дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (7 класс) по теме

Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясенә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gayaz_ishakyynyn.docx18.94 КБ

Предварительный просмотр:

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә гореф – гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

Хаева – Хаметзянова Венера Хәмәтнәсих кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

ничек итеп көн иткәнен,

нинди уйлар, нинди моңнар

безгә калдырып киткәнен.

                                                                                                                                       Р. Фәйзуллин

    Дәреснең максаты:

1.Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген искә төшерү. Әсәрдәге төп образларга бәя бирү.  

2.Әсәрдә  гореф – гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру.                              

  3.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

4.Милли үзаң тәрбияләү.

   Дәрестә кулланылган өстәмә әдәбият:Төрле елларда “Мәгариф” журналында басылып чыккан язмалар; Гаяз Исхакый 1 – 12 томнар.

   Күрсәтмәлелек: Гаяз Исхакый китапларыннан күргәзмә, авторның фотосурәте; ә читекләр (слайд); әти-әниләргә багышлап язылган җырлар, шигырьләр, укучылар ясаган рәсемнәр һ.б.

Дәреснең планы

1.     Оештыру

2.   Актуальләштерү. Психологик уңай халәт тудыру.

Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

3. Уку мәсьәләсе кую.  

Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

Үткәннәргә кайтып бара онык,        

Олуг итеп тарих эзләрен                   

Чал шәһәрнең изге җанын эзли,

Энә белән чокып,тезләнеп.               

Тик кызганыч,икенчеләр менә

Табылганны күрми абына.

Калыры да,алары да - бушлык,                                               

Бары бүгенгесе янында?

Муенсалы чибәркәйләр терелә.      

Сулыш өрә гасыр җанына.              

Мәрткә киткән еллар күзен ача

Үкәннәргә халык табына.                

Эзлән,бала,эзлән,тарсынмыйча,

Үткәннәрсез бу көн томанда.

Үз тарихын белмәгәннәр генә,

Бер көн белән яшәп юана.

Бөртекләрдән берәү тарих терки

Болгар җырын барлый,яңарта.        

Онытылып,җаны-тәне белән           

Бабасында йөри кунакта.                 

Алып кайт син безгә болгар җырын

Гашыйк булыйк болгар кызына

Табышларда кайтып үткәннәргә

Өйрәник лә татар булырга!

Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,

 Телне йотмыйк нигез ташында

Син,татарым,үз ит үткәнеңне                                                                                            

Татарлык ул шуннан башлана.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Нәрсә ул йола?

- Нәрсә ул гореф – гадәт?

- Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, шулай кадерле?

- Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?

-Әйе, һәрбер халыкның үзенең гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, моңнары була. Безнең дәреснең эпиграфы белән танышып китик әле. (бер укучыдан укыту)

- Шагыйрь    Равил Фәйзуллин бу юллар  аша нәрсә әйтергә тели?

- Әйе, һәрбер кеше үзенең халкының үткәнен, бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф – гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз.

4. Уку мәсьәләсе чишү.

- без дәрестә Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен укыдык. Хикәя нәрсә турында?

( кечкенә Әхмәдулла, аның бала чагы, туган як табигате, кешеләре, гореф – гадәтләре турында)

- Ә хәзер әсәрнең эчтәлеген искә төшерик. (сораулар экранда чыгып бара)

  1. Әсәр ничек башланып китә?
  2. Кем ул Әхмәдулла?
  3. Аларның өендә тагын кемнәр бар?
  4. Әхмәдулла кем белән сөйләшә?
  5. Аның әтисе кайда?
  6. Ул Әхмәдуллага нәрсә алып кайтырга сүз биргән?
  7. Әтисе сүзендә торамы?
  8. Малай бу хәлне ничек кабул итә?
  9. Гаиләдәгеләр авыр хәлдән ничек чыга?
  10. Әхмәдулла өйдәгеләргә ышанамы?
  11. Ул гает бәйрәменә барамы?
  12. Мәчеттә нинди вакыйга була?
  13. Әсәр ничек тәмамлана?
  14. Әсәр сезгә ошадымы?

5.  Төп өлеш.  

-  Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар кем тарафыннан сөйләнелә? (Әхмәдулла)

  1. Андый геройны ничек атыйлар? (Лирик герой)
  2. Әхмәдулла сездә нинди фикерләр уятты? (Укучылар фикере тыңланыла)
  3. Әсәрдә Әхмәдулланың кәефе ничек итеп сурәтләнә? (Төрлечә. Әсәр башында кәефе шәп була. Әтисе алып кайтасы читек аны татлы хыялларга күмә. Әмма ул көткән читек (Фәхрулла мулланыкы) зур булганга, кәефе кисәк кенә кырыла. Читекнең корымга буялган булуы ачыклана. Малайлар аннан көлә.)

Әхмәдулланың кичерешләре сурәтләнгән урыннары хикәядән укыла.

  1. Укучылар, Әхмәдулланың бу хәлдә калуына сез кемне гаепле дип саныйсыз?

Укучыларның фикерләре тыңлана:

  1. Минемчә, әти-әниләре гаепле. Читекне вакытында алган булсалар, мондый күңелсезлек килеп чыкмас иде.
  2. Ә мин әти-әнисен гаепләмәс идем. Әзер булмаган читекне алып кайтып булмый бит инде.
  3. Әти-әниләре дөресен әйтсәләр (мулла читеге хакында), әйбәтрәк булыр иде.
  4. Ә нигә дөресен әйтмәделәр икән?
  5. Әхмәдулланың елавын , үпкәләвен теләмәгәннәрдер.
  6. Әйе, ул барыбер елады.
  7. Тик бу күренеш озакка сузылмады. Аны юаттылар – мулланың читеген күрсәтеп алдадылар.
  8. Өлкәннәр дөрес эшләдеме?
  9. Минемчә, әти-әни һәрчак хаклы була?
  10. Ә мин риза түгел. Дөресен әйтергә кирәк иде. Ул бит барыбер дөреслекне белде.
  11. Ә мин бу фикер белән килешмим: дөресен белсә гает бәйрәменә бармас иде ул.
  12. . Әйе, балалар, ата-ананың бу очрактагы алдашуларын начар эш дип бәяләмик. Көндәлек тормышта алдашулар төрле була. Ә монысын изге алдашуга кертик.

Әйдәгез, “изге алдашу”га берничә мисал карап китик (экранда күрсәтелә).

Әби белән бала сөйләшә.

  1. Дәү әни, әниләр мине кайдан алдылар?
  2. Синеме? Сине безгә ләкләк бүләк итте.
  3. Ә абыйны каян алдыгыз?
  4. Судан тоттык.
  5. Күрәсез, бу да изге алдашу. өлкәннәр кечкенә балага дөресен әйтүне әлегә кичектереп торалар. Үсә төшкәч, әлбәттә, барысын да аңлатачаклар.

-  Укучылар, ә менә сезнең белән шундый очраклар күзәтелгәне бармы? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

  1. Тормыш юллары бик катлаулы. Кешене ул төрлечә сынап карый, көтелмәгән хәлләргә куя. Кайбер вакыйгаларны гомер буе сер итеп сакларга туры килә. Кайвакытта алдашудан да читләшеп булмый. Аның изгесе беркемгә дә зыян китерми торганы, хакыйкатькә тиңләшә дисәк тә, хата булмастыр. Русларда шундый әйтем бар: “Святая ложь становится правдой”.

Тик аны чын алдашу белән бутарга ярамый. Анысы инде кешеләргә зыян гына китерә. Андый ялганнан сакланырга кирәк.

 Ә, “Кәҗүл читек” хикәясендәге ата-ананың алдашуы – балага бары тик яхшылык теләү максатыннан гына эшләнә. Әти-әниләр – иң әйбәт кешеләр.

  1. Ә хәзер, укучылар экрандагы билгеләмәне укып чыгыйк:

“Балагызны бәхетсез итүдә иң ышанычлы чара нәрсә икәнен беләсезме? Ул – баланың бөтен теләкләрен дә үтәү һәм аның шуңа күнегүе.” Жан Жак Руссо

  1. Укучылар, бу фикер “Кәҗүл читек” хикәясенә дә туры киләме? (Әйе)
  2. Әхмәдулла гаеттән еламыйча гына кайта ала идеме? (Әйе. Мәчеттәге малайлар Әхмәдулладан көлмәгән булса, мондый күңелсез хәлләр булмый калыр иде.)

Хикәядән шул вакыйгага караган өзек укыла, фикер алышына,

Әхмәдулланың тәрбияле бала булуына мисаллар китерелә.

6.Рефлексия.

Гаяз Исхакыйның татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе. Лу бик күп әсәрләр иҗат иткән. Әсәләрләрендә  бүгенге көндәге актуаль проблемаларны  күтәрә, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчыла, тшрбия проблемаларын ачып сала. Аның исеме мәңгелек.

7.  Йомгаклау. Укытучы дәрескә йомгак ясый, билгеләр куя.

8. Өйгә эш. 1. Әхмәдулла кем булып үсәр? (сочинение язарга әзерләнергә)