Микрогосударства Европы
план-конспект урока по географии (10 класс) по теме

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Открытый урок по географии в 10 классе по теме "Микрогосударства Зарубежной Европы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды гомуми белем бирү мәктәбе

География, биология, химия укытучыларының район семинары

10 класста географиядән ачык дәрес конспекты

Европаның карлик  дәүләтләре буенча экскурсия

Үткәрде: Альмухаметова В.Р.

география укытучысы

Борды

24 январь 2012

Максат: Аерым дәүләтләрне өйрәнү барышында Европада урнашкан микродәүләтләр турында образлы күзаллау тудыру; укучыларның иҗади сәләтен үстерү; Европа халыкларына , аларның яшәү рәвешенә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-практикум,белемне киңәйтү һәм тирәнәйтү дәресе

Дәрес формасы:дәрес-сәяхәт,проект яклау.

Методы: тикшеренү, иҗади эш.

Предметара бәйләнеш: тарих.

Җиһазлар: 

  1. атлас, контурлы карта, Европа чит илләренең политик картасы,
  2.  компьютер, проектор, экран,
  3. презентацияләр: “Ватикан”, “Сан-Марино”, “Монако”, “Люксембург”, “Микродәүләтләр”.

Дәрес барышы

  1.  Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

  1. Укытучының кереш сүзе.

 Укытучы. Бүген практик –дәрес. Дәреснең темасы “Европаның карлик дәүләтләре буенча экскурсия”. Бүгенге дәрестә безнең алда Европада урнашкан микродәүләтләр турында образлы күзаллау тудыру, аларның Европа икътисадында тоткан урынын ачыклау максаты тора.

        

  1. Төп өлеш.

Укытучы. Искә төшерик әле. Үткән дәресләрдә  дөньядагы илләрнең төп характеристикалары белән таныштык. Дөньяның 230 дан артык иле арасында территориясе буенча гигант, зур, уртача илләр бар. Аерым группаны нинди илләр барлыкка китерә?

  1. Микродәүләтләр.

Укытучы. Дөрес. Кәрлә дәүләтләр, микродәүләтләр... Аларны төрлечә атыйлар. Кәрлә дәүләтләрнең  иң күбесе Европада урнашкан. Искә төшерик әле, Европада микродәүләтләргә нинди илләр керә? 

  1. Лихтенштейн, Андорра, Монако, Сан-Марино, Ватикан, Мальта, Люксембург керә.  

Укытучы.  Дөрес. Хәзер шушы дәүләтләр буенча сәяхәт ясарбыз.

Дәреснең беренче этабында микродәүләтләр буенча проект эшләре яклау.

Икенче этабы- практик эш башкару.

Өченче этабы-дәрескә нәтиҗә ясау.

Сүзне хәзер үзегезгә бирәм. Алдан бирелгән иҗади биремнәрегезне яклар вакыт та җитте. 

Һәр укучы бер микродәүләткә проект эше әзерли (реферат + презентация)

План : 1. Географик урыны

            2. дәүләт символикалары, идарә итү формасы

            3. халкы

            4. хуҗалыгы

            5. мәдәнияте

Микродәүләтләрне өйрәнү барышында һәр укучы практик эш башкара, таблица тутыра ( һәр партага таблица, контурлы карта таратыла).

Ил

Мәйданы,

кв. км

Халкы,

мең кеше.

Башкаласы

Идарә итү формасы

Андорра

468

65

Андорра

Кнәзлек

Ватикан

0,44

0,9

Ватикан

Теократик монархия

Сан-Марино

61

28

Сан-Марино

республика

Монако

1,9

33

Монако

Кнәзлек

Лихтенштейн

31

160

Вадуц

Кнәзлек

Люксембург

2586

437

Люксембург

герцогство

Мальта

400

316

Ла-Валетта

республика

Укытучы. Хәзер ишетәсе кәрлә-дәүләтнең мәйданы һәм халкы турында әйтә башласаң, кызыклы фактны искә аласы килә. Аның төп халкы яки туганнар, яки күршеләр, яки якын дуслар. Шәҗәрәдә барлык нәсел агачлары мең ел эчендә кушылып беткән. Шуның нәтиҗәсендә полиция һәм суд хезмәткәрләре булып чит ил кешеләре генә эшли ала. Бу ил территориясе шуның кадәр кечкенә! Нинди ил соң бу? Бу – Сан –Марино.

Света проект эшен яклый: (илнең гимны яңгырый)“Сан-Марино Апеннин ярымутравының төньяк-көнчыгышында, Монте- Титано тавы итәгендә, Әдрән диңгездән 18 км ераклыкта урнашкан. Ул барлык яктан да Италия территориясе белән чикләшә. Мәйданы 61 кв км.

Сан-Марино 301 елда барлыкка килгән. Легенда буенча аңа ташчы Марино нигез сала.

Сан-Марино – республика.Халкы 25 меңнән артык. Илдә 30 дан артык торак пунктлары, шуның 10сы шәһәр. Иң зур шәһәр – Сан-Марино, башкала, халкы 4,5 мең кеше.

Сан-Марино шәһәре Монте-Титано тавында, 4 террасада урнашкан. Шәһәр барлык яктан крепость стенасы белән әйләндереп алынган һәм өч башнялы крепость белән тоташа. Бу крепость республиканың барлык почмакларыннан да күренә. Шушы крепость илнең гербында, маркаларда һәм монеталарда сурәтләнгән.

Сан-Марино – туристлар еш була торган Европа иле. Бу республикада туристларга хезмәт күрсәтү инде күптәннән бирле төп керем чыганагы булып тора.

Сан-Марино үзенең музейлары белән танылган. Бигрәктә Гарибальди музее, Дәүләт музее, Сан-Мариноның корал музее данлыклы”.

Укытучы. Киләсе дәүләтебез Урта диңгезнең Лазурь яр буенда урнашкан. Халык иң тыгыз урнашкан ил – 1 км2 га 16 400 кеше!Бу кнәзлек Европада гына түгел, ә дөньяда туризм һәм ял итү центры буларак билгеле. Монте-Карлодагы уен комплекслары киң танылган. Җирле халыкка казиноларда уйнарга ярамый, алар туристлар өчен генә. Бәлки шуның өчен дә тормыш дәрәҗәсе Европада иң югарылардандыр? Сез аңлагансыздыр инде, сүзебез Монако кнәзлеге турында.

Марина проект эшен яклый: (илнең гимны яңгырый) “Монако кнәзлеге, Ватиканнан кала, Европадагы иң кечкенә дәүләт.

Монако тар полоса булып Урта диңгез буенда Альп таулары итәгендә 1,95 кв км мәйданда урнашкан.

Халкы 32 мең кеше. Төп халкы – монегасклар. Уртача тыгызлык дөньяда иң зурлардан.

Кнәзлекнең территориясе 4 округ-шәһәрдән тора: Монако (башкала), Ла- Кондамин (деловой центр), Монте – Карло (игорный дом – казино) һәм Фонвьель.

Монако – конституцион монархия. Ничә гасыр кнәзлек белән Гримальди династиясе идарә итә. Бүгенге көндә кнәзлек  принц Альберт II кулында.

Монако җылы климаты, курортлары, казинолары белән туристларны үзенә җәлеп итә. Шулай ук түбән налоглар нәтиҗәсендә бу  ил территориясендә 800 халыкара компания һәм 50 банк урнашкан. Бу дәүләткә зур керем китерә.

Монако музейларга бай: Кафедральный собор, кнәз сарае, океанографик музей, зур ботаник бакча”.

 

Укытучы. Хәзер сүзебез бик кечкенә дәүләт турында булыр. Ләкин бу дәүләтне бөтен дөньяда беләләр. Аның дөньяга танылуы һәм тәэсире католик динен тотучыларның саны белән бәйле. Рим-католик чиркәве – дөньядагы иң зур дини оешма. Ул 1 млрд католик динен тотучыларны исәпли, бу дөньяның 17% халкы дигән сүз. Кечкенә генә дәүләт булса да аның территориясендә 10 академия бар, дөньядагы иң зур радиостанция урнашкан. Белдегезме? Бу ил ил – Ватикан!

Юля проект эшен яклый: (илнең гимны яңгырый) “Ватикан – шәһәр –дәүләт. Бу мөстәкыйль дәүләт һәм рим-католик чиркәвенең центры, Рим Папасының резиденциясе.

Ватикан Рим шәһәренең көнбатыш өлешендә Монте-Ватикано калкулыгында, 0,44 кв.км территориядә урнашкан. Барлык яктан да ул стена белән әйләндереп алынган, чик озынлыгы 3,2 км.

Ватикан – абсолют теократик монархия. Рим Папасы – дәүләт башлыгы. Үзе законнар чыгаручы, башкарма хакимият эшләрен башкаручы, югары судья һәм шулай ук рухани башлык. Бүгенге көндә Ватиканда 265 нче Рим Папасы Бенедикт XVI идарә итә.

Халкы 1 меңгә дә җитми. Халкының төп өлеше дин әһелләре һәм гвардия вәкилләре. Төп телләр: итальян һәм латин.

Ватиканның төп функциясе – дини, эшчәнлек сферасы – бөтендөнья, чөнки католик динен тотучыларның саны 1 млрд кеше исәпләнә, ә католик чиркәве аппараты 400 мең руханидан һәм 1 млн нан артык монах һәм ярыммонах орденнарыннан тора.

Ватикан зур капиталга һәм күп илләрдә шактый зур җир мәйданнарына ия. Аның төп өч керем чыганаклары бар: туризм, бөтендөнья католикларның ярдәме, Ватиканның үзенең предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Өстәмә керем монеталар, медальләр, почта маркалары, сувенирлар һәм музейга билетлар сатудан керә.

Хәзерге вакытта Ватикан дөньяның 174 иле белән дипломатик яхшы мөнәсәбәтләрдә тора. Ул шулай ук халыкара оешмалар вәкиле буларак катнаша.

Ватиканда дөньяның мәдәни һәм тарихи байлыклары урнашкан. Шулар арасында аерым урынны Изге Петр соборы алып тора. Бу соборга 10 мең кеше сыя ала. Изге Петр соборы дөньяда иң зур христиан храмы булып санала. Бу соборны бизәүдә Рафаэль Микеланжело кебек рәссамнар катнашкан.

Ватиканның чик саклаучы гвардейцлар формасы бик тә үзенчәлекле.  Берничә йөз ел үтүгә карамастан форма үзгәрмәгән.

Милли ризыкларга килгәндә, Ватикан территориясендә Италия милли ризыклары өстенлек итә.”

Укытучы. Сүзебезне соңгы дәүләтебез турында дәвам итик. Бу дәүләт башка кәрлә дәүләтләр белән чагыштырганда иң зурысы. Дәүләт белән бөек герцог идарә итә. Бу ил кечкенә генә булса да, хәзерге вакытта банкир – илгә әверелде. Аның территориясендә 200 артык банк, 60 иминлек компаниясе, 10 мең холдинг урнашкан. Миллионерлар саны буенча бу илне Монако белән генә чагыштырырлык. 2 фермерга 10 миллионер туры килә. Бу нинди ил? Дөрес. Бу Люксембург.

Елена проект эшен яклый: (илнең гимны яңгырый) “Люксембург Бельгия, Нидерланды, Германия дәүләтләре белән чикләшә. Мәйданы 2,5 кв км.

Бу дәүләтне төрле якка машинада бер сәгать эчендә үтәргә була.

Ләкин кечкенә булуына карамастан Люксембург, кайбер күрсәткечләр буенча күп кенә алга киткән илләрдән өстенлек ала.

Музейлары: Бөек Герцог сарае, кафедраль , шәһәр музее, Изге Михаил храмы.”

Укытучы. Укучылар!  Бик эчтәлекле проектлар эзерләгәнсез. Барыгыз да авыр һәм зур эш башкарып чыктыгыз. Булдырдыгыз!  Ә хәзер практик эшнең икенче өлешен эшләрбез.

Контурлы картада эш . 

Микродәүләтләрне , башкалаларын, идарә итү формасын билгеләү.

IV.Йомгаклау һәм бәяләү.

Укытучы.Укучылар, дәрес барышында, сезнең проект эшләреннән микродәүләтләрнең һәрберсенең аерым индивидуаль яклары барлыгын күрдек. Бу географик урыны, идарә итү формасы, икътисади үсешнең үзенчәлекләре белән бәйле.

Ә бу илләрнең уртак яклары бармы? Берәр нәрсә берләштерәме кечкенә дәүләтләрне?

 Нәтиҗә ясала:

1.Барлык дәүләтләрнең дә тарихы урта гасырларга килеп тоташа.

2. Барлык микродәүләтләр - икътисади алга киткән дәүләтләр.

3.Табигый ресурсларга ярлы булуга карамастан, микродәүләтләр фәнсыешлы тармакларны, җитештерми торган сфераны (туризм, маркалар чыгару, финанслар һәм кредитлар) үстерәләр.

4. Микродәүләтләр үзләренең традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар.

5. Һәр микродәүләтт халыкара статус алган.

Презентация

 Укучылар нәтиҗәләрне дәфтәргә язып баралар.

Укытучы. Укучылар, матур итеп эшләнгән проект эшләрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да шулай төрле проект һәм конкурс эшләрендә актив булыгыз.

Өй эше. “Кәрлә-дәүләтләр” темасына кроссворд төзергә.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку по географии 11 класс "Микрогосударства Западной Европы: Ватикан"

В данной презентации представлена характеристика, достопримечательности одного из микрогосударств Западной Европы - Ватикан...

Микрогосударства Зарубежной Европы

Урок географии в 10 классе с использованием иллюстративно-реферативных проектов учеников. Материал включает конспект урока, презентацию к уроку, музыкальные файлы и пример презентации учащихся....

Микрогосударства Зарубежной Европы

Этот материал я использую при изучении темы "Микрогосударства Зарубежной Европы".  Демонстрация слайдов, на которых размещены яркие фотографии этих  стран, сопровождаются сопутствующим расск...

Путешествие по микрогосударствам Европы

Презентация с информацией о микрогосударствах Европы, может использоваться на уроках географии в 11классе...

методическая разработка урока Микрогосударства Зарубежной Европы"

Имеется полная разработка урока  в 11 классе "Микрогосударства Зарубнжной Европы"...

Микрогосударства Западной Европы

                 Микрогосударство или Карликовое государство - небольшая независимая держава. Критерии, по которым государство причисляют к этой кат...

микрогосударства на уроке (карты)

карты гомударств Андорра, Люксембург, Монако, Ватикан...