Хәрәкәттә-бәрәкәт.
статья по теме

Методик советта, ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл хэрэкэттэ-бэрэкэт доклад16 КБ

Предварительный просмотр:

Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Татарстанның Әлки районы

Карга мәктәбе педагог-оештыручысы,

гер түгәрәге җитәкчесе

Фәттахова Гөлфинә Хәмитовна.

Балалар физиологиясен өйрәнү юнәлешендә гаять әһәмиятле тикшеренүләр үткәрелә һәм алар шәхеснең функциональ үсеше закончалыкларын ачарга, бала организмының мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә ярдәм итә.

Соңгы елларда уку нагрузкасы кискен арту сәбәпле, шул ук вакытта компьютер артында күп утыру,  төрле яшьтәге мәктәп балаларында йөрәк-кан тамырлары системасының мускуллар тренировкасына җайлашуын өйрәнү сорала. Бигрәк тә бала мәктәпкә кергәч, ә хәзер балалар бакчасында  ук, аның хәрәкәтләнүе кискен кими һәм бу аның организмына тискәре йогынты ясый.

Баланың физик үсеше аның хәрәкәтләнү активлыгына бәйле. Озак вакыт хәрәкәтләнмичә утыруы-гипокинезиягә, ә бу исә йөрәк эшчәнлегенең сәләте кимүгә китерә.

Балаларның хәрәкәтләнү активлыгы төрле физик тестлар ярдәмендә ачыкланды (вакытка йөгерү, турникта тартыру, идәннән этенү. Күрсәткечләр елдан ел балаларның активлыгы кимүен  күрсәтте. Димәк уку нагрузкасының нык артуы чыдамлылыкны киметә, моннан котылу өчен махсус шөгыль-күнегүләр оештыру әһәмиятле.

Балаларның физик көчен билгеләү өчен малайларга турникта тартылырга, кызларга идәннән этенү (отжимание) ясарга тәгъдим ителде. 2-4 классларда күрсәткечләр әллә ни аерылмый, ә менә 5-6 класста инде үзгәрә. Башлангыч классларда хәрәкәт итү органнарының үсү тизлеге урта класслардагыларныкына караганда күпкә ким. Моның сәбәбен бала мәктәпкә кергәч азрак хәрәкәтләнә башлау белән аңлатырга мөмкин. Малайларның организмы ( кыз балалар белән чагыштырганда) аз хәрәкәтләнүгә ныграк бирешүчән, бу кул чуклары көчен үлчәү нәтиҗәсендә ачык күренә.

Тыныч хәлдә ( йөрәк тибеше, кан басымы, сулау ешлыгы тиешенчә булганда) 8-9 яшьлекләрдә сизелерлек үзгәрешләр булмый.

13-14 яшьлекләрдә, 10-70 тапкыр чүгәләгәндә, йөрәк тибеше үзгәрү бигрәк тә нык сизелә. Башлангыч класста мондый йөкләнештән  йөрәк тибеше үзгәрү күпкә кимрәк. Бу урта классларда җенси өлгерү башлану сәбәпле, организмның югарырак дәрәҗәдәге сизгерлеге белән аңлатыладыр.

Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: башлангыч классларда балаларның хәрәкәт активлыгын физик күнегүләр оештыру юлы белән арттырырга, урта классларда исә ярышлар, төрле спорт ярышларын ешрак үткәрергә кирәк. Балаларның сәламәтлекләрен кайгыртып  безнең мәктәптә иртән физзарядка  ясала, ә дәресләр вакытында физминуткалар үткәрелә. Физкультура дәресләреннән тыш мәктәптә көрәш һәм гер спорты түгәрәкләре нәтиҗәле эшли. Бу түгәрәкләрдә көрәш һәм гер алымнарыннан тыш гомуми әзерлеккә күп әһәмият бирелә. Балаларда чыдамлык, көч арттырыла. Бу чаралар кирәкле нәтиҗәләргә китерер дип ышанабыз.