Микротопонимы родного края
творческая работа учащихся по географии

Фазуллина Гульсина Миннахметовна

Туган якның микротопонимнраын өйрнүгә багышланган тикшерү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mikrotoponimy_rod.kraya_.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Туган як  микротопонимнары. 

(Микротопонимы родного края)

Эчтәлек

1.  Кереш ........................................................................................3 бит  

     1)  Актуальлеге

     2)  Максат

     3)  Бурычлар

2. Проблеманы өйрәнү дәрәҗәсе.................................................3 бит

3. Методика. Тикшерү объекты...................................................4 бит

4. Районга физик- географик характеристика............................4 бит

5. Тикшерү нәтиҗәләре................................................................4 бит

6. Йомгаклау һәм тәкъдимнәр......................................................7 бит

7. Кулланылган әдәбият................................................................7 бит

Тема Туган як  микротопонимнары.

Кереш

Актуальлеге.

             Җирле географик атамаларның күбесе борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Ул исемнәр буыннан буынга күчә барып, артык зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәешләрен дәвам иттерәләр. Алар әйләнә - тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш – көнкүреше, гореф – гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша күп нәрсәләр сөйлиләр. Халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга  һәм туган ягыбызны яхшырак танып белергә булышалар.

Галимнәр фикеренчә, барлык төр географик атамаларга караганда да, елга су исемнәре борынгырак. Халыкның көндәлек тормышында сакланган мондый атамаларда тарихи дөреслек бар, шуңа күрә атамаларны өйрәнү актуальлеген югалтмый.

Максат: Туган якны өйрәнүнең бер юнәлеше буларак җирле географик атамаларның килеп чыгышын өйрәнергә.

Бурычлар:

  1. Тема буенча фәнни әдәбият белән танышырга;
  2. Авылның өлкән кешеләреннән сорашып Түбән Суык – Су авыл җирлегендә урнашкан җирле географик атамаларның килеп чыгышын ачыкларга;
  3. Микротопонимнарны төркемнәргә берләштерергә;

Проблеманы өйрәнү дәрәҗәсе. 

Топонимика – географик исемнәрне, аларның килеп чыгышын, мәгънәсен һәм ареалларын өйрәнә торган фән.

Кагыйдә буларак, иң борынгы топономик элементлар елга исемнәрендә саклана, халык яши торган урыннарның исемнәре чагыштырмача яшьрәк.

Топонимияне түбәндәге топонимик классларга аерырга мөмкин:

  1. Ойконимнар (шәһәрләр, поселоклар, авыллар исемнәре)
  2. Урбанонимнар (урам, тыкрык  исемнәре)
  3. Гидронимнар ( елга, күл исемнәре).
  4. Оронимнар (калкулык һәм тау исемнәре).
  5. Микротопонимнар, ягъни авыл өлешләренең, урамнарының һәм башка кечкенә географик объектларның ( кыр – басу, юл – сукмак, үр – чокыр, су чыганаклары, урман – куаклык һ.б.) исемнәре.

Шушы топонимнар арасында микротопонимнар азрак кулланылалар. Алар нигездә, теге яки бу авыл, төбәк кешеләренә генә билгеле булалар һәм шул тирәлектә генә кулланышта йөриләр.  Элек һәркөн кулланыла торган атамалар әти- әни төшенчәсе кебек кадерле булган, халык аларны үзгәртмәгән дә онытмаган да. Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә. Бүгенге алгарыш кешене табигатьтән ераклаштыра. Өйләргә су кертелү аркасында күп кенә чишмә, коелар ташландык хәлгә төшә, инешләргә пычрак сулар агызыла. Аларның суын кулланмау әкренләп исемнәренең дә  онытылуына китерә.                                                                                              

 Тикшерү урыны – Тукай районы Тубән Суык - Су авыл җирлеге.

 Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр, авыл өлешләре, урамнары һәм башка кечкенә географик объектлар.

 Тикшерү методлары: эзләнү, интервью, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

 Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; фотога төшерү.

                             Тикшерү нәтиҗәләре:

 Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин сораштыру үткәрдем, фәнни әдәбият белән таныштым, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәндем; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләттем,  язмаларны редакцияләдем; чишмә, сулык күренешләрен  фотога төшердем

Суык – Су авылы атамасының килеп чыгышы

 XVIII нче гасыр уртасында хәзерге Югары Суык-Су авылы урынында берничә хуҗалыктан торган авыл барлыкка килә. Беренче килеп утыручылар урманнар арасында калкулык итәкләреннән агып чыккан салкын чишмә суларына очрыйлар һәм авылны Суыксу дип атыйлар. Урманнар киселеп, җирләр үзләштерелә һәм авыл зурая бара. Тора-бара авыл икегә бүленә. Бер өлеше хәзерге Түбән Суык-Су урынына күчеп утыра. Инешнең югары өлешендә урнашканын Югары Суык-Су, ә түбән өлешендә урнашканын Түбән Суык-Су дип атыйлар.

Маҗын авылы атамасының килеп чыгышы

Авыл моннан 200 еллар элек барлыкка килгән. Биредә элегрәк чирмешләр яшәгән (удмуртлар), зират урыннары хәзердә билгеле. Алар акрынлап бу җирләрдән күчеп китеп беткәннәр, калганнары тора – бара керәшенләшеп беткән. Авылга нигезне Идел алдыннан күчеп килгән керәшен татарлары салган, беренче кешенең исеме Маҗын булган дип исәпләнә. Икенче версия буенча авылга нигезне Бондюг ягындагы Маҗын – Минәй авылыннан күчеп килгән кешеләр салган. Чынлык та исә авылны бик борынгы дип уйлыйбыз диләр авыл кешеләре. Чөнки авылның яңа зиратында бик борынгы ташлар бар. Әле бит авылның Әҗе тавы итәгендә иске зираты да булган. Җир казу эшләре вакытында кешеләр чүлмәк ватыклары, алтын, көмеш акчалар, хезмәт кораллары табалар.

Яңа Мусабай авылы атамасының килеп чыгышы

Элек бу урында урман булган. Урманда аланнар күп булып, “Рыс аланы” дип аталганында  авыл урнаша. Бу аланда селәүсеннәр күп йөргән. Авылга нигезне 1913 нче елда Иске Мусабайдан күчеп килгән Шәймәрдән, Нуретдин, Мөгыйн исемле кешеләр сала. Авылга беренче кешеләр Иске Мусабай авылыннан күчеп утырганга яңа авылны Яңа Мусабай дип атыйлар. Иске Мусабай авылына нигезне башкорт ягыннан  күчеп килгән кешеләр салган диләр.

                             

Микротопонимнарны өйрәнү нәтиҗәләре

Су чыганаклары атамалары аңлатмасы.

Су чыганаклары атамаларының килеп чыгышын 4 төркемчәгә бүлдек:

1. Су чыганакларының урнашу урынына бәйле булган атамалар:

“Алачык чишмәсе” янында тимерчелек алачыгы урнашкан булган, шуңа күрә авыл халкы аны “Алачык чишмәсе” дип атаган. Чишмәне элек Галиуллин Госман бабай карап тәрбияләп торган.

2.  Су чыганакларының аерым билге – үзенчәлекләрен чагыштырган атамалар:                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

- “Изге чишмә” суы салкын, тәмле, шифалы булганга, әби- бабаларыбыз аны “Изге чишмә” дип атаганнар. Ул чишмәне Хәкимулла, Гыйлаҗетдин, Шиһабетдин, Фәхретдин бабайлар карап, тәрбияләп торган.

- “Улак чишмә”гә исемне яхшы агачтан эшләнгән улагы булган өчен биргәннәр.

-  “Тылсымлы чишмә”нең суы салкын, тәмле, сихәтле булганга авыл халкы аны яратып эчә, шуңа суында “тылсымлы” дип атаганнар.

3.  Кеше исеме белән бәйле атамалар:

- “Фазлый чишмәсе” – Аръяк урамы халкын тәмле суы белән тәэмин итеп торган. Фазлый исемле кеше карап торганга чишмәне аның исеме белән атаганнар.

- “Әхмәтша коесы” – Атау урамындагы бу коены Әхмәтша исемле кеше казыган, карап чистартып торган.

- “Гәрәч елгасы”  Герасим исемле кеше исеменнән кушылган.

4. Авыл халкының хуҗалык эшләре белән бәйле булган су чыганаклары:

- “Мунчала буасы”. Элек мунчала халык көнкүрешендә киң кулланылган. Юкә агачын кисеп, кайрысын куптарып мунчала алыр өчен чылатып торырга буага салганнар. Буаның исеме шуннан калган.

- “Карась күле” -  балыкчылар бу күлне “карась” (татарча табан балык) балыгы күп булганга шулай атаганнар, чагыштырмача соңрак барлыкка килгән атама.

Үр - чокыр атамалары аңлатмасы. 

“Тегермән тавы”. Элек бу тауда тегермән булган. Авыл халкы анда он   тарткан. Бүген тегермәннең зур ташлары гына сакланып калган.

“Әҗе тавы”. Риваять буенча элек бу тауда алыплар яшәгән. Алар тауга басып болытларга кер элеп киптергәннәр. Тау урман белән капланган булган. Соңрак йортлар салу өчен агачларны кисеп бетергәннәр.

“Мәтүрнә чокыры”. Матрена исемле кыз кыш көне буранлы көндә, Суык – Су авылыннан Маҗын авылына  кайтканда чокыр янында адашып үлә. Чокырны шул кыз исеме белән атыйлар.

“Нарат Елга” – бу зур чокыр, ерым, аның әйләнә - тирәсе  нарат урманнары белән капланган булган. Агачлар киселеп бетсә дә, бу урынга “Нарат Елга” исеме тагылып кала. 1984нче елларда ерым тирәсенә яңадан нарат, чыршы үсентеләре утыртылды. Бүген монда авылыбызның иң зур бәйрәме “Сабантуй” үткәрелә. Мәктәп укучылары экскурсияләргә йөри. Авыл халкы гөмбә-җиләк җыя.

“Борылма” – борылмалы елга яры, исеме аның формасына карап бирелгән. Тал (тирәк) агачлары белән капланган бу урын авыл табигатенең гүзәл почмагы. Авыл халкы моннан җиләк җыя, печән чаба, мәктәп укучылары экскурсиягә бара.

“Якуб яры” инеш буендагы кызыл балчыклы бу текә ярда Түбән Суык- Су авылыннан Якуб исемле  кеше ат арбасы белән авып үлә.

                                       

Кыр - басу атамалары аңлатмасы

“Урыс басуы”. Күрше Суровка авылында урыслар яши, безнең басулар чиктәш булганга,  каршы як басуны “урыс басуы” диләр.

                               

Урман - куаклык атамалары аңлатмасы

“Мөгыйн аланы”. Яңа Мусабай авылына беренче килгән Мөгыйн исемле кеше өй салу өчен агач кисеп урман төпли,  аннары бу урында барлыкка килгән аланны аның исеме белән  атап йөртәләр.

“Касыйм аланы” дип элеккеге умарталык булган урынны атыйлар. Умарталык Касыйм исемле кешенеке булган.

Авыл урамнары атамаларының килеп чыгышы

 Килеп чыгышлары һәм кулланышлары ягыннан авылыбыз урамнары исемнәре күптөрле, шуңа күрә  урам исемнәрен 6 төркемчәгә аердык.

  1. Урам исемнәре итеп аерым шәхесләрнең исемнәре бирелгән. Юнусов урамы озак еллар “Коммунизм” колхозы рәисе булып эшләгән Юнусов Мөнәвир хөрмәтенә  аталган.                                                                                                                                      
  2. Урнашу урынына карап исемләнгән урамнар. Бу төркемгә караган урам исемнәре күбрәк очрый. Мәсәлән: Аръяк, Атау, Түбән, Югары урам, Басу урамы,  Елга буе, Урман буе, Парк урамнары.
  3.  Яңа, совет чорында барлыкка килгән урам исемнәре. Халык телендә бу исемнәрең кайберләре сирәк кулланыла яки кулланылмый да диярлек. Үзәк, Төзүчеләр, Мәктәп, 8 нче Март урамнары.
  4. Торак пуктлар исемнәре белән аталган урам исемнәре: Чаллы, Маҗын урамы.
  5.  Шул урамда яшәүче кешеләр белән бәйле урам исемнәре. Манжур урамы. Манчужириядә  солдат хезмәте үткән кеше исеме белән бәйле.
  6. Эпитетлар өстәлеп кабатланучы урам исемнәре:  Яңа Басу урамы,  Яңа Үзәк урам.                                                                                                      

Йомгаклау һәм тәкъдимнәр

1. Микротопонимнарда су чыганаклары белән бәйле атамаларның иң күп булуын ачыкланды.

2. Суык – Су авылы җирлегендәге микротопонимнар өйрәнелеп,   төркемгә берләштерелде: урамнар, кыр – басу,  үр – чокыр, су чыганаклары, урман – куаклык исемнәре.

3. Килеп чыгышы табигый географик объектлар белән бәйле булган урам атамаларының күпчелекне тәшкил итүен белдек.

           Минем атамалар турында материал җыю авыл халкында һәм классташларым арасында да кызыксыну уятты.

Кулланылган әдәбият

1. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган. Казан,: Татарстан китап нәшрияте, 1971.

2. Дубровский А.Г. Человек и природа восточных районов Нижнего Прикамья. Набережные Челны,: 2006.

3. Түбән Суык – Су урта мәктәбе “Туган якны өйрәнү” музее тупланма материаллары.

4.  “География в школе” журналы, 1998 №1; 2003 №3.

                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока " Поэты Ставрополья о родном крае и о природе родного края"

Урок знакомит учащихся 6-7 классов с творчеством поэтов Ставропольского края и раскрывает особенности лирических произведений о природе родного края. Урок сопровождается презентацией. К уроку прилагаа...

Презентация к уроку "Поэты Ставрополья о родном крае и о природе родного края"

Презентация содержит основные сведения о  жизни и творчестве писателей  Ставропольского края  И. В. Кашпурова,  Г. С.Фатеева, с. Рыбалко....

урок по истории родного края 10 класс. "По страницам истории родного края"

В уроке использован материал истории 18 века, время правления Петра Великого, его "Каспийский поход" и влияние, оказанное на развитие Астраханской области....

Конкурс знатоков географии родного края "Люблю тебя, мой край родной!"

Разработка внеклассного мероприятия по краеведению....

Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности...

Одна из актуальных задач, стоящих перед общеобразовательными учреждениями  России, – подготовка ответственного гражданина, способного самостоятельно мыслить и оценивать происходящее, строить свою...

Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности...

Воспитание любви к родному краю, к родной культуре, к родному городу, к родной речи – задача первостепенной важности...Д.С. Лихачев        Одна из актуальных задач, ...

Воспитание любви и интереса к родному краю в процессе приобщения дошкольников к традиционной культуре Родного края.

Татарстан – это особый культурный регион России: со своими традициями, промыслами, своими героями прошлого и настоящего. Многонациональность Татарстана – его достижение, его богатство. Может быть, в о...