Сөйдергән дә тел
методическая разработка по теме

Туган тел көненә багышланган сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soydergn_d_tel_moe.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйдергән дә тел...

Максатлар:

-Балаларда кешелеклелек,  әдәплеек, туган телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү;

- Укучыларда күркәм гадәтләр, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү.

Кичә барышы:

- Укучылар, исәнмесез, хәерле көн. Бүген 21 февраль- Туган тел көне.

-Укучылар, сез нинди газета-журналларны өегезгә алдырасыз һәм яратып укыйсыз?

- Укучылар җавабы.

- Әйе, сезнең күбегез “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” журналларын яратып укыйлар. Алар сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтә.Журналлар матур рәсемле, яхшы эчтәлекле, рус һәм татар телләрендә чыгарыла.

1 бит “Сөйдергән дә тел...”

Бүген без үзебез “Сөйдергә дә тел...” дигән телдән журнал чыгарырбыз. Журналның битләрен ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, бу хактагы белемнәребезне ныгытырбыз. Хәзер аның беренчебитен ачабыз.

“Мин яратам сине Татарстан” җырын тыңлыйбыз.

 2 бит “Иң татлы тел- туган тел!”

- Туган тел! Татар теле! Аны яратмый мөмкин түгел. Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бармы икән? Безнең туган телебез- татар теле. Аны ана теле диләр. Чөнки туган телдә беренче сүзне безгә әниләр әйтә. Без үз ана телебездә сөйләшәбез. Ана теле- бик матур, ягымлы, бай тел. Ул тәмле, шифалы, тылсымлы сүзләргә бик бай. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай күп әкиятләр, шигырьләр язган. Безгә бик зур бүләк калдырган. Нинди бүләк икән ул? Кем әйтә?

- “Туган тел” шигыре.

- “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк әле.

- Туган тел- иң татлы тел,

   Туган тел – иң татлы тел,

   Тәмле дип телең йотма,

    Туган телне онытма!- дип язган халык шыгыйре Ш.Галиев. димәк, туган телебезне тырышып өйрәнергә кирәк.

 

3 бит “Әссәләмәгаләйкем”

- Хәзер журналыбызның 3 нче битен  ачыйк. “Әссәләмәгаләйкем”

(Җыр тыңлана)

  1. Бу җыр сезгә ошадымы? Ул сездә нинди хисләр уятты?

- Исәнләшү- ул, белеп тор, мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә мине хөрмәт итүеңне телим. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр- исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим дигән мәгънәне белднрә. Исәнләшергә теләмәү яки биргән сәламне алмау, кешене күрмәмешкә салыну, һәрчак һәр халыкта да зур әдәпсезлек, тирә-юньдәге  кешеләрне хөрмәт итмәү дип саналган.

Татар халкының аксакаллары, олы яшьтәге әби-бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Бу – кулларымда корал юк, мн синең белән дус, дигәнне аңлата.

Танышлар, дуслар, укытучылар белән генә исәнләшәләрме, әллә әти-әниең, әби-бабаң белән дәисәнләшү кирәкме? Хәкимҗан Халиковның “Хәерле иртә” шигырен тыңлагач, сез бу сорауга җавап табарсыз.

Х.Халиков “Хәерле иртә”

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

  1. Чи-чи-чи-чи-чи, - диләр.

Казлар әйтә: га-га-га,

Ә үрдәкләре: бак-бак-бак.

Нәни бәбкәләре дә:

  1. Пип-пип, - диләр такмаклап.

Берсен тотып иркәлим,

Икенчесен иркәлим...

Алар: “Пип-пип-пип”, - дисә,

Мин: “Хәерле иртә!”- дим.

Тукта, тукта! Нишләргә?

Әле төште хәтергә:

Әнигә бит шулай дип

Онытканмын әйтергә.

  1. Балалар, ә сез әти-әниләрегезгә хәерле иртә телисезме соң? Тагын н нди сәламләү сүзләре беләсез?

“Тыныч йокы” шигыре

Тыныч йокы, әнием!

Тыныч йокы, әтием!

Тыныч йокы үземә,

Тыныч йокы күземә!

4 бит  Кушымта “Ромашка чәчәге”

- Бу бит ачылмый икән әле. Безгә Ромашка кызы сораулар алып килгән. Шул сорауларга дөрес җавап бирсәк, ачылыр, мөгаен.

Исәнләшү нәрсәне белдерә?

- Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

- Тагын нинди исәнләшү сүзләре беләсез?

- Көндез ничек исәнләшәләр?

- Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?

- Теләсә кайчан теләсә нинди исәнләшү сүзе әйтергә ярыймы?

- “Исәнмесез” диясе урынга “сәлам” дип әйтергә ярыймы? Яраса кемгә?

- Өлкән кеше белән бала очрашканда, башлап кем исәнләшергә тиеш?

- Малай белән кыз очрашканда кем беренче исәнләшергә тиеш?

  1. Журналыбызның 4 нче бите, ачылчы зинһар!, - дип әйтик.

Рәхмәт! Бу  бик тәмле сүз. “Бер рәхмәт мең бәладан коткара”, диләр. Тик рәхмәт ишеткән саен, инде ничә бәладән котылдым икән? Дип санап бару холкыңа яхы сыйфат өстәмәс. Ишеткән рәхмәтеңнең санын белмә син.

Шәүкәт Галиев “Тагын бер рәхмәт”

Кемгә яхшылык эшләгән,

Ярдәм иткән нихәтле-

Сәлимнең барсы санаулы,

Бөтенесе исәпле:

  1. Ике әби, бер бабайга

Трамвайда урын бирдем.

Ике әби бер бабай

Һәркайсы “Рәхмәт!”-диде.

Авылдан килгән өч апа

Адрес белмәгәч рәтләп,

Әйтеп бирдем. Менә сиңа

Булды янә өч рәхмәт!

Урам аркылы чыгардым

Тагын ике әбине,

Ике әби икесе дә

Ике кат “Рәхмәт”-диде.

  1. Тырышкансың, -дидем...

Сәлимгә ярап куйды:

  1. Тагын бер рәхмәт булды, - дип

Шунда ук санап куйды.

- Рәхмәтне санау өчен генә түгел, ә чын йөрәктән, эшләп алырга кирәк. Ә менә беренче зур рәхмәтне хәтерләп калсаң ярый. Шагыйрь  Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт” шигырендәге рәхмәтне ничек истә калдырган?

Әхмәт Исхак “Беренче рәхмәт”

Алсу хәзер зур кыз инде-

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

- Алсуның абыйсы нинди малай икән? Ә сез шулай рәхмәт әйтә беләсезме? Кайчан әйтәсез? Тагын кайчан рәхмәт әйтергә мөмкин?

Ш.Галиев “Рәхмәтләр хакында”

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде.

Динә ана:

- “Рәхмәт!”, - диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәефе килде.

Елмайды да:

- Рәхмәтеңә

Рәхмәт!- диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде...

Җиргә төшкән

Бияләйгә

Рәхмәт инде!

  1. Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән. Малай белән кызны бияләй дуслаштырган, автор бияләйгә рәхмәт әйтә.

5 нче бит “Укучылыр иҗаты”

- Бу өлештә без укучылар үзебез иҗат иткән шигырьләребез белән башкаларны да таныштырырбыз, башкаларныкына бәя бирербез.

6 нчы бит “Сау булыгыз!”

- Исәнләшә белеп тә, саубуллашырга оныта торган булсагыз, сезне тәрбияле бала димәсләр. Саубуллашу сүзләребез берничә: хушыгыз, сау булыгыз, сау булып торыгыз, исән булыгыз,. Боларын да онытмагыз! Тәмле ашагач авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз!... Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да тәмле сүзнең кадере китми, рәхмәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә. Бүген ишеткән тәмле сүзләр күңелләрегездә озак саклансын, ул сүзләрне ешрак әйтегез.