Исәнме, физика!
методическая разработка по физике (7 класс) по теме

Ахмитянова Флюра Рафгатовна

Разработка внеклассного мероприятия по физике для учащихся 7 класса, которые только начали изучение этого интересного предмета..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnme_fizika.docx20.75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе”муниципаль бюджет белем учреждениесе.

“Исәнме физика” темасына

7 нче сыйныф укучылары өчен

физик кичә.

Эшкәртмәне 1 нче категорияле физика информатика укытучысы Ахмитянова Флюра Рәфгать кызы әзерләде.

Кичәнең планы:

  1. Кереш сүз.
  2. Инсценировка.
  3. “Дөньяда могҗизалар буламы?”дигән темага чыгыш.
  4. Кызыклы тәҗрибәләр.
  5. “Матдә төзелеше турындагы тәгълимат тарихы” дигән темага чыгыш.
  6. “Инерциягә суд” (инсценировка).
  7. Викторина.
  8. Йомгаклау.

Кичә октябрь ахырында, физика кабинетында уздырыла. “Син физиканы беләсеңме?” дигән электрлаштырылган стенд әзерләнә.  Анда укучылар сентябрь – октябрь айларында өйрәнгән материалларга карата сораулар языла.  Стендка куелган сораулар:

  1. Матдә дип нәрсә атала?
  2. Нинди дә булса бер зурлыкны үлчәү нәрсә дигән сүз ул?
  3. Молекула нәрсә ул?
  4. Нәрсә ул атом?
  5. Броун хәрәкәте нидән гыйбарәт?
  6. Диффузия дип нәрсәгә әйтәләр?
  7. Температура нәрсә ул?
  8. – 20 сорау эленә.

Стендта шулай ук физикага багышланган багышланган ребуслар, башваткычлар  да урын ала. Аларны төрле методик ярдәмлекләрдән сайлап алырга мөмкин.

Кичә башланганчы. Укучылар стена газетасындагы биремнәр белән танышалар. Аларга җавап язып, жюри членнарына тапшыралар. Аларга җавап язып, жюри членнарына тапшыралар. Класстан тыш чарага йомгак ясаганда, шул җаваплар да исәпкә алына.

Кичәне түбәндәге сүзләр белән 7 класс укучысы ача: “Исәнме физика – табигать турындагы иң борынгы һәм шул ук вакытта иң яшь фәннәрнең берсе! Бөек галимнәр – Архимед, Ампер, Циалковский тудырган физика  исәнме!

Физика, син безгә табигать күренешләренең серләрен ач, безне мавыктыргыч ачышлар белән таныштыр, белем юлыннаналга алып бар. Син безгә хәзерге фәнни эзләнүләрнең офыкларын күрсәт, безне үзеңнең әлегә ачылмаган серләрең белән таныштыр. Ә без ул серләрне ачарга тырышырбыз, белем картасындагы “ак тап” ларны бетерербез. Киләчәктә безгә яңа энергия чыганакларын ачарга, Галәм киңлекләрен өйрәнергә туры киләчәк. Физика, синең ярдәмендә кешеләр галәмгә иярченнәр җибәрергә, космик аппаратлар белән идарә итәргә, ерак араларга чыбыксыз гына хәбәр итәргә, караңгыда күрергә өйрәнгәннәр. Без сине өйрәнә башлавыбызга бик шат. Исәнме, физика!”

Аннары инсценировка күрсәтелә. Демонстрацион өстәл артында Квант (10 нчы сыйныф укучысы) утыра. Кереш сүздән соң ул кичәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итә.

Квант.  Иптәшләр, физика кичәсен дәвам иттерәбез.

Белмәмеш. (7 нче класс укучысы йөгереп керә). Квант агай, кичәне алып баруда булышырга рөхсәт итегез.

Квант.  Ә-ә-ә. Белмәмеш рәхим ит. Башта әнә теге тартма өстендәге калай савытны алып өстәлгә куй.

Белмәмеш. И-и, мин аны өреп кенә төшерәм.(Өреп карый, савыт кузгалмый, көчлерәк өрә, әмма савыт урыныннан да кузгалмый. Йөгереп килеп бар көченә өрә, савыт урынында кала). Әллә кадакланганмы соң ул?

Квант.  Һич юк. Залда утыручыларның берәрсен чакыр. Тикшереп карагыз.

(Белмәмеш бер кыз баланы чакыра. Кыз өргәндә савыт җиңел генә шуып төшә. Савыт кабат урынына куела. Чиратлап малайлар һәм кызлар чакырыла. Бер генә малай да савытны урыныннан кузгата алмый. Кызларның барысы да кушылганны ансат үтиләр: алар өрүгә тартма идәнгә тәгәрәп төшә. Белмәмеш малайларны бер якка, кызларны икенче якка тезә бара).

Белмәмеш. Кызларга дан һәм хөрмәт! Ә сез, малайлар (аларга таба борылып) их, сезне, көчле ыру... хәзергә урыныгызга утырыгыз әле. (Чакырылган укучылар урыннарына утыралар). Әллә сихерле инде бу тартма, Квант агай, кызлар көче генә бар ич инде бездә.

Квант. Сихер һәм күз буу – ялган нәрсә Белмәмеш. Бәлки, залда утыручылар серне аңлатыр. (Классташларның фикере тыңланыла).

Фокусның сере ачып бирелә. Өстәлдәге катыргы тартма эченә көчле электромагнит һәм ток чыганагы – кесә фонаре батареясы яшеренгән. Калай савыт шул тартма өстенә куела. Укучыларга күренмәслек итеп, электромагниттан нечкә үткәргеч өстәл артындагы кнопкага тоташтырылган. Савытка малайлар өргәндә Квант сиздерми генә кнопкага баса, ә кызлар өргәндә кулын кнопкадан ала. (Шунда ук электромагнитлы кран ярдәмендә металл предметларны машинага төяргә мөмкин).

Белмәмеш.

Квант.  

Белмәмеш.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зачетный материал по физике для 12 класса по теме "Атомная физика. Физика атомного ядра".

Зачетный материал по физике для 12 класса вечерней (сменной) школы по теме "Атомная физика. Физика атомного ядра"...

Внеклассное мероприятие по физике.(Экскурсия в кабинет физики) "Путешествие по страницам устного журнала "Чудеса? Нет, физика""

Данное внеклассное мероприятие разработано мною в целях повышения у учащихся интереса к предмету "Физика". Занимательные опыты, интересные загадки о физических явлениях, увлекательные факты из мира фи...

формулы физики ОПТИКА, КВАНТОВАЯ ФИЗИКА, АТОМНАЯ ФИЗИКА

ВСЕ - формулы физики ОПТИКА, КВАНТОВАЯ ФИЗИКА,  АТОМНАЯ ФИЗИКА...

Конспект итогового урока по физике «О физике, о физиках и не только...» для 11 класса

Разработка последнего школьного урока по физике в 11 классе. Форма проведения: урок - игра. Ведь игра самое увлекательное из всех видов занятий и в любом возрасте. Игра состоит из пяти этапов. 1 этап:...

Рабочая программа по физике 10-11 класс (Базовый уровень) к учебнику "Физика 10" авт. Г.Я. Мякишев, Б.Б.Буховцев, Н.Н. Сотский, "Физика 11" авт. Г.Я. Мякишев, Б.Б.Буховцев

Программа по физике для полной общеобразовательной школы составлена на основе фундаментального ядра содержания общего образования и требований к результатам полного общего образования,  представл...

Элективный курс по физике "Экспериментальная физика" для учащихся 8-9 классов как подготовка к экспериментальной части ОГЭ по физике.

Данная программа разработана для тогго, чтобы подготовить учащихся к выполнению экспериментальной части на ОГЭ по физике....

презентации: "Физика и искусство", "Знаешь ли ты физику", "Физика на весенней тропе", "Пословицы и поговорки"

Презентации   к недели физики: "Физика и искусство", "Знаешь ли ты физику", "Физика на весенней тропе", "Пословицы и поговорки"...