле гөмбәләр турында төшендерү
  • Яңа төшенчәләр : мицелий, гиф  формалаштыру
  • Гөмбә күзәнәге үзенчәлекләре; башка патшалыклар белән күзәнәкләренең охшашлыкларын, аермасын ачу
  • Кеше тормышында, табигатьтә гөмбәләрнең ролен ачыклау

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү УУГ (универсал укыту гамәлләре)

  • Анализларга, чагыштырырга, классификацияләргә , факт һәм күренешләрне гомумиләштерергә өйрәтү, төрле күренешләрнең сәбәп нәтиҗә бәйләнешләрен ачу.
  •  Дәрескә куелган бурычларны үтәү өчен информация таба белергә өйрәтү.
  • Информацияне бер төрдән икенче төргә үзгәртергә өйрәтү.(Текстан -схемага ) Һәм киресенчә.

Коммуникатив УУГ.

  • Төркемнәрдә, парларда эшчәнлекне оештыруны укучыларда формалаштыру

  Регулятив УУГ

  • Укыту проблемасын кую.  Мөстәкыйль дәрес максатын куярга өйрәтү,  төрле версияләр  тәкъдим итәргә өйрәтү. 
  • Үзконтроль, үзара контроль , үзбәя, үзара бәя куярга өйрәтү.

Шәхси УУГ:

  • Үзусеше, үзбелемен күтәрү өчен шартлар булдыру. Белем алуга мотивацияләрен үстерү. Экологик үзаң формалаштыру
  •  Алымнар: “кыенлык алдында калдыру”.

Эш формасы: парлы, төркемнәрдә эшләү, индивидуаль.

Методлар: эзләнүле-тикшеренүле, проблемалы.

Җиһазлар: ПК, мультимедия проекторы, дәреслек “Биология” 5 класс под редакцией В.В. Пасечника (ФГОС),  муляжлар коллекциясе “Эшләпәле гөмбәләр”, видео, презентация, тере гөмбә шампиньон.

Дәрес барышы:

1. Оештыру этабы.

2. Элек алган белемнәрне актуальләштерү.

3. Яңа белемнәрне актуальләштерү.

4. Укыту бурычларын кую.

5. Яңа белемнәрне алу, беренчел ныгыту.

6. Физ. минутка.

7. Өйрәнгән материалны ныгыту.

8. Рефлексия эшчәнлеккә  (дәрескә нәтиҗә ясау).

9. Өй эше турында информация (аңлатып бирү), дәрескә билгеләр кую.

1.Оештыру этабы (1 мин).

- хәерле иртә укучылар.

  • Әйдәгез, бер- беребезгә карыйк та елмаек әле . Ә хәзер кунакларыбызга карап  елмаеп , исәнләшик. Укучылар, сезнең кәефләрегез ничек.Мин шатмын сезнең яхшы кәефтә булуыгызга, без бүген сезнең белән бердәм,актив эшләрбез дип ышанып калам.

2. Элек алган белемнәрне актуальләштерү

Узган дәрестә без нәрсә турында уздык. (5 мин).

- (бактерияләр). Ә хәзер шулар турында белемнәребезне искә төшереп үтик..Дифференциаль биремнәр бирелә(тест, рәсем- схема, төшеп калган сүзләрне язарга)

 Актуальләштерү яңа белемнәрне (5 минут) –

Алар иң серле организмнар. Аларны убыр боҗралары, сихерле боҗралар барлыкка китерә дип санаганнар руслар, французлар.

Алар- урман дворниклары д.а.

Бик озак вакыт аларны үсемлекләр белән берләштереп пластидсыз үсемлекләр дип атаганнар.

Алар җир йөзендәге иң зур организмнар да булып тора.

 - Ничек уйлыйсыз ,  сүз нинди патшалык вәкилләре турында булыр?:

(У.Җ: Гөмбәләр патшалыгы).

Дәрес темасы.

Дәрес темасы: Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгеләре.Гөмбә күзәнәге төзелеше.Гөмбәләрнең табигатьтә һәм кеше тормышындагы әһәмиятләре. (Дәфтәрләрне ачып язып куйдык теманы).

Фикер болытларын төзү гөмбәләр буенча (Амонашвили)

Проблема кую минем кулымда укучылар нәрсә.(Укучылар гөмбә д.әйтә). Халык телендә ул шулай атала.

  • Ә менә минем кулымда алмагач дип әйтсәм.Укучылар алма дип төзәтә.
  • Алма ул алмагачның нәрсәсе?
  • -Җимеше.
  • Ә менә, минем кулымда гөмбәнең бер өлеше генә ул русча плодовое тело д.а.,татарча җимешлек тәне дип йөртелә.
  • Ә ни өчен андый исемдә ул. Алма белән бу өлешнең нинди охшашлыгы бар?
  • Укучылар авырсына, проблема алдында кала.
  • Гөмбәдә, үсемлеккә дә хайваннарга да хас билгеләр бар. Хайваннарга охшаган билгеләре алар хәрәкәтләнмиләр, үсемлекләр күк матдәләрне туфрактан суырып алалар. Ни өчен соң алар аерым патшалыкка кертелгән? Проблема.
  • Ни өчен тамыр сүзе халык телендә кулланыла. Тамыр белән гөмбәлек  берме ул?

Без гөмбәләр турында барын да әлегә белеп бетермибез икән. Димәк, без дәрескә нинди максат куярбыз.

Дәрес максаты (Гөмбәләрнең төзелешен, тереклек эшчәнлеге процессларын,күптөрлелеген, таралуын, әһәмиятен өйрәнү).

Укыту бурычларын кую (4 мин)

4. 5. Яна белемнәрне үзләштерү.

– Ни өчен гөмбәләрне аерым патшалыкка керткәннәр?

Проблема? Әйдәгез шушы сорауга җавапны дәреслектән табыйк.

Беренче парга бирем

Гөмбәләрнең туклану ысулларын укырга. Схеманы тутырырга.

Икенче парга бирем

Гөмбәләрнең төзелеше.

Өченче  парга бирем

Гөмбәләрнең үрчүе.

4 нче  парга бирем

Гөмбәләрнең әһәмияте.

Тутырылырга тиеш схемалар

ТАБЛИЦА, СХЕМАЛАР ТУТЫРЫРГА БИРЕЛЭ.

3.Текстны укыгыз ( параграф 13) гөмбәләрнең үрчү ысуллары буенча чыгыш әзерләгез. Схеманы тутырыгыз.

Гөмбәләрнең үрчү ысуллары

2. Текстны укыгыз ( параграф 13) гөмбәләрнең туклану ысуллары  буенча чыгыш әзерләгез. Схеманы тутырыгыз.

                                Гөмбәләрнең туклану ысуллары

Гетеротроф

3

                

4. Текстны.

Гөмбәләрнең әһәмияте

                                       Табигатьтә

Кеше тормышында

+

-

+

-

Агачлар белән симбиоз барлыкка китерәләр

Авырулар китереп чыгаралар

Дару алалар

Авырулар китереп чыгаралар

Матдәләр әйләнешендә катнашалар

Азык чыганагы

Азык продуктларын боза, биналарны җимерәләр.

Нәрсә булыр әгәр гөмбәләр Җир йөзеннән юкка чыкса?(когнитив метод, метод гипотез)

Төркемнәр әзер булгач берәр  укучы чыгыш ясый. Укытучы тулыландыра.

 Түбән төзелешле гөмбәләр һәм югары төзелешле гөмбәләргә бүленеш гифларның бүлгеләр белән бүленешенә бәйле рәвештә килеп чыга. Септа.

Лупадан гифларны карап үтү,

Шампиньон гөмбәсен карап үтү. Гифларның тыгыз үрелеп урнашуын карау.

Видео карап үтү. Алдыннан сорау бирү . Сезгә дәреслектә очрамаган нинди информация очрады?

Гөмбә күзәнәге турында сөйләп үтү. Төзелешен әйтү. Алда өйрәнгән патшалыкларның күзәнәкләре белән чагыштыру. Таблицаны тутыру рәсеме буенча.

6.Физминутка ясау.

7. Яңа теманы ныгыту . Гөмбәләргә язылган сүзләр буенча 2 группага бүленеш оештырыла.                                      Үсемлеккә һәм хайваннарга охшашлыгы

Үсемлеккә охшаш билгесе

Билгеләре

Хайваннарга охшаш билгеләре

-

Гетеротрофлар

+

-

Пластидлары юк

+

+

матдәләрне суырып туфрактан алалар

-

+

хәрәкәтләнмиләр

-

-

күзәнәгендә запазга углевод, гликоген туплана

+

+

Күзәнәк стенкасы булу

-

-

Хитин булу

+

-

Бүлеп чыгару продукты сидекчә (мочевина)

+

+

Вегетатив һәм споралар ярдәмендә үрчү.

-

Гетеротрофлар,

 пластидлары юк,

матдәләрне суырып туфрактан алалар,

хәрәкәтләнмиләр,

күзәнәгендә запазга углевод, гликоген туплана,

күзәнәк стенкасы  углевод. хитиннан тора,

-Гөмбәләрнең үзләренә генә хас билгеләре бармы? -дигән сорау бирелә.

(мицелий, гифлары бар, югары төзелешле гөмбәләрнең җимешлек тәне була)

 

1. Сүзлеккә яңа терминнарны язу

  • Хитин – хайван, гөмбә күзәнәгендә очраучы  катлаулы углевод
  • Гөмбәлек (мицелий) –гөмбә тәнен төзүче  нечкә ак җепләр ,гифлар, җыелмасы.

2. Фронталь  сорау алу

-Гөмбәлрнең күпме төре очрый?

- Алар ничек туклана?(гетеротроф, сапротроф, паразит)

- Алар ничек үрчи?

- Гөмбәләрне өйрәнүче фән?

- Гөмбә ничә күзәнәкле була?

- Гөмбә күзәнәгендә ничә төш бар?

-Гөмбә күзәнәге стенкасы нинди углеводтан тора?

-Гөмбә күзәнәгендәге запас углевод исеме

-Симбиозның кагыйдәсе

-Спора гөмбәгә ни өчен кирәк

-Икмәк пешергәндә нинди гөмбә кулланыла.

Гөмбәләр бактериядән нәрсә белән аерыла.

Гөмбә бактерия белән кайсы яктан охшаш.

Дөресме, дөрес түгелме билгеләмә. 

1. Гөмбәләрнең пластидлары булмый

2. Гифлар – ул тамыр.

3. Барлык гөмбәләр дә урманда үсә.

4. Гөмбәләрнең гифлардан торган гөмбәлеге була.

5. Барлык гөмбәләр дә күпкүзәнәкле организмнар.

6. Эшләпәле гөмбә тәне гифлардан тора

7. Барлык гөмбәләр дә паразитлар.

8. Гөмбәләрнең күзәнәк стенкасында бөҗәкләрдәге кебек хитин дигән углевод бар.

9. Гөмбәләр әзер органик матдәләр белән тукланалар.

10. Гөмбәләр арасында беркүзәнәклеләр дә күпкүзәнәклеләр дә очрыйлар.

  • + 1, 4, 6, 8, 9, 10
  •  -  2, 3, 5, 7
  • Фикер болытларын төзү гөмбәләр буенча.Төркемнәрдә эшләү.

4. Проблемалы сорауга кире кайтабыз. Ни өчен алар аерым патшалыкка кертелгән?

Нәтиҗә.Алар үзләрендә үсемлекләрнең дә хайваннарның да билгеләрен йөртәләр. Эукариотлар булып торалар.Беркүзәнәкле дә күпкүзәнәкле дә булалар.Тәннәре гөмбәлектән яки мицелийдан тора. Гифлары бар.

8. Этап рефлексия.

Җөмләне төгәллибез:

1. Миңа дәрестә ошады...

2.Мине дәрестә гаҗәпләндерде

3. Миңа дәрестә                .......            кыен булды

4. Мин дәрестә өйрәндем.......

5.  Мин дәрестә белдем............. ...

6. Миңа дәрестә ошамады .............

Уңыш агачын  бизәү. Яшел төс барысын дөрес эшләдем. Сары –кыенлыклар да булды. Кызыл төс- хаталарым күп булды.

 -Укучылар без куйган максатыбызга ирештекме?

9. Өй эше: параграф 13  не укырга.

Өстәмә

Гөмбәләр темасына кроссворд төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Биологиядән ачык дэрес Чәчәк төзелеше 6 класс презентация

Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл ка...