Җепләрдән уенчыклар
методическая разработка по теме

Фазуллина Гульшат Хавиловна

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен ачык шөгыль эшкәртмәсе.

Балаларны җепләрдән уенчыклар ясау техникасы, курчакларнын килеп чыгу тарихы белән  таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurchaklar-dres_plany.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1. Җепләрдән уенчыклар ясарга өйрәтү;

                2. Җепләрдән чуклар әзерләү технологиясен ныгыту,устерү;

                3. Уенчыкларга,үз хезмәтеңэ карата сак караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек Огерчук Л.Ю.  “Технология” 2 кл., “Татар халык табышмаклары” китабы 63-69 бит., “Тылсымлы куллар” журналы  №6, 2012 ел,курчаклар (тукымадан,җептән,юкәдән,...), җепләрдән чуклар әзерләү  технологиясе (схема), җеп, картон,кайчы.

        Шөгыль барышы

  1. Кереш өлеш.

  1. Оештыру моменты.
  2. Эш урынын шөгылгә әзерләү.
  3. Техник куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү:

а) эш барышында

б) кайчы белән эшләгәндә

  1. Теоретик өлеш.

  1. Кереш сүз.

Уенчыклар турында әңгәмә

  1. Сезнең яратып уйнаган уенчыкларыгыз?

Уенчыкларның килеп чыгышы турында белемнәр бирү.

  1. Курчаклар - балачакның кадерле бер мизгеле ул. Еллар уза,кеше олыгая,ләкин кечкенә чакта уйнап үскән уенчыклар беркайчан да онытылмый.
  2. Ә хәзер, без сезнең белән читтән торып- Татарстан Республикасының Милли музеена экскурсия ясарбыз.  Татарстан Республикасы Милли музее фондында төрле чорга караган 100 дән артык  курчак коллекциясе саклана. XIX-XX гасыр башында кулдан эшләнгән  курчаклар аеруча зур кызыксыну уята. Аларны күбесенчә чүпрәктән һәм агачтан ясаганнар. Курчакны уйнар өчен генә кулланганнар дип һич кенә дә әйтеп булмый. Алар ярдәмендә балалар эшкә өйрәнгән. Мәсәлән,кызлар җик еш кына курчак теккәннәр,соңыннан аны төрле кием һәм бизәнү әйберләре белән бизәгәннәр. Шул рәвешле алар кул эшенә өйрәнгән. Бигрәк тә башсыз курчаклар кызыксыну уята. Ислам дине кануннары буенча,өйдә күз төшкән рәсемнәрне яки әйберләрне  саклау тыела. Шуңа күрә мөселманнарда күзсез курчаклар зур популярлык казанган. Милли музей фондында да шундый үзенчәлекле курчаклар саклана.

Коллекцияләр арасында зур урынны төрле милләт курчаклары алып тора. Анда мордва,татар,рус,чуваш халык киемнәрендәге курчакларны күрергә мөмкин.

Музейда карават,мендәр,эшләпә,сөлге,курчак йорты,җәймә,көзге,төрле фасондагы күлмәкләр дә бар. Күп еллар узуга карамастан,алар кыйммәтен югалтмый. Журналдагы  иллюстрацияларны  карау.

  1. Каникул вакытларында Казанга баргач Татарстан Республикасының Милли музеена экскурсиягә барып,андагы курчакларны күрергә мөмкин.
  1. Курчаклар күргәзмәсен карау.Аларның нинди материаллардан ясалганын тану.(Тукыма,юкә,такта,җеп,...)  

  1. Практик өлеш.

  1. Җепнең нинди төрдәге һәм төстәгесен сайлап алабыз? Ни өчен?
  2. Табышмак әйтү.

а) Бер бүкәндә җиде тишек. (Баш)

б) Ике туган игез,

    Икесе дә тигез. (Ике кул)

в) Ике туган игез,

    Гомер буе

    берсе белән икечесе

    узыша.  (Аяклар)

3. Курчак күрсәтү һәм гәүдәнең нинди өлешләрдән торганын билгеләү.

4. Практик эш.

    Җепләрдән чуклар әзерләү технологиясе схемасын тарату һәм укытучы белән берлектә схема буенча эшне башлау.

    а) җепне чорнау

    б) җепнең очын бәйләм астына керт. Бәйләмне шаблоннан салдыру

    в) бәйләп куй

    г) бәйләмне кис

    д) өске өлештә бәйләмне җеп белән урап ал һәм кыс.

    е) икенче төен белән ныгыт.

    ё) кырыйларын тигезлә.

    -  Нинди чук килеп чыкты? Аның үлчәмнәре нәрсәгә тигез? Чук нәрсәгә охшаган? Аннан нәрсәләр ясап була дип уйлыйсыз?...(Балаларның җаваплары)

5. Физминутка:

    Без инде хәзер зурлар,                                   Без гөлләргә су сибәбез,

    Күп эшли безнең куллар.                              Менә шундый уңган без,

    Без идән дә юабыз,                                        Менә шундый булган без.

    Без керләр дә уабыз.                             (Хәрәкәтләр белән күрсәтелә)

   ж) Чуклар һәм тотамнарны уенчыкка әверелдерәбез.(баш,кулларны бәйлибез,чәчләр куябыз,итәген тигезләп кисәбез) курчакны бизибез.

         - Һәр баланың эшләвен күзәтү,дөрес юнәлеш бирү.

IV. Йомгаклау.

  1. Эшләнгән эшләрдән күргәзмә.
  2. Үз эшеңне бәяләү.




Татарстан Республикасы



Актаныш Балалар иҗат үзәгенең



Пучы филиалы

















Ачык шөгыль эшкәртмәсе














9-10 яшьлек балалар белән үткәрү өчен төзелде







Өстәмә белем бирү педагогы



Фазуллина Гөлшат Хавил кызы



        



                                                         





















Пучы, 2013ел.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентция

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентация....