Могъҗизалар кыры
методическая разработка по информатике и икт по теме

Инфоматикадан башлангыч класс

укучылары өчен кичә.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pole_chudes.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:


Татарстан Республикасы



Актаныш районы



Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе.































Инфоматикадан башлангыч класс



укучылары өчен кичә.



























                                                      Төзеде:                



                                                      информатика укытучысы



Фатихова Дәния  Әхтәм кызы                          






Хәерле көн,  кадерле тамашачылар! Могҗизалар кыры уенын башлыйбыз, сәхнәгә беренче өчлек уенчыларын чакырыбыз.

Сәхнәгә 2нче класс укучылары Гыйздәтуллина Ләйсән, Фатихов Илдар һәм Фатихова Алсинә чыга.

        Бүгенге могҗизалар кырында төп тема – компьютер.

I

Беренче өчлек уенчылары өчен бирем түбәндәгечә:

“График редакторның рәсем ясау өчен кулланыла торган инструменты. 8 хәрефтән тора.”

к

а

р

а

н

д

а

ш

Уен барышында укучылар үзләре белән таныштыралар.

        Гыйздәтуллина Ләйсән:  Мин 2 класста укыйм. Безнең гаиләдә 4 кеше: әти, әни, сеңлем һәм мин. Мин аларга сәлам тапшырам. Могҗизалар кырына мин бүләк итеп җыр алып килдем. Сезгә хәзер аны башкарып үтәм.  (Җыр башкара)

Фатихов Илдар: Безнең гаиләдә 5 кеше, әти, әни, абыем, энекәшем һәм мин. Мин аларны бик нык яратам, һәммәбезгә дә бәхет кенә телим.

Фатихова Алсинә: Мин 2 нче класста укыйм. Безнең гаилә 4 кешедән тора: әтием, әнием, абыем һәм мин. Әтием колхозда эшли, әнием безгә информатика фәнен укыта, абыем Актанышның №1 мәктәбенең 11 нче классында укый. Мин әтиемне, абыемны һәм барлык абыйларны, малайларны якынлашып килүче “Ватанны саклаучылыр” бәйрәме белән котлыйм. Алар хөрмәтенә татар халык биюен башкарам. (Татар халык биюе)

Бүләкләр тапшырыла.

Беренче өчлек уенчылары хөрмәтенә 1 нче класс укучылары Хәмәдиева Инзилә һәм Шәмсетдинова Зөлфирәләр җыр башкара.

II

        Сәхнәгә 2нче класс укучылары Фәхерлегаянова Алия, Бәдертдинов Салават, Зәкиева Резедалар чакырыла.

Икенче өчлек уенчылары өчен бирем:

“Гафик редакторның рәсем ясаганда кимчелекләрне бетеү өчен кулланыла торган инструменты”

б

е

т

е

р

г

е

ч

Уен барышында укучылар үзләре белән таныштыралар.

Фәхерлегаянова Алия: Мин 2 класста укыйм, фәннәрнең нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерәм мин информатика фәнен бик яратам. Безгә белем бирүче укытучыларның барысына да рәхмәт әйтәм. Мин шигырь яратам, сезгә дә берне сөйлисем килә. (шигырь сөйли)

Бәдертдинов Салават: Мин гаиләдә бердән – бер бала. Әтием телефонист, әнием сатучы булып эшлиләр. Әбием белән бабам да бар. Мин аларга йорт эшләрендә булышырга яратам. Дәресләргә ныклап әзерләнеп йөрим, шуңа күрә дә 2 нче чиректә бары бер фәннән генә “4” ле билгесе чыкты, калганнары гел “5”ле иде. Минем укытучыбыз Ландыш апага рәхмәт әйтәсем килә.

Зәкиева Резеда:Мин бигрәк тә яңа җырлар тыңларга яратам, аларны үзем дә өйрәнәм. мәктәптә төрле кичәләрдә, концертларда җырлыйм. Могҗизалар кырына да мин бүген җыр алып килдем. (җыр башкара)

Бүләкләр тапшырыла.

Икенче өчлек уенчылары өчен 1 класс укучысы Гыйлметдинов Илгизәр  җыр башкара

III

Сәхнәгә 3 класс укучылары Гыймранова Алсу, Сәйделова Алсу, Шириева Эльвира чакырыла.

Өченче өчлек уенчылары өчен бирем:

“Текстлар язганда хәрефне авыш итеп язарга мөмкинлек бирә торган кнопканың исеме нинди. 6 хәрефтән тора.”

к

у

р

с

и

в

Уен барышында укучылар үзләре белән таныштыралар.

Гыймранова Алсу: Мин бу уенны бик яратам. Җиңәргә дип килдем. Бу уенга килергә ярдәм иткән укытучыбыз Ләлә апага рәхмәт әйтәсем килә.

Сәйделова Алсу: Мин 3 нче класста укыйм, фәннәрнең нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерәм. информатика фәнен бик яратам. Могҗизалар кырына бер үтенечем бар иде. Информатика дәресләрен атнага 3 дәрес керттерергә ярдәм итә алмассызмы икән. Без Алсу белән җыр башкарып узабыз. (җырлыйлар)

Шириева Эльвира: Безнең гаилә зур түгел, әтием, әнием, энем һәм мин. Без гаилә бәйрәмнәрен күңелле итеп билгеләп үтәбез. Минем әтиемне туган көне белән котлыйсым килә һәм бу җырым бәйрәм сәламе булып ирешер дип ышанам.

(җырлый)

Бүләкләр тапшырыла.

Өченче өчлек уенчылары хөрмәтенә Фатихова Алсинә «Җайдаклар» биюен башкара.

Тамашачылар белән уен

Тамашачылар өчен бирем:”Информаөияне компьютерга кертү өчен кулланыла торган җайланма. 10 хәрефтән тора”

К

Л

А

В

И

А

Т

У

Р

А

Җиңүчегә бүләк: “Компьютер уеннарына путевка”.

ФИНАЛ.

Финалга чыгучы уенчылар өчен бирем:

“Компьютерның зарарлы булырга мөмкин булган җиһазы ничек атала. 7 хәрефтән тора.”

м

о

н

и

т

о

р

СУПЕР УЕН

Супер уенда уйнатыла торган бердән – бер әйбер -  “5” ле билгесе.

Супер уенга чыгучы укучыга бирем:

“Информацияне  кәгазьгә  чыгару  өчен кулланыла         һәм компьютерга  ялгана торган өстәмә җиһазны атарга.  7 хәрефтән тора.”

П

р

и

н

т

е

р

Шулай итеп супер уенда җиңүчегә информатика фәненә зур “5” ле билгесе куелачак. Аңа тагын да яңадан – яңа уңышларга ирешүен теләп калыйк.

Финалда җиңүче хөрмәтенә  5 класс укучысы Нәгыймова Гөлназ җыр башкара.

Шушының белән бүгенге могҗизалар кыры уены тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Даими магнитлар.Җирнең магнит кыры.

Француз галимеАмпер (1775-1836 еллар)  һәр матдә молекуласында әйләнеш хәрәкәте ясаучы электр токлары турында гипотеза әйтә. 1897 нче елда бу гипотезаны Англия галиме Томсон раслый, ә 1919 нчы ел...

Даими магнитларның магнит кыры.

Җирнең магнит кыры табигатьне Кояш җиленнән саклый ....

Тест Магнит кыры

Магнит кыры темасына тест...

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

"Могҗизалар кыры" ( 5 класс)

5 нче  сыйныф  укучылары  өчен тарихи уен....

Могҗизалар кыры

Тема: Милли йола һәм бәйрәмнәр (“Могҗизалар кыры” уены)Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне                  онытмаска, ихтирам итәргә...

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры"

Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Могҗизалар кыры". Сыйныфтан тыш чара 6 сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелде....