Ондатралар
творческая работа учащихся по географии (8 класс)

Эзләнү эшенең максаты:

Әтнә районы Иске Өҗем авылы аша агучы чишмә буенда кондызлар буасында яшәүче ондатралар эшчәнлеген өйрәнү.

Бурычлар:

1. Өстәмә чыганаклардан ондатралар турында материаллар туплау.

2. Буада яшәүче ондатралар эшчәнлеген өйрәнү.

3.Кечкенә сыйныф укучыларына экскурсия уздыру өчен ондатралар яшәү урыннарын билгеләү, өйрәнелгән материаллардан презентация төзү.

Тикшерү объекты: Әтнә районы  Иске Өҗем авылы аша агучы чишмә буенда яшәүче ондатралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ondatra_tn.zrin_.docx150.86 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы муниципаль бюджет белем

 бирү учреждениесе “Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбе”.

Секция: география һәм экология

Эзләнү эше

Тема: ОНДАТРАЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТАБИГАТЬТӘГЕ РОЛЕ.

 Автор:  Сәфәргалиева Зәринә Ринат кызы .                                                           Фәнни җитәкче: Шәрифҗанов Рәшит Сәүбан улы.

                                                                           

                                           

                                                        2015

Эчтәлек.

  1. Кереш.                                                                                               3-4  бит
  2. Ондатралар һәм аларның  роле                                                  5-8 бит                              

          2.1. Ондатралар һәм аларның эшчәнлеге                                    

         2.2. Ондатраларның хуҗалыктагы һәм табигатьтәге роле                                                                                             

 III. Йомгаклау                                                                                    9-10 бит

    Файдаланылган әдәбият                                                                        11 бит

Кереш

Табигатькә экскурсия вакытында мәктәпкә бара торган күпернең түбәнге ягында кондыз буасында ят җәнлек йөзеп йөрүенә игътибар иттек. Укытучыбыздан моның ондатра булуын белдек. Һәм бу безне ондатралар тормышы белән якыннанрак танышырга этәрде. Чөнки биология һәм география дәресләрендә бу җәнлекләр турында бик аз материал бирелгән. Дәреслек материалларыннан без ондатраларның кимерүчеләр отрядына кергән суда яшәүче кыйммәтле мехлы җәнлек,  бик оста “йөзүчеләр” икәнен беләбез. Һәм шуның белән ондатралар турындагы белемнәребез чикләнә. Ә монда менә дигән мөмкинлек: үзебезнең кеп-кечкенә чишмәдән кондызлар төзегән буада бергә ике төрле җәнлек яшәве тагын да кызыклы булып тоелды. Тагын шунысы кызыклы, бу буадан түбәндәрәк урнашкан ике буада алар юк. Берничә тапкыр фотоаппаратлар белән коралланып яр буенда сагалап торып аларны фотога да төшерә алдык. Моңарчы кондызларны күзәткәндә без алар кеше күргәч озак вакыт су өстендә күренмәүләрен белә идек, ә ондатра берничә минут үтүгә яңадан су өстенә чыга. Кондызлар ондатралар яшәгән култыктагы агачларга да  тимәгән, әйтерсең алар буаның бу өлешен аларга “арендага” биргән диярсең. Менә шушы фактлар безне ондатралар тормышы белән тирәнрәк танышырга этәрде.

Эзләнү эшенең максаты:

Әтнә районы Иске Өҗем авылы аша агучы чишмә буенда кондызлар буасында яшәүче ондатралар эшчәнлеген өйрәнү.

Бурычлар:

1. Өстәмә чыганаклардан ондатралар турында материаллар туплау.

2. Буада яшәүче ондатралар эшчәнлеген өйрәнү.

3.Кечкенә сыйныф укучыларына экскурсия уздыру өчен ондатралар яшәү урыннарын билгеләү, өйрәнелгән материаллардан презентация төзү.

Тикшерү объекты: Әтнә районы  Иске Өҗем авылы аша агучы чишмә буенда яшәүче ондатралар.

Эзләнү эшенең фәнни әһәмияте:

Ондатралар тормышы турында күбрәк материал туплау.

Проектның гамәли әһәмияте:

Биология һәм география дәресләре, дәрестән тыш чаралар өчен өстәмә материал туплау.

        Эш методлары:

1. Фәнни һәм әдәби әдәбияттан, интернет материалларыннан ондатралар һәм аларның эшчәнлеге,  табигатьтәге роле турында мәгълүмат туплау, аны өйрәнү, анализлау системалаштыру.

2. Тупланган материаллардан презентация төзү.

3. Әтнә районы  Иске Өҗем авылы аша агучы чишмә буенда яшәүче ондатралар эшчәнлеген күзәтү.

        4. Күзәтү нәтиҗәләрен фәнни материаллар белән чагыштыру, нәтиҗәләр ясау, экскурсияләр өчен база булдыру.

Проект өстендә эшне өстәмә чыганаклардан (белешмәлекләрдән, энциклопедияләрдән, интернет-сайтлардан, фәнни  һәм матур әдәбияттан) ондатралар турында материал туплаудан башладык.  Шул ук вакытта кондызлар төзегән буада яшәүче ондатралар, аларның эшчәнлеген күзәтү астына алдык.

2.1. Ондатралар һәм аларның эшчәнлеге

Килеп чыгышы. Ондатра – кыр тычканнары семьялыгының иң эресе. Беренче ондатралар Төньяк Америкада килеп чыкканнар. XX гасыр башында Көнбатыш Европа климат шартларына җайлаштырыла, ә 1928нче елда Россиягә кертелә. Климат шартларына җайлаштыру 1930-32нче елларда Якутиядә башлана.

60 нчы еллар уртасында кыйммәтле тире алу кәсебенә әйләнә. Ондатра тиресе алу буенча Якутия РСФСР да 1 нче, ә Казахстаннан кала икенче урынга чыга.

  • Авырлыгы 1 кг. нан алып 1.5 кг. җитә.
  • гәүдә озынлыгы 23-36 см.
  • Койрыгы 18-28 см.
  • Мехлары бик матур, бик нык, сыгылмалы. Төсе коңгырт - көрән , аркасы кара, корсак асты аксыл. Җәй көне төсе ачык төскә керә.

Ондатра – суда яши торган җәнлек. Судан башка аны күз алдына да китереп булмый. Суга ул нык җайлашкан: йоны су үткәрми, арт аякларының бармаклары арасындагы ярылары йөзәргә ярдәм итә. Колак каплавычлары зур түгел. Күзләре кечкенә һәм маңгайга якын урнашкан.

Күрүе һәм ис сиземләве начар, ләкин бик яхшы ишетә. Ондатра су астында суламыйча 12-17 минутка кадәр тора ала. Аның канында гемоглабин һәм мускулларында миоглобин күп булу аңа кислород күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.

Суга чумганда ондатраның иреннәре кискеч тешләрен тышта калдырып йомылалар. Бу аңа су төбендә тукланырга  ярдәм итә.

Яшәү рәвеше. Сулыкның тирәнлеге 1-2 м һәм төбенә кадәр туңмаска тиеш. Ондатралар өннәрдә, шулай ук хаткаларда яши. Өннәренең озынлыгы 3-5 метрга җитә һәм чыгу юлы су астыннан, гадәттә өннәрен ләм белән беркетелгән ботаклардан һәм яр буендагы үсемлекләрдән ясыйлар. Күп очракта су басу куркынычы туса, өннәрен 2 этажлы итеп ясыйлар. Өннәрдәге температура иң салкын айларда да 0 градустан түбән төшми.  Гаиләләре белән  яши. Яз көне үскән балаларын куып чыгаралар. Азык күләме җитмәгәндә каннибализм очраклары да булгалый. Ондатра гаиләсе 7-8 баш: әти һәм әни ондатра, аларның балалары. Зур булмаган сулыкларда бер генә ондатра гаиләсе яши. Алар үз территорияләрен көчле исле сыекчалары ярдәмендә  билгелиләр. Ондатра тәүлек әйләнәсендә актив җәнлек.

Ондатраларны  гаҗәп акыллы җәнлекләр дип әйтеп булмый. Куркыныч турындагы хәбәрне алар күбрәк кондызларның койрык белән суга сугуыннан белә.

         Туклануы. Ондатраның төп азыгы суда һәм коры җирдә үсә торган үсемлек азык. Рационында күбрәк  камыш, наратбаш, җикән камышы, күл камышы, ук яфрак, кыяк, шулай ук үрчү сезонында тешсез әкәм-төкәм, кабырчыклы әкәм-төкәм һәм вак балыкларны һәм  бакаларны очратырга мөмкин. Кышын рацион үзгәрә. Ондатра махсус келәтләренә үсемлек тамырлары запасы тутыра һәм шулар белән кыш чыга .

Үрчүе. Ондатра урта полосада  елга 3-4 тапкыр балалый. Йөклелек 25- 30 көн.  Апрель айларында  уртача авырлыгы 22 грамм булган 7-8 сукыр баласы туа. 10  тәүлек үтүгә алар инде йөзә алалар. Ата ондатра ана ондатраны 10 көн дәвамында азык ташып ашата. 21 тәүлек үтүгә ондатра балалары  балалары йомшак үлән сабаклары һәм яфраклар ашый башлый. 30 тәүлектән мөстәкыйль яши башлый. 7-12 айда җитлегә һәм 3 елга кадәр яши ала.

2.2. Ондатраларның хуҗалыктагы һәм табигатьтәге роле

Ондатраларны элек-электән кыйммәтле, нык мехы өчен аулаганнар. Шулай ук парфюмерия һәм медицина өлкәсендә ондатра сыекчасы кулланыла.  Ите ашарга яраклы. Төньяк Америкада ондатраны “су кролигы” дип йөртәләр. Сулыкларның пычрануы, мелиорация эшләре, гидроэлектростанцияләр төзү ондатралар өчен куркыныч тудыра. Сулыкларны пычратучы детергентлар ондатра мехының сыйфатын начарайта.

Кайбер урыннарда ондатра сугару системаларына, каналларга, дамбаларга зыян китерә. Контрольсез күпләп үрчегән очракта авыл хуҗалыгына зыян китерә. Су һәм яр буе үсемлекләрен юкка чыгара. Шуның өстенә 10 лап төр авыруны кузгатучы микроорганизмнарны үзендә йөртә.

( туляремия – лимфа төерләрен зарарлаучы һәм паратиф – ашкайнату системасы авырулары).  Ондатра бик тиз үрчи һәм әйләнә - тирә шартларга җиңел ияләшә. Ләкин, әлегә фәнгә  билгесез сәбәпләр аркасында 6-10 ел саен баш саннары табигый рәвештә кискен кими.

Газета-журналларда, матур әдәбият, фольклор әсәрләрендә, интернетта ондатралар турында бик күп кызыклы материаллар, алар исеме белән бәйле географик атамалар һ. б. турында да белергә мөмкин.

III. Йомгаклау.

Яр буендагы чишмәләрнең күп булуы нәтиҗәсендә инешнең уртасы кышын да төбенә кадәр катмый. Соңгы елларда көтүләр кимү,  бу урынның җәен дә тыныч булуына, агач һәм үләнчел үсемлекләрнең күплегенә китерде.  Кондызлар яраткан  тал, усак агачлары күп. Ермакның тар булуы кондызларга буалар ясарга уңайлы. Урынның тыныч, уңайлы, азыкның күп булуы кондызларны монда китергәндер дип уйлыйм мин. Үз чиратында сулык барлыкка килгәч ондатраларга да уңайлы урын табыла.

Буаның күзәтү өчен сайлап алынган өлешендәге 3 кондыз буасын тикшердек. Тикшерүләр  түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкинлек бирде: ондтралар яшәгән буаның озынлыгы 30   м, киңлеге 3-5 м аралыгында, тирәнлеге 0,5-1.5 м,  алар бер үк төрле материалдан ясалган. Бу буадагы агачлар тамыр җибәргән, димәк бу буа чагыштырмача күптәннән төзелгән. Ә ике буа – яңа төзелгән. Чишмәләрнең берничә булуы, кондызлар буасы булу суны бер тигезлектә тотарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә иң зур чишмә агып кушылган урын кыш көне дә катмый. Без күзәткән ондатралар яшәгән култыкта тал агачлары кондызлар тарафыннан кимерелмәгән булуы ачыкланды. Ондатралар башка җәнлекләр яратмый торган сыекча бүлеп чыгару белән үз биләмәләрен саклыйлар дигән фаразны ныгытырга нигез бар. Шуның өстенә ондатралар кондызлар рационына кермәгән су үсемлекләре белән туклануы буаны сазга әйләнүдән саклый. Бу фактор кондызлар өчен уңай. Ондатраларның начар күрүе һәм исне начар сизүен, дошманнарының күп булуын да исәпкә алсак, кондызлар үзләренең суны чапылдатып куркыныч янавын кисәтүе ондатралар өчен уңайлы. Димәк, йомгак ясап без бер буада ондатралар һәм кондызларның үзара килешеп яшәве табигый һәм ул ике якка да файдалы дигән нәтиҗәгә килдек

Тикшерү эше барышында барлык куелган бурычлар да үтәлде. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

  1. Өстәмә әдәбияттан ондатралар турында материал тупланды, ул материаллардан география һәм биология дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин булган презентация төзелде.
  2. Иске Өҗем авылындагы кондызлар буасында яшәүче ондатралар эшчәнлеге өйрәнелде, фәнни материаллар һәм күзәтү нәтиҗәләрен чагыштырып, нәтиҗәләр ясалды, экскурсияләр өчен база булдырылды.

Табигать – безнең уртак йортыбыз. Анда һәр нәрсә бер-берсе белән бәйләнгән. Безгә шул бәйләнешләрне өйрәнергә, сакларга кирәк. Әгәр дә табигатькә игътибарлы булсак, ул  үзенең серләрен бик теләп ачар, безгә ачышлар шатлыгы бүләк итәр.

       

  Файдаланылган әдәбият.

  1. Абульманова Е. Г., Гайфуллина С. С. Что такое. Кто такой. Казань.: Татарское книжное издательство. 1987
  2. Блинников В. И. Зоология с основами экологии. Москва.: Просвещение. 1990
  3. Громов И. М., Ербаева М. А. Млекопитающие фауны России и сопредельных территорий. Зайцеобразные и грызуны. 1995.
  4. Рәхимов И. И., Ибраһимова К. К. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Казан “Мәгариф” 2007.
  5. http// оndatra.ru
  6. http// zooclub.ru

Кызыклы фактлар  

Обычно памятники ставят людям за какие-то особые заслуги. Есть в мире также несколько статуй собакам, к примеру, Белому Биму Черное Ухо или Хатико. А вот в голландском городке Nieuwerkerk был установлен гигантский памятник … ондатре!

Инсталляция в виде ондатры установлена в голландском городке Nieuwerkerk, в местности, считающейся самым низко расположенным местом во всех Нидерландах (почти 7 метров ниже уровня моря).

Само существования этого места возможно благодаря системе дамб, ограждающих землю от наступающего моря. А ондатры как раз эти гидротехнические сооружения разрушают, чем ставят под угрозу жизнь многих нидерландских населенных пунктов.

Вот для того, чтобы иллюстрировать нешуточную серьезность этой проблемы, Флорентин Хофман и создал эту скульптуру в виде гигантской ондатры!

Размеры этой неординарной ондатрообразной скульптуры составляют 32 метра в длину, 12 метров в ширину и 8 метров в высоту. Понятно, что это – самая большая ондатра из когда-либо существовавших в мире. Пусть и искусственная!Описание: http://img-fotki.yandex.ru/get/7/o310557.f/0_2dd8e_cc664c5d_XL.jpgОписание: http://img-fotki.yandex.ru/get/7/o310557.f/0_2dd8e_cc664c5d_XL.jpg

 C:\Users\рашит\Downloads\ондатра.jpg