Минем гаиләм -минем төп терәгем
классный час по теме

Фасхутдинова Наиля Асгатовна

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

 Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Гаилә-   тормышыбыз нигезе. Гаилә нык тату икән , димәк дәүләт тә, җәмгыяттә тату дигән сүз. Ә гаиләдә - балалар.   “Гаиләдә шартлар нинди булса, балада нәкъ шундый булыр”, - ди бөек мәгьрифәтче Риза Фәхретдин                                        

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail.docx33.22 КБ

Предварительный просмотр:

        

        «Урта Кирмән гомуми урта белем мәктәбе”

Мамадыш муниципаль районы

        

Минем гаиләм

– минем төп терәгем

( класс сәгате)

        

 Класс җитәкчесе

Фасхутдинова Н.А

Оештыру өлеше.

Укытучы.    Хәерле көн, укучылар!

Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз     Музыка. Гаилә җыры  (Руслан Габитов )  

     Слайд 1  Җырда сүз нәрсә турында бара? (Гаилә)

Димәк без бүген сезнең белән    гаилә  турында сөйләшәчәкбез.

Кл сәг. темасы:  “Минем гаиләм – минем төп терәгем.” Слайд 2

II   Төп өлеш. - Гаилә турында сөйләшү

Укытучы.     Нәрсә ул гаилә?(Укучыларның фикерләре тыңлана)

        - Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

Укытучы.  Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче мәгънәсе болай икән:

- Гаилә. -  Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган   кешеләр төркеме.

- Бергә эшләүче, максат һәм интереслары бер булган кешеләр коллективы.

- Гаиләле кеше- гаиләсе, семьясы булган кеше.

-  Гаиләчел кеше –гаиләсен ярата торган,гаилә җанлы , гаилә тормышын яхшы ал ып бару өчен тырыша торган кеше 

Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз ?

 (Укучылар фикере)     Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

 Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Укытучы. Гаилә-   тормышыбыз нигезе. Гаилә нык тату икән , димәк дәүләт тә, җәмгыяттә тату дигән сүз. Ә гаиләдә - балалар.   “Гаиләдә шартлар нинди булса, балада нәкъ шундый булыр”, - ди бөек мәгьрифәтче Риза Фәхретдин                                        Слайд 3

-Сез бу сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә, гаиләгез турында иншалар яздыгыз, гаиләгезнең шәҗәрәсен төзедегез  Ә хәзер, Язилә, синең инша аша гаиләң белән танышып үтик әле. (Язилә  иншасын укый.)      Укытучы.    Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?   Слайд 4

Укучылар:

Әти-уңган, көчле, акыллы, эшчән, кырыс, сабыр

Әни-матур, сөйкемле, сабыр, акыллы, уңган

Әби-бабай- сабыр, йомшак күңелле, шәфкатле

Мин- акыллы, тәртипле, шаян

Апа-абый- ярдәмчел, акыллы, эшчән

Эне-сеңел- ярдәмгә мохтаҗ, шаян

Укытучы.

 Әти- гаиләнең яклаучысы, усаллардан саклаучысы, гаиләнең терәге, ышанычы  (укучы хикәясе укыла)                                                                               Слайд 5

Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.                                                                                                                      

Әтиләр турында мәкалләр беләсез?

-Балага иң куәтле кеше-ата

-Атаң данын онытма, дан эшләүдән курыкма

-Атаңа нинди булсаң-,балаңнан шуны күрерсең

-Атаңа ни кылсаң,алдыңа шул килер.

-Аталар сүзе- акылның үзе

   Укытучы.

 Син куанганга куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә көеп, янып яшәүче кем бар?

    Әни .  (укучы хикәясе укыла)                                                                              

 Есть мама у жеребенка,

Есть мама у львенка,

Есть мама у самого маленького котенка

И у ребенка есть мама    

        Любимая, славная, самая!                                                             Слайд 6

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.

Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит

Укытучы

.Әниләр турында мәкальләр   беләсез?

Ана җылысы- кояш җылысы                

Әнкәй йорты-алтын бишек

Өйнең яме ана белән

Ана-шәфкать диңгезе

Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың».

-  Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый инде.  Хәтерегездәдер,балалар «Сак-Сок» бәете. Сак –Сокка әйләнгән вакыйгасы җанны тетрәтә.

Укучы «Сак –Сок» бәетеннән өзек укый.

Без өйгә кайтмаганда,эзләп тә тамганда,

Ачулана иде әнкәй,күңеле тармаганда.

Бер көнне уйнап йөрдек, кич белән өйгә кердек.

Төн буе каргады әнкәй,иртә үзебезне кош күрдек.

Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,

Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.

Кайтканда, әткәй күреп елыйдыр аһлар әйтеп.

Китәбез урманнарга авылда бераз торып

Әнкәй дә елый-елый,күзләре күрмәс булды.

Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.

Караңгы урман эче,күк кукрәп,яшен яшьни,

Давыл чыгып, урман гөрли,кар -яңгыр ява башлый.

Җил-давыл күтәрелгәч,аерылдык ике якка.

Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.

   

  - Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен мәңге күрмәс кошларга әйләнгән. Ни өчен? Чыннан да,кеше кошка әйләнә аламы соң? Әкиятләрдә генә болай  була инде. Ләкин тормышта кош булмасалар да ,бәхетсез булалар,язмышлары бик  кызганыч  була. Моңа алар үзләре гаепле, чөнки әниләрен тыңламаганнар. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.

«Елатмагыз әниләрне» шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Укытучы.

 Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?       Бабай белән әби. (укучы хикәясе укыла)                                                                                                                        Слайд 10                                                                          

-Аларга нинди сыйфатлар хас?

  • Укучылар, “олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?
  • Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.

Әби-бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләрендә аерым бер зур урын биләгәннәр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналганнар. Әби-бабайларның тәҗрибәсе, киңәшләре гаять күп төрле катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек биргән. Ил картлары гаилә дә генә түгел, җәмгыятчелек өчен дә акыллы киңәш иясе булып саналган.

 Укытучы. Укучылар. Әби- байларның зирәк акыллы, хәйләкәр , тапкыр булулары күрсәтелә торган нинди әкиятләр беләсез?.

 

“Карчык белән аю”,(карчыкның акыллылыгы, зирәклеге, кирәк чакти хәйләкәр дә була белүе һәм шул сыйфатлары нәтиҗәсендә һәлакәттән котылып калуы тасвирлана.)

“Васыять” әкиятендә карт күчерелмә мәгьәсендә өч васыят әйтеп калдыра. Әмма картның

Уллары васыятне туры  мәгънәсендәаңлыйлар һәм ялгыш эш эшлиләр . Кыен хәлдән аларны икенче карт чыгара.

“Зирәк карт” әкиятендә 70 яшьлек карт үзенең улына  акыллы киңәшләрен биреп аны һәм үзен үлемнән коткарып кала.

      Укытучы.      Бу дөньда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе – ата, берсе – ана, берсе – карендән “ диелә халык мәкалендә. Кем ул карендәш ?    (Карендәш- апа-абый, эне-сеңел. Алар бер туганнар, ягъни бер ата-ана баласы                                                                            Слайд 11

Сез алар белән ничек яшәргә тиеш?  (Дус, тату, ярдәмләшеп) Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Тату туганнар таштан койма койганнар. (Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.)

Тату гаиләдә бәрәкәт бар.

Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт  итеп кул бир

Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.(Укучыларның “Минем туганнарым” темасына хикәяләре укыла)

Укытучы.     Без гаиләдә тагын кемне искә алмадык? (МИНе)

Нинди икән ул МИН ?      (Укучыларның фикерләре)

Укытучы.  Хәзер мин сезгә бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең киңәшләрен укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз.                                                       Слайд12

  1. “ Үзегездән олы булган туганнарыгызны ата вә анагыз кебек хисап итегез. Аларга тавыш кхтәрмәгез, алар белән низаглашмагыз.”
  2. “ Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, рәнҗетмәгез, алар кулында булган әйберләрне кычкыртып алмагыз, чөнки бу эшләр аларның күңеле боегуга һәм ата-анагызның ачулануына сәбәп булыр.”    

Риза Фәхретдин  үзенең хезмәтләрендә: “Һәр җәмгыятнең яисә милләтнең иә кечкенә кисәге –гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата- ана белән төзелә”,-ди һәм шунда ук ата-ананың балаларга булган вазифаларын да санап китә.. Бу- баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү. Ә балалар үз чиратында ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш, дип искәртә бөек мәгърифәтче.

 

Йомгаклау.

-Гаиләдә әти-әниләрнең сүзләрен тыңлагыз, аларга йорт эшләрендә булышыгыз.

-Әби- бабайларны ихтирам итегез,шәфкатьле булыгыз, авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмагыз.

-Абый апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз.

-Эне-сеңелләрегезне кыерсытмагыз, аларны уйнатыгыз, ярдәм итегез

 Гаилә кайчан нык , көчле, матур була?

Гаиләдәге  кешеләр бердәм тату, бердәм  булганда гына (бер йодрык-әти-әни, әби-бабай, апа-абый, мин, эне-сеңел)

Өй эше.

“Безнең авылның үрнәк гаиләләре” темасына хикәя язарга

Гаиләләимин, аларның нигез ташлары нык булсын! Бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле  булыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

Минем гаиләм.

Укучыларны гаилә турында сөйләргә өйрәтү. Балаларның тыңлау,аңлап  уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Тыңлаганда укучыларның игътибарларын тупларга, ихтыяри көчәнеш ясарга өйрәтү. Ав...

1 сыйныфта ачык дәрес "Минем гаиләм"

1 сыйныфта үткәрелгән дәрес планы...

"Минем гаиләм"

1 сыйныфта үткәреләсе "Минем гаиләм" дәресенә презентация...

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...