Контрольные работы в 7 классе
материал по физике (7 класс) по теме

Фазулзянова Найма Махмутовна

Контрольные работы  в 7 классе

Скачать:


Предварительный просмотр:

7 класс

Контроль эш № 1 “Матдә төзелеше”

1 вариант

  1. Каты җисем молекулаларының урнашуын схематик рәвештә ничек күрсәтергә?
  2. Сыеклыкның физик үзлекләренең пар үзлекләреннән аермасы нәрсәдә?
  3. Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, диффузия күренешен аңлатырга.

2 вариант

  1. Сыеклык молекулаларының урнашуын схематик рәвештә ничек күрсәтергә?
  2. Хайваннар һәм үсемлекләр тормышында диффузиянең нинди әһәмияте бар?
  3. Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, җисемнең температурасы артканда аның күләме артуын аңлатыгыз.

3 вариант

  1. Молекулаларның хәрәкәтен раслаучы күренешләргә мисаллар китерегез.
  2. Каты җисемнәрнең физик үзлекләре сыеклыкларның физик үзлекләреннән нәрсә белән аерыла?
  3. Температура бер үк булганда сыеклыкларда диффузия газлардагыга караганда әкрен бара? Ни өчен?

4 вариант

  1. Молекулаларның үзара тәэсирләшүен раслый торган күренешләргә мисаллар китерегез.
  2. Сыеклыклар һәм каты җисемнәрнең физик үзлекләрендә нинди охшашлык бар?
  3. Матдә төзелеше турындагы белемнәргә нигезләнеп, су һәм су парының охшашлыгын аңлатырга.



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 2

Тема: «Механик хәрәкәт”

1 вариант

  1. Хәрәкәт итүче вагонда утырган пассажир нинди җисемнәргә карата тикторыш хәлендә була?
  1. Җир
  2. Вагон
  3. Вагон тәгәрмәчләре.
  1. Җисем кайчан тигез хәрәкәт итә?
  1. Тигез вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә
  2. Тигез вакыт араларында төрле озынлыктагы юл үтсә
  3. Төрле вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә.
  1. Җисемнең хәрәкәт итү сызыгы нәрсә дип атала?
  1. Туры сызык
  2. Үткән юл
  3. Траектория.
  1. Пассажир поезды  20 минутта 40 км, 10 минутта 20 км, 1 минутта 2 км юл үтә. Бу нинди хәрәкәт?
  1. Тигезсез хәрәкәт
  2. Тигез хәрәкәт
  1. Велосипедчы 20 минутта 6 км юл үткән. Велосипедчының тизлеген табарга.
  2. Электровоз 80 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. 30 минутта ул күпме юл үтәр?
  3. 12 м/с тизлек белән хәрәкәт итүче тимераякчы 600 м араны күпме вакытта үтәр?
  4. Велосипедчы 10 минутта 2400 м юл үткән, аннары 1 минут буе 900 м озынлыктагы таудан төшкән, шуннан соңгы 4 минутта 1200 м юл үткән. Велосипедчының уртача тизлеген табарга.
  5. Рәсемдә юлның вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең  хәрәкәт тизлеген табарга.

     

  1.  Рәсемдә тизлекнең вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең 4 с та үткән юлын табарга.

Контроль эш № 2

Тема: «Механик хәрәкәт”

2 вариант

  1. Велосипедчы тигез юлдан бара. Велосипедның кайсы детальләре утыргычына карата хәрәкәт итәләр?
  1. Педаль
  2. Рама
  3. Руль
  1. Җисем кайчан тигезсез хәрәкәт итә?
  1. Тигез вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә
  2. Тигез вакыт араларында төрле озынлыктагы юл үтсә
  3. Төрле вакыт араларында бердәй озынлыктагы юл үтсә.
  1. Җисемнең башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү нәрсә дип атала?
  1. Үткән юл
  2. Траектория
  3. Механик хәрәкәт.
  1. Мотоциклчы беренче сәгатьтә 20 км, икенче сәгатьтә 40 км юл үткән. Бу нинди хәрәкәт?
  1. Тигез хәрәкәт
  2. Тигезсез хәрәкәт.
  1. Пассажир поезды 20 минутта 30 км юл үткән. Поездның тизлеген табарга.
  2. 2 м/с тизлек белән хәрәкәт итүче җәяүле 3,6 км юлны күпме вакытта үтәр?
  3. Агым тизлеге 4 м/с булса, сал 15 с та күпме юл үтәр?
  4. Автомобиль баштагы 10 с та 80 м, аннан соңгы 30 с та 480 м юл үткән. Автомобильнең уртача тизлеген табарга.
  5. Рәсемдә юлның вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең  хәрәкәт тизлеген табарга.

  1. Рәсемдә тизлекнең вакытка бәйлелек графигы сурәтләнгән. Җисемнең 4 с та үткән юлын табарга.  



Предварительный просмотр:

7 класс

Контроль эш № 3

Тема: “Җисемнең массасы. Матдә тыгызлыгы”

1 вариант

  1. Кургаштан һәм аккургаштан ясалган 2 шарчыкның күләмнәре тигез. Аларның кайсысы җиңелрәк? Ни өчен?
  2. Бертөрле ике стаканга  бер үк биеклектә итеп су салынган. Бер стаканга 100 г массалы тимер кисәге, икенчесенә шундый ук массалы көмеш кисәге төшерәләр. Кайсы стаканда  су биегрәк күтәрелер? Ни өчен?
  3. 15 м3 күләмле ниндидер матдәнең массасы 105 тонна. Бу матдәнең тыгызлыгын табарга.
  4. Бакыр борысның иңе 1 м, буе 40 см, калынлыгы 50 мм. Борысның массасын табарга.

2 вариант

  1. Тимер һәм бакыр  кубикларның күләмнәре тигез. Аларның кайсысы иң зур массалы? Ни өчен?
  2. Савыттагы суның биеклеге кайсы очракта биегрәк күтәрелер: савытка 1 кг кургаш салгандамы, әллә 1 кг корыч салгандамы? Ни өчен?
  3. Металл борысның массасы 26,7 кг, күләме 3 дм3. Борыс нинди металлдан эшләнгән?
  4. Тимер борысның иңе 12 см, буе 2 м, калынлыгы 25 мм. Борысның массасын табарга.

3 вариант

  1. Алюминий һәм парафин шарларның күләмнәре тигез. Аларның кайсысының массасы кечерәк? Ни өчен?
  2. Савыттагы суның биеклеге кайсы очракта биегрәк күтәрелер: савытка 1 кг тимер салгандамы, әллә 1 кг көмеш салгандамы? Ни өчен?
  3. Савытка 35 кг массалы бензин салу өчен, аның күләме күпме булырга тиеш?
  4. Озынлыгы 0,5 м, киңлеге 120 мм булган аквариумга 25 см биеклегендә су тутырылган. Аквариумдагы су массасын табарга.

4 вариант

  1. Тимер һәм алюминий таякларның күләмнәре тигез. Таякларның кайсысы иң зур массалы? Ни өчен?
  2. Бертөрле ике стаканга  бер үк биеклектә итеп су салынган. Бер стаканга 300 г массалы кургаш кисәге, икенчесенә шундый ук массалы көмеш кисәге төшерәләр. Кайсы стаканда  су биегрәк күтәрелер? Ни өчен?
  3. 59 г массалы бәрәңгенең күләме 50 см3. Бәрәңгенең тыгызлыгын табарга һәм аны кг/м3 ларда күрсәтергә.
  4. Киңлеге 3 м, биеклеге 80 см һәм калынлыгы 6 мм булган тәрәзә пыяласының массасын табарга.



Предварительный просмотр:

7 класс

Контроль эш № 1 “Көчләр”

1 вариант

  1. 300 г массалы җисемнең авырлыгын табарга. Җисемнең авырлыгын рәсемдә сызып күрсәтегез.
  2. Боз кисәгенә 27 кН авырлык көче тәэсир итә. Боз кисәгенең күләмен табарга. (Бозның тыгызлыгы 900 кг/м3)
  3. Җисемгә бер туры буенча бер үк якка юнәлгән 2 көч тәэсир итә: 300 Н һәм 500 Н. Көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табарга.

2 вариант

  1. 4 т массалы җисемгә тәэсир итүче авырлык көчен табарга. Бу көчне  рәсемдә сызып күрсәтегез.
  2. Күләме 4 м3 булган металл плитаның авырлыгы 280  кН. Плитаның тыгызлыгын табарга.
  3. Җисемгә  бер туры буенча капма-каршы якка юнәлгән 2 көч тәэсир итә: 400 Н һәм 600 Н. Көчләрнең бердәй тәэсир итүчесен табарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа класс № 6 , 4 класс.

Контроль знаний лексики, грамматического материала (сложные существительные, личные местоимения в Д.п.)...

Контрольная работа по природоведению 5 класс; контрольная работа по географии 6 класс "Гидросфера"

Контрольные работы составлены с учётом материалов учебников "Природоведение 5 класс"  авторы: Т.С. Сухова, В.И.Строганов и "Землеведение 6 класс" авторы :В.П.Дронов,Л.Е.Савельева.Данные работы ап...

Входная контрольная работа класс по предмету «изо» 10/03/18

Входная контрольная работа 6 класс по предмету «изо»...

Входная контрольная работа класс по предмету «изо» 10/08/16

Входная контрольная работа 9  класс по предмету «изо»...

Контрольная работа "Класс Земноводные", Контрольная работа: "Пищеварение"

Контрольные работы, которые я хочу предоставить вашему вниманию, позволяют проверить качество усвоения заявленных тем. Представляют собой комбинированный тест с разными типами заданий. Наличие четырех...