Дару үләннәре
материал по экологии (6 класс) на тему

Дару үләннәре” темасына класстан тыш чара сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл daru_ulnnre._klasstan_tysh_chara.docx50.64 КБ

Предварительный просмотр:

“Дару үләннәре” темасына класстан тыш чара сценариясе.

                                 

 Авторы: МБГБУ “Татарстан Республикасының   Саба муниципаль районы Эзмә урта гомумбелем  бирү мәктәбе”нең география һәм  биология укытучысы   Каримуллина Эльвира Талгатовна.

                                                             

                                     

Тема: “ Дару үләннәре ”

Эшчәнлек  төре:  Проект яклау .

Максат:

1. Укучыларны фәнни - гамәли эш алымнарына, эзлекле фикерләргә, чыганаклардан иң әһәмиятле материалларны сайлап ала белергә өйрәтү.

2. Дару үләннәренең  үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау. Балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү  эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.

Фактларны  системага салып, проект төзү, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү.

3. Табигатькә , үсемлекләргә  сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

 Мультимедиа проекторы, компьютер, гербарий  һәм укучыларның иҗади эшләре өчен кирәкле материаллар, ватмас,төсле карандашлар, клей. Дару үләннәре турында китаплар һәм төрле журналлар.

                                                  Чараның  барышы:

I.  Унай психологик халәт тудыру

  1. Исәнләшү.

-Исәнмесез укучылар.Исәнмисез дип эндәшәм икән, димәк мин сезгә исәнлек-саулык-сәламәтлек телим.

    2.Кереш әңгәмә.

-  Балалар, нәрсә соң ул сәламәтлек.

  Балалар җавабы 

  • Сәламәтлек-организмның нормаль эшчәнлеге, саулык, тазалык

Үсми ул бакчада ,

Сатылмый акчага,

Үзеңдә ачкычы,

Үзеңдә баскычы.

Ул безнең зур байлык-

Исәнлек һәм саулык.

 -Кешене теләп кенә сәламәт була аламы?

  Балалар җавабы

- Озак һәм бәхетле яшисең килсә, һәр кеше иң әвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 

Балалар җавабы

  • Сәламәт булуны кемнәр тели?

Балалар җавабы

  • Балалар ә сез әбиләрегезгә кунакта барасызмы?
  • -Әбиләрегез сез килешкә ниләр әзерләп куя?
  • Балалар әбиләрегезнен чоланына чыкканыгыз бармы? Әбиләрнен чоланы  бик серле була?Ни очен серле? Әбиләрнен чоланында ниләр бар?

 Балалар җавабы

-Дорес чоланда бик күп итеп киптерелеп куелган үләннәр дә була эле.Ул үләннәр ни өчен кирәк?

Балалар җавабы

 -Нинди дару үләннәрен беләсез?              

Балалар җавабы.    Дару  үләннәрен атыйлар.

II. Төп әлеш.

-Безнең илебездә 500дән артык төрле дару үләне бар.Барлык даруларның 30% үләннән ясала.Халык бик матур итеп аларны “Шифалы үләннәр” дип йөртә.  Безнең даруханәләрдә дә бик күп дару үләннәрен  күрергә була.  

                                              Презентация карау

Слайд № 1. Кычыткан.

Слайд № 2. Бака яфрагы.

Слайд № 3. Үги ана яфрагы.

Слайд № 4. Мәтрүшкә .

-Балалар әбиләрнең чоланы сезнен каршыгызда. Чоланга рәхим итегез. Укучылар каршында киптерелгән дару үләннәре.    Үләннәрне карау.

  • Балалар  әби үләннәрне үзе бик яхшы таный,сез дә үләннәрне таныйсызмы? Әйдәгез эле үләннәргә исемнәрен ябыштырып куейк.

                     Пакетка салынга үләннәргә исем ябыштыру.

 -Дару үләннәрен  исемлэдек, балалар игътибар иттегезме барлык  пакетларда да үләннәр салган идеме әби?

Балалар җавабы.

 Дару үсемлекләре:агачлар, куаклар, үләннәр була. Аларның яфраклары, җимешләре, чәчәкләре, тамырлары,бөреләре,орлыклары,сабаклары дару буларак кулланыла. Балалар өйтегез эле, бу үсемлекләр үссен өчен аларга нәрсәләр кирәк?

Балалар җавабы

-Әйе  Кояш,Су, Туфрак. Әйдәгез элеге исемдәге  почмакларга таралабыз.Кем кайсысын сайлый.

Кояш            

Су                   балаларга почмакта торганда сораулар бирелә: Ни  өчен .....кирәк?

Туфрак

                                            Җаваплар тыңлана.    

Балалар сез инде төркем булдыгыз! Өстәлләргә төркемнәргә бүленеп утырыгыз!

1 төркем  “Агачлар-куаклар”

2 төркем  “Җиләк-җимешләр”

3 төркем  “Үләннәр”                   дип аталарсыз.            

                                            3 өстәлгә Язулар куела

  • Балалар дару үсемлекләрен кулланыр өчен алар турында бик күп белергә кирәк. Менә сезнен алдыгызда бик күп өстәмә әдәбият бар ,һәр төркем шул  китаплардан эзләп дару үсемлекләрен куллану тәртибе турында информация табарга тиеш була.  Үз төркемегезгә туры килүче үсемлекләр турында эзләргә кирәк.

 Төркемнәр  китаплардан һәм төрле журналлардан информация эзлиләр. Төркемнәрнең чыгышлары тыңлана.

                 3 төркем  “Үләннәр”                  

Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр.

Ромашка чәчәгең төнәтмәсен салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

Бака яфрагы барыбызга да таныш. Ул сулыш юллары ялкынсынганда, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә. Аны төрле ашларга, салатларга кушалар.

            2 төркем  “Җиләк-җимешләр”

      Бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә каршы чара буларак кулланалар. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый дип исәплиләр. Эч китүне дәвалау өчен, шомырт кайнатмасыннан, шулай ук кесәленнән һәм морсыннан файдаланалар. Кайнатмасын 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт исәбеннән әзерлиләр, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм көнгә 2—3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эч китүгә каршы чара буларак, шомырт һәм караҗиләк җимешләре кушылмасыннан чәен дә файдаланалар.

         Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2-3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар. Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш итәбез.

                1 төркем “Агачлар-куаклар”

        Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар.

   Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан (төнгә каршы эчү файдалырак) эчәләр. Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.

         Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай ук миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла. Моның өчен 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70-100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә. Ул бөердән ташларны чыгарырга да булыша.               Табиблар исә диабет белән чирләгән авыруларга. Бавыры авыртканнарга миләш ашарга куша. Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.

  Каен бөресе  сидек һәм үт  кудыргыч чарасы булып та тора. Яшь каен яфракларыннан ясалган төнәтмә көчле ютәл вакытында файдалы. Каенның хәтта күмере дә файдалы, фәнни телдә аны активированный уголь дип атыйлар һәм агуланганда, ашказаны эшләмәгәндә кулланалар

- Бүген күргән – ишеткән дару үләннәре турында исегездә калдырырсыз, тормышта да кирәк вакытта куллана алырсыз дип ышанып калам. Әгәр дә авырсагыз, дару үләннәрен . Дару үләннәре – кешенең ярдәмчеләре. 5600 ел элек Кытай импираторы Шин Нонон болай дигән:  “Синең тәнеңнең көче үләннәр суында”. Бу әйтем хәзерге көндә дә актуаль. Табигать белән бергә булыйк, сәламәт булыйк!  

-Инда балалар үләннәрне җыю тәртибе белән танышып китик. Кайсыларыгыз бу турыда үзе әйтә ала?

Балалар җавабы.

-   Май- Июнь – дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була.

       Дару үләннәрен иртәнге чык кипкәннән соң, коры һавада, көн уртасында җыю яхшы. Аннары ярымкүләгә, җиләс урында киптерергә кирәк. Дөрес итеп киптерелмәгән очракта үләннәрдәге файдалы матдәләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Тулысынча кибеп беткән үләннәрне пыяла банкаларда яисә тыгыз тукымадан тегелгән капчыкларда салып куясың.

       Кычыткан, зәңгәр күкчәчәк, хуш исле ромашка, көтүче сумкасы, канлы үлән, әрекмән, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, каен җиләге, аның яфраклары, календуланы нәкъ менә май аенда җыеп китерергә кирәк.

        Дару  үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. Аннан соң тамыр, яфракны вакларга кирәк. Чәчәкләр шул килеш кенә  кулланыла. Аларны саклауның билгеле вакыты бар: үлән, яфрак һәм чәчәкләр – 1-2 ел, җимеш – 2-3 ел, тамыр  3-5 елга кадәр саклана.

   Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк

                                           Проект эше.

                                           Проектны яклау.

  1. Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге чарада күп кенә дару үләннәре белән таныштык. Киләчәктә сез аларны тормышта да куллана белсәгез иде. Шуның өчен мин сезгә ярдәмлек-буклет бүләк итәсем килә.

Өстәмәләр:

Ярдәмлек-буклет


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дарим осени подарки

Праздник осени!...

Классный час на тему «КАК СОХРАНИТЬ ХОРОШЕЕ НАСТРОЕНИЕ И ДАРИТЬ ЛЮДЯМ РАДОСТЬ»

Каждый день мы с вами идем по пути здоровья. Разные доктора помогают нам на этом пути. А какой доктор помогает нам сохранить хорошее настроение и дарить людям радость?...

Как сохранить хорошее настроение и дарить радость людям

Беседа-презентация из цикла бесед "Хорошие манеры"...

Мастер класс на тему :"Дару һәм дару үләннәре"

Укучыларга даруларны куллану  вакытларын, күләмен аңлату бик мөһим.Даруларны табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәк. Ләкин тирә-ягыбызда файдалы үләннәр күп.Шуларны җыю. саклау һәм куллану...

Дарить, или не дарить?

Подарок от души цены не имеет....

Конспект НОД в старшей группе (образовательная область «Познавательное развитие») « Щедрые дары осени» с использованием игрового набора «Дары Фрёбеля»

Занятие поможет закрепить и уточнить знания об осени, названия осенних месяцев; развить познавательно - исследовательскую  и конструктивную деятельность; развить свободное общение в работе с игро...

статья "Дари себя людям, дари без остатка…" (роль литературного кружка в школе)

Организация занятий в литературном школьном кружке – одна из эффективных форм внеклассной работы, которая обогащает багаж знаний учащихся и способствует развитию творческих способностей детей, самораз...