праздник букваря
методическая разработка по теме

материал используется по оканчанию изучения алфавита на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_bukvarya.docx17.17 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль  районы

6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе,

Л.Ә.Әхмәтҗанова,1 нче квалификацион

категорияле  татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.

Тема: «Әлифба”   дәресе   белән   хушлашу.

Разил  Вәлиев “Әлифба” шигыре.

Максат:  1) әлифба  дәресләрендә  алган  белемнәрне  камилләштерү ;

2) укучыларны  Р.Вәлиевның  “Әлифба”  шигыре  белән             таныштыру;

3)”алфавит”төшенчәсен аңлату ;

4) белем  алуга  омтылышны  көчәйтү, китапка  сакчыл  караш     тәрбияләү , аны  хөрмәт  итү, ярату.

Җиһазлау: «Әлифба” дәреслеге-1 нче сыйныф( 119 нчы бит) (Вәлитова Р.Г.,        Вагыйзов С.Г.) , «Уку китабы»- 1 нче сыйныф(Р.Х. Ягъфарова),рәсемле  әлифба ,  алфавит , “Туган  тел “ җыры, әлифба турында шигырьләр, плакат:

«Туган тел— иң татлы тел,

Туган тел— иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!»

Дәрес  барышы:

I. Оештыру  моменты:

а) психологик уңай комфорт  урнаштыру;

б) дәрескә әзерләнү;

II. Үткәннәрне актуальләштерү:

а) Авазларны кабатлау.

Бирелгән схеманы укучылар чиратлап, тактага чыгып язалар.

                                          Авазлар

            Тартык                               Сузык

яңгырау       саңгырау          калын             нечкә

б     -     п                              а    -       ә

в   -      ф                              у    -        ү

г    -     к                               о    -        ө

д   -      т                                              и

з    -     с                               ы

ж   -   ш

парлылар                                                                                                                       н           х                                                                                                                    м           ц                                                                                                                         л           ч

р           щ

ң           һ

й

парсызлар

б) Алфавит турында белемнәрне камилләштерү.

  1. Алфавитны дөрес итеп уку.
  2. Сорауларга җавап   бирү.

-  Нәрсә     ул    алфавит?

- Алфавитта  ничә  хәреф  бар?

- Нинди  хәрефләр  татар  телендә  генә?

- Кайсы   хәрефнең  баш    хәрефе  юк?

3) Уен   уйнау.

а) Нинди  хәрефләр  төшеп  калган?

Я М   Л Е

П А Л  Т О

А Л  Б О М

С Ә Г  Д Ә

К У Л  Я У Л Ы К

б)  Нинди  хәрефләр   ике  аваз  белдерә?

(Укучылар тактага чыгып язалар).

Уен   “Күрсәт  әле,  үскәнем.” (шигырьне әйтеп,  хәрәкәтләр ясыйлар)

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Менә шулай кошлар очалар.   һ.б.

III. Яңа  материал  өстендә  эш.

а) Әлифба турында шигырьләр сөйләү. Һәр укучы бер хәреф тотып баскан, Үз хәрефе турында сөйли.

1 нче укучы: «Ә»  хәрефе.

«Әни   дип  телем  ачылган,

Әни  сөйгән,  назлаган.

Кайсыбыз  соң  дәфтәренә

«Ә»  хәрефен  язмаган?

2 нче  укучы:    «Л»   хәрефе.

Ә  мине  беләсезме?

Өйрәндегез  күп   хәрефләр,

Тырышып,  түгеп  тирләр.

«Л»  хәрефенә  башлана

Кайсыгызның  исемнәр.

3  нче  укучы:     «И»  хәрефе.

Әйе, дусларым, мин  «И»!

«И»  хәрефе  «ипи» дә  бар,

Бар  ул  «ил»  һәм  «ирек» тә.

«И»  хәрефе   икелегә

Укымаска   өйрәтә.

4  нче  укучы:     «Ф»  хәрефе.

Уф-ф, уф-ф!  Мин  дә  килдем  бәйрәмгә.

Мәктәбебез  түбәсендә

Флаг   балкый  бәйрәмдә,

Кыяфәтем   шуңа  горур-

Узмый  вакыт  әрәмгә.

5  нче  укучы:    «Б»  хәрефе.

Бүген  бәйрәм  бит  безнең,

Бар  балалар  да  белсен:

«Б» дан  башка  бәйрәм  булмый,

Барысы  да  күреп  китсен.

6  нчы  укучы:    «А»  хәрефе.

«А»  хәрефе  - алмада,

«А»  хәрефе  - агачта.

«А»  хәрефен   яратабыз,

Өйрәнәбез  иң  башта.

- Балалар,  укыйк   әле  нинди   сүз  килеп  чыкты?

- Әлифба.

(Балалар  хор  белән  әйтәләр).

Һәммәбезнең  үз  урыны,

Барыбыз  да  кирәкле.

Безне  дус  булырга

Әлифба  китабы  өйрәтте.

  7 нче  укучы:

Әлифба  -  тормышта

Беренче  баскычым.

Син  белем    дөньясын

Ачучы  ачкычым.

  8  нче  укучы:

Өйрәттең  син  мине

Хәрефләр  тезәргә.

Тылсымлы  хәрефләр

Әйләнде  сүзләргә.

 9нчы  укучы:

Әлифба, әлифба,

Син  минем  юл  башым.

Дәфтәргә   төшердең

Күктәге   кояшым.

  1. нчы  укучы:

Каләмем  йөгерә

Мин  бер  сүз  әйтүгә

Дәфтәрдә  бар  хәзер

Әни  дә,  әти  дә.

б)  Разил  Вәлиевнең  “Әлифба”  шигыре  өстендә  эшләү.

1) Сүзлек  өстендә  эш: укучылар сүзләрне укыйлар һәм язалар.

хәтер        — память

шикелле  —  кебек  дигәнне  аңлата.

2) Шигырьне сәнгатьле уку өстендә эш.

-шигырьне үрнәк  уку;

-эчтән   уку;

-хор  белән  уку;

-ике  бала   тулысынча  укый;

-калган  балалар   берәр  куплетны  чылбыр   буенча   укыйлар.              

Физминут  “Ак   куянкай.” (хәрәкәтләр ясау)

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Аны кемдер куркытты,

Ул урманга элдертте.

в) «Уку  китабы» (Р.Х. Ягъфарова)  чыгып үзе белән таныштыра. ( югары сыйныф укучысы)

«Уку китабы»— туган тел турында әңгәмә уздыра.

Укучылар плакаттан шигырь юлларын укыйлар.

«Туган  тел  -  иң  татлы  тел,

Туган  тел  -  иң  тәмле  тел.

Тәмле  дип  телең  йотма,

Туган  телне  онытма!»

г)    “Туган  тел”  җырын  җырлау.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар,  бүген  дәрестә  нәрсәләр  турында  кабатладык?

-Нинди  шигырь  белән  таныштык?

V. Өй эше бирү. Р.Вәлиевның «Әлифба» шигырен  яттан өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

The ABC lesson. Урок- "праздник Букваря" во 2 классе.

Урок-" праздник Букваря" провожу после изучения  всех букв алфавита. На урок приглашаю учителя начальной школы, родителей, чтобы дети могли продемонстрировать свои успехи в изучении английского я...

Праздник букваря в 1 классе

Тема: Праздник «Прощай, Букваря!»Цели: 1)  раскрыть смысл праздника и его значение  в жизни детей...

Праздник букваря, или путешествие по городу Буквограду.

   Праздник букваря,                 или путешествие по городу Буквограду. Вход под музыку «...

Презентация Праздник букваря

Презентация для 1 класса УМК Гармония...

Сценарий праздника Букваря

Сценарий праздника Букваря...

Праздник БУКВАРЯ

ПРАЗДНИК БУКВАРЯ (1-й класс)Один из первых школьных праздников, после Дня Знаний и торжественной линейки 1 сентября, - праздник Букваря....

Конспект внеклассного мероприятия "Праздник букваря"

Классный час "Праздник букваря" для обучающихся 1 класса для того, чтобы в занимательной форме показать чему научились дети за первый год обучения в школе, воспитать дружбу и коллективизм...