"Саклап калыйк туган җиребезне" экологик кичә
методическая разработка по географии по теме

Мухаметшина Гульфия Равиловна

Экологик кичә 6-8 сыйныф укучылары өчен тәгъдим ителә. Кичәнең төп максаты укучыларны табигатьне яратырга ,аның байлыкларын саклап калырга. Тирә-юньне пычрату күренешләреннән азат итәргә өйрәтә. Профессия сайлау өчен дә ярдәм итәчәк.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Материалны Балык бистәсе муниципаль районы

Олы Солтан төп гомум белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле география  укытучысы

Мөхәммәтшина Гөлфия Равиловна әзерләде.

2013 ел.

“Саклап  калыйк  туган  җиребезне.”

(Экологик кичә)

Сыйныф бүлмәсе укучылар парта арасында утыралар.

Укытучы дәресне Ф.Яруллиннның “Рәнҗемәсен” дигән шигырь белән башлап җибәрә.

Тезелешеп очкан кыр казлары

Чагылып китсә әгәр офыкта.

Кемдер карый кулын кашына куеп,

Кемдер –бармак салып курокка.

      Кош –кортларга кемдер җимнәр куя

      Һәм ышыклый зәһәр суыктан;

      Ә кемнәрдер читлек элеп куя

      Үреп каты тимер чыбыктан.

Кемдер чишмәләрнең юлын ача,

Ә кемнәрдер китә томалап.

Дөнья  бит бу,ә дөньяда инде

Төрле хәлләр тора булгалап.

     Табигать ул үзен яклый алмый,

     Үч тә ала алмый кешедән.

     Ул бары тик рәнҗи генә ала,

     Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.

Рәнҗемәсен безгә очар кошлар,

Рәнҗемәсен күлләр ,урманнар.

Рәнҗемәсен кояш,җир һәм күкләр,

Рәнҗемәсен безгә ал таңнар.

      Рәнҗемәсен,үзенең яклаучысы

      Кеше икәнлекне белсен ул.

     Яңгырлары белән еласын да

       Кояшлары белән көлсен ул.  

Укытучы:  Исәнмесез укучылар. Без сезнең белән бүген “Саклап калыйк туган  җиребезне” дигән экологик дәресне башлап җибәрәбез.

Ул шул чак кесә телефоныннан  шалтырату ала.

-Гафу итегез. Әйе,әйе. Ярар . Булмас . Кит аннан. Аңладым аңладым. Хәзер үк үтәләчәк бөек  Эко бабам.

 Укучыларга  карап.

Укучыларым илгә зур яңалык килә. Сезгә үзегезне күрсәтер вакыт җитте.Безгә чит  ил  планетасыннан  вәкилләре   килә.  Алар безгә  сугыш беләнме ,әллә дуслык беләнме билгесез. Шуңа күрә барысына да әзер булыгыз. Безнең мәктәп аларның беренче тукталышы.  Эко бабай аларга каршы вәкиллек сайларга кушты. Сайлагыз укучылар кемнәр.

(укучылар бергә җыелып киңәшә башлыйлар)

1 нче укучы- Укытучым без киңәштек. Менә алар  Валеев Антон, Валеев Рәмзил,Минвалеева Илхамия

(Алар яшел кепкалар киеп тезеләләр)

Укытучы . Әзер булыгыз укучылар  . Җирнең язмышы сезнең кулда. Алар хәзер  килерләр.

 (Музыка яңгырый.)

Инопланетанецлар   килеп керәләр . башларында шлемнар ,скафандор кигәннәр.

  1. I Инопланетанец. Исәнмесез Җир кешеләре ?
  2. Укучылар .Исәнмесез рәхим итегез.
  3.  I Инопланетанец. Без сезгә ерак планетадан очып килдек.
  4. II Инопланетанец.Без Альфа-Центавр планетасыннан килдек .
  5. I Инопланетанец. Сез, Җир  кешеләре! Һәлакәткә баруыгызны сизәсезме?
  6. II Инопланетанец. Без сезнең өчен борчылып килдек. Экологик хәлегезнең кискенләшүен сез бик соң гына аңлый башладыгыз. Сулый  торган һавагыз,эчә торган суыгыз, туфракларыгыз көннән көн агулана бара. Сезнең ыруг югалу юлында.
  7. I Инопланетанец. Шуңа күрә без җирне үз кулыбызга алырга килдек, юкса бу сөйкемле табигать  юкка чыгачак. Чөнки сезнең пычрак яшәвегез безнең планетага да зыян сала.
  8. Укучы . Юк болай булмый, бу безнең җиребез. Без аны теләсә кемгә бирмәячәкбез. Үзебез яңартачакбыз.

(Калганнар көмәкләшеп кычкыралар)

-Әйе, Дөрес . Үзебез яңартачакбыз.

I Инопланетанец. Ярар . Сез миңа ошап киттегез. Алайса болай итәбез. Бер –беребезгә  сораулар бирешәбез,кем белемле җир шуңа була. Килештекме ?

Укучы . Безнең башка юл юк. Үзебез гаепле. Килешәсезме?

(Калганнар көмәкләшеп кычкыралар)

Әйе ,җир анабыз безнең кулда бит.

I Инопланетанец. Башладыкмы ?

Укучылар . Без әзер.

I Инопланетанец. Сез үзегезне табигать  балалары дисез, кая әле бу чыннан да шулай микән.

(Тактага чайнворд куела)

 Без сезгә үзебезнең планетадан чайнворд алып килдек. Шуларны чишеп карагыз әле.

1.Нинди шәһәр суда йөзә? (Алабуга)

2. Нинди дәүләт гербында тәвә кошы белән көнгерә сурәтләнгән ?(Австралия)

3. Җир шарында иң сирәк очрый торган кошлар бар. Алар кайда яши. Нинди кош? (Киви. Яңа Зеландия)

I Инопланетанец. – Ярар сез боларны яхшы белдегез . Хәзер үзегезнең төбәк буенча сораулар биреп карыйк.

-Сезнең төбәктә элек 40 чишмә бар иде. Бүгенге  көндә аларның саны күпме?

Укучы . Нигә алар кимедемени? Ничә соң алар чыннанда.

I Инопланетанец. Яхшы төгәл белмисез алайса.

I1 Инопланетанец. Үзегезнең төбәк буйлап “Солтан” елгасы ага,бүгенге көндә аның экологик хәле нинди хәлдә?

Укучы . Нәрсә булган соң ,без анда җәй көне су коенабыз,балык тотабыз.

I Инопланетанец. Белмисез ,димәк. Солтан елгасына терлекчелек комплексыннан пычрак ,басу кырлардан яз көне агулы матдәләр агып төшә.

Укучы . Безгә  хәзер нишләргә соң.  Әйдәгез “Эко бабай”ны  ярдәмгә чакырабыз  (телефоннан укытучы   “Эко бабай”га шалтырата)

-“Эко бабай” зинһар  ярдәм итегез безгә,безне коткарыгыз.

“Эко бабай” керә. (таякка таянган,сакаллы,түбәтәй кигән)

  1. Нәрсә балакайларым , ни булды ,нигә мин кирәк булдым. Нинди хәлләргә юлыктыгыз?
  2. Укучы . Менә бабакай безгә  чит ил планета кешеләре килде. Без алар алдында кыен хәлдә калдык
  3.  “Эко бабай” Әйе шулай сез бит моңа кадәр бу турыда  уйламадыгыз. Күп хаталар җибәрдегез. Шулай да  мин сезгә мәсьәләне чишәргә ярдәм итәм. 
  4. Сез балакайларым үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтегез. Сез бит Туган җир,Туган  як,табигать  турында  җырлар ,шигырьләр беләсез бәлки алар ярдәм итәр.
  5. Укучы .(Илхамия) Әйе шул Кая үзем бер җыр җырлыйм әле. “Гөлләр иле” дип атала ул .
  6. Укучы (Азат)  “Туган як” дигән җыр  башкара
  7. Укучы (Рәмзил)  “Сөйлә чишмә сереңне “ дигән  шигырь  башкара.
  8. “Эко бабай” Менә бит балакайларым ,сез тагы  мәктәп бакчасында да бик күп эшләр башкарасыз.
  9. Укучы .(Илхамия) Әйе шул быел гына да мәктәп яны тәҗрибә участогыннан 600 кг кыяр, 1500 кг чөгендер. 60 кг помидор, 250 кг суган, 1000кг бәрәңге, 400 кг кишер, 150 кг кабак  җыеп алдык.
  10. Укучы (Азат)   Шулай ук 5 га мәйданда нарат ,чыршы үсентеләре утырттык.

-Укучы (Рәмзил)    Мәктәп тирәсенә чыршы агачлары утырттык.

“Эко бабай” Сез  балакайларым шифалы үләннәрдә җыеп тапшырасыз бит әле. Әйдәгез әле “фитобар” мөдиренә барыйк, бәлки ул ярдәм итәр. (шунда  китәләр)

-Исәнмесез?

-Исәнмесез!

Ярдәмчеләр “ромашка”,”мәтрүшкә”

Фитобар мөдире. Әйе дусларым сезнең турыда миңа сөйләделәр инде. Мин сезне бик яхшы беләм,сез мина күп итеп шифалы үләннәр җыеп тапшырыгыз  ел саен рәхмәт сезгә.Халык медицинасы элек – электән үк шифалы үләннәрдән файдаланылган .Һәр төрле шифалы үләннәрнең файдасы турында иң элек Әбугалисина беренчеләрдән булып аңлаткан. Шуннан  бирле халык бу үләннәрдән дәва кыла, ләкин һәр төрле үләннең дә куллану микъдары  төрлечә, белмичә кулланган очракта дәва урынына зыян килергә дә мөмкин . Шуңа күрә башта яхшылап өйрәнергә кирәк,шифалы үләннәрне аеруча чиста экологик зарар күрелмәгән урыннардан гына җыябыз.

Аерым алып бу үләннәр турында сөйли. Нинди авыру вакытында ничек файдаланалар икәнлеген аңлата.

Уздык калын урманны

Күрдек шифалы үләннәрне

Һәрберсеннән дәва алып

Сихәтләнде җаныбыз.

Ярдәмчеләр сөйли “Мәтрүшкә”,”Ромашка”.

I Инопланетанец.  Сез җир кешеләре җирегезне үзегезгә калдырып торабыз. Тагы 100 елдан әйләнеп килербез. Шуңа күрә без сезгә орлыклар һәм агач үсентеләре салынган пакет калдырабыз. Аларны саклагыз, яшәртегез, сезгә зур уңышлар. Әйдәгез шул табигатъ үләннәреннән хәзерләнгән чәй табынына рәхим итегез.

Укучы (Азат)   Хәзергә дуслык игълан итик.

(Күмәкләшеп җырлыйлар)  Аллага шөкер көенә.

Бер максатсыз гел заяга

Узмасын гомер

Исәнмесез ,яшибез без

Аллага шөкер.

      Туган ягым ,син бит безнең

       Җырлы чишмәләр иле.

      Агачлары күккә ашкан

     Урманнар бизи сине.

Табигатьне  ярату ул,

Кече яшьтән башлана,

Нинди хәлдә булса да ,син

Табигатьне   ташлама.

Инопланетанецлар  Моңлы чишмә җырларын

                                   Ишетә беләсезме ?

                                   Шаулап үскән агачларны,

                                    Сындырмый торасызмы?

Күмәк укучылар.   Әйе  дуслар без гаепле

                                  Агачлар сындырабыз.

                                  Алны-артны уйламыйча

                                  Табигатьне бозабыз.

Инопланетанецлар  Гаебен таный белүче

                                     Төзәтә дә белә бит.

                                     Җир шарының киләчәген

                                      Сезгә калдырып торыйк.  

Күмәк укучылар.   Җир шарының гүзәллеген

                                    Чын кеше генә аңлар,

                                    Матурлыкны тоя белгән

                                     Табигатьне дә саклар.

Барлык милләт балалары

Табигатьне сакласын

Җир –ананың йөрәге

Һич кайчан сыкрамасын.

      Их,дусларым ,белсәгез,

      Без бит шундый бәхетле

Дөньдагы бар балаларга

Телик шундый бәхетне!   

Материалны Балык бистәсе районы  Олы Солтан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификацион категорияле география  укытучысы

Мөхәммәтшина Гөлфия Равиловна әзерләде.