Географияне беләсезме?
методическая разработка по географии (8 класс) по теме

Хафизова Резида Фердинантовна

Укучының географиядән алган белемнәрен тормышта куллана  белүнә ирешү, белем дәрәҗәләрен арттыру; балаларның географияфәне белән кызыксынуын, фикерләү сәләтен үстерү, аларда бердәмлек, бер – берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon geografiya_atnalygy.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               Географияне беләсезме?

Максат. Укучының географиядән алган белемнәрен тормышта куллана  белүнә ирешү, белем дәрәҗәләрен арттыру; балаларның географияфәне белән кызыксынуын, фикерләү сәләтен үстерү, аларда бердәмлек, бер – берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Магнитлы такта, ярымшарлар тактасы, магнитофон, карточкалар, эмблемалар һ.б.

Залда музыка яңгырый. Түргә магнитлы такта, өстәл куела. Аңа уенда кирәкле җиһазлар урнаштырыла, ярымшарлар картасы эленә. Уенны укытучы үзе алып барырга мөмкин. Җюри составы алдан билгеләнә, алар арасында укытучылар да буда. Кичәнең эпиграфы: “ Табигатьне яхшырак белгән саен, ул безгә кубрәк сораулар куя”.

Уенда алтышар укучыдан торган “Айсберг”, “Эльбрус” исемле командалар катнаша.

                I тур.

                Кем күбрәк белә?

                Алып баручы 1 нче командага (“Айсберг”) сораулар бирә. Җавап дөрес булган очракта, шул командадагы бер укучы, географик исемне картадан да  күрсәтеп бара. Җюри әгъзалары укучыларның географик карта белән эшли белүләрен дә искә ала.

  • Азиядәге күл – диңгез. (Каспий)
  • Иң салкын материк. (Антарктида)
  • Иң зур утрау. (Гренландия)
  • Иң кечкенә материк. (Австралия)
  • Иң кечкенә кешеләр кайда яши? (Пигмейлар Африкада яши)
  • Иң мул сулы елга. (Амазонка)
  • Төньяк ярымшардагы иң салкын урын. (Оймякон – 71 С)
  • Иң биек тау. (Һималай. Джомолунгма түбәсе, 8848м)
  • Дөньядагы иң түбән урнашкан диңгез. (Үле диңгез. – 400м)
  • Себердәге иң озын елга. (Лена)
  • Х. Колумб юлга кайсы илгә барам (йөзәм) дип чыга? (Һиндстанга)
  • Беренче глобусны кем төзи? (Немец географы М. Бехайм)
  • Дөньяда иң биек урында барлыкка килгән тау күле. (Көньяк америкадагы Титикака күле)

2 нче команда өчен сораулар.

                *  Иң зур материк. (Евразия)

                *  Иң тирән күл. (Байкал)

                *  Иң көчле җылы агым. (Гольфстрим)

                * Океандагы иң тирән урын. Ул кайсы океанда? (Мария чоңгылы. Тын океанда. Тирәнлеге 11022м)

                *  Иң зур чүл. (Сахара)

                *  Кеше иң аз яши торган материк. (Австралия)

                *  Иң эссе материк. (Африка)

                *  Дөньядагы иң озын елга. (Нил)

                *  Себернең иң мул сулы елгасы. (Енисей)

                *  Мамыгы иң кыйммәтле булган кош. (Гага)

                *  Иң күп су эчүче хайван. (Фил)

                *  Евразиянең иң озын елгасы. (Янцзы)

                *  Х. Колумб Һиндстанга дип Америкага ничә тапкыр бара? Ялгышканын беләсезме? (4 тапкыр бара, белми)

                II тур.

                Рәссамнар ярышы. Кем тизрәк?

  1. Һәр командадан берәр укучы чакырыла. Алар күзләрен бәйләгән килеш тактага глобус рәсемен ясый.
  2. Командаларга 7 хәрефле “Экватор”, “Евразия” сүзләре бирелә, алар шундагы хәрефләрдән башланган шәһәр исемнәрен язып жюри әгъзаларына тапшыралар.

Көтелгән җаваплар.

                          “ Экватор”.

Эссен, Эрегли, Казан, Кострома, Владивосток, Воркута,  Анадырь, Таллин, Томск, Омск, Одесса, Рига, Ростов һ.б.

                                “Евразия”.

Ереван, Воронеж, Рим, Ашхабад, Алма – Ата, Зәй, Иркутск, Ижевск, Якутск, Ярославль һ.б.

                III тур.

                Хикмәтле саннар.

Алып баручы 1, 2, 3, 4, 5, 6 саннары язылган лото “кисмәкчеләре” салынган капчык алып чыга. Һәр командадан берәр укучы аларны берәм – берәм ала, шул номер язылган карточкадагы биремне укый һәм 1 минуттан җавап бирә.

            1 нче бирем.

Вакыйга Россиядә, Воронеж өлкәсендә була. Бер хатын төнлә җир йөзенең яктырып китүен күреп куркуга сабыша. Дөнья бетә икән, дип уйлый. Әмма яктылык бетми дә бетми, киресенчә, төрле төсләргә кереп зурая гына. Бу нинди күренеш, ул ничек атала? (Төньяк балкышы)

            2 нче бирем.

Бер  материкта бик зарарлы чебен таралган, аңа каршы зур көрәш алып барылган, чөнки ул терлекләрне һәм хәтта, кешене дә үтерә алган. Сүз нинди материк турында бара? Чебеннең исемен искә төшерергә кирәк. (Африка. Цеце чебене)

           3 нче бирем.

Халыкта шундый риваять бар. Емельян Пугачев Уралдагы бер күл буена ял итәргә туктала. Атын юа, киемнәрен чайкый һәм гаҗәпкә кала – киемдәге май таплары бик тиз бетә, суы да йомшак, тәмле була. Ни өчен шулай. (Бу күлнең суында сода эрегән була)

          4 нче бирем.

Җәйнең аяз бер көнендә Идел ярындагы бер авыл тик торганнан “шуыша” башлый, җир өстендә ярыклар хасил була. Авыл 3 көн буе шуган, өйләр җимерелгән. Бу нинди күренеш, ничек атала? (Биредә шуышма (оползни) булган)

          5 нче бирем.

АКШның бер штатындагы өйнең түбәсе очып китә, стеналары кала, өйдәге кешеләр дә исән була. Бу нинди күренеш? (Торнадо җиле)

                 6 нчы бирем.

Евразия диңгезләренең берсендә йөзүче матрос болай дип сөйли: “Бу диңгезнең тирәнлеге – сер, чөнки аның төбеннән якорь кара төскә буялып күтәрелә, ә суыннан бозылган күкәй исе килә”. Бу нинди диңгез, ни өчен суыннан сасы ис килә? (Кара диңгез. Аның төбендә сероводород газы бар)

             Жюри әгъзалары башарылган эшкә нәтиҗә ясый.

                        IV тур.

                        Капитаннар ярышы.

Команданың капитаннары чыга, аларга кәгазь кисәкләре бирелә һәм шул кисәкләрдән 1 материк шаблоны җыярга кушыла. Соңыннан ул бу материк турында сөйләргә тиеш була.

Ә бу вакытта командалардан 2 шәр укучы пантомима күрсәтергә әзерләнә.

1 нче команда – “Төньяк полюста”, 2 нче команда “Сахара чүлендә” дигән пантомима күрсәтә.

        V тур.

        Син – миңа, мин – сиңа.

                Һәр команда укучылары бер – берсенә сораулар бирә.

“Айсберг”. Бөтендөнья океанының уртача тирәнлеге. (810м)

“Эльбрус”. Иң биек су күтәрелеше кайда? (Төньяк Америкада. Фанди култыгы – 18м)

“Айсберг”. Берничә дистә км озынлыкка сузылган сазлык. (Көнбатыш Себердә. Васюганье)

“Эльбрус”. Иң зур ком сәгате кайда? (Германиядә. Озынлыгы – 5м, диаметры – 1м, бер елга 1 тапкыр әйләндереп куялар)

“Айсберг”. Биеклеге ягыннан дөньяда III урындагы тау. (Көньяк Америкадагы Анд – Аконкагуа тавы. Биеклеге 6960м)

“Эльбурс”. Россиядә территориясе буенча иң озын шәһәр. (Волгоград – 70км)

                        V тур

                        Лидер артыннан куу.

Укытучы һәр командага сораулар бирә.

        1 нче командага:

*  Җирнең моделе. (Глобус)

*  Дөнья әйләнә беренче сәяхәт ясаучы. (Ф. Магеллан)

*  Сарыкка кайсы материкта һәйкәл куелган? (Австралия)

*  Иң биек шарлавык. (көньяк Америкада – Анхель)

*  Материктагы җирле халык.(Аборигеннар)

*  Көньяк полюска иң беренче кем бара? (Р.Амундсен)

*  Кайсы ил бер материкны алып тора? (Австралия)

*  Татарстанның кайсы шәһәрендә сәгать заводы бар? (Чистай)

*  Кайсы материкта җир тетрәми? 9Антрактидада)

*  Чүл корабы. (Дөя)

*  Австралия гербындагы хайван рәсеме.(Көнгерә)

*  Иң җылы океан. (Һинд)

*  Антарктидадагы очалмый торган кош. (Пингвин)

*  Ятса – таш, яксак – утын. (Күмер)

2 нче командага:

*  Кайсы материк 4 ярымшарда да ята? (Африка)

*  Татарстан гербындагы хайван. (Ак барс)

*  Австралиядәге сусыз елгалар. (Крик)

*  Иң озын параллель. (Экватор)

*  Исеме җисеменә туры килми торган океан. (Тын океан)

*  Кайсы материкта хәрәкәттәге вулканнар һәм бозлану күренеше юк? (Австралия)

*  Казан кайсы елга ярында урнашкан? (Идел)

*  Россиянең иң зур утравы. (Сахалин)

*  Тибет таулары кайсы материкта? (Евразиядә)

*  Татарстанда эшләнә торган авыр йөк машинасы. (КамАЗ)

*  Каторжаннар колониясе буларак төзелгән шәһәр. (Сидней)

*  Җир өсте тигезсезлекләре. (Рельеф)

*  Җиргә иң якын йолдыз. (Кояш)

*  Ике тропиктан экваторга таба исүче даими җилләр. (Пассатлар)

Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада укытучы (алып баручы)тамашачыларга берничә сорау бирә:

  • Алясканы Россиянең кайсы патшасы күпмегә саткан? (Александр II, 7,2млн долларга)
  • Дөньяда иң озын еланның исеме ничек, аның буе ничә метрга җитә? (Анаконда. 12м.)
  • Кайсы дөнья кисәгендә яшәүче кошлар иңбиек оча? (Америкада. Кондор).

Жюри җиңүче команданы игълан итә, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшыра.